ТЕМА: ЗВУК [П] И БУКВА П
план-конспект урока по логопедии по теме

Габдрахманова Аклима Саидгараевна

 

ТЕМА: ЗВУК  [П] И БУКВА  П

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_p_avazy_hrefe.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:[П] АВАЗЫ ХӘРЕФЕ.

МАКСАТ: [П]  авазы хәрефе белән таныштыру. Сөйләм аппараты органнарының бу авазларны әйтүдәге кирәкле торышын билгеләү. Авазны сүзләрдә,иҗекләрдә дөрес әйтергә өйрәтү. [П] авазы еш кабатланган тизәйткечне төрле темпта кабатларга өйрәтү. Сөйләмдә ”Кайда?”, ”НИНДИ?”. Сорауларына җавап биргән сүзләр белән җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Балаларда иптәшләренә карата ягымлы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Пырдымсыз сүзенең мәгънәсен аңлату.

ҖИҺАЗЛАУ: Магнитофон, предметлы рәсемнәр,яшелчәләр, җиләк-җимеш муляжлары, чәчәкләр, йомшак уенчыклар, агачлар, аваз билетлары, хәрефләр.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ:

-Исәнмесез, балалар. Күрешик. Хәлләрегез ничек? Авыртмыйсызмы? Көннәрегез хәерле булсын, үзегез сау-сәламәт булыгыз. Бер-беребезнең күңелләрен күтәрик. (балалар комплеметлар әйтәләр.)

Хәзер мин сезгә бер әкият сөйләп үтәм.

  Борын-борын заманда хәрефләр, авазлар аерым-аерым яшәгәннәр. Аларга аерым яшәү бик күңелсез булган. Чөнки берүзләре күңелсезлектән иза чиккәннәр, нәрсә эшләргә дә аптырап йөргәннәр. Шулай анда барып, монда килеп ни эшләргә белми йөргәндә беркөнне А, У, И, О бергә очрашканнар.

-Карагыз, әле бергә яшик әле,бик күңелле булыр иде. Бергә-бергә матур сүзләр ясар идек, шул сүзләр белән җөмләләр төзер идек.

-Әйдәгез, башка дусларны хәрефләрне табыйк. Бүген без [П]  авазын әйрәнербез, хәрефен эзләрбез. Безгә бик күп сынаулар үтәргә кирәк булыр. Билетлар алып поездларга утырыйк. Поезд сүзе нинди аваздан башлана? Беренче аваз [П]  авазы. Без аны әйтергә өйрәник. [П]  авазына дуслар табыйк. Инде поездга утырыйк.

     ФОНЕТИК КҮНЕГҮ,

Поезд бара дың-дың

Тәгәрмәчләр чың-чың

Поезд тауга менә пуф-пуф

Ничек ардым уф-уф.

Поезд таудан төшә дың-дың

Тукталышка җитә п-п-п.

Поезд туктады. Без төштек. Бу араны кулларга кул тотынышып үтик. Юлыбызда зур таш ята. Таш өстендә язу. Минем биремемне үтәсәгез ташлык иленә үтәрсез. Зур таш астыннан рәсемнәр алу. Рәсемдәге сүзләрне иҗекләргә бүлү. Ничә иҗек икәнен билгеләп кечкенә ташлар өстенә кую. Бу сынауны уңышлы үттек. Безгә бик ерактан күренгән утрауга барырга кирәк. Атларга утырыйк (Н.ӘХМӘТОВНЫҢ “АТТА” көе яңгырый.)

 

Атлар үлән алдылар. Бигрәк тәмле үлән (тел белән аскы өске иреннәрне  ялау). Як-ягына карандылар (телне уңга сулга йөртү). Авызларын чистартылар.

Бу утрау уенчыклар утравы. Төрле уенчыклар куелган, һәрберегез үзегез теләгән уечыклар

янына басыгыз. Иң матур җөмлә төзүчене билгеләү.

Очып-очып икенче утрауга бару. Күбәләкләр канатларын уйната (бармакларны баш бармакка тидерү). Юлда ул әтәчләр, тавыклар, казлар күрә (баш бармак белән имән бармакны кушу түгәрәк хәрәкәтләр ясау). Бик матур сыерчык оясын ошатып шунда куна (баш бармакны бөкләү,калган бармакларны бергә кушу). Куркак куянның артыннан җитә (бармакларны бергә кушу һәм хәрәкәтләндерү).

БУ УТРАУ ТАЛИП БАТЫР УТРАВЫ.

-Исәнмесез!

-Исәнмесез,балалар.Сез кайдан килдегез?

-Без Карадуган балалар бакчасыннан.

-Нәрсә эзләп йөрисез соң?

-Без “П” хәрефен эзлибез.Сез күрмәдегезме?

-Күрдем. Иң беренче әйтегез мин бакчада нәрсәләр үстерәм? Сез эзләгән аваздан башланган яки шул аваз кергән яшелчәләр,җиләк-җимешләр бармы?

-Помидор, персик, петрушка.

-Помидор сүзе белән җөмләләр төзик (“нинди”, ”кайда” сорауларын кулланып)

Хәзер тизәйткеч өйрәнербез. Акрын темп белән сөйләрбез.

                   Пыр-пыр пырлама,

                   Тып-тып килеп тыпырда

                   Пырдымсыз булудан әйбәт

                   Тыпырдык дигән гадәт.

Бу биремне дә үтәдәгез.

Миндә “П” хәрефе.

Кесәсеннән  “П” хәрефе чыгарып бирә. Балалар таякчыклардан “П” хәрефен ясыйлар  А, У, О, И хәрефләренә кушалар.

Бу утрауда шөгылебезне дәвам итәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению грамоте в группе компенсирующей направленности для детей от 6 до 7 лет с ОНР по теме: "Звуки А, У. Буквы А, У."

Занятие в группе компенсирующей направленности для детей от 6 до 7 лет по обучению грамоте. Проводится с целью закрепления знаний детей об изученных звуках А и У, обучения выделению этих звуков ...

Конспект занятия по обучению грамоте на тему "Звуки З-Зь. Буква З"".

Занятие для детей с ОНР по обучению грамоте в подготовительной к школе группе....

Тема "Тема: Звуки С, СЬ. Буква С."

Тема: Звуки  С, СЬ. Буква С.    Цели:Знакомство и уточнение артикуляции звуков С СЬ, знакомство с буквой С.Дифференциация С, СЬ в словах, фразах, связной речи.Развитие фонемат...

Конспект фронтального занятия подготовка к обучению грамоте на тему «Звуки [р], [р\']" буква Р» Лексическая тема: «Весна»

Конспект НОД предназначен для воспитателей старших и подготовительных групп. Цель: сформировать у учащихся представление о звуках [Р], [Р´], букве Р.Задачи: Образовательные: учить узнавать графич...

Презентация на тему: "Звук [A] и буква А. Звук [У] и буква У".

Презентация для логопедического занятия на тему: "Звук [A] и буква А. Звук [У] и буква У"....

Образовательная деятельность по развитию речи для детей старшего возраста. Тема: «Звуки С, СЬ. Буква С.» Лексическая тема «Овощи»

Цели коррекционные: Закреплять особенности звучания и артикуляции звука С, умение проводить звуковой анализ слов без стечения согласных; учить согласовывать существительные с прилагательными. Развиват...

Конспект фронтального занятия по формированию звукопроизношения и фонематического слуха на этапе дифференциации звуков. Тема. Звуки [Ё] – [Ю]. Буквы Ю, ю. Ё, ё.

Цель: обучение дифференциации звуков [Ё] – [Ю] и букв Ю, ю, Ё, ё в изолированном виде, в слогах, в словах, в словосочетаниях и предложениях.Задачи:1) Обучающие: - закреплять знания обучающихся о...