Әниләр көненә багышланган кичә
материал по музыке (младшая группа) по теме

Муллагалиева Алия Альбертовна
Әниләр көненә багышланган кичә Тәрбиче: Хәерле кич хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әниләребез! Бүген безнең Әниләр көне! Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынырак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен – төнгә, төнен – көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны. Ана назы- җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз. Бүген әйтеләсе теләкләребез,җырларыбыз, биюләребез-барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән-сезнең өчен! Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез. Ә хәзер безнең балаларыбыз сезнең өчен үзләренең шигырьләрен, җырларын тәкъдим итәрләр. ( Балалар шигырьләре. Җыр “Әни иртүк тора”, “Я пеку” ) Тәрбияче:Иртән-кичен йөрәк хисем Балам өчен. Барлык эшем, барлык көчем Балам өчен. Янам-түзәм, көям-күнәм Балам өчен. Горур башны түбән иям Балам өчен. Төнен якты таңнар көтәм Балам өчен. Күңелемдә җырлар йөртәм Балам өчен. Балам өчен.... Кадерле әниләребез, безнең балаларыбызның сезгә үзләре ясаган кул эшләрен бүләк итәселәре килә.Рәхим итеп алыгыз! Бәйрәмегез котлы булсын! ( Балалар әниләренә бүләкләрен бирәләр. Урындыкларга утыралар.) Тәрбияче: Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән....Ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аларга! Ә хәзер, әйдәгез кичәбез күңеллерәк булсын өчен уеннар уйнап алыйк. 1уен. Бирем: ( Берничә бала чыга. Әниләре үзләренең балаларын күзне бәйләгән килеш танырга тиешләр.) 2уен. Бирем: Ә хәзер әниләребезнең осталыкларын тикшереп үтик. Безнең телебез “әти”, “әни” дип ачылган. Әниләребез, әбиләребез үзебезнең моңлы көйләребезне җырлап йоклатканнар! Ә менә алар хәзер нинди бишек җырлары җырларлар икән, тыңлап карыйк әле. “Бишек җырлары” бәйгесе. 3уен. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Ә хәзер татар халкының милли ашларына багышланган табышмаларга җавап табыйк. 1. Милли татар ашамлыгы, 8 хәрефтән. ( Өчпочмак ) 2. Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык, 8 хәрефтән. ( Кыстыбый ) 3. Бик үзенчәлекле ризык, аны күберәк шәһәр халкы әзерли. Эчлеге кат-кат тезелә. (Гөбәдия) 4. Күркәм ризык. Туй мәҗлесенең бизәге. (Чәк-чәк) 5. Каз өмәсе табынының бизәге. (Тәбикмәк) 6. Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый. (Ипи) 7. Татар халкына хас камыр ризыгы. Аш пешергәндә кулланыла. (Токмач) 8. Татар халкының милли ризыгы 2 сүздән тора. (Кош теле) Тәрбияче:Мәрхәмәтле безнең әниләр. Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны Сез бирәсез, гүзәл әниләр. Сездә яши сүрелмәслек хисләр, Йөзегездә шәфкать нурлары. Сезнең җырлар аша күчә безгә Туган халкыбызның моңнары. Безнең балаларыбыз тылсымлы телне ничек үзләштергәннәрен сезгә тәкъдим итәрләр.Рәхим итеп карагыз! Инглиз телендә җырлар башкару. Тәрбияче: Безнең кичәбез шуның белән тәмам. Рәхмәт килгәнегез өчен. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәерле гомер, бәхет, сәламәтлек телибез!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon әниләр көненә багышланган кичә32.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әниләр көненә багышланган кичә

 Тәрбиче: Хәерле кич хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әниләребез! Бүген безнең Әниләр көне!

Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынырак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?!  Күкрәк сөтен имезеп, көнен – төнгә, төнен – көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны.

Ана назы- җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып

Гомер буе балкып торыгыз.

Бүген әйтеләсе теләкләребез,җырларыбыз, биюләребез-барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән-сезнең өчен! Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Ә хәзер безнең балаларыбыз сезнең өчен үзләренең шигырьләрен, җырларын тәкъдим итәрләр.

( Балалар шигырьләре. Җыр “Әни иртүк тора”, “Я пеку” )

Тәрбияче:Иртән-кичен йөрәк хисем

Балам өчен.

Барлык эшем, барлык көчем

Балам  өчен.

Янам-түзәм, көям-күнәм

Балам өчен.

Горур башны түбән иям

Балам өчен.

Төнен якты таңнар көтәм

Балам өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм

Балам өчен.

Балам өчен....

Кадерле әниләребез, безнең балаларыбызның  сезгә үзләре ясаган кул эшләрен бүләк итәселәре килә.Рәхим итеп алыгыз! Бәйрәмегез котлы булсын!

( Балалар әниләренә бүләкләрен бирәләр. Урындыкларга утыралар.)

Тәрбияче: Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән....Ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аларга!

Ә хәзер, әйдәгез кичәбез күңеллерәк булсын өчен уеннар уйнап алыйк.

1уен. Бирем: ( Берничә бала чыга. Әниләре үзләренең балаларын күзне бәйләгән килеш танырга тиешләр.)

2уен. Бирем: Ә хәзер әниләребезнең осталыкларын тикшереп үтик. Безнең телебез “әти”,  “әни” дип ачылган. Әниләребез, әбиләребез үзебезнең моңлы көйләребезне җырлап йоклатканнар! Ә менә алар хәзер нинди бишек җырлары җырларлар икән, тыңлап карыйк әле.

“Бишек җырлары” бәйгесе.

3уен. Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Ә хәзер татар халкының милли ашларына багышланган табышмаларга җавап табыйк.

  1. Милли татар ашамлыгы, 8 хәрефтән. ( Өчпочмак )
  2. Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык, 8 хәрефтән. ( Кыстыбый )
  3. Бик үзенчәлекле ризык, аны күберәк шәһәр халкы әзерли. Эчлеге кат-кат тезелә. (Гөбәдия)
  4. Күркәм ризык. Туй мәҗлесенең бизәге. (Чәк-чәк)
  5. Каз өмәсе табынының бизәге. (Тәбикмәк)
  6. Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый. (Ипи)
  7. Татар халкына хас камыр ризыгы. Аш пешергәндә кулланыла. (Токмач)
  8. Татар халкының милли ризыгы 2 сүздән тора. (Кош теле)

Тәрбияче:Мәрхәмәтле безнең әниләр.

Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Сездә яши сүрелмәслек хисләр,

Йөзегездә шәфкать нурлары.

Сезнең җырлар аша күчә безгә

Туган халкыбызның моңнары.

Безнең балаларыбыз тылсымлы телне ничек үзләштергәннәрен сезгә тәкъдим итәрләр.Рәхим итеп карагыз!

Инглиз телендә җырлар башкару.

Тәрбияче: Безнең кичәбез  шуның белән тәмам. Рәхмәт килгәнегез өчен. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә хәерле гомер, бәхет, сәламәтлек телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Әниләргә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко дню 8 марта на татарском языке...

"Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә)

"Татарның бөек улы"(Г.Тукайга багышланган кичә)...

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Сценарий праздничного концерта посвященного на Международный женский день....

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

23 нче февральга багышланган кичә

Хәерле кич хөрмәтле әтиләр, бабайлар, дәү әтиләр.Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы, Ватанны саклаучы ир егетләребез - әтиләр бәйрәменә җыелдык. Бүген бәйрәм конендәӘтиләрне котлыйбызШа...