Конспект занятия "Эбидэ кунакта"
план-конспект занятия по обучению грамоте (младшая группа) на тему

Конспект занятия "Эбидэ кунакта" для младшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_bid_kunakta.docx22.98 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиемдә кунакта. Икенче кечкенэлэр торкемендэ халык-авыз ижаты аша сойлэм телен устеру буенча эшчэнлек буенча конспекты. Житэкчелэр: Валиева Гульшат Шагитовна хэм Фэйзуллина Люция Минихалимовна. Элмэт шэхэре №53 нче “Светофорик” балалар бакчасы.

Максат: Фольклор әсәрнең эчтәлеге аша бармак атамаларын истә калдыру, бармак уеннары өйрәнү;

Тәрбия бурычы: халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, өлкәннәргә ярдәм итү хисе  тәрбияләү.

Үстерү бурычы:балаларның игътибарын,  хәтерен, сәнгатьле сөйләмен, бармакларының хәрәкәтчәнлеген үстерү;

Белем бирү бурычы:  бармак уенары аша баларнын актив сүзлеген арттыру, бармак исемнәрен дөрес итеп әйтүгә күнектерү

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше

Интеграль белем бирү өлкәләре:  танып-белү үсеше, нәфис-нәфәсати үсеш, социаль – аралашу үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: әнгәмә, күрсәтмә, кабатлау, уен, үсендерү

Җиһазлар:Проектор, алмалар, тозлы камыр, берничә төрле ярма, “Баш бармак бау ишә...” Д/Уены

Сүзлек эше: баш бармак, имән бармак, урта бармак, атсыз бармак, чәнти бармак

Алдан үткәрелгән эш:  бармак уеннарын кабатлау, халык иҗаты әсәрләре белән таныштыру (“Паровоз” җырын,  “Карга әйтә кар-кар” такмагын,“Күрсәт әле, үскәнем” уен-җырын өйрәнү, табышмаклар чишү).

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш өлеш:әбигә кунакка бару

2.Төп өлеш:

- әби бармак исемнәре белән таныштыра

- бармак уены өйрәнү

- физкульминут “Күрсәт әле, үскәнем” уен-җыры

- әбигә булышу: ккүмәчләрне бизәкләү

3. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез,  матур итеп

исәнләшик  әле кунаклар белән.

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Утырыгыз, балалар. (урындыкларга утыралар) Балалар, әйтегез әле, ә сез кунакка йорергә яратасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче . Әйдәгез, без сезнен белән буген әбигә кунакка барабыз.  Без әбигә күчтәнәчләр дә алып барырбыз. Ә нәрсә алып барабыз, анысын табышмакка җавап тапкач белербез.

        Алсу битле кыз үсте,

       “Тып” итеп агачтан сикереп төште.  

Нәрсә бу балалар?

Балалар. Алма.

Тәрбияче. Әйе балалар, без әбигә күчтәнәчкә алмалар алып барырбыз. Ничек уйлыйсыз,ә без кунакка нәрсә белән барырбыз икән?

Балалар. Машина, автобус, поезд..

Тәрбияче. Без буген сезнен белән поездга утырып барырбыз. Әйдәгез, бер-бер артлы тезелеп басыйк та кунелле итеп  “Паровоз” җырын җырлап барыйк(Бер бер артлы басып поезд ясыйлар, “Паровоз” җырын җырлап баралар. Диск “Туган телдә сөйләшәбез, 2-3 яшь”)Слайд 1(Әбинен өе) Менә, балалар, менә без әбигә килеп тә җиттек. Карагыз әле, әбинен өе матур итеп җыештырылган. Әби үзе кайда икән сон әле?

 (Әби керә.)

Әби. Иии, монда мина кунаклар килгән икән! Исәнмесез, балакайларым, хәерле иртә!

Балалар  Хәерле иртә!

Тәрбияче.Менә әбекәй, без сина күчтәнәчкә алмалар алып килдек.

Әби. Рәхмәт,балакайларым.

Тәрбияче.Әбекәй, әйт әле, өен чиста, матур, барысына да ничек өлгерәсен син?

Әби  Минем ярдәмчеләрем бар бит

ТәрбиячеНинди ярдәмчеләр алар?

ӘбиМинем кулларым – мнем ярдәмчеләр алар, ботен эшне дэ эшлиләр. Кая, сез дә кулларыгызны күрсәтегез әле, балалар.(Күрсәтәләр) Ә сез кулларыгыз белән ниләр эшлисез?

Балалар.Ашыйбыз, уйныйбыз, рәсем ясыйбыз...

ӘбиСездә ничә кул бар?

Балалар.Ике.

ӘбиКулларда безнен бармаклар бар. Ничә бармак бездә?

Балалар.Күп.

Әби.Әйе,бездә күп бармаклар бар. Менә шул бармакларнын һәрберсенен исеме бар.  Менә бу бармак үзе кечкенә булса да ботен бармакларга баш булып тора, чөнки бу бармак карандашны да, калакны да, көрәкне дә тотарга булыша, шуна күрә анын исеме дә баш бармак.Бу нинди бармак? (Ба- а-аш бармак). Монысы имән бармак. Бу нинди бармак? (Имә-ән бармак). Бу бармак ин уртада урнашкан, шуна күрә ул урта бармак дип атала. Бу нинди бармак? (Урта-а бармак). Ә менә бу бармакнын атамасы юк, шуна аны атсыз бармак дип йортәләр.  Бу нинди бармак7 (Атсы-ыз бармак). Ә менәбу ин нәни, ин кечкенә бармакнын исеме чәнти. Бусы нинди бармак? (Чәнти-и бармак) . Шушы бармакларнын исемнәрен истә калдыру өчен, мин сезне бармак уены белән таныштырам, тынлагыз.

Баш бармак – бау ишә,

Имән бармак – имән кисә,

Урта бармак – утын яра,

Атсыз бармак  - ат җигә,

Чәнти бармак – чәй эчә!

Тәрбияче.Балалар, әйтегез әле,баш бармак нишли?(Слайд 2)(Бау ишә).(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Имән бармак нәрсә кисә? (Слайд 3)(Имән кисә). Урта бармак нәрсә яра?(Слайд 4)  (Утын яра). Атсыз бармак нәрсә җигә? (Слайд 5)(Ат җигә). Чәнти бармак нишли? (Слайд 6)(Чәй эчә)

Әби.  Менә. Өйрәнеп тә куйдыгыз. Әйдәгез,тагын бер кат кабатлыйк әле.  

Баш бармак ....( бау ишә),

Имән бармак ...( имән кисә),

Урта бармак ...( утын яра),

Атсыз бармак  ...( ат җигә),

Чәнти бармак –...(чәй эчә)!

Тәрбияче. Әбекәй, безнен балалар үзләре дә бик күп һөнәрләр беләләр. Без сина хәзер җырлап уйнап күрсәтәбез.

Физкультминутка Җырлы уен “Күрсәт әле үскәнем”

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек утын кисәләр?

Ничек утын кисәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай утын кисәләр

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек җиләк җыялар?

Ничек җиләк җыялар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай җиләк җыялар

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек итеп бииләр?

Ничекитеп бииләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай итеп бииләр

Әби. Сез бик күп һәнәрләр беләсез икән. Алайса. мина да булышырсыз бәлки?

Тәрбияче.Булышабызмы, балалар? (Әйе) Ә нинди ярдәм кирәк сон сина әби?

Әби. Мин күмәч пешерергә дип камыр куйган идем,  менә шул күмәчләрне ярмалар белән матур итеп бизәргә кирәк.

Тәрбияче.Карагыз әле балалар, менә  монда төрле ярмалар бар,шулар белән  кумәчләргә бизәкләр ясыйк әле (Тозлы камырдан ясаган шарчыкларга торле ярма, борчаклар белән бизәкләр ясыйлар) Тәрбияче балалардан сораштыра. Гүзәл. Син нәрсә ясыйсын? (Чәчкә), Ә син Рүзәл, нәрсә белән ясыйсын? (борчак белән) һ.б.Менә Әби, безнен күмәчләр әзер.

Әби. Бигрәк матур итеп ясагансыз инде балакайларым.Кунакларга да күрсәтик инде. Менә монда кабарырга куйык та соныннан мичкә тыгармын.Сез әле бәлки менә шул тәм-томнар  турында такмаклар да беләсезлдер?

Тәрбияче. Беләбезме,балалар. (Слайд№7) Әйдәгез искә төшерик әле.

Карга әйтә: кар-кар,

Мичтә бәлеш бар-бар
Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар-бар.

Әби. Менә, бик күп нәрсәләр беләсез икәнсез бит. Сез минабикошадыгыз балалар. Менә шулай бармакларны һәрвакыт эшләтеп, хәрәкәтләндереп торсагыз, үзегезгәдә рәхәт булыр, ботен эшкә өйрәнерсез. Ә бармак исемнәрен истә тотар очен мин сезгә менә мондый уен бүләк итәм, шуна карап сез бармак исемнәрен гел белеп торырсыз. Ә бу алмаларны миннән үзегезгә күчтәнәч итеп алыгыз (Д/У һәм алмаларны бирә)

Тәрбияче. Балалар, сезгә әби янында  кунакта ошадымы?

  • Бу бармакнын исеме ничек?
  • Баш бармак нишли?
  • Чәнти бармак зурмы, кечкенәме?
  • Сезнен тагын кем янына кунакка барасыгыз килә?

Тәрбияче. Рәхмәт сина әби, Безгә үзебезнен группабызга кайтырга вакыт итте инде, әйдәгез әби белән саубуллашабыз

Балалар Сау бул, әби

Тәрбияче. Балалар, кунаклар белән дә саубуллашыйк инде

Балалар.-Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект образовательной деятельности "Кунакта"

Балаларны керәшен халкы киемнәре турында күзаллауларын формалаштыру....

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....