Сөйләм телен үстерүдә әкиятләрнең әһәмияте
материал (средняя, старшая, подготовительная группа)

Гильмутдинова Гузель Инсафетдиновна

Әлеге материалда әкиятләрнең сөйләм телен үстерүдәге роле чагылыш таба, һәм балалар бакчасында рус теле дәресләрендә әкиятнең куллану ысуллары тәкьдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_telen_usterud_kiyatlrnen_role.docx21.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче

3 нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү

муниципаль бюджет учреждениясе

«Сөйләм телен үстерүдә әкиятләрнең әһәмияте»

Безнең бүгенге тормышыбыз фән һәм техника прогрессы белән тыгыз бәйләнештә. Баланы өйдә, бакчада, урамда электрон дөнья әйләндереп алган. Хәзер балалар тәпи китү, сөйләшә башлауга караганда пульт, телефон, компьютер төймәләренә басарга иртәрәк өйрәнәләр дисәк тә, ялгыш булмастыр. Без матур әдәбият, китап уку икенче пландарак калган тормышта яшибез дисәк дә була, чөнки бүгенге көндә китапханәгә барып китап алучы, балаларга әкият- шигырьләр укучы ата-аналар һәм гаиләләр саны да кимегәннән-кими бара. Балалар аралашуга мохтаҗлык кичерә башларга мөмкин дигән фикерләр дә яңгырый. Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Безгә, педагогларга, баланы нәкъ менә әдәбият белән кызыксындыру өчен күп көч куярга туры килә. Һәм монда ярдәмгә әкият килә...

Ничек кенә булмасын, балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Әкиятләр бала туганнан алып соңгы көннәренә кадәр озатып баручы әдәби әсәр ул. Әкиятләр баланың сөйләмен үстерүдә иң бай, мөһим элементларның берсе булып тора. Алар үзләренең гадилеге, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып баруы белән сабый күңеленә бик тиз үтеп керә һәм әдәби әсәр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итә: «Я колобок, колобок» (Мин ак калач, ак калач), «Тянут – потянут, вытянуть не могут» (Бер, ике, өч, дүрт, биш – тарталар, тартып чыгара алмыйлар), «Кто-кто в теремочке живет» һ.б. мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә.

Балаларга рус телен чит тел буларак әкият материалында өйрәтү өйрәнелә торган телнең байлыгын, халыкның фикерләү характерын, аның милли үзенчәлеген яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Халык һәм тел аерылгысыз төшенчәләр, телдә халыкның тәҗрибәсе чагыла. Әкиятләрне рус теле дәресләрендә файдаланып, балалар төрле геройлар белән танышалар, татар әкиятләре белән уртак якларны табалар. Сюжетлары буенча охшаш рус һәм татар әкиятләрен чагыштыру әлеге ике мәдәниятнең үзенчәлекләрен, аларның аерымлыкларын күрергә мөмкинлек бирә. Әкият текстларының эчтәлеге сүзлек актив запасын киңәйтүгә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тискәре хис-кичерешләрдән арынырга, төркемдә уңайлы дустанә атмосфера булдырырга мөмкинлек бирә.

Рус теле дәресләрендә әкиятләрне сөйләм үстерү максатыннан төрлечә кулланырга мөмкин: башта әкиятне аудиоязмада тыңларга, интерактив тактада карарга яисә әкиятне уку барышында иллюстрацияләр күрсәтә барырга була. Әкиятне балалар белән сөйләп карау өчен өстәл театры алымын, бармак уеннарын, курчак театрын кулланырга мөмкин. Өстәл театры курчакларын хәрәкәткә китереп әкиятне сөйләү балаларның әкияткә, гомумән, дәрескә кызыксынуын арттырырга ярдәм итә. Шулай ук “Бу нинди әкияттән?” дидактик уены да отышлы булып санала. Балалар әкияттән өзек карыйлар яисә тыңлыйлар һәм әкиятнең исемен атыйлар, өзекне сөйлиләр. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Әкиятне төркем белән бергә сөйләп карарга була. Моның өчен «Дәвам ит» дидактик уенын файдаланырга мөмкин. Тәрбияче балалар белән бер-бер артлы туп бирешәләр һәм әкиятнең эчтәлеген сөйли баралар.  Соңыннан әкиятне ныгыту өчен видеосюжетны тавышсыз карау һәм театральләштерү алымнары бик уңышлы булыр. Видеосюжетны тавышсыз караганда балалар әкиятне үзләре сюжетка нигезләнеп сөйлиләр. Ә әкиятләрне театральләштерү дәресләрдә психологик уңайлыклар тудыруга зур этәргеч булып тора. Бу алым ярдәмендә балаларда тел киртәсе юкка чыга, аларның сөйләме эмоциональ һәм образлы төсмер ала.

Боларның барысы да нәтиҗәле булсын өчен ата-ананың да роле зур. Балалар бакчасы белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлегенең зарури шарты булып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерү эше дә искәрмә булып тормый, чөнки, тәрбиячеләр һәм ата-аналар килешеп эшләгәндә генә, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

Дәрестә өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан, ата-ана балалары белән өйдә шөгыльләнергә мөмкин. Мәсәлән, гаилә белән бергә әкиятне театральләштерү. Бу баланың әияткә, рус теленә кызыксынуын арттырып кына калмыйча, гаилә мөнәсәбәтләрен дә ныгытуга зур этәргеч ясый. Моннан тыш, әкиятне җыр формасында тәкьдим итәргә мөмкин. Ата-ана җырны бала белән бергә өйрәнеп җырлый ала. Бу алым балага бигрәк тә якын, һәм үзләштерү өчен җиңел булып санала. Коры текстны, шигырьне истә калдыру кыен, э аны көйгә, музыкага салгач, бала аны тиз отып ала, һәм хәтерендә озак вакытлар дәвамында сакланырга мөмкин.  Шулай ук ата-ана әкиятләргә кагылышлы уеннардан да файдалана ала. Бала белән бергә хәрәкәтләнеп, әкиятне дә өйрәнәләр, баланың рус телен өйрәнүенә дә зур өлеш кертәләр.

Шулай итеп, әкиятләр балаларның сөйләм телен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Аларны рус телен үзләштергәндә төрле ысуллар ярдәмендә кулланып булуын күрдек. Әкиятләрне һәм, гомумән, дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту өчен,  ата-ана кызыклы алымнардан файдалана алуына инандык. Бары тик  ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият белән таныштыруда уен формасындагы массаж элементларының сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте.

Баланың сөйләм теле дөрес формалашсын һәм чиста булсын өчен хаталар, кимчелекләр өстендә эш даими алып барылырга тиеш. Эшне гадәти һәм гадәти булмаган технологияләрне куллануны исәпкә алсак, балалар э...

Методическая разработка Сөйләм телен үстерүдә артикуляцион гимнастика, тел шомарткыч һәм тизәйткечләрнең әһәмияте.

Методическая разработка на тему использование артикуляционной гимнастики, скороговорок и чистоговорок  на занятиях по развитию речи на татарском языке....

“Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте.”

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллануның әһәмияте....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр аша сөйләм телен үстерү методикасы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр  аша сөйләм телен үстерү методикасы...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

laquo;Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»...