конспект образовательной деятельности для детей старшей группы по ФЭМП
план-конспект занятия по математике (старшая группа)

Васильева Альбина Михайловна

«Кызыл Калфакка булышу»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_kalfakka_bulyshu.docx33.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

«Кызыл Калфакка булышу»

Төп белем бирү

иң гади математик күзаллауларны формалаштыру, конструкцияләү

Интеграль белем бирү өлкәләре

танып белү, сөйләм үстерү,социаль-аралашу, нәфес-нәфсәти үсеш.

Яшь үзенчәлекләре

зурлар  төркеме.

Максат

балаларда танып белү күнекмәләрен үстерү, Балаларны 10 саны эчендә тәртип буенча һәм кирегә санарга өйрәтүне дәвам итү, саннар эзлеклелеген ныгыту,“ничэ”, “ничәнчесорауларына җавап бирүләренә ирешү, предметның озынлыгын шартлы үлчәм берәмлеге буенча үлчәүне ныгыту; геометрик фигуралар һәм геометрик формалар белэн эшлэү күнекмәләрен үстерү; кушу һәм алу арифметик гамәлләрне чишуне формалаштыру.

Танып белү өлкәсе

логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, куелган биремнәргә тулы итеп җавап бирүләренә ирешү , дус – тату эшләргә этәрү.

Сөйләм үстерү өлкәсе

 сорауларга тулы җавап бирү күнекмәләрен өйрәтүне дәвам итү,  сүзлек запасын баету, бер – берсен бүлдермичә сөйләшү күнекмәсен тәрбияләү.

Социаль –аралашу  өлкәсе

балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Нәфес –нәфсәти үсеш өлкәсе

балаларны предметлы композицияләр барлыкка китерергә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш

озын-кыска,кушу,алу, паралеллепепед, цилиндр,конус.

Методик алымнар һәм чаралар

күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә.

Җиһазлар , күрсәтмәлелекләр

1.Кызыл Калфак һәм бүре уенчыклары,

2. Урмандагы юллар сурәтләнгән карта

3.Ромашка аланы төшерелгән рәсем, 4.Җиләк –җимешләр муляжлары

5. Геометрик формалар,

6.Ковриктан елга .

6.саннар язылган чиләкләр.

Таратма материаллар

1.Арифметик гамәлләр язылган балыклар,

2.Киселгән рәсемнәр,

3.Геомитрик фигуралар: турыпочмаклык, өчпочмаклар, түгәрәк.

4.Җилем, пумалалар,кәгазь

Алдан үткәрелгән эш

1.Дидактик уеннар өйрәнү.

2. Косманавтлар , ракеталар турында сөйләшү.

Алга таба эш

Мисаллар чишергә, мәсьәлә белән эшләргә өйрәтүне дәвам итү максатыннан саннар белән эшләү, дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек структурасы

 I. Кереш өлеш:Оештыру моменты, әкият сөйләү.

II. Төп өлеш:

1) Картадагы юлларны шартлы үлчәү берәмлеге белән үлчәү.

2) Ромашка аланын үтәргә булыш (турыга һәм  кирегә санау).

3) Кәрзиндәге күчтәнәчләр(тәртип буенча санау) .Ничә? Ничәнче ? сорауларына җавап бирү.

4) Д/ уен «Балыкчы» кушу һәм алу гамәл- ләрен эшләү

5)Ял минуты«Куяннар зарядкасы»

6) Д/у”Тәртип буенча җый”.

7)  Геомитрик фигуралардан ракета ясау.

III. Йомгаклау.

Шөгыль барышы :(оештыру моменты: уңай психологик халәт тудыру)

Тэрбияче: Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: Яхшы.

Тәрбияче: Без үзебезнең яхшы кәефне, матур елмаюыбызны башкаларга да бүләк итик эле.

Балалар: (бергә)

Кулларымны сузам сина

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

(Тәрбияче балаларны өстәл артына чакыра)

Тәрбияче: (курчак театры)

-Яшәгән ди, булган ди Кызыл калфак. Бер көнне ул әбисе янына барырга чыккан.  Аның каршысына бүре килеп чыккан .

-Кая барасың Кызыл калфак?- дип сораган.

-Әбиемә барам.- дигән .

-Миндә карта бар минменә бу юлдан барам , ә син менә монысыннан бар -  дигән бүре.

Тәрбияче:Балалар, әйтегез әле бу юлларны ничек үлчәп була ?

Балалар:линейка белән, тасма белән, метр белән.

Тәрбияче:Әйдәгез үлчәп карыйк.

(тактага карта эленә).

Тәрбияче: Менә ул карта. Карагыз әле монда 2төрле юл бар.

Юллар төрле-төрле, әбигә кем алдан барып җитәр дип уйлыйсыз?

Балалар: Бүре.

Тәрбияче:  Ә ничек беләбез без ул кыска юлны?

Балалар: Үлчәп карап.

Тәрбияче: Әйе, юлның кыскасын белер өчен үлчәп карарга кирәк. Менә минем кулда лента. Ул ни өчен кирәк?.

Балалар:Үлчәр өчен.

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, аның белән юлны үлчәп буламы?

Балалар:Була.

Тэрбияче: Ә ничек итеп?

Балалар: Куеп карап.

Тәрбияче: Менә бу 1нче номер белән билгеләнгән юлның озынлыгын белү өчен. Алмаз үлчәп күрсәтсен әле (бала улчи)

Балалар: 4 тапкыр улчәдем.

Тәрбияче: Ә хәзер 2нче юлның озынлыгын үлчәп карыйк, бәлки ул 1нчесенә караганда кыскарактыр, Зәлия  үлчәп күрсәтсен әле.

(бала үлчи)

Балалар: 3 тапкыр

Тәрбияче: Ә хәзер әйтегез әле 1нче юлмы, 2нче  юлмы  кыскаракмы?

Балалар: 2нче юл кыскарак.

Тәрбияче: Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар: Чөнки 3 саны 4 санына караганда кечерәк.

Тәрбияче: Димәк бүре нинди юл белән бара икән, кайсы номер белән билгеләнде ул юл?

Балалар: 2нче юл

Тәрбияче: Әйе, иң кыска юл икенче бүре  үзенә кыска юлны сайлаган.

Балалар, кунакка  барганда без үзебез белән нәрсә алып барабыз?

Балалар: Күчтәнәчләр.

Тәрбияче: Кызыл калфакта күчтәнәчкә бер кәрзин җиләк-җимеш алган. Карыйк әле ниләр бар микән анда.

Балалар: Алма, виноград, , апельсин, банан, лимон, , груша, мандарин.

Тәрбичяче:Әйдәгез ничә җимеш бар икән, саныйк әле.

Балалар:Бер,ике,өч, дүрт,биш, алты .

Тәрбияче:Уңнан санаганда беренче җимеш нинди?

Бала:Алма.

Тәрбияче : Уңнан санаганда лимон ничәнче тора?

Бала: Өченче.

Тәрбияче:Алма белән лимон уртасындагы җимешнең санын әйт?

Бала:Икенче.

Тәрбияче:Сул яктан санаганда әфлисун ничәнче тора?

Бала:Икенче.

Тәрбияче: Балалар,Кызыл калфакның юлы озын гына түгел бик катлаулыда икән без аңа булышык. Болында ромашкалар үсеп утыра икән алар бик серле аларга саннар язылган кем санап бирә.

Зәлинә әйдә санап кара.( бала саный)

Балалар:1,2,3,4,5,...

Тәрбияче :Бик дөрес ә кире кайтканда ничек булыр икән ( кирегә санау).

Балалар: 10,9,8,7,6,......

Тәрбияче: Балалар карагыз әле юлда ниндидер серле йорт тора. Бу йорт нинди геометрик формалардан төзелгән икән?

Балалар :Конус,цилиндр,куб, паралеллепепед,шар,пирамида,(балалар атыйлар)

Тәрбияче :Кызыл калфак арыган әйдәгез бергәләп ял итеп алабыз.

Ял минуты.

Куяннар зарядкасы.

Бер, ике, өч!                                                       Кулларны иң өстенә күтәрәләр ,

як-якка җәяләр

Куяннарда бөтен көч!

  Дүрт-биш!                                                         гәүдәне артка, алга ияләр

Безне җиңеп булмый һич.

Алты – җиде,                                                                   башларын ияләр

Куяннар башын иде!

Сигез, тугыз, ун!                                        куллар, бармаклар ярдэмендэ саныйлар

Алты бүре, алты  тун.                                       як-якка йогерешеп китәләр,

  Без тук бүген, бүре ач.

Әнә кил, тизрәк кач.                                          урыннарына барып утыралар.

Тәрбияче. Юлыбызны дәвам итәбез. Ничек уйлыйсыз бу нәрсә икән?

Балалар.Елга

Тәрбияче.Бик дөрес елга, анда балыклар яши.

Кызыл Калфакка аларны тотарга булган ләкин балыклар серле. Сез Кызыл калфакка булышырга әзерме?

(Балалар мөстәккыйль рәвештә карточкалар белән эшли)

Тәрбияче. Сез андагы гамәлләрне укыгыз  һәм тиешле чиләккә куярга тиешсез.

Бала : 3+2= 5

6-2=4.  4+1=5 Һ.б

Тәрбияче :Әфәрин , Кызыл Калфак сезгә бик рәхмәтле.

 Безнең Кызыл Калфак юлын дәвам итте. Бара торгач  абаланып егылды һәм кәрзиндәгы җиләк- җимешләр чәчелде анда ниләр булды икән.Әйдәгез карточкаларны җыеп карыйк .Карточкалар серле аларны саннарын туры китереп җыярга кирәк.Хәзер ике төркемгә бүленеп өстәлләр янына киләбез.Эшкә керештек.

Төркемгә бүленеп җыялар.

Тәрбияче: Нәрсә килеп чыкты?

Балалар: Кәрзиндә алмалар.

Тәрбияче: Балалар, Кызыл Калфак  бүрегә караганда тиз барып җитсен өчен  аңа нинди транспорт тәкъдим  итеп була.

Балалар:Машина, самолет, ракета.

Тәрбияче:Сез кайсын сайлар идегез?

Балалар:Ракета.

Тәрбияче :Сезнең алдыгызда нинди фигуралар бар.

Балалар : Туры почмаклык ,өчпочмаклар, түгәрәк.

Тәрбияче :Шуларны кулланып ракета ясагыз.

(Балалар мөстәкыйль рәвештә ракета ясап ябыштыралар) .

Тәрбияче:Бик матур, пөхтә итеп ясадыгыз, миңа барлык ракета да ошады, аерып алырлык та түгел, рәхмәт сезгә.

Шөгыльгә анализ.

Тәрбияче :Балалар, сезгә Кызыл Калфакка булышу ошадымы?

Бала :Балыкчы уены.

Тәрбияче :Ә нәрсә ошады?

Тәрбияче :Нәрсәләр ошады?

Шөгыль тәмам .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект образовательной деятельности для детей старшей группы на тему «Путешествие в гости к Лесовику».

Развитие комплекса интегративных качеств личности воспитанников в процессе игровой и познавательно-коммуникативной деятельности....

Конспект образовательной деятельности для детей старшей группы. «Народные промыслы»

закреплять знания детей о народных промыслах; развивать интерес детей к русской народной игрушке, побуждать желание любоваться игрушками, радоваться их внешнему виду; помогать детям устанавливать связ...

Конспект образовательной деятельности для детей старшей группы. «Страна витаминов»

Познакомить  детей с основными витаминами (А,В,С), с продуктами, в составе которых они есть, определить значение этих полезных элементов для здоровья, знакомить детей с витаминами, дать знан...

Сценарий непосредственной образовательной деятельности для детей старшей группе по ФЭМП

Занимательная математика для дошкольников всегда вызывала интерес не только детей, но и взрослых. Ведь именно интересные, познавательные задания способствуют развитию логического мышления у детей, гот...

Конспект образовательной деятельности для детей старшей группы "Подарки осени"

         Формировать умение давать полные ответы на заданные вопросы; развивать речь, творческое воображение, мелкую моторику рук....

Конспект образовательной деятельности для детей средней группы по ФЭМП

Закрепить счет в пределах 5, понятия «короче», «длиннее»; Закрепить геометрические фигуры (круг, квадрат, треугольник, прямоугольник), видеть простейшие  закономернос...