"Шаян тел"
план-конспект занятия по логопедии (старшая группа)

План-конспект образовательной деятельности по логопедии в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_obrazovatelnoy_deyatelnosti.docx19.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениясе  83 нче номерлы гомүми үстерелешле балалар бакчасы.

 “Шаян тел” темасына буенча төркемчәләр белән эш

                                                                Әзерләде һәм үткәрде:

                                                                Сунгатуллина Венера Файзельхаковна

Тема:

Шаян тел

Яшь үзенчәлекләр

Зурлар төркеме

Программа эчтәлеге:

Ишетү сәләтен үстерү, балаларның сөйләм вакытындагы сулышың җитешсезлекләрен җиңәргә ярдәм итү, бармак хәрәкәтләрен үстерү, аваз ясалышында катнаша торган артикуляция органнарының тулы һәм дөрес хәрәкәтләнүен булдыру, “с” һәм “ш” авазларын дөрес әйтергә өйрәтү, аларны иҗектә, сүзләрдә, җөмләдә, тел шомарткычларда ныгытырга, сүзләрдә “с-ш” авазларын чагыштырып аеру, шөгыльгә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Танып белү өлкәсе

Фикерләү сәләтләрен үстерүне дәвам итү, куелган сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.

Сөйләм үстерү өлкәсе

Сүзлек запасын баету, бер-берсен бүлдермичә сөйләшү күнекмәсен тәрбияләү

Социаль-аралашу өлкәсе

Балаларны аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, бер-берсенә карата уңай сөнәсәбәт тәрбияләү

Сүзлек өстендә эш

Хәерле иртә, шаян тел, суган, сөлге, солы, сыбызгы, шакмак, башмак, таш, шар, кашык.

Методик алымнар һәм чаралар

 Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уен, тотып карау.

Җиһазлар, күрсәтмәлекләр

Уенчык курчак, ширма, уенчыклар, төрле предметлар.

Таратма материал

Көзгеләр, кар бөртекләре, предметлы рәсемнәр, салфеткалар

Алдан үткәрелгән эш

Артикуляция гимнастикасы, сулыш күнегүләре, бармак уеннары.  

Алга таба эш

Дидактик уеннар уйнау

Эшчәнлек тсруктурасы

  1. Кереш өлеш. Оештыру моменты. Исәнләшү бармаклар белән.
  2. Төп өлеш.  1) Табигатьнен күзәтү

2)” Бу нәрсә тавышы” – уен

3) “Шаян тел әкияте”

4) Авазны иҗекләрдә, сүзләрдә ныгыту

5) “Дөрес әйт” уены

  1. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы: I Оештыру моменты.

Логопед: Бүген безгә уенчык курчак Настя килгән. Балалар, курчак Настя белән исәнләшик һәм аңа хәерле иртә телик.

Бармак уены “Хаерле иртә”. Кунакларга да хәерле иртәләр телик.

Настя сезне уйнарга чакыра. Настя балаларның шөгыльләнәсе бар. Син бераз сабыр ит, утырып тор. Эш беткәч кенә уйнарга ярый.

II. Төп өлеш

1)Логопед: бүген нинди көн урамда?

Балалар: Җылы, кояш елмая.

2)Логопед: әйдәгез бармакларны уйнатып алыйк әле. “Кояш нурлары” н уйнап күрсәтик.

Кояш көлә, мин елмаям

Бездә бүген кунаклар

Шуңа күңелем шат минем.

(куллар өскә күтәрелә, учлар бергә, бармаклар ачыла, ябыла)

3). Логопед: Балалар игътибар, тыңлагыз әле. Бу нәрсә тавышы?

Балалар: музыка кораллары тавышы яңгырый.

Логопед: Балалар, мин сезгә әкият сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз әле. Борын-борын заманда яшәгән ди бер шаян тел. Кояшлы көнне ул урамга чыккан, кояшта җылынган. “Көрәк күнегүе” Карлы яңгырлар ява башлый. “кар бөртеге” очырабыз. “Сулыш күнегүе”. Өйгә кергәч, тел уңга карады, сулга карады. “Сәгать күнегүе” Юынырга булды. Кранны ачты, салкын су ага башлады: “с-с-с”. Аннары кайнар су китте: “ш-ш-ш”. “Чынаяк” күнегүе чәй ясады. Чәй кайнар. Аңа өреп алыйк “ш-ш-ш”. Тәмле варенье белән чәй эчте.”Тәмле варенье” күнегүе. Утырып рәсем ясады. “Буяучы” күнегүе. Кәгазьнең өстенә рәсем ясады, аскы өлешенә дә ясады. Рәсем ясап аргач, урамга чыкты, таганда атынды. “Таган” күнегүе. Атта йөрде “Атта йөрү” күнегүе. Аннары арып-талып өйгә кайтты.

5). Логопед: балалар, краннан су акканда нинди аваз шетелә әле “с-с-с”.

1. Әйдәгез әйтеп карыйк “с-с-с”

2. “С” авазын иҗектә ныгытыла.

Са-са-са сабын

Со-со-со-солы

Су-су-су –суган

Сы-сы-сы-сыбызгы.

3.Рәсемдәге предметларның дөрес итеп әйтегез: суган, сабын, сарымсак, сәгать.

4.Тел шомарткычны кабатлагыз:

Бас, кызым, Әпипә

Син басмасаң мин басам

Синең баскан эзләренә

Мин дә китреп басам.

5.Краннан җылы су акканда нинди аваз чыга “ш-ш-ш”

6. “Ш” авазы иҗектә ныгытыла

Ша-ша-ша –шалкан

Шо-шо-шо –шоколад

Шу-шу-шу –шуба

Ши-ши-ши-машина

7. Рәсемнәрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә: кишер, шар, шалкан, кояш, машина.

8. Тел шомарткычны кабатлагыз:

Шарик каян шар таптын?

Шаян Шарик шар капкан.

Шарик шарны шартлаткан.

Шардай күзен шарлаткан.

9. “С” һәм “Ш” авазларын чагыштырып аерыгыз. “С” авазы иштелсә кул белән чәбәклибез”, “Ш” авазы ишетелсә аяк белән тыпырдыйбыз.

Суган, сабын, шалкан, сәгать, кишер, кашык, сыбызгы, солы, шар, аш, сарымсак.

III. Йомгаклау.

Балалар өйегезгә каткач бу уенны әниләрегез белән уйнап карагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шаян Пумала

Балаларның фантазиясен, күзаллавын үстерү. Килеп чыккан төрле төстәге таплардан образ тудырырга өйрәтү ....

Шаян кичә

Развлечение...

Шаян кичә

Развлечение...

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

Сценарий развлечения Шаян җәнлекләр - Весёлые животные

Сценарий развлечения в 1 младшей группе....

Рабочая рограмма кружка - Шаян бармаклар.

Рабочая программа кружка для 2 младшей группы....

куян малае шаян

куян малае шаян...