Консультация "Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире"
консультация (младшая группа)
Бармак уеннары нәтиҗәсендә балаларның сөйләм үсешен үстерергә мөмкин. Балаларның теле ачылуда, сүзлек запасын баетуда бармаклар зур роль уйныйлар, ә бармак уеннары моңа булышлык итәләр.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама Муниципаль районы башкарма комитетыныь Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «балаларны төрле яктан үстерү үзәге - 96 нчы «Елмаю» балалар бакчасы»
Әти-әниләр өчен киңәшләр
Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире
ТҮБӘН КАМА шәһәре
2023 ел
Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире
Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклар хәрәкәтендә дә тайпылышлар була икән. Шуңа күрә тәрбия-белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү каралган.
Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул функцияләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр. “Күисанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачыкланган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормаль яисә нориадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана”.
Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Балага яше тулганчы, әлеге күнекмәләрне башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшлап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен 2-3 минут дәвам итәргә тиеш. Аннан соң, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәләргә мөмкин. Кубиклардан әйберләр төзетергә, пирамидалар җыярга, карандаш, төймә , мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшь ярымнан узган балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.
Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”. Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез:
Карга ботка пешергән,
Балаларын ашаткан,
Монысына да биргән,
Анысына да биргән,
Тегесенә дә биргән,
Дүртесен дә бер күргән.
Бишенчесен ашатмаган –
Боткага су апкайтмаган,
Утын да ярмаган,
Эшләргә яратмаган.
Бу сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Баш бармак исә бөгелмичә кала.
Йодрыкка җыелган бармакларны язу өчен түбәндәге шигырьне кулланырга мөмкин:
Бу бармак – бабай бармак,
Бу бармак – әби бармак,
Бу бармак – әти бармак,
Бу бармак – әни бармак,
Бу бармак – бәби бармак.
Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, әти-әниләр бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.
Баш бармак – бау ишә.
Имән бармак – имән кисә,
Урта бармак – утын яра,
Атсыз бармак – ат җигә,
Чәнчә бармак – чәй эчә,
Шуңа үсмәгән дә ул.
Яисә,
Баш бармак –балта саплый,
Имән бармак –икмәк игә,
Урта бармак – урак ура,
Атсыз бармак – аркан ишә,
Чәнчә бармак – чигү чигә.
Фольклордагы санлы такмазаларны да бармак уеннарында кулланып була:
Бер дидем – берекмәк,
Ике дидем – иген икмәк,
Өч дидем – өч итмәк,
Дүрт дидем – дүрт икмәк,
Биш дидем – биешмәк,
Алта дидем – артмак.
Җиде дидем – җитмәк.
Сигез дидем – сикермәк,
Тугыз дидем – тукмак,
Ун дидем – уймак.
Кәҗәнкәдә каймак.
Әлеге шигырьне сөйләү вакытында һәр бармак өчен бөгелү мөмкинлеге бар. Шулай да балалар авыз иҗатында аерым кул өчен такмазалар күбрәк. Аларның кайберләрен тәкъдим итәбез:
- Бу бармакның уйныйсы килә,
Бу бармакның улыйсы килә,
Бу бармакның уйлыйсы килә,
Бу бармакның йокысы килә,
Бу бармак карап утыра.
2. Баш бармак – базарга китте,
Имән бармак – имәнлектә,
Урта бармак – утынлыкта,
Атсыз бармак – арт урамда,
Чәнчә бармак – чирәмлектә...
3. Баш бармак – басуда,
Имән бармак – имәнлектә,
Урта бармак – урамда,
Атсыз бармак – абзарда,
Чәнчә бармак – чиннектә.
Балачакта кайсыбыз гына мичкә төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаган! “Әтәч койрыгй”, “Куян”, “Эт” һ.б. Нәрсә генә ясамый хәзерге балалар! Кул чукларының хәрәкәтен үстерү, язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек тә әле ул.
По теме

Мультфильнарның бала психикасына тәэсире
Мультфильмнарның бала психикасына ничек тәэсир итүен тикшерү....
Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире.
Бармакларның сөйләм үсешенә тәэсире....

"Курчак театрының балалар сөйләменә тәэсире".
Курчак театрын белеп куллану балалар бакчасының көндәлек эшчәнлегендә зур ярдәм булып тора. Курчак театры балаларга зур шатлык биреп кенә калмый, эстетик тәрбия дә бирә, сөйләмне дә үстерә, тирә-юньне...

“Оясында ни күрсә, очканда шул булыр”. Гаиләнең балага тәэсире.
Гаиләнең балага тәэсире турында чыгыш.Тәрбия һәр яшь шәхеснең яңа шартларда яшәргә сәләтле, әхлаклы һәм социаль актив булып үсүен тәэмин итәрлек педагогик шартлар булдыру ул.Баланы ничек итеп тәрбиялә...

Ата- аналар өчен консультация: "Музыканың сихри тәэсире"
Турдыкулова Назлыгөл Надил кызы.Алабуганың 30 балалар бакчасының музыка җитәкчесе.Без көндәлек тормышта заман җырларын тыңларга яратабыз.Безнең белән бер рәттән балалар да шул көйләрне тыңлап үс...

