Муса Җәлилгә багышланган музыкаль кичә
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Габдрахманова Илзида Ильгизовна

– Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру;

– балаларның танып-белү сәләтен, сөйләм телен үстерү;

– өлкән буынга карата ихтирам, Туган илне ярату хисе тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlilg_bagyshlangan_muzykal_kich.docx31.25 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муса Җәлилгә багышланган музыкаль кичә.

Максат:

– Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру;

– балаларның танып-белү сәләтен, сөйләм телен үстерү;

– өлкән буынга карата ихтирам, Туган илне ярату хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, рәсемнәр, календарь, мольберт.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Каршы як стенада – Җәлил портреты. Бәйрәмчә киенгән балалар залга уза.

(ТәрбиячеМуса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән өзек укый.)

Алып баручы. Халкыбызның күңеленә тирән уелган исемнәр бар. Муса Җәлил – бөтен дөньяда билгеле шагыйрь. Ул – татар халкының горурлыгы, каһарман шагыйре. Бүген без аның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Ә хәзер, балалар, әйдәгез календаребызның беренче битеначыйк.

1906 елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылының матур бер гаиләсендә, алтынчы бала булып, бер малай дөньяга килә. Аңа Муса дип исем кушалар. Ул кечкенәдән үк бик тырыш, акыллы булып үсә. Алты яше тулганчы ук мәктәпкә китә. Беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфта ук яза башлый. Аның шигырьләре туган як, кешеләр, табигать турында. Нит елгасы буена, туган авылы янындагы чишмә янына бик яратып йөри Муса.

(Бер бала«Җилләр» шигырен укый. Аннары «Чишмә» җыры (М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башкарыла.)

Алып баручы. Календаребызның икенче битен ачыйк.

Авыр тормыш Мостафа абзый гаиләсен Оренбургка күчеп китәргә мәҗбүр итә. Муса өчен шәһәр тормышы башлана. Ул мәдрәсәдә укый, Габдулла Тукай иҗаты белән таныша. Үзе дә шигырьләр иҗат итә.

(Бер бала М.Җәлилнең «Куян» шигырен сөйли.)

Алып баручы. Муса Җәлилнең балаларга атап язылган шигырьләре арасында хайваннарга, кошларга багышланганнары да бик күп.

Карак песи шигыре сәхнәләштерелә

Автор:

 - Борын-борын  заманда бер авылда бер  карт белән  карчык торган. Аларның балалары булмаган.  Шушы йортта бик матур песи баласы яшәгән. Әби белән  бабай аны бик тә яратканнар.

Песи:                         - Мияу, мияу!

Автор:              - Бу песи мамыктай йомшак  тунлы, бик акыллы,   тыйнак,   сүз тыңлаучан булган икән.

Әби.                             Безнең        песи гаҗәп хыянәтсез,

Мулла кебектәүфикъиясе.

                                     Каймак куясыңмы, ни  куйсаң да                                  

Һичкенәюкиндетиясе.

Автор:    - Бервакытәбибеләнбабайкунаккабарыргаҗыенганнар. Әбипесинечакырыпәйткән:

Әбиҗырлый.               Чоландагыакмайга

Ияләшкәнкүселәр.

                                      Мин чоланнысакларга

Куштым ала песигә:

Мияу, мияупескәем!

Барчы, зинһар, чоланга,

                                      Майны саклакүседән,

Оясыннанчыгарма!

Бабай.                           Кара аны, пескәем,

Тыңлаәбиеңсүзен.

Тыңласаңаныңсүзен

Урыныңтүрдәбулыр.

Мияу, мияупескәем!

Барчы, зинһар, чоланга.

                                      Майны саклакүседән,

Оясыннанчыгарма!

Песи.                            Мияу, мияу, ярый әби, бабай,

Күңелегезтынычбулсын, саклармын!

Әби.                              Мияу, мияупескәем!

Колаксалдыңсүземә!

Каравылданбушагач,

Сөтбирерменүзеңә.

Автор:

- Әбибеләнбабайкиткәннәр..Песекәебезбикрәхәтләнепчолангакерепяткан. Керепяткан да рәхәтләнепйокыгакиткән.

(Күселәр йөгереп чыгалар,уртага бер күсе чыга)

1 нче күсе                     Песи күргәч тә үзебез

                                              Койрыкларны кысабыз.

                                      Йөрмибез шул  чабышып,

                                           Ярыкларгапосабыз.

2 нче күсе.                     Ничеккотылыргапесидән!

Әләиндетотыпмуенына

Кыңгыраутагабызмы ?

                                         Кыра бит улбезнеңнәселне.

Автор:                           Бер мәлне ди, күселәр

                                      Чыкканнар да идән астыннан,

                                       Зур җыелыш ачканнар.

                                       Җыелыш көчәйгәннән-көчәйгән.

(Күселәр биюе башкарыла)

Автор. Мактаналар күселәр, кычкыралар күселәр. Бутавышкапесибашынәкренгенәкүтәрде, киерелде, алгакарады, арткакарады.

Песи.                              Ә мин, әбиҗаным, синкайтканчы

Менептөшимчүлмәкянына.

Песиөченнәрсә, еракмыни

Өстәлбеләнбүкәнарасы.

Азапланыпбердәменәсеюк,

                                       Тик бергенәсикерепаласы.

                                               Каймак тәмлеәйбер, каймак эчеп

Җанынҗуябиккүппесиләр.

                                               Тик уңайсызшунысы,  каймакларын

                                               Тар чүлмәккә сала кешеләр.

                                                    (Чүлмәктән каймак эчә)

Менәхәзершәпбулыпкитте.

Автор. Менәәбибеләнбабайөйгәкайталар. Әбичолангамайгачыгыпкитә.

Әби:

-        Чәйэчикәлетәмләп, чоланнан май да алыпкерим. (Чыгыпкитә, куркыпбиктизәйләнепкерә)

Әби  .

Иртәбеләнмайгадип

Керсәм, күземакайды.

Явызпесиберүзе

Ялтиттергәнак майны.

Мияу, мияупескәем,

Хыянәтчеикәнсең.

Саклыйторганмаеңны,

Үзеңашапкиткәнсең.

                                  (Әбипесинекүрепала)

Әби.                        Әһә, менә кем икәнулявазкарак,

Сөт-каймакныңбашынаҗитүче,

Менә кем икәнулышандырып,

                                “Саклыем” дипалыпкалучы.

                                     (Әбипесигәкулкүтәрәбашлый)

Әби.                        Менәсиңа, менәйөзең кара,

Менәсиңа, муеныңсынгыры!

Югалкүзалдымнан, оятсызнәрсә,

                                Кит хәзерүк, үләккыргыры!

Автор.                          Бабайга да улкызганычбулды,

Ничекитепаныкыйнасын.

Һәрберялгышэшэшләгәнөчен,

Ничеканыөйдәнкуасың.

Бабай.                         И песием минем, җан кисәгем,

                                     Мулла кебек тәүфикъ иясе.

                                     Каймак куясыңмы, ни куйсаң да,

                                      Һич кенә юк инде тиясе.              

                                     Мин сине бик ярата идем,

                                     Ничек болай килеп чыкты бу.

                                      Песикәем сиңа ышанамын,

                                    Башка алай хыянәт итмәссең!

Песи.                            Ышаныгыз, әбиһәмдәбабай,

                                      Һәмдәтагын башка дусларым.

                                       Гомеремдәбашкахыянәтитмәм,

                                      Ышанычнысезнеңаклармын.

Автор.                          Менәшулай, дуслар, бубулган хәл,

                                      Ялгышлыкларбулатормышта.

                                       Әгәрялгышлыкныаңласалар,

                                      Кирәк ,дуслар, гафуитәргә.

(Барысы да бергәчыгыпбасаларһәм “Матурбулсын” җырынбашкаралар)

Синдәҗырла, матурегет,

Синдәҗырла, матуркыз!

Матурбулсын, матурбулсын,

Матурбулсынбутормыш!

Илебезнеңхалыклары

Тынычтормышкоралар.

Тынычбулсын, тынычбулсын,

Тынычбулсындөньялар!

Тәрбияче. Балалар, Муса Җәлилнең бик күп әсәре рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Димәк, аның турында илебездә генә түгел, бөтен дөньяда да беләләр. Ә хәзер «Маэмай» җырын рус телендә тыңлап китик

Алып баручы. Календаребызның дүртенче битенә күз салыйк. 1941 ел... Фашистлар илебезгә басып керәләр. Илебез халкы, туган җиребезне яклап, сугышка күтәрелә. Бөек Ватан сугышы башлана. Ирләр сугышка алына, алар арасында язучылар, галимнәр, рәссамнар, артистлар да була. Муса Җәлил дә бик күп язучылар белән бергә сугышка китә.

Тәрбияче.

Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып         Алина К.

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

Киттем, дускай, кайнар өмет белән,

Дошман явын җиңеп кайтырга.

Батырларча каты сугышырга,

Тап төшерми изге антыма.

Алып баручы. Җәлил сугыш кырында да шигырьләр язуын дәвам итә. Туп тавышлары бераз тынып торганда язарга утыра. Аның шигырьләре якыннарын сагыну, Туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган. Ә сагыну һәм ярату тулы шигырьләрен ул, әлбәттә, кызы Чулпанга һәм хатыны Әминә апага багышлый.

(Бер бала М.Җәлилнең «Кызыма» шигырен укый. Аннары М.Җәлил шигыренә язылган «Сәгать» җыры башкарыла.)

Алып баручы. Волхов фронты... Көне-төне сугышлар бара. Солдатлар, аз гына мөмкинлек булуга, бераз черем итеп алалар. Муса Җәлил дә алар арасында. Ул төшендә тыныч көннәрне, Сабан туйларын,чәчәкле болыннарны күрә. Уянгач исә, төшенең тиздән чынга ашачагына ышанып, үзендә көч артуын сизә.

(Балалар «Чәчәкләр бию» башкара.)

Алып баручы. Балалар, календаребызның иң күңелсез битен ачабыз. 1942 ел... Каты яраланган Муса әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре өчен караңгы төрмә көннәре башлана. Алар төрмәдә дә югалып калмыйлар, яшерен оешма төзеп, дошманга каршы көрәш юлларын эзлиләр. Муса анда кечкенә кәгазь кисәкләреннән теккән дәфтәренә шигырьләр яза. Соңыннан ул дәфтәргә «Моабит дәфтәрләре» исеме бирелә. Дәфтәрне төрмәдәге дусты Андре Тиммерманска тапшыра. Сугыштан соң Андре Тиммерманс Муса Җәлил шигырьләрен безнең илебезгә китереп җиткерә.

(Бер бала М.Җәлилнең «Катыйльгә» шигыреннән өзек укый.)

Алып баручы. Әйе, Җәлил Туган иленә кайтырына бик ышана, әмма, ни кызгаыч, аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерәләр. Үзе кайтмаса да, аның җырлары Туган илебезгә кайтып җитте һәм аны үлемсез итте. Муса Җәлилгә Казандагы Кремль янында һәйкәл, ә аның янәшәсендә көрәштәшләренең барельефлары куелган. Бу батырларның исемнәре ташка чокып язылган. Һәйкәл яныннан халык өзелми, яраткан шагыйренә чәчәкләр китерә.

1 нче бала.

Хәтер булып, Казан йөрәгендә

Һәйкәл тора татар улына

Богауларын өзеп ташлар да ул,

Ашар кебек кошлар юлына.

2 нче бала.

Тоткын шагыйрь, яудашлары белән,

Тугры калып биргән антына,                    

Чит туфракка газиз башын салган,

Татар исемен аклау хакына.

3 нче бала.

Халык улларына баш ияргә

Килдек бүген һәйкәл янына;                

Учыбызда – мәңгелек ут таҗы –

Кызыл канәферләр кабына.

(Балалар оркестры башкаруында «Җырларым» көе башкарыла.)

Тәрбияче.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып,

Гомрем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңрар җыр булып.

Алып баручы. Муса Җәлил безнең тыныч тормышыбыз хакына башын салган бик күп батырларның берсе. Без туган җиребезне яклап сугышка кергән һәм яшьли һәлак булган каһарманнарны онытмабыз. Мондый фаҗига башка беркайчан да кабатланмасын! Күкләребез тыныч, тормышыбыз матур, дөньялар имин булсын!

(«Һәрвакыт булсын кояш» (Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе башкарыла.)

Катнашалар: 1 нче ромашка, 2 нче ромашка, 3 нче ромашка, Кызыл ромашка, Солдат.

(Салмаккынакөй.Таңата. Ромашкаларуяна).

1 нче ромашка:    Хәерлеиртә, туганнар!

Хәерлеиртә, кояш!

Сезнеянәкүрүемә

Мин, дусларым, биктәшат!

2 нче ромашка:       Хәерлеиртә, табигать!

Хәерлеиртә, кошлар!

Назлаписәтаңҗилләре

Чыксулары ап-аксаф.

(3 ромашка биюе).”Гөлләрем, гөлкәйләрем”

3 нче ромашка:     Чү, дусларым! Ни күрәм!

Бу ни бу, ой, үләм?!

Әйт, сеңелкәй, ни булды?

Кемнәрканнарынкойды?

1 нче ромашка:       Ап-аксинеңтаҗларын,

Ни өченсоңалланды?

Әлләберәрявызы

Берәрсеняралады?

2 нче ромашка:      Я, сеңелкәй, ачсерең,

Сөйләбезгәсинбарын.

Ни өченакчукларың,

Синеңбүген ал канлы.

3 нче ромашка:      Син ,сеңелкәй..

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

Нидән кызыл чукларың,

Нидән алсу төсләрең?

 Кызыл ромашка:     Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Аттыдошманнарына.

Улберүзесугышты

Унбишукчыгакаршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраландыкулбашы.

(Кызыл ромашка сөйләгәнвакыттаинтерактивтактадансугышсюжетларыкүрсәтелә).

Кызыл ромашка:    Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызылкүлмәгем

БикошадыЧулпанга.

 (“Каз канаты” җырыкөенәкызыл ромашка җырҗырлый).

1) Сугыш, сугышкирәктүгел,

Кирәктүгелберкемгә.

Тынычбулсын, иминбулсын,

Күкләребезгөмергә.

2) Ак таҗларымалсуланды

Ал төсалдыгөмергә.

Яшимхәзер, көтеп сине,

Батыр егетгомергә.

3) Егеткитте, ә мин калдым,

Канымсаклапчугымда.

Көндәаны мин сагынып

Балкыймынтаңнурында.

 2 нче ромашка:

Сеңелкәем, синборчылма,

Килер батыр сугышчы.

Алыр сине кочагына,

Боекмасин, елмайчы.

 (Тынычкынасалмаккөйгәкулбашынбәйләгән, ә икенчекулынабайрактоткан солдат керә).

 Солдат:        

Еракилләр, еракҗирләрдән

Алыпкайттымҗиңүбайрагын.

Илемөчен, туганҗиремөчен,

Җиңепчыктымдошманкапкынын.

Шушы алан шаһитбулдытөндә

Дошманбелән минем сугышта.

Минем сөйгәналсу ромашкам,

Я, кайдасин, кайда, кайда???

(Ромашка беләнегетбиюе).

“Чәчәкләр” шигыренә композиция. 6 кыз (чәчәкәр) чыгыпбасалар.

-Барыгыз, болынга, балалар!

Йөгерегез, уйнагыз, көлегез!

Елмайсынкүрепшатаналар,

Юансынбоекканкүңлегез.

Болындакүпматурчәчәкләр,

Барысы да татлы, хушислеләр

Нәркисләр, сөмбелләрһәммәкләр

Нәкъсезнеңиренегезтөслеләр.

(“Чәчәкләр” биюе).

Бию ахырындабарлыкбалалар зал уртасыначыгыпбасалар.

-Балалар, сезгөлләрүзегез,

Чыктыгызкалкыпҗиркарныннан.

Һәмчәчәкаттыгыз, үстегез

Атагыз, анагызканыннан.

Сезбезгәшулкадәркадерле,

Шулкадәрягымлы, сөйкемле!

Алтаңыалдагыдәвернең

Йөзегездәчагыладыршикелле.

Балалар, үсегез, балалар,

Дәртбирепбезнеңшаткүңелгә,

Сезгәбушатлыклар, рәхәтләр

Бит җиңепалынгангомергә!

Музыка астында, кунакларбеләнсаубуллашып, балаларзалданчыгыпкитәләр.

Чишмә. М.Җәлил сүз., Җ.Фәйзи муз., Т.Якупов башкара


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган музыкаль кичэ.

Балалар бакчасында балаларны Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре һәм шигырьләре белән таныштыру. Аларга кызыксыну уяту....

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)...

“ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ - МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.

ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ” КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТЕМАТИК ӘДӘБИ -  МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ....