Әкият иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа)

Рамазанова Гульчачак Мусавировна

Казларлар-аккошлар әкиятенә сәяхэт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_zer.docx25.51 КБ

Предварительный просмотр:

Математикадан эшчәнлек барышы конспекты

Кадыбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Рамазаныва Гөлчәчәк Мөсәвир кызы.

Тема:”Әкияттә кунакта”.(катнаш төркем) разновозрастная группа)

Максат:Балаларда математик күзаллауны ныгыту һәм системалаштыру.

Бурычлар:

  • геометрик  фигураларны аеру күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү;
  • геометрик фигураларның төп сыйфатлары турында күзаллауларны ныгыту;
  • санау,кирегә санарга өйрәтүне дәвам итү;
  • мисаллар чишү,элементарь математик күзаллауларын формалаштыру;
  • хәтер,сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен үстерү;
  • балаларда математикага кызыксыну уяту;
  • аерым һәм коллективта эшләргә өйрәтү.

Хәзерлек:Мич,утын(геметрик фигуралы),алмагач,алмалар(биремнәр белән),сөт елгасы,басма(саннар язылган такталар),конверт белән хат,hәр балага бирем,призентация.

Шөгыль барышы.
Балалар паласта басып тора.
-Балалар, карагыз әле безгә бүген кунакка кемнәр килгән?
Әйдәгез алар белән исәнләшик.
-Хәерле иртә, исәнмесез
. Слайт1
-Балалар, без сезнең белән әкияткә сәяхәткә барырбыз. Ә анда эләгү өчен без тылсымлы сүзләр әйтергә тиеш. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм минем арттан кабатлагыз.

3 тапкыр кул чабыйк
4 тапкыр тыпырдыйк.
Уңга, сулга борылыйк
Һәм әкияттә уяныйк.

(Тәрбияче җилкәсенә яулык сала һәм Машенкага әйләнә).
Слайт2

Машенка: Исәнмесез, балалар! Минем исемем Машенька. Миңа ярдәм итегез әле, зинһар. Минем энем Ванюша югалды.Әти белән әнием базарга киткәндә энеңне әйбәтләп кара бер җиргә дә үзең генә калдырма дип киткәннәр иде.Ә мин иптәш кызларым белән уйнап онытылганмын. Кайтсам энем юк. Аны убырлы карчыкның кошлары алып киткән.

-Балалар, сез нинди әкияткә эләккәнегезне белдегезме?(Казлар-аккошлар).

-Балалар, сез миңа энемне табарга ярдәм итәрсезме.
- Әйе әйдәгез юлга кузгалыйк.
Слайт 3

Урман буйлап баралар,мич очрый.Исәнме мич.

-Мич-мич, әйтәле,казлар-аккошлар кайда очты?

Балалар,мич безгә ярдәм итсен өчен нишләргә кирәк?
Мичкә ягалар.

- . Ә мичне нәрсә белән ягалар?(утын). Бу утыннар гади генә түгел икән.Алар ниндидер серле. Әйдегез,балалар утыннарның нәрсәгә охшаганын әйтә барыйк һәм мичкә салып барыйк.
(шакмак-          ,дүрт почмагы дүрт ягы бар,түгәрәк-         ,турыпочмак-          ,дүрт почмагы дүрт ягы бар, өчпочмак-        ,өч почмагы,өч ягы бар.)
(балаларның җаваплары тыңлана).

Мичне яктык һәм ул безгә алмагачка таба юл күрсәтә. Слайт4

-Балалар алмагачка барганда 10 нан 0га һәмкирегәсанап барыйк әле (10, 9, 8, 7) Слайт5

Менә алмагачка  килептә җиттек..

Алмагач белән исәнләшик һәм сорыйк:

-Алмагач, алмагач әйт әле ,казларак -кошлар кайда очтылар?

Алмагач: -Балалар, минем алмаларым гади түгел, биремнәр белән. Шуны эшләсәгез әйтәм.
Алмага язылган биремнәрне үтәү.
1) Алмагачтаничә алма бар?
2) 2 санының күршеләре?
3) Атнада ничә ял көне?
4) Атнаның беренче көне?
5) Башта иртә буламы әллә төнме?
6) Сыеклыкны ничек үлчиләр?
7) Ятып торган сыерның ничә аягы бар?
8) Нинди фигураның башы да ахыры да юк?

-Рәхмәт, алмагачка булыштыгыз! Алмадагы язуны укы. “
Сөт елгасына юл тотыгыз, алар шунда очтылар”. Слайт 6.

-Менә елгага килеп тә җиттек. Слайт7.

-Исәнме,сөтле елга,әйт әле безгә,казлар-аккошлар кая очтылар

Күрәм аргансыз бераз ял итеп алыгыз.

-Балалар,әйдәгез әле,яр кырыенда  ял итеп алыйк.

Физкультминутка.

Бара-бара без ардык,

Бераз ял итәргә уйладык.

Кулларны билгә куеп,

Башларны чайкап алыйк.

Аннан карап торабыз.

Кулларны билгә,өчкә,янга

Утырып торып карыйк

Кушаяклап сикерик тә,

Эшкә керешик.

Балалар  елга безгә  табышмаклары чишсәгез генә әйтәм,-ди.

1)Апа уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Искәндәргә биргән  шар,

Ә Дианага самовар.

Булатка барабан,

Айгөлгә биргән диван,

Санагыз әлә дуслар,

Күпме уенчык булган?(балаларның җаваплары тыңлана) .

2)Керпе гөмбәгә барган

6 ак гөмбә тапты

3 не бирде тиенгә

Калганы кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә салган?(балаларның җаваплары тыңлана)

3)7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3әү килде тагын да

Исәплә син барын да!(балаларның җаваплары тыңлана).

4) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез, барысы ничә кошчык?(балаларның җаваплары тыңлана).

-Булдырдыгыз,әфәрин, балалар,табышмакларны белдегез,елганы сөендердегез.Ә елганы үтәр өчен нәрсә кирәк?(күпер) .

Әйдәгез күпер ясап басабыз.Слайт8.
0 1 2 3 4 5 6 7 8

Күпер гади түгел,математик саннар белән.Хәзер сезнең hәр берегез күперенең бер кисәген алып  hәм игътибар белән узенең урынын табар кирәк була.Әгәр дә дус булып эшләсәк безнең күперебез нык булыр hәм елганы үтәрбез(күперне төзү hәм балалар кулларын як-якка сузып аяк очларында чыгалар.)

-Балалар, менә без убырлының  өенә дә килеп җиттек.барлык биремнәрен үтәдегез хәзер Ванюшаны кайтарыр дип ышанам.Менә Ванюшаны да убырлы карчык безгә кайтарган.

Ванюша: Дусларым Убырлы миңа да бирем бирде эшләргә булышырсызмы икән?

Балаларга конвертта индивидуаль эш бирелә.(геометрик фигуралардан әйберләр ясау).

Слайт9.

Машенка(тәрбияче):Рәхмәт,сезгә балалар,сез миңа энемне табырга булыштыгыз.Хәзер әти белән әниемнең сүзен тыңлармын.Сез дә зур,акыллы,игътибарлы булып усегез,кечкенәләрне рәнҗетмәгез.

Тәрбияче:Менә безнең сәяхәтебез тәмам.Ванюшаны коткардык,ә хәзер  бакчага кайтырга вакыт.Күзләрне йомдык hәм тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.
3 тапкыр кул чабыйк,
4 тапкыр тыпырдыйк.
Уңга,сулга борылыйк,
Әкияттән без кайттык.
(Ванюша юкка чыга)
Слайт 10.
Балалар күзләрен ача.
-Балалар,менә без ясле бакчага кайттып та җиттек.

Рефлексия.
Афәрин, балалар!Без сездән бик канәгать калдык. Сез бүген барыгыз да бик актив: барлык биремнәрне дә дөрес үтәдегез, һәм сорауларга дөрес җавап бирдегез.Әйтегез әле,сезгә

сәяхәт  ошадымы?Сәяхәт вакытында без нәрсәләр эшләдек?(балаларның җаваплары).

Кич өйләрегезгә кайткач,сәяхәт итүегез турында әниләрегезгә сөйләрсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....

"Әкият иленә сәяхәт" Видео - дәрес

"Әкият иленә сәяхәт"https://cloud.mail.ru/public/2fpQ/su2r9PiK8...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Дәрес-Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”5-6 яшьлек балалар өченПрограмма эчтәлеге:– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;– балаларның игъ...

Әкият иленә сәяхәт

Развитие речи...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...