Юл йөрү кагыйдәләре
материал по теме

Миннахметова Накия Хамбаловна

Гаилә һәм ясле бакчаның бердәмлеге аша балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lektsiya.docx13.12 КБ

Предварительный просмотр:

Лекция
Тема:
Гаил
ә һәм ясле-бакчаның бердәмлеге аша балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.

Илебез юлларында елдан-ел хәрәкәт артканнан-арта бара. Моның белән бергә бәхетсезлек очраклары да үсә. Бу хәләкәтләрнең сәбәпчеләре булып күп очракта балалар тора. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре, ата-аналарның,олыларның юлдагы тәртипләренә битараф булулары аянычлы фаҗигаләргә китереп чыгара. Юлдагы бәхетсезлек очракларын киметү өчен балаларны кече яшьтән үк юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Кече яшьтән өйрәнгәннәрне бала күңелендә гомергә саклана.Сез дэ, әти-әниләр, моңа игътибар итсәгез иде. Сез каядыр ашыгасыз, юлдан килгән машиналарны да күрмисез, ничек тә тизрәк чыгып калу ягын карыйсыз. Икенче юлы бала шулай ук үзен бик җитезгә саный һәм машина килгәнче  чыгып калам дип исәпли һәм көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин.

Коляска һәм бала белән чана тартып барганда тротуардан гына барыгыз. Тротуар булмаса, транспортка каршы барырга кирәк. Кайбер ата –аналар балаларны куркыныч астына куеп бакчага кадәр китермиләр, юл чатына кадәр генә озатып куюның да ничек куркыныч икәнлеген уйламыйлар. Бик ашыккан очракта да да баланы тәрбияче кулына тапшырырмый китми ярамый.

Балалардан урамда, юлда йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт сорап торыгыз. Автобусларга утырганда да үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен исләренә төшереп кенә торыгыз.

Ата-аналар почмагына куелган шигырьләрнең эчтәлекләрен сорагыз, ни өчен язучы шулай дип әйткән 1.б. кебек сораулар биреп баланың уй-фикерләрен белегез.

Велосипедта 14 яше тулмаган балаларны машиналар йөри торган юлга чыгарып җибәрмәгез, балалар мәйданчыгында гына уйнарга кушыгыз. Юл билгеләре яныннан үткәндә нәрсәне аңлатканын сорагыз. Автобусның арткы яктан гына урап узарга кирәклеген дә әйтергә онытмагыз. Куркыныч фаҗигалар сөйләп баланы куркытмагыз, бала урамга чыгарга да курка башлар.

Без балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне сездән башка алып баруның мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Чөнки бала сездән үрнәк ала. Моны бервакытта да онытмасагыз иде.

Гаилә һәм ясле-бакча таләпләренең бердәмлеге аша гына без балаларның юлда йөрү кагыйдәләренең төгәл үтәүләренә ирешә алачакбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...