Үзбелемне күтәрү буенча эш планы
учебно-методический материал (младшая группа)

Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uzbelemenne_usteru.docx28.49 КБ

Предварительный просмотр:

ТР ТКМР

“83-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы” МАМБУ

Үзбелемне күтәрү буенча

эш планы.

Түбән Кама

Үзем турында.

Тәрбияче: Абнагимова Миләүшә Рәмис кызы

Туган ел: 1989 ел, 2 октябрь

Белеме: Югары, ИЭУиП

Педагогик эш стажы: 3ел

Аттестация: юк.

Методик тема: “Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану”

Теманың актуальлеге:

     Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире зур. Тормышның башлангыч этабында нәкъ менә вак моторика баланың ничек үсүен, аның интеллектуаль сәләтләрен күрсәтә. Кул моторикасы начар үскән балалар кашык, карандашны бик җиңел тотмыйлар.  Аларга конструкторның коелган детальләрен җыю, пазллар, исәп таякчыклары, мозаика белән эшләү авыр була.

    Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Күнегүләр һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләрне башкару баш миенең сөйләм үзәкләрендә кузгатуга һәм сөйләм зоналарының эшчәнлегенең кискен көчәюенә китерә, бу, ахыр чиктә, сөйләм үсешен стимуллаштыра.

Максат: Бармак уеннары ярдәмендә, балаларның сөйләм телләрен үстерүгә ирешү.

Бурычлар:

  • Төрле бармак уеннары өйрәнү,
  • Балаларнын сөйләм телен үстерүдә, бармак уеннарының әхәмиятен ачыклау.

Алдагы 1 елга эш планы.

1 нче этап оештыру әзерлек эшләре

Максатлар, юнәлешләр.

Планлаштырылган эшчәнлек.

Тупланган материал.

Үтәлмәү сәбәпләре.

Программа сайлау, методик материал туплау.

  1. Тема буенча материал өйрәнү.
  2. Методик капилка туплау.
  3. Курсларда булу.

2 нче этап күзәтү – диагностика өлеше

Диагностика, балаларнын белем һәм күнекмәләрен бәяләү, күзәтү.

Консулҗтаөияләр бирү.

Бармак уеннары белән таныштыру өчен план төзү.

3 нче этап практика өлеше.

Бармак уеннары белән балаларның сөләм телен үстерергә.

Педагогик киңәшмәләрдә чыгышлар ясау.

Методик белешмәләрдә чыгышлар ясау.

Чыгышлар әзерләү, башка балалар бакчасында чыгышлар ясау.

Ачык дәресләр үткәрү.

5 нче этап йомгаклау этабы.

Эш барышын, нәтиҗәләрен анализлау, программа әзерләү, аның үтәлешен билгеләү.

«Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану» темасына перспектив эш планы.

Планлаштырылган уеннар

Үтәлү вакыты

Сентябрь

1 атна. Өйрәнгән бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уены.

3 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез» уенын кабатлау.

4 атна. «Куян һәм барабан.» бармак уены.

Октябрь

1 атна. «Корабль», «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләре.

3 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау.

4 атна. «Сөзгәк кәҗә.» бармак уены.

Ноябрь

1 атна. «Исемең ничек» бармак уенын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау.

3 атна. «Һәркайсының үз эше» бармак уены.

4 атна. «Минем шарым.» кабатлау.

Декабрь

1 атна. «Бездә дуслык» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Йодрык» бармак уены.

4 атна. «Безнең кошыбыз.»

Январь

1 атна. «Т-с-с-с, шауламагыз!» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Кәбестә тозлыйбыз» бармак уены.

4 атна. «Казларым.»

Февраль

1 атна. «Безнең өебез» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Чылбыр» бармак уены.

4 атна. «Йозак.»

Март

1 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез», «Корабль», «Исемең ничек» кабатлау.

2 атна. «Һәркайсының үз эше», «Бездә дуслык», «Йодрык» кабатлау.

3 атна. «Бармаклар?»

4 атна. «Песи балалары.»

Апрель

1 атна. «Бармакларга исем кушу» уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Кайда идең?»

4 атна. «Ялкау бармак»

Май

1 атна. «Солдат бармаклар»

2 атна. «Җиләкләр.»

3 атна. «Кошларны сыйлау.»

4 атна. Бармак уеннарын кабатлау

Перспектив эш планы буенча бармак уеннары:

Чәбәк-чәбәк итәбез

Түгәрәккә керәбез (басалар)

Чәбәк-чәбәк итәбез(кул чабалар)

Кая сезнең учларыгыз?

Менә безнең учларыбыз (алга сузып күрсәтәләр)

Ә учка качты бармаклар (кулларын йомарлыйлар)

Тиктормаслар алар, шуклар

Бармаклар эш эшләделәр (баш бармак белән бармак очларына кагылу),

Рәсем ясап карадылар,

Азрак кына арыдылар (кулларны ял иттерәләр).

Куян һәм барабан.

Куян алган барабан Бармаклар йодрыкка бөгәрләнгән, имән бармак белән урта бармак өскә күтәрелгән (бу куян). Һәм каккан ул: Имән бармаклар белән барабанга сугу.

Трам-трам-трам!

Бәргәләгән: Бух-бух-бух!

Аннан суккан: Шап-шап-шап! (3 тапкыр кул чабу)

Бер-бер артлы кулларын Башта бер , аннары икенче

Күтәргән ул шалт та шалт. кулларын күтәрәләр

Сөзгәк кәҗә.

Кул уч төбе аска карап тора. Имән бармак белән чәнти бармак алга караган. Атсыз бармак белән урта бармакларны баш бармак тотып тора.

Озын, очлы, кәкере

Кәҗәбезнең мөгезе .

Ялтырый ике күзе,

Сөзәргә килә үзе.

Алып баручы, имән бармакларын баш өстенә куеп “сөзәм ” дип балаларны “өйләренә” куа.

Олыга утын ярырга,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа –казан асарга.

Чәнтигә – җырлы башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

Минем шарым.

Һава кертәбез без шарга, Ике кул кушылган, кулларга өрәбез,

Ул зур булып кабара. Куллар шар формасында була,

Кинәт шарым шартлады: Уч төпләре бер-берсенә тияләр.

Инде каян табарга.

Безнең кошыбыз.

Уч төпләре бер-берсенә карап тора. Баш бармаклар бер-берсен тотканнар-“кошның” башы, калган бармаклар озын рәвештә- “канатлар”. Аларны селкетергә кирәк.

Баш бармак булсын башы,

Канат булсын учыбыз.

Ике канатын кагып,

Очып китә кошыбыз.

Казларым.

Казларым- казкайларым, Уң кулны сул кул белән сыпыру,

Казларым- казкайларым,

Озын муенкайларым. Сул кул уч төбен уң кул бармаклары белән чеметү.

Алар су да эчәләр,

Алар чирәм чүплиләр, Сул кул сыртын уң кулның бармаклары белән чеметү.

Аякларын тыпырдатып Сул кул сыртын уң кулның бармаклары белән суккалыйлар.

Канатларын кагалар. Сул кул уч төбен уң кул бармаклары белән суккалыйлар.

Суларыннан арынып, Сул кул бармакларын уң кул белән тотып селкетәләр.

Канатларын язалар. Сул кул бармакларын яңадан сыпырып чыгалар.

Кар әвәләү

Бер, ике, өч, дүрт, биш, Бармакларны саныйбыз.

Без кар әвәлибез ич. Учлар белән әвәлибез

Түгәрәк ул, шома ул, Бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз.

Ашарга ярамый шул. Бармак янау.

“Бер ” дигәндә атабыз, Куллар белән ату хәрәкәте ясау.

“Ике” дигәч тотабыз, Учларны тоташтырабыз.

“Өч” дигәч төшеп китә, Учларны ачып “төшереп җибәрәбез”.

Ватылып, эреп бетә. Аяклар белән “таптыйбыз”.

Йозак.

Тора йозак ишектә, Кулларны тоташтырып “йозак” ясала.

Ачып булмый ничек тә. Бармакларны аермыйча уч төпләрен суккалыйбыз.

Каккалыйбыз, Бармакларны аермыйча, кулларны

Боргалыйбыз, боргалыйбыз.

Тарткалыйбыз, Бармакларны ычкындырмыйча тартабыз.

Ачабыз. Бармакларны ычкындырабыз.

Песи балалары.

Безнең песи балалары Ике кулның бармакларын күрсәтәбез.

Унау булган –карагыз!

Ике таза, Кул бармакларын суккалыйбыз.

Ике өлгер,

Ике шаян,

Ике шук,

Ә икесе бәләкәй,

Тик үзләре бик тәтәй.

Ялкау бармак

Бер, ике, өч, дүрт, биш, Бармакларны саныйлар,

Барамаклар йөгерә ич. Бармакларны йөртәләр,

Монысы барган урманга, Чәнтигә күрсәтәләр,

Монысы тапкан гөмбәләр, Атсыз бармакка күрсәтәләр.

Ә монысы чистарган, Урта бармакка күрсәтәләр,

Монысы исә кыздырган, Имән бармакка күрсәтәләр,

Монысы ялкауланган, Баш бармакка күрсәтәләр,

Тазарган да тазарган.

Солдат бармаклар

Бармаклар бит Ике кулның да бармаклары тез өстендә

Йөргәндә исемнәрен туры китерергә кирәк.

Солдат булган-

Ничек тигез атлыйлар!

Чәнти атлый,

Баш бармак та,

Имән һәм урта бармак.

Атсыз бармак та

Калышмый,

Шалт та шолт бара атлап.

Кошларны сыйлау.

Кошлар, кошлар, килегез! Чакыру хәрәкәте.

Без сезгә май бирербез, Кисү хәрәкәте.

Сезгә җим әзерләрбез, Җим сибү хәрәкәте.

Кар өстенә сибәрбез.

Бу өлеш- күгәрченгә, Уң кул белән күрсәтү.

Бу өлеш –чыпчыкларга, Сул кул белән күрсәтү.

Каргаларга – токмачлар, Куллар белән әвәләү

Тук булыгыз, кошкайлар! Кулларны як-якка җәю.

Җиләкләр.

Җиләкләр күп үскәннәр, Сул кулны күтәреп, салындырабыз.

Тәмле булып пешкәннәр.

Мин аларны җыямын, Уң кул белән сул кулны сыпырабыз,

Кәрзинемә саламын. Учлар белән кәрзин ясыйбыз,

Кәрзинемне тутыргач, Учларны каплыйбыз,

Ашап карармын бераз, Сул кул “кәрзин” , уң кул белән ашау хәрәкәте ясыйбыз,

Җиңел булыр кайтырга, Ике кул белән йөгереп китү хәрәкәте

Ашасам тагын бераз. ясау.

Бездә дуслык

Бер- кулларны алга сузабыз.

Ике- кулларны күтәрәбез.

Өч- кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт- кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч- бездә дуслык, бездә көч.

Йодрык.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була- бер,

Исемсез- ике,

Урта бармак-өч,

Имән бармак-дүрт.

Т - с-с—с, шауламагыз!

Бу бармак, йокым килә, ди (имән бармак).

Монысы, менеп ятам, ди (урта бармак).

Бусы килде дә ятты (атсыз бармак).

Нәниен дә йоклатты (чәнти бармак)

Кычкырмагыз, шауламагыз (әкрен тавыш).

Йокламыйча кем чыдар...

Таң кояшы бер чыгар (тавыш күтәрелә бара).

Асыл кошлар сайрарлар,

Уянырлар бармаклар.

Ура, ура, ура (кычкырып),

Вакыт мәктәпкә барырга (учларын ачып, кулларын югары күтәрәләр).

Кәбестә тозлыйбыз.

Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)

Кишерен дә уабыз, (кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)

Тозларын да сибәбез, (тоз сибү хәрәкәтләре)

Кәбестәне кысабыз. (учларны йодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

Безнең өебез

Безнең өебез зур (кулларын як-якка җәяләр)

Идәне тигез (хәрәкәтләр)

Түшәме биек (кулларын күтәрәләр)

Тәрәзә ачыла,

Тәрәзә ябыла(ачу-ябу хәрәкәтләре белән күрсәтелә)

Ишек ачыла,

Ишек ябыла.

Ишегалдына чыгабыз.(атлау хәрәкәтләре ясыйлар)

Чылбыр

Бармак башын терәтеп,

Куйдык түгәрәкләтеп.

Башкаларын йөгертеп,

Уйныйбыз чылбыр итеп.

(Баш һәм имән бармак түгәрәк ясаган, икенче кулның баш бармагы һәм калганнары ярдәмендә ясалган түгәрәкләрне бер-бер артлы аның аркылы уздырып, чылбыр хәрәкәте барлыкка китерәбез).

Кайда идең?

- Бармак, бармак,

  Кайда идең?

- Бу абый белән

  Урманга бардым,

  Бу абый белән

  Кырда йөредем.

  Бу абый белән

  Ботка ашадым.

  Бу энем белән

  Җыр җырладым.

Бармакларга исем кушу.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк,

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән,

Чәнти була – бер,

Исемсезе – ике,

Урта бармак - өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык тула.

Бармаклар

Бармакларны саныйм, берәмләп бүлеп карыйм:

Баш бармак. Бер. Әткәйгә. Әткәй өйдә баш кеше.

Имән бармак. Монысы - әнкәемнең өлеше.

Бер булды, ике булды, уртак бармак - өченче.

Бусы инде, билгеле, әбиемә тиешле.

“Әбикәем” дип, кадерләп, эндәшәбез без аңа,

Йомшак урын әзерләп, утыртабыз уртага.

Дүрткә - абый чиратта, аңа – атсыз бармагым.

Ай, үзем иң азакта чәнти булып калганмын.

Чәнти – чәнти – чәнтикәй, ул да, мин дә бәләкәй!..

Бишебезгә биш тиде, - һәркемгә өлеш тиде.

Корабль

Кайчы белән кисәләр, кисәләр (кисү хәрәкәте белән).

Аннан баулар ишәләр, ишәләр (бау ишү хәрәкәте ясала).

Мачталарга бәйлиләр, бәйлиләр (уң якка иелеп бау бәйләү хәрәкәте ясала). Корабльләр киләләр, киләләр, тү-тү-тү (куллар белән бинокльдән карау хәрәкәте ясала, кулларын рупор сыман итеп авызга куеп, гудок кычкырткан тавыш чыгаралар).

Исемең ничек?

Бу бармак- бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак- әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

Олыга утын ярырга,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа –казан асарга.

Чәнтигә – җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

Һәркайсының үз эше.

Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала)

Имән бармак имән кисә (агач кисү хәрәкәте),

Урта бармак ут кабыза (шырпы сызу хәрәкәте).

Атсыз бармак ат җигә.

Чәнти бармак чәй эчә.

(Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләнә бара)

Кулланылган  әдәбият:

1. «Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник». В.В.Цвынтарный Лань, Санкт-Петербург, 1997.

2. «Белем ачкычы – сүз». Э. Р. Хөснуллина. Биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007 ел.

3. «Азрак ял итеп алыйк»: Муяссарова И.Х. Физкультминуткалар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.- Казан, 1998 ел

4. З.М.Зарипова, Р.С. Исаева . «ҮСТЕРЕШЛЕ УЕННАР» (Бармак уеннары)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Интегрированный план НОД по Экологии на квартал подготовительная группа, план составлен согласно новым стандартам

Данный  интегрированный план составлени по программе "От Рождения до школы"...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...