Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү
материал на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Советы родителям

Скачать:


Предварительный просмотр:

Баланы урамда үз-үзен тәрбияле тотарга, куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга өйрәтүдә ата-ананы башка берәү дә алыштыра алмый!

   Мәктәпкәчә яшьтәге бала түбәндәгеләрне үзләштерергә тиеш:

  • Зурлардан башка юлга чыгарга ярамый!
  • Юл – машиналар өчен генә, җәяүлеләр өчен – тротуар бар!
  • Светофорда яшел ут янгач кына, җәяүлеләр сукмагыннан юлны аркылы чыгарга мөмкин!
  • Билгеләнмәгән урыннардан һәм якын килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгарга ярамый!
  • Җәмәгать транспортлары тукталышында автобус, трамвай, троллейбусларның кузгалып киткәннәрен көтәргә һәм шуннан соң гына юлны аркылы чыгарга кирәк!
  • Юл йөрү кагыйдәләре белән көндәлек, мәҗбүри итмичә, урамда, юлда һәм ишек алдында булган вакыйгаларны кулланганда гына баланы юл йөрү кагыйдәләренә төшендереп була!

Юл йөрү кагыйдәләрен беркайчанда үзегез бозмагыз!

  • Урам кагыйдәләренә бала зурлардан үрнәк алып өйрәнә! Юл фаҗигаләреннән баланы саклау – зурларның бурычы.
  • Ата-аналарга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә түбәндәге маршрутны кулланырга кирәк:
  • “Балалар бакчасына минем юлым”
  • Баланы юл вакыйгаларын күзәтергә өйрәтү урамга чыккан беренче көндә үк үткәрелергә тиеш. Моңа вакыйгаларны һәм хәрәкәтләрне күп тапкырлар күзәтү ярдәм итә. Моның өчен бакчага бару, кайтү юллары бик уңайлы.

Киңәшләр.

  • Бала юлдан ашыгып йөрмәсен өчен өйдән иртәрәк чыгарга кирәк.
  • Баланың машина юлын кистереп түгел, ә турыга чыгуын күзәтегез. Бала төшенергә тиеш: бу аның күзәтүен арттыра.
  • Юлдан чыкканда бала белән сөйләшүне туктатыгыз. Ул бөтен уй-фикерен юлга юнәлтергә күнегергә тиеш.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...