Шәхси иҗади үсеш планы
материал по математике на тему

Егорова Гульназ Айратовна

“Уен аша балаларның математик күзаллауларын үстерү”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shhsi_plan.docx37.72 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш  муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Мамадыш шәһәре 11нче «Ландыш» балалар бакчасы»

Тәрбияче Егорова Гөлназ Айрат кызының 2014 – 2019 нчы елларга

профессиональ  дәрәҗәне күтәрү шәхси иҗади үсеш планы.

Вазифасы: Мамадыш шәһәре, 11 нче санлы “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе

Белеме: югары педагогик, ЕГПУ, 2007ел.

Эш стажы: 8/5 ел

Категория: юк

Белем күтәрү курслары: ФГБОУ ВПО «Набережночелнинский институт социально-педагогических технологий и ресурсов» по программе «Обеспечение качественного образования в условиях реализации ФГОС дошкольного образования», 72 ч., 2015 г.

Иҗади үсеш темасы:“Уен аша балаларның математик күзаллауларын үстерү”

Тема өстендә эшләүнең башлангыч датасы: 01.09.2014 ел

Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31.05.2019 ел

Тема: “Уен аша балаларның математик күзаллауларын үстерү”.

Максат: Үзеңнең теоретик белем дәрәҗәсен, профессиональ осталыкны һәм компетентлыкны  үстерү.

Бурычлар: 

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда математик күнекмәләрне уңышлы үзләштерү өчен уңайлы атмосфера тудырып, балаларның һәрьяклы үсешен булдыру.
  2. Эшчәнлектә, уен моментларында яңа теманы,  математик күзаллауларын үстерү максатыннан, логик фикерләүне үстерүче уеннар тәкъдим итү, аларны балалар белән берлектә уйнау.
  3. Саф һавага чыккач, балаларның белем бирү эшчәнлеге барышында барлыкка килгән арыганлыкларын бетерү максатыннан, хәрәкәт сораучы һәм уйлау сәләтен үстерүче уеннар тәкъдим итү.
  4. Балаларны уйларга өйрәтү, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү (чагыштыра, аңлата, анализлый белү).
  5. Иҗади уйлап табу эшчәнлегендә балаларның мөстәкыйльлелекләрен, инициативаларын үстерү.
  6. Балаларда математик күренешләргә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Теманың актуальлеге:

Математика акылны дисциплиналаштыра, логик фикер йөртергә өйрәтә.

Математика – акыл гимнастикасы ул , дип юкка гына әйтмиләр.

 Калинин

Акыл тәрбиясендә балада иң гади математик күзаллаулар булдыру зур әһәмияткә ия. Элементар математика буенча балалар бакчаларында программаның максаты — балаларның игътибарын әйләнә-тирәдәге предмет һәм күренешләрнең санына юнәлдереп, шәхеснең интеллектуаль культура нигезләрен, акыл эшчәнлеге алымнарын, иҗади һәм вариатив фикер йөртүләрен формалаштыру. Программа материалын уй-фикерләрне анык һәм эзлекле рәвештә белдерү, бер-берең белән аралашу, төрле уеннарда һәм предметлы гамәли эшчәнлеккә катнашу күнекмәләрен үстерү, көндәлек тормышта төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен файдалану зур әһәмияткә ия.

Математик эчтәлекне үзләштерү процессында балалар махсус сайланган предметлар һәм материаллар белән турыдан-туры эшләсеннәр өчен, балалар бакчасы участогында һәм төркемнәрдә аерым предметлы-үстерешле тирәлек оештырылырга тиеш. Бу элементар математика буенча программаны  уңышлы тормышка ашыруның мөһим шарты булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын үстерү һәм формалаштыру баланың акыл үсешенең нигезе булып тора һәм гомуми акыл үсеше булдырырга ярдәм итә.

Кешелекнең иҗтимагый-тарихи тәҗрибәсен үзләштерү шәхес үсешендә мөһим роль  уйный. Яшь буынга бу тәҗрибә өйрәтү процессында тапшырыла. Өйрәтү һәм үсеш үзара диалектик бәйләнештә торалар. Өйрәтү үсештән алда барырга яки булган үсеш дәрәҗәсенә нигезләнергә тиеш. Өйрәтүне баланың үзе нәрсә эшли белүенә генә түгел, ә зурлар ярдәмендә, зурлар җитәкчелегендә нәрсә эшли белүенә нигезләнеп алып барырга кирәк. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып өйрәтүне рациональ оештырган да гына, аларда аерым математик төшенчәләр турында күзаллаулар формалаштырырга мөмкин булуы күпсанлы тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган.

Балаларның кабул итү дәрәҗәсе бик югары булу аркасында, алар бик күп мәгълүматны югары дәрәҗәдә истә калдырырга сәләтле. Алган белемнәрнең нәтиҗәле булуын, төрле уеннар нәтиҗәсендә ныгытырга мөмкин.

            Бигрәк тә  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  танып – белү  эшчәнлеген активлаштыру һәм иҗади эшчәнлеген үстерүдә  дидактик уеннар зур әһәмияткә ия. Чөнки уен – баланың  ихтыяҗи дөньясы ул.          

          Математика эшчәнлегендә кулланыла торган дидактик сюжетлы – рольле уеннар , шигырь формасында бирелгән мәсьәләләр , табышмаклар, ребуслар балаларны мавыктырып кына калмый, ә мөстәкыйльлек, җитезлек, тапкырлык кебек сыйфатлар да тәрбияли, фикерләр үстерүгә дә ярдәм итә. Уеннар яңа гына өйрәнгән кагыйдәне аңлауга, алган белемнәрне кабатлауга һәм ныгытуга булыша. Күпчелек уеннар төрле авырлыктагы биремнәрдән  төзелгәнгә күрә, балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен  исәпкә алырга  мөмкинлекләр бирә.

          Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә белә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә.  Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.
            Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы  ул.  Шуңа да эшчәнлегемнең һәр төрендә үстерелешле уеннар кулланам.

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләүнең перспектив планы.

Эш этаплары

Практик эшчәнлек

Вакыты

Диагностик

(2014-2015 еллар)

  • Методик  тема буенча әдәбият  сайлау һәм өйрәнү.
  • Белем бирүче яңа технологияләр өйрәнү.

Норматив хокук документларын өйрәнү:

Закон “Об образовании” СанПин. 2.4.1.3049 – 13, ФГОС. (01.01.2014)

Приказлар, төрле дәрәҗә хатлар.

Хезмәт турындагы законнар кодексын өйрәнү;  Бала хокуклары турындагы конвенцияне үзләштерү; Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, Н.А.Васильева авторлыгындагы “Туганнан алып мәктәпкә кадәр”тәрбия һәм белем бирү программасы нигезендә төзелгән МБМБУ-“Мамадыш шәһәре 11 нче “Ландыш” Б/Б”ның белем бирү программасын өйрәнү;  

РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтеп бару.

Методик  тема буенча әдәбият  сайлау һәм өйрәнү.

Методик тема буенча «Мәгәриф», «Дошкольное воспитание», «Ребёнок в детском саду», «Обруч» журналларыннан материал туплау.

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

Профессиональ  дәрәҗәне күтәрү планын төзү.

Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру.

Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләрен уртакла-

лашу максатыннан ачык шөгыльләрдә катнашу.

Әти-әниләр өчен консультация әзерләү “Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик”.

Район методик киңәшмәсендә тәрбиячеләр өчен мастер-класс «Үстерешле уеннар аша балаларны тәрбияләүдә математиканың роле»

Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге «Кызыл калфак белән кунакка»

Квалификацияне күтәрү курсларында катнашу: «Обеспечение качественного образования в условиях реализации ФГОС дошкольного образования»

Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге «Дусларга булышыйк»

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Январь

Февраль

Март

Май

Май

Прогностик

(2015-2016 еллар)

  • Эшчәнлекнең  нәтиҗәләре.

Методик тема буенча «Мәгәриф», «Дошкольное воспитание», «Ребёнок в детском саду», «Обруч» журналларыннан материал туплау.

Методик тема буенча әдәбият  өйрәнү:

Шәрәфетдинова З.Г. “Балалар бакчасында математикага өйрәтү теориясе һәм методикасы”. Казан, 2006.

Перспектив һәм календарь планнар төзү һәм аларны раслау.

Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу. Ачык шөгыльләрне анализлау.

Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәләрен уртакла-

лашу максатыннан ачык шөгыльләрдә катнашу.

Әти-әниләр өчен консультация әзерләү «Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү»

«Калейдоскоп педагогического мастерства» региональ конкурсында  катнашу.

Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге «Математика патшабикәсеннән хатлар»

Математик күзаллауны үстерүгә уеннар,  математик шигырьләр туплау, атрибутлар әзерләү. 

Әти-әнинең баланың математик күзаллауны үстерүдә туган сорауларына  индивидуаль ярдәм оештыру.

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

Мәктәпкә хәзерлек  төркемендә белем бирү эшчәнлеге « Карсылу бездә кунакта»

Район методик киңәшмәсендә тәрбиячеләр өчен чыгыш:«Балалар бакчасы һәм ата-аналарның бергә эшләүнең  инновацион  формалары», апрель

Педагогик киңәшмәдә чыгыш:«Математикага өйрәтү буенча мәктәп һәм балалар бакчасы эшендә дәвамчанлык оештыру формалары» 

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Март

Апрель

Май

Практик

(2016-2017 еллар)

  • Эш тәҗрибәсен кертү.
  • Методик тема буенча эшләгән эшкә яңалык кертү.

Методик тема буенча әдәбият  өйрәнүне дәвам итү.

Шәхси сайт булдыру.

Тәҗрибә уртаклашу, шәхси сайтта материаллар урнаштыру.

Эш тәҗрибәсеннән чыгып, брошюра  чыгару.

 

Әти - әниләр өчен консультацияләр үткәрү «Баланы нәрсәгә өйрәтергә һәм ничек өйрәтергә?»

Профессиональ  осталык конкурсларында  катнашу.

Яңа уеннар, кулланмалар, матур әдәбият булдыру.

Түгәрәк өстәл артында « Әти-әниләр белән мавыктыргыч  математик уеннар » уйнау

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

Район методик берләшмәләрендә катнашу.

Балалар белән оештырылган белем бирү эшчәнлекләре, уеннар оештыру.

Өйдә,урамда бакчада эшләгән вакытта балалар белән математик күзаллауны үзләштерүгә ата-аналарга  киңәшләр

Шәхси методик тема буенча эшләнгән эшкә йомгак  ясау һәм бәяләү

Ел дәверендә

Сентябрь

       

Даими

Сентябрь

Ноябрь

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Март

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Ел дәверендә

Май

Май

Йомгаклау

(2018-2019 еллар)

  • Үзеңнең эш тәҗрибәсен тарату, уртаклашу.

Тәҗрибә уртаклашу, шәхси сайтта материаллар урнаштыру.

Балаларның шәхси үсешенә бәяләмә. Балалар белән индивидуаль эш планлаштыру.

Педкиңәшмәнең эшчәнлегендә катнашу.

Балалар һәм тәрбиячеләр өчен оештырылган төрле иҗади конкурсларда катнашу.

Шәһәр һәм район методик берләшмәләрендә катнашу.

Даими

Ел дәверендә

                       

Ел дәверендә

Ел дәверендә

                       Ел дәверендә

Көтелгән нәтиҗә.

  1. Балаларда  сан, зурлыклар, геометрик фигуралар, пространсво һәм вакыт турында күзаллауларын үстерү.
  2. Логик фикерләвен үстерү – чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы / Төзүчеләр: К.В.Закирова, Р.А.Борһанова.  – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2000.
  2. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ К. В. Закирова, Л.М. Мортазина. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012. – 192 б.
  3. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти- әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011. — 560 б.
  4. Веракса Н.Е. и др. От рождения до школы. Основная общеобразовательная программа дошкольного образования. Издательство: Мозаика-Синтез, 2014 г.
  5. И.А.Помораева, В.А. Позина “Формирование элементарных математических представлений” – Мозаика-Синтез, 2014 г.
  6. Колесникова Е.В. Математика для детей 5-6 лет. Учебно-методическое пособие к рабочей тетради «Я считаю до 10». Издание 2-е, дополненное и переработанное. Творческий центр, М: Мозаика-Синтез, 2014 г.
  7. Колесникова Е.В. Математика для детей 67 лет: Учебно-методичес-кое пособие к рабочей тетради«Я считаю до двадцати». 3-е изд., дополн. и перераб. — М.: ТЦ Сфера, 2012. — 96 с. (Математические ступеньки).
  8. Шәрәфетдинова З.Г. Балалар бакчасында математикага өйрәтү теориясе һәм методикасы: Педагогия училищелары  һәм көллиятләре, югары уку йортларының мәктәпкәчә тәрбия факультеты студентлары өчен дәреслек. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2006. - 300 б.
  9. Үстерешле уеннар: методик кулланма/ З. М. Зарипова, Р. С. Исаева. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. – 128 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Интегрированный план НОД по Экологии на квартал подготовительная группа, план составлен согласно новым стандартам

Данный  интегрированный план составлени по программе "От Рождения до школы"...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...