Занятие: “Башмагым”.
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду на тему

   Кул эшләренә кызыксыну уяту, төгәллеккә өндәү. Тукыма белән эшләргә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashmagym_zanyatie.docx22.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Башмагым”.

Максат: Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Балаларның сөйләм телләрен баету, диалогик сөйләм формаларын камилләштерү, вак моторикаларын үстерү;
  2. Тукыма белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү, иҗади сәләтләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү;
  3. Кул эшләренә кызыксыну уяту, төгәллеккә өйрәтү.

Җиһазлау: баулар, әзер тукыма кисемнәре, бизәү кирәк- яраклары, ноутбук, “Башмагым” аудиоязма, башмаклар күргәзмәсе.

Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру моменты.

Балалар бүлмәгә кереп түгәрәк ясап басалар.

- Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез бергәләшеп алар белән исәнләшик.

- Исәнмесез!

2. Психогинастика.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк. (бер-берләренә карап елмаялар).

Хәерле иртә теләп,

Шөгылебезне башлыйк.

-Хәерле иртә, дусларым.

3.Мәкаль.

-Балалар, мин сезгә хәзер бер мәкаль әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Җавабын дөрес итеп әйтсәгез мин сезне бер бик матур илгә алып барам.

“Һөнәр белгән, ач булмас”!

(Мәкальнең мәгънәсе буенча балаларның җаваплары).

Ә хәзер, балалар,  сез гаҗәеп бер матур илгә барырга ризамы?

Балалар, ә без нәрсәләргә утырып бара алабыз?

(Балаларның җаваплары).

Поровозларга утырып  бару. (Музыка астында хәрәкәт итү).

Хезмәт иленә килеп эләгү. ( Презентация). Монда бик тырыш кешеләр генә яши икән. Без дә яңа һөнәрләр өйрәнеп кайтыйк әле.

Карагыз әле, балалар, монда нинди серле кар бөртеге ята, җылыда эреп тә китмәгән. Алып карыйк әле. (Кар бөртеген тотуга музыка башлана). Балалар, кар бөртеге безне уйнарга чакыра икән бит. (Түгәрәкләнеп басабыз. Музыка астында кар бөртеген бер-беребезгә бирәбез, кемдә туктап кала, шул мәкальне әйтеп бетерә)

*Аз сөйлә, күп эшлә. 

*Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. 

*Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

* Ике уйла, бер эшлә.

*Калган эшкә кар ява.                                                 

*Кем эшләми, шул ашамый.

  • Булдырдыгыз, балалар, молодцы.

  • Балалар, игътибар итегез әле, бездә хәзер нинди ел фасылы?
  • Кыш.
  • Ә кыш нинди ул?
  • Кыш ул салкын.
  • Кыш көне ничек киенергә кирәк?
  • Кыш көне җылы итеп киенергә кирәк.
  • Ни өчен?
  • Чөнки киенеп йөрмәсәң чирлисең.
  • Ә чирләгәч без кая барабыз? Анда кемнәр эшли?
  • Врачлар.
  • Әйе, балалар. Ә сез тагын нинди һөнәрләр беләсез?

  • Балалар, минем  сезгә бер табышмак әйтеп карыйсым килә, кем белер икән җавабын?

5.Әйтәм сезгә табышмак,

   Ул бик җылы һәм йомшак.

   Аякларың рәхмәт әйтер,

   Кисәң әгәр син ...(Башмак).

6. Уен “Парын тап”. Башмакларны парлап тезәргә.

- Балалар, күрегезче, нинди генә башмаклар юк. Ә сезнең башмакларыгыз бармы?

  • (Балаларның җаваплары).

-Аларны сезгә кем бәйли?

  • (Балаларның җаваплары).
  • Ни учен без башмаклар киябез?
  • Аякларыбыз җылыда йөрсен өчен.

7.Ял минуты.

Утырып без ардык

Ял итәргә уйладык.

Киеп матур башмакларны

Сәяхәткә кузгалдык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка

Уңга-сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып

Күңелле ял итәбез.

8.Уен: “Кемгә ни кирәк? (Һөнәрләр төшерелгән рәсемнәр һәм натураль әйберләр. Тегүче, повар, укытучы, врач, төзүче, чәч кисүче. Балалар берәм-берәм чыгып берәр һөнәрне җыя.).

- Молодцы, булдырдыгыз, балалар. Тегүчегә нинди эш кораллары кирәк булды инде?

  • (Балаларның җаваплары).

9.Балалар, беләсезме без хәзер кемнәр булабыз? Тегүчеләр. (Эш киемнәрен кию). Бүген без сезнең белән энәсез генә тегәргә өйрәнәчәкбез. Әйдәгез, балалар, өстәл артларына утырып шөгылебезне дәвам итик. (Эш материалларын өләшү, эш тәртибен аңлату). Менә мин сезгә нинди матур баулар өләшәм. Сезнең бауларыгыз нинди төстә? Ә менә монысы әзер кисемнәр. Нәкъ менә шушылар ярдәмендә без сезнең белән башмаклар бәйлиячәкбез. Аның өчен бауны тукымадагы тишекләргә дөрес итеп кертергә һәм башмак формасына китерергә кирәк.

10. Әйдәгез, без сезнең белән “Башмагым” спекталеннән алынган көй астында эшлик әле. Музыка куела.

Ашыкмыйча, уйлап кына эшлибез. Кемнеке иң матуры булыр икән? Уңайлы да, җылы да булсын, өйләрегездә шушы башмакларны киеп йөрергә язсын.

Без сезнең белән хәйран гына эшләдек, күзләребезне ял иттереп алыйк эле. Әйдәгез, бу күнегүне бүген безгә Рәмис эшләтсен әле.

11. Күзләргә гимнастика:

Күп эшләдем, күп күрдем,

Арыдылар күзләрем.

Йомам күзем, ял итсен,

Ачам күзем, күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

Ә хәзер шөгылебезне дәвам итик. Күрдегезме, балалар, нинди матур башмаклар килеп чыкты.

  • Күрегезче, балалар, башмаклар барлыкка килде бит. Ләкин алар безнең бер генә сыңарлы. Нишләрбез икән соң инде?
  • Карагыз әле, бу кыш бабайның капчыгы түгелме соң,аның эчендә нәрсәләр бар икән, ничек уйлыйсыз балалар?

(Балаларның фикерләре).

Капчык эчендә башмакларның икенче сыңарлары килеп чыга.

Балалар, тырыш булыгыз, кулыгыз эш белсә сез беркайчан да югалып калмаячаксыз. Ә бу башмакларны кыш буе өйләрегездә рәхәтләнеп киярсез.

  • Ә хәзер безгә яңадан паровозларга утырып  балалар бакчасына кайтырга кирәк. Анда безне тәмле ашлар пешереп көтеп торалардыр.

12. Рефлекция. 

- Балалар, без сезнең белән бүген кая бардык?

- Сез нинди яңалык белдегез? (Энәсез генә дә тегеп була икән).

-Бу ысулга кемне өйрәтерсез икән? (Балаларның җаваплары).

- Шуның белән шөгылебез тәмам. Рәхмәт сезгә, балалар.

- Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку"

Цель: Напомнить детям содержание знакомой сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем отдельных слов и фраз, воспитывать любовь к художественной литературе.Задачи:·...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Планирование занятий педагога - психолога. Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.

Планирование занятий для родительского клуба или адаптационной группы. Формат занятий Я + мама.ДатаNТема и  Название встречиЦельСодержаниеМатериал и оборудованиесентябрь1Консультация для родителе...

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур» Опубликовано 18 апреля 2016 - 19:36 пользователем admin занятия детский сад математика, занятия по математике в детском саду, занятие в детском саду гео

Занятие для детей младшего дошкольного возраста: «Путешествие Колобка по стране геометрических фигур»  Цель:формировать у дошкольников умение находить различия и общие признаки г...