Тема: ЗВУК [Т] И БУКВА Т
план-конспект урока по логопедии на тему

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

Тема: ЗВУК [Т] И БУКВА  Т 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon звукопроизношение буквы Т30 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Т АВАЗЫ  Хәрефе

МАКСАТ:  Т  авазын әйткәндә  сөйләм аппараты  органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү; т авазын аерым һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәнү; фонематик ишетү сәләтен үстерү; дөрес темп һәм дикцияөстендә эшләү; игътибарлылык тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: сүзуйлар герое, предметлы рәсемнәр, әкиятне альбом битендә чагылдыру.

                   ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

  1. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

А, О У-нинди кызык бу

А, Ы, У-иреннәрне тарту

А, О, Ы-куллар җылынды

А, Ы, И-бармакларым бии.

“КИРӘКЛЕ БИЛГЕНЕ КУЛЛАН”

-Әйдәгез бер-беребезнеҗ хәлләрен сорашыйк. Сорау җөмлә төзик.

Зөлфәт синең хәлең ничек?

-Яхшы.

-Айнур, син кем белән килдең?

-Әти белән килдем.

        ТӨП ӨЛЕШ

“ЮГАЛГАН ХӘРЕФ” әкиятен сөйләп үтәрмен.

Карандаш болыт рәсеме ясаган. Аның астына болыт дип язып куйган. Менә кинәт кенә җил чыккан, һәм т авазын хәрефен бәреп төшергән. Карандаш җил артыннан куып караган, әмма аны тота алмаган.

   БОЛЫ  үпкәләп елый башлаган.аның   яшьләре  яңгыр тамчылары булып ага ди. Аваз хәреф  югалудан сүз мәгънәсен,төшенчәсен югалткан. Болы бөтенләй үпкәләп китеп барганчы, т авазын хәрефен әйдәгез бергәләп эзләп табыйк.

     Минем авызыма карагыз,бергәләп  матур итеп “Т” авазын чакырыйк. Тешләр нинди халәттә? Тел кайсы якка юнәлеш алган? Телебез  т авазын табу эшен күнегүләр аша җиңеләйтмәкче була.

  “Телнең яңа дусты”

Та-та-бездә яши Гата

Ту-ту-ту-без нинди тату.

Ты-ты-ты-ул алма капты.

   Хәзер бергәләп “т” авазы син кайда? ”уенын уйныйк.

 Мин тиен дә

  Мин төлке дә

   Мин  тәлинкәдә.

“Шофер уены”

Шофер машинага  т хәрефен утыртып А, У, О, Ы хәрефләре янына килә. Балалар бергәләп та, ту.ты то кушылмаларын укыйлар. Шофер икенче рейс ясый, к хәрефен китерә К хәрефен алдагы күрсәтелгән иҗекләргә кушып уку.Так. тук, ток. Җил безнең тырышлыгыбызны күреп т авазын, хәрефен үз урынына кайтара.

    Һәм болыт уртасына нинди? Нишли сорауларын язып куйды.

-Балалар, болыт нинди? Мамыктай, ак, соры, кап-кара, җиңел күбектәй. Болыт нишли?Йөгерә,узыша,сөзешә,йөзә,куыша,ашыга.

  Тел өчен күнегүләр.

“Тел иртән нәрсә эшли”

Иртән тел уяна, тартыла, сузыла, зарядка ясый, тешләрен чистарта, авызын чайкый, юына (балалар бу хәрәкәтләрне күрсәтәләр). Аннары тел ишекләрен ача, урамга чыгып һава торышын карый. Аннары өй тирәли йөгерә (авыз тирәли түгәрәк хәрәкәтләр ясау, авыз зур итеп ачылган). Тел сулаганда борын белән сулый, һаваны авыз аша чыгара. Ул йенә кайта, ишекләрен яба (башта тешләр аннары иреннәр ябыла).

     Болыт яшәгән урында сүзуйлар да яшәп ята икән. Әмма ул безгә күренми. Ул яңа сүзләр эзләп уйнарга яраткан. Ул безгә дә берничә сүз җибәрде. Бергәләп уйнап карыйк.

  Бакча-бакчачы, умарта-умартачы, корт-кортлык.

     ТЕЛ ШОМАРТКЫЧ ӨЙРӘНҮ.

    Тавы, тавы биек икән

     Тавыклары симез икән

      Тау-тау итеп тавыклары

       Күкәй салып йөри икән.

  1. Йомгаклау.

        Т хәрефен карау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

По обучение грамоте.Тема: «Звуки [а], [о], [и], [у], [э], [ы]. Обобщающее понятие: гласные звуки. Буквы А, О, И, У, Э, Ы.».

Повторить произношение и артикуляцию звуков [а], [о], [и], [у], [э], [ы] умение слышать звуки в слове в различной позиции: начало, середина, конец слова и голосом выделять звук в слове. Учить придум...

КОНСПЕКТ ЗАНЯТИЯ по теме «Звук Р в словах и предложениях» (подгрупповое логопедическое занятие для дошкольников старшего возраста) «Приключения звука [р] и буквы Р» по сказке К.И. Чуковского «Краденое солнце»

Вид занятия: коррекционно-развивающийЦель: закрепить произношение звука Р в словах и предложениях;- правильное произношение звука «р» в речи;- развитие слухо-произносительных навыков;- развитие функци...

План – конспект занятия из "Программы развития фонематических процессов у детей старшего дошкольного возраста с ФФНР в условиях логопункта ДОУ". Тема «Звук и буква О. Анализ звуко-буквенных рядов АО, ОА, ОУ, УО».

Коррекционно-образовательные задачи:- учить различать тембр голоса;- уточнить артикуляцию звука О;- учить чётко, утрированно произносить звук О, угадывать его по беззвучной артикуляции, выделять его в...

презентация на тему "Звук и буква У", презентация на тему "Звук и буква О"

Презентация  адресована логопедам,дефектолагам,молодым специалистам,работающим с детьми дошкольного возраста....

Материал для закрепления по темам: «Звук и буква А», «Звук и буква У», «Звук и буква О»

Материал адресован родителям дошкольников и воспитателям детских садов....

Конспект фронтальных занятий по темам: " Звук и буква А", "Звук и буква У", "Дифференциация звуков А-У"

 Выделение звука А из ряда гласных.                   Выделение ударного А в начале слова              ...