Открытое занятие
план-конспект занятия по математике (младшая группа)

Залялова Эльвира Рустямовна

Математика иленә сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_17.04.docx22.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы  

«64 нче номерлы урологик авыру балаларны карау һәм сәламәтләндерү бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем учреҗдениесы

Математика иленә сәяхәт

темасын йомгаклау буенча икенче кечкенәләр

төркемендә белем бирү эшчәнлеге

конспекты.

                                                                                  Төзеде:

беренче категорияле тәрбияче

                                                      Залялова Э.Р.

Түбән Кама шәһәре

2019

Үткәрү вакыты

17.04.2019

Тема

“Математика иленә сәяхәт”

Программа

“Туганнан алып мәктәпкәчә”

Яшь үзенчәлеге

Икенче кечкенәләр төркеме

Юнәлеш

Танып белү.

Төп белем бирү өлкәсе

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру .

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре

Сөйләм үстерү, физик үсеш, иҗтимагый-коммуникатив үсеш.

Үткәрү формасы

Шөгыль-сәяхәт

Максат

Балаларны әкиятне эмоциональ итәргә геометрик фигуралар, саннар, төсләр турында белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычы

Балаларда шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру; кыргый җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.

Үстерелешле бурыч

Балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру.

Белем бирү бурычы

Проблемалы ситуацияләрдә уйланырга, иҗади фикерләргә, үзара киңәшеп аралашырга теләк тудыру. Белем бирү.

Көтелгән нәтиҗә

Балаларның тулы җаваплары, санау белемнәре, “асты-өсте”, “әз-күп” төшенчәләрен дөрес куллану, геометрик фигураларны дөрес әйтү.

Методик алымнар

Уен, әңгәмә, сорауларга җавап, күрсәтмә материал, искә төшерү, ныгыту, әдәби сүз, мактау, табышмак чишү.

Күрсәтмә әсбаплар

Саннар, һәр балага кишер, геометрик фигуралар белән итек һәр балага, йомшак аю, куян, бүре, куян, уенчык машина, машина макеты

Балаларны оештыру

Коверда, өстәл артында

Шәхси эш

Шамиль белән геометрик фигураларны ныгыту, Хәмзә белән “асты-өсте” төшенчәләрен кабатлау.

Алдан эшләнгән эш

“Йомры икмәк” әкиятен уку, темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау, уен өйрәтү.

Эш структурасы

1.Кереш өлеш

2. Төп өлеш

- әкият турында әңгәмә;

– Йомры икмәк белән танышу;

– Уен “Светофор”;

– Куян белән очрашу;

– уен “Парын тап”  (Аю белән очрашу);

– уен “Адашкан саннар” (Төлке һәм бүре белән очрашу).

3. Йомгаклау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы

Т: Балалар безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

Б: Исәнмесез!Хәерле көн!

Т: Ә хәзер уен белән шөгылебезне башлыйбыз.

(Һәрбер балага туп тәгәрәтеп  сораулар бирелә).

- Руслан, хәзер елның кайсы фасылы?

-Ринат, яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

-Сулейман, син әкиятләр яратасыңмы?

-Әминә, син бүре турында нинди әкият беләсең?

-Сәидә “Амбар төбеннән себерелгән,

Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән,

Тәрәз төбендә суытылган” нәрсә ул?

Т: Рәхмәт, балалар.Булдырдыгыз!

Т: Күрәм, сез әкиятләр яратасыз. Йомры икмәкнең юлында нәрсәләр очраган?

Б: Куян, бүре, аю, төлке.

Т: Бүген мин сезне математика яраткан йомры икмәк белән таныштырам… Аның белән сәяхәткә барабыз. Ә менә үзе дә.

 Музыка “Йомры икмәк”. Йомры икмәк машинага утырып, керә.

Йомры икмәк : Исәнмесез, балалар! Мине таныйсызмы?

Б: Исәнме, Йомры икмәк!

Йомры икмәк: Дөрес! Мин Йомры икмәк. Балалар, мин юл йөрү кагыйдәләрен белмим. Миңа сезнең ярдәм кирәк.

Т: Балалар бу нәрсә? (Светофор күрсәтә).

Б: Светофор.

Йомры икмәк: Ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк?

Б:

– Машиналар бәрелешмәсен өчен;

– Кешеләр юл аша чыксын өчен.

Т: Дөрес, балалар. Ә светофорның кызыл уты нәрсә аңлата дип уйлыйсыз?

Б: Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.

Т: Ә сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзерләнергә куша. Яшел ут нәрсә ди?

Б: Яшел ут җәяүлеләргә юл аша чыгарга ярый ди.

Т: Йомры икмәк, әйдә, сәяхәткә безнең белән машинага утырып барасыңмы?

Бала: Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

(Сюрпризлы момент балалар чыршы төбендәге куянны күрергә тиешләр)

Т: Балалар, карагыз әле, бер куян утыра бит монда. Ул бездән ярдәм көтә. Аңа кишерләрен җыеп бирергә кирәк. Булышабызмы?

Т: Хәзер һәр берегез түтәлгә кишерләр утырта.

Т: Кишер зур булып үссен өчен ниләр кирәк? (Балаларның җаваплары: яктылык, җылылылык, җирне ашлама белән эшкәртергә, яңгыр суы, йомшартырга, су сибәргә һ.б.)

– Ә кишердән нинди ризыклар ясыйлар? (Балаларның җаваплары)

– Димәк, кишер организм өчен иң кирәкле витамин.

– Кишер нинди? (Каты, кызылсары төстә, хуш исле)

– Булдырдыгыз, балалар, куян үзенең дусларын кишер белән сыйлар. Балалар, әйдәгез әле, Куян турында шигырьне искә төшереп китик.

                                                Ял минуты

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә,

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына,

Аягы җиңел –

Мамыктай гына.

(Сюрпризлы момент балалар өй эчендә аюны күрергә тиешләр)

 Т: Балалар, әйдәгез алга таба барабыз. Карагыз әле, өй эчендә аю утыра. Ул бит итекләрен югалткан. Балалар, әйдәгез әле аюга итекләрен парларга булышыйк әле. Итекләр геометрик фигуралардан тора. Сезгә аның парын табырга кирәк.

Уен “Парын тап”

Т: Әйдәгез, юлыбызны дәвам итәбез. Балалар, карагыз әле, безнең төлке белән бүре ачуланышканнар, бер-берсенә үпкәләгәннәр бит. Алар кая утырганнар?

Б:Алар урындык астына утырганнар

Т: Ярдәм итәбезме? Алар саннарны бутаганнар.

                                                Уен “Адашкан саннар”

Буталган саннарны балалар дөрес итеп куялар, мольберт янында эшлиләр.

     Йомгаклау.

  • Без сезнең белән кайда булдык?
  • Сезгә иң охшаган уен, бирем нинди булды?
  • Әти- әниләрегезгә нәрсәләр турында сөйлисез?  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Открытое занятие посвященное "Дню Матери" совместно с родителями "День открытых дверей в детском саду" Тема: "С чего начинается Родина".

Цель: Формировать чувство патриотизма путём осмысления таких понятий как « Род, Родители, Родина». Воспитание чувства долга, любви к ближним. Пробуждение интереса к истории своего рода и желания...

конспект открытого занятия Конспект открытого занятия с элементами театрализации по развитию лексико – грамматической стороны речи у детей с ОНР (подготовительная группа)

Конспект открытого занятия с элементами театрализации по развитию лексико – грамматической стороны речи у детей с ОНР (подготовительная группа) ТЕМА: «Почему медведь зимой спит» (по мотивам сказки В. ...

открытое занятие для родителейКонспект открытого занятия во второй младшей группе. Сенсорика, Логоритмика, Театрализованная деятельность, как средство всестороннего развития детей дошкольного возраста Тема: «Путешествие в страну Вообразилию»

Цель: развитие актерских способностей детей.Задачи:- побуждать детей к импровизации с использованием доступных средств выразительности (жестов, мимики, интонации, движений);- развивать память, во...

Конспект открытого занятия по развитию речи во второй младшей группе с презентацией (фотографии в альбоме "Открытое занятие с элементами ТРИЗ)

Конспект открытого занятия по развитию речиво второй младшей группепо сказке "Теремок"Цель: Активизация и обогащение  словаря прилагательными (серый, рыжая…) Развитие диалогическ...

Конспект открытого занятия "Будем солнышко искать и зверушкам помогать" конспект открытого занятия

Цель: Художественно – эстетическое развитие, социально - коммуникативное развитие, познавательное развитие, физическое развитие, речевое развитие...