Уен-эстафета “Әкият илендә күңелле стартлар” (физкультура уен эшчәнлеге, зурлар төркеме)
план-конспект занятия по физкультуре (старшая группа)

Яруллина Лилия Анваровна

Максат: балаларда физкультура һәм спортка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Җиһазлар: зур сары түгәрәк, кызыл 10 кыстыргыч,10 киндер савыты, 2 оя,  кашыклар, 4 урындык, 2 бүрек, 2 яулык, 2 туп ,                                  2 боҗра,2 чиләк, 2 себерке,20 кәгазь йомарламы, 2 таякчык, 15 кәгазь стакан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat_ilend_kunelle_startlar_liliya_yarullina.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Уен-эстафета  “Әкият илендә күңелле стартлар”

(физкультура уен эшчәнлеге, зурлар төркеме)

Максат: балаларда физкультура һәм спортка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Җиһазлар: зур сары түгәрәк, кызыл 10 кыстыргыч,10 киндер савыты, 2 оя,  кашыклар, 4 урындык, 2 бүрек, 2 яулык, 2 туп , 2 боҗра,2 чиләк, 2 себерке,20 кәгазь йомарламы, 2 таякчык, 15 кәгазь стакан.

Уен барышы:

Алып баручы: Хәерле көн балалар! Әйдәгез әле иң беренче эш итеп кояштан үзебезгә җылылык алыйк.                                                                    (сары түгәрәкне бер-берсеннән кыстыргыч ярдәмендә алу)

Алып баручы: Балалар, сез барыгыз да әкият яратасыз. Бүген без сезнең белән берничә әкияткә сәяхәткә барырбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз. Уеныбыз ярыш формасында    була. Иң элек командалар белән танышыйк. (музыка астында командалар чыга һәм үзләре белән таныштыралар “Наяннар” һәм “Шаяннар”) Ә хәзер әйдәгез, әкиятләр иленә сәяхәтебезне башлыйбыз.                                                                                                              1 әкият “Чуар тавык”  Яшәгән ди булган ди әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырганнар. Ә тавык әйтә икән:                          - Кайгырмагыз әле сез шул кадәр, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.                                                                        1 ярыш. “Әби белән бабайга йомырка алып керү”. Ике кечкенә кәрзин. Аларның һәрберсендә бишәр киндер савытлары. Кәрзиннәр 3 м ераклыкта урындыкка куелган. Командалар янындагы урындыкларга тәлинкәләр һәм шул тәлинкәләр янына  кашыклар  куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан йомырканы кашыкка алып, йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы. Кайсы команда тизерәк ташыр?                                                

 Алып баручы: “ Чуар тавык  “ әкиятендә сез әби белән бабайга йомырка алып керергә булыштыгыз, әфәрин.                                                                                                              

2 әкият “ Шалкан “  Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай тарта, тарта тартып чыгара алмый икән. Бабай әбине чакырган. Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар икән тартып чыгара алмыйлар икән.                     2 ярыш. “ Шалкан “ әкиятендә сез әби белән бабай ролендә булырсыз                                                                                                          Парлап басалар. Малайлар бурек кия, ә кызлар яулык бәйли. Малай туп тота, кыз малайның биленә тотына. Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаны икенче парга тапшыралар.                        

Алып  баручы: Әкиятләр буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталыш “ Теремкәй “ әкияте. Басу уртасында теремкәй тора. Ул зур да түгел, кечкенә дә түгел. Менә шул теремкәйгә ничә җәнлек сыяр икән?                                                                                    

3 ярыш. “ Теремкәй “ – боҗра. Шул боҗрага берәм – берәм йөгереп барып керәләр кайсы командадан ничә кеше сыя.                                  Алып  баручы: Ә урман уртасында тавык тәпиенә басып бер өй тора. Ул кемнең өе дип уйлыйсыз?                                  

4 ярыш. “ Убырлылар ярышы “. Бер аякны пластмасса чиләккә тыгып, бер кул белән чиләк сабын, икенчесе белән себерке тотып әйләнеп килергә.                                                                                        Алып  баручы: Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз. Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизерәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышыйк.                                                

5 ярыш. 3 м ераклыкта ике сызык сызыла. Уенчылар берсе артына тезеләләр, һәрберсендә кәгазь йомарламы – боз кисәкләре. Менә шул боз кисәкләрен икенче сызыкның икенче ягына ыргыталар. Командалар биремне чиратлап үтиләр.                                                   А. б. Әкиятләр буенча сәяхәтебез тәмамланып та килә. Барыгыз да бик җитезләр, өлгерләр икәнсез. Рәхмәт сезгә!                                           Әйдәгез инде уйнаган урыныбызны җыештырып та калдырыйк        Кәгазь стаканчыкларны таякчык ярдәмендә җыештыру                          6 ярыш  2 командадан берәр бала чакырыла                                                                        Кәгазь стаканчыкларны таякчык ярдәмендә җыю.

Жюри нәтиҗә чыгарганчы күмәкләп уйнау “Фигуралар” (Музыка барышында балалар зал буйлап йөриләр, ә музыка туктагач нинди дә булса үзләре теләгән фигура ясыйлар )                                                          Жюрига сүз бирелә, бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы: Ә,әкиятләр тагында исегездә калсын өчен мин сезгә әкиятләр темасына рәсемнәр бүләк итәм. Сез аларны матур итеп буярсыз һәм күргәзмәгә эләрсез.

 

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

Күңелле стартлар.

Спортивный досуг в рамках тематической недели ко дню Защитника Отечества...

Белем бирү эшчәнлеге “ Танып белү” (математика) Зурлар төркеме

Тема: “Күңелле тукталышлар” Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көнн...

Физкультура уен эшчәнлеге. Тема: « Кар бөртекләре» (1 кечкенәләр төркеме )

Максат :    1. Балаларны бер-бер артлы йөрергә , йөгерергә өйрәтүне дәвам итү , простанствода ориентлашуны камилләштерү , дуга астыннан куллар белән идәнгә тимичә чыгарга өйрәтү , 2 лин...

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге «Минем яраткан уенчыгым»

Зурлар төркеме балалары белән сөйләм үстерү эшчәнлеге«Минем яраткан уенчыгым»...

"Хыяллар илендә" зурлар төркеме өчен ФЭМП буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Конспект ООД по ФЭМП в старшей группе детского сада....

Танып – белү тәҗрибә эшчәнлеге Тема: “Һава - иң зур байлык» (зурлар төркеме 5-6 яшь)

Максат: уртак эшчәнлекне оештыру аша  балаларның һава үзлекләре турында белемнәрен системалаштыру.Бурычлар:Белем бирү бурычлары: -  балаларның һава һәм аның үзлекләре турында күзаллаула...