Юлда йорсэн, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!
план-конспект занятия на тему

Гилемханова Рафиса Нурулловна

Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yulda_yorsen_bul_olgeryul_kagyydsen_sin_bel.docx34.44 КБ

Предварительный просмотр:

 

Максат. Урамда балаларга очрый торган хәвеф-хәтәр турындагы белемнәрне ныгыту, светофор сигналлары, аларның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту, шулай ук юл билгеләрен нәрсә аңлатуын кабатлау.

Үстерү бурычлары. Юлда үзеңне тоту, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту.

Тәрбияләү бурычлары. Игътибар, фикерне туплау, урамнарда һәм юлларда хәвефсез тоту күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау. Юл билгеләре төшерелгән карточкалар: кызыл, сары, яшел түгәрәкләр; руль.

Барышы.

Агач төбендә Тәмлетамак утыра. Ул бик күңелсез күренә.

ТӘМЛЕТАМАК. Әллә нишләселәрем килә. Күңелсез. Иркәләмиләр дә. Менә бер көнне телевизордан күрсәттеләр ул!..  Шәһәр дигән җирдә рәхәт икән мәчеләргә яшәве.

АКБАЙ. Нәрсә күңелсезләнеп утырасың? Тычкан тоотырмады мәллә?

ТӘМЛЕТАМАК. Әй, аңлыйсыңмыни син...

АКБАЙ. Әйтеп кара, бәлки аңлармын.

ТӘМЛЕТАМАК. Минем шәһәрне күрәсем килә. Мин аны телевизордан күрдем. Күрсәң, Акбай, исең китәр. Алып бар әле мине шәһәргә.

АКБАЙ. Ишегалдын кем саклый?

ТӘМЛЕТАМАК. Без бит бүген китәбез дә иртәгә кайтабыз. Бик күрәсем килә шул шәһәр дигәннәрен. Урамнарыннан үтәсем килә.

АКБАЙ. Урамнарыннан үтәр өчен бит юл кагыйдәләрен белергә кирәк. Менә тыңлап кара әле, нинди хәлләр була.

(җырлый) “Әлифба” көенә.

Юлда йөргән кешеләрне

Хәвеф-хәтәр сагалый.

Кагыйдә белмәгәннәргә

Һәрчак куркыныч яный.

Олы юлдан йөгерә-чаба

Ничә төрле машина.

Җәяүләрне күрмичә

Гел каядыр ашыга.

Кайчак җәяүле үзе дә

Кагыйдәне сакламый.

Әллә белми, әллә инде

Мөһимлеген аңламый.

Менә шунда була инде

Хәвеф-хәтәр, һәлакәт –

Машиналар һәм кешеләр

Ала каты җәрәхәт

ТӘМЛЕТАМАК. Әй, беләм лә мин кагыйдәләрне...

АКБАЙ. Каян беләсең? Синең бит авылдан ерак киткәнең юк.

ТӘМЛЕТАМАК. Телевизордан күрдем.

АКБАЙ. Я, нәрсәләр беләсең инде?

ТӘМЛЕТАМАК. Юлларда уйнарга ярамый, юл аша чыкканда башта сул якка, аннары уң якка карарга кирәк. Әй, күп инде андый вак-төякләр, аларны беләм лә мин!

АКБАЙ. Ярый инде алайса. Ул шәһәрне минем үземнең дә бик күрәсем килгән иде. Ерак микән соң ул?

ТӘМЛЕТАМАК. Ерак булмаска тиеш.

Җиле теге яктан искәндә, төтен исе килә. Мин телевизордан күрдем, анда төтен күп.

АКБАЙ. Шул төтенне иснәргә барасыңмыни?

ТӘМЛЕТАМАК. Төтен генә түгел анда. Мин телевизордан күрдем. Акбай, барыйк инде. (ялына)

АКБАЙ. Я, ярар, мактанма шул тиле бозырың белән. Әйдә киттек


Урман аланы. Куяннар, бүреләр, аюлар мәктәптә утыралар. Төлке юл билгеләре турында дәрес алып бара.

ТӨЛКЕ.    Юлда йөрү билгеләрен

Төлке һич тә онытмый.

Шуңа күрә беркайчан да

Хәвефләргә юлыкмый.

Теләсәгез, ул аларны

Бүген сезгә өйрәтә.

Белегез дә, уйлап кына

Кулланырсыз кирәктә.

(Шигырьлэр,һәрбер бала сөйли)

Светофор

Абдульмахмуд Рахимов

Помогает с давних пор
Детям, друг наш - СВЕТОФОР.
Объяснит без напряженья
Детям правила движенья.

Слушай и запоминай
И всегда их соблюдай.
Загорелся КРАСНЫЙ свет,-
Стой, малыш, прохода нет.

ЖЕЛТЫЙ свет, смотри, горит -
Приготовься говорит.
А зажёгся свет ЗЕЛЕНЫЙ -
Проходи мой друг учёный.

Помни правила движенья
Как таблицу умноженья!

Светофор – тәмлетамак.

             

                 Светофордан сорадым бүген:

                 Нигә кып-кызыл синең бер күзең?

                 Елмаеп,миңа ул болай диде:

                 -Кызыл помидор ашаган идем.

                 Светофордан сорадым тагы:

                 Икенче күзең нигә сап-сары?

                 Елмаеп ,янә ул болай диде:

                 -Иртән лимонлап чәй эчкән идем.

                 Сорамый тагы булмады түзеп:

                 -Нигә ям-яшел өченче күзең?

                 Балкып елмаеп һәм әйтте аннан:

                 -Ашаган идем ям-яшел алма.

                 Шаярта ла ул,беләм ич инде!

                 Шулай да торам ялмап ирнемне.

“Светофор”

Бу ни хикмәт тамаша, янып тора кызыл ут

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор, үрелде дә малайның .

Алма кебек кызартып борып алды колагын.

Йөри-йөри кыланып машинаны ек тагын.

Светофор

Цвет зеленый-

Проходи!

Желтый-

Малость погоди.

Ну, а если красный-

Стой!

Проход опасный!

Машина узганын котми, йогермэ син тизерэк.

Моны белу һәркемгә ,кайда йөрсәдә кирәк.

Уен.«Транспорт төрен ата”

Максат:

Уеннын тәртибе: тәрбияче балалрга транспорт төрләренә кагылышлы табыәмаклар өйтә, балалар уйлап дөрес җавап бирергә тиешләр. Җавапны дөрес әйткән бала шул транспорт сүрәтләнгән рәсем тапшырыла. Кем күбрәк рәсем җыя, шул җиңүче дип игълан ителә.

1.Нинди гаҗәп өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина, бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй? (Автобус)

2.Аның бар дүрт көпчәге

Ташый ул бик күп кешене. (Автобус)

3.Мин бик акыллы үзем,

Бензин да “ашамыйм” мин.

Тик бер бәлә –

Ут бетсә, тик торам мин. (Троллейбус)

4.Юк, мин поезд түгел,

Ләкин аңа охшаган.

Чөнки йөрибез без

Тимер юллардан. (Трамвай)


5.Ат түгел ул, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)


6.Кош түгел оча. (Самолет)


7.Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

8.Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)


9.Тешле-тешле чүмечле.

Ул үзе шундый көчле

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне. (Экскаватор)

Акбай белән Тәмлетамак керәләр, исәнләшәләр.

ТӨЛКЕ. Исәнмесез, балакайлар. Кайларга юл тоттыгыз?

АКБАЙ. Без шәһәргә барабыз.

ТӨЛКЕ. Шәһәрдә машиналар бик күп, юлларда йөри беләсезме соң?

ТӘМЛЕТАМАК. Беләбез, беләбез.

АКБАЙ. Тәмлетамак беләм ди, мин аңа ышанам.

ТӨЛКЕ. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, ди халык. Бәлки кагыйдәләрне искә төшереп, безнең белән укып китәрсез. 

ТӘМЛЕТАМАК. Нәрсәгә вакыт әрәм итәбез, әйдә, Акбай, китик тизрәк.

АКБАЙ. Туктале, Тәмлетамак, минем дә өйрәнәсем килә бит. 15 минут вакыт берни хәл итмәс. Акрын барсаң, ерак китәрсең , диләр.

ТӘМЛЕТАМАК. (киреләнеп кенә) Ну ярар инде, ярар. (үзе дәрес барганда плеер тыңлап утыра, әле берсен, әле икенчесен төрткәли).


Уен.“
Бу нинди билге”

1.Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап- ап шакмак?

(юл юк, машиналарга йөрергә ярамый)

2.Андый билге булган җирдә

Йөреп була велосәпид тә .

(велосипед юлы)

3.Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

( ял итү урыны)

4.Көн дә, төн дә утларым

Сигналлар биреп тора

Минем өч төрле төсем бар

Йә, әйтегез, кем булам. (Светофор)

5.-Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

“ Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!

(Җәяүлеләр чыгу урыны)

6.Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер? (ашханә- хезмәт күрсәтү билгесе)

7.Ул кисәтә шоферларны

Акрын, игътибар!

Якында гына балалар,

Мәктәп, бакча бар!

8.Бу билге хәвеф-хәтердән

Коткара – үзе кырыс.

Карыйк әле, нәрсә икән

Монда ......( куркыныч борылыш)

9.Ай-яй-яй! Ай-яй-яй!

Китеп барды трамвай!

Эх, билгене күрмәдек

Һәм шуңа өлгермәдек.

10.Җәяүле тыныч кына

Күперне төшеп бара.

Менде, төште – юлны чыкты,

Бу билге нинди була?

(Җир асты чыгу юлы)

Балалар сезнең үскәч кем буласыгыз килэ?Билгеле инде шофер буласыгыз килә.

Җыр. “Мин шофер”.

“Светофор” уены.(бию кое уйный,балалар биеп йорилэр,кызыл ут Зэлия,сары ут Язгол,яшел ут Фэнияр.)

Уен“Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту”

1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

2. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

3. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

4. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

5. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

6. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

7. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы

8. Җәяүле светофорындагы яшел кешене күрсәң нишләргә:

а) аның белән контактка керергә;

б) баскан урында катып калырга;

в) юл аркылы чыгарга.

9. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк:

А)сул иңбаш аша төкерергә;     

б) башта- сулга, аннан уңга карарга;

В) башта- уңга, аннан сулга карарга.

10.Мәктәпкәчә яштәге балалар юл аркылы кем белән чыгарга тиешләр?(олы кешеләр белән)

11.Ни өчен юлда уйнарга ярамый?

12.Юлның командиры дип нәрсә турында әйтәләр?(Светофор)

13.Җәяүлеләр автобусны кайда көтәләр?(Тукталышта).

14.Автомобильләр өчен өй?(Гараҗ).

Җыр.”Правила дорожного движения”

“Билгене бел” уены.(Бию кое куела, балалар остэл тирэли биеп йорилэр,кой туктагач һәрберсе бер билге ала һәм нәрсә аңлатканын әйтә).

 “Белемлелэр уены”(балалар алдына кызыл, сары,яшел тослэр куела)

1.Этот свет нам говорит:
Стой, опасно, путь закрыт! (красный)

2. Что за свет вспыхнул впереди
Скажет он: «Препятствий нет!
Смело в путь иди! (зелёный)

3. Если этот свет в окошке,
Подожди ещё немножко.
Подожди ещё чуть-чуть
Будет вновь свободен путь. (жёлтый)

4. Перекрёсток оживился,
Стал свободен переход,
Смело двигайся вперёд. (зелёный)

5. Этот свет означает- хода нет!
Стоп, машина, стоп, шофёр,
Тормози скорей мотор! (красный)

6. Свет мигнул и говорит:
«Ехать можно, путь открыт! » (зелёный)

Бию.»Светофор».

Тәмлетамак,Акбай  юл йорү кагыйдәләрен өйрәндегезме инде?

Очрамасын сикәлтәләр
Барасы юлыгызда.
Тик яшел ут янын торсын,
hәрвакыт алдыгызда.

Юлда тәртипле булуның
Файдасы күп, белегез.
Хәерле юл барчагызга,
Исән-имин йөрегез

ТӨЛКЕ. Олы юлда бик күп алар –

Мондый тамга, билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк, өлгеләр.

Аларның изге уйлары,

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Һәлакәткә юлыкмасын,

Исән-имин булсын, диләр,

Юлга чыккан һәр кеше!

АКБАЙ. Рәхмәт сезгә, дуслар! Менә, Тәмлетамак, ярый әле калганбыз. Хәзер шәһәргә курыкмыйча чыгып китә алабыз.

ТӘМЛЕТАМАК. Мин юл кагыйдәләрен шундый күп дип уйламаган идем. Телевизордан карап кына өйрәнеп булмый икән ул. Эх, Акбай, минем дә мәктәпкә йөрисем килә.

АКБАЙ Ярар, кайткач мин сине мәктәпкә көн саен йөртермен. Авылда да юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

(Барысы бергә җыелып җырлыйлар) “Светофор”. Акбай белән Тәмлетамак саубуллашып чыгып китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Сценарий “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”

Сценарий "Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел!" 2-3 яшьлек балалар өчен....

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел”

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел” Шәһәр күләмендәге методик берләшмәдә уздырылган тәрбияви чара. (Зурлар төркеме балалары өчен)...

"Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!"

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне гаилә белән бергә алып бару иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Без -тәрбиячеләр әти-әниләр арасында  әнгәмәләр алып бару белән беррәттән,...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...