План кружковой работы
методическая разработка по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Гарипова Зульфия Шакирзяновна

В подготовительной группе очень интересно заниматься с детьми трудовой деятельностью.Они любят шить,вышивать,столярничать,готовить и др. .И  при этом  не только помогать взрослым ,а сами  изготавливать что то полезное.Я предлагаю план кружковой работы с детьми старших групп.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_kruzhkovoy_raboty.docx22.18 КБ

Предварительный просмотр:

6-7 яшьлек балаларны пешерү  hөнәренә өйрәтү буенча

“Тәмле” түгәрәге эше планы

Аңлатма язуы.

  Бу түгәрәктә  балаларга  икмәккә хөрмәт, эхлак, хезмәт тәрбиясе, үз-үзенә хезмэт күрсәтү күнекмәләре бирү күздә тотыла.

Пешерү түгәрәгенең алга куйган бурычлары:

1. Икмәк турында төшенчә бирү; игенче хезмәтенә хөрмәт уяту; татар халык ашлары,чэй ризыклары эзерлэү буенча белемнэрен киңэйту.

2.Рус,башкорт  милләте hэм ризыклары белән таныштыру. Дуслык хисләре тәрбияләу.

3.Пешеру хезмэтенә мәхәббәт уяту.

4.Үз хезмәтенең  нәтиҗәсен күреп горурлык хисләре тәрбияләү.

5.Балаларда төгәллек,игьтибарлылык,мөстәкыйльлек  сыйфатлары тәрбияләү

*Тугәрәк атнага бер мәртәбә үткәрелә.

*Кирәкле  җихазларны, азык-төлекләрне алдан әзерләп кую кирәк.Эшкә керешер алдыннан пешекче өчен махсус тегелгән киемнәр киелергә тиеш.

Иң беренче балаларны пешерү бүлмәсе, пешерү күнекмәләре hәм җихазлары белэн таныштыралар.Балаларга икмәкнен нинди юллар белән өстәлгә килүе аңлатыла.Пешергән hәр эйбернең составын истэ калдыру өстендэ эшлэнелэ.Чиста ,пөхтэ эшләүләренә игътибар ителә.

*Балаларның  hәрберсе аерым –аерым шөгыльләнә.Моның өчен махсус өстәл hәр балага аерым уклау,куна тактасы булдырыла.

                                          Перспектив план.

                                           Сентябрь.

1.Пешерү бүлмәсе, җихазлар белән таныштыру. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү.

2.Гербарийлар төзу.\башаклардан һәм бөртекләрдән.\

3.Альбом төзү, төрле ризык рәсемнәре ябыштыру.\күмәк эш\.

4.Җырлы –биюле уен  «Ак калач»ны өйрэну.Күңел ачу.

Пешергән әйберләрне искә төшерү. Күмәч белән чәй эчү

                                         Октябрь.

1.”Икмэк каян килә?”темасына сөйләшү. Икмәккә сак караш тәрбияләү.Игенче хезмәтенә хөрмәт уяту.

2.Кыстыбый камыры әзерләү һәм пешерү.

3.Кишер салаты ясау.

4.Жырлы-биюле уен «Кунаклар»ны өйрәтү.Күңел ачу. Пешергән әйберләрне искә төшерү.

                                      Ноябрь.

1.Токмач кису. Пычак белән дөрес эшләү.

2.Пилмән бөгү.

3.Пешкән чөгендердән салат ясау.

4.Җырлы –биюле уен «Без солылар чәчәбез»не өйрәтү.Күңел ачу.Пешергән әйберләрне искә төшерү.

                                     Декабрь.

1.Чәй ризыклары белән танышу. Ризыкларны танып белү.Тозлы камырдан ясап карау.

2.Печенье пешерү.

3.Венегрет ясау.

4.Зирәклекләрен сынаш уены «Ашханә» .Күнел ачу. Пешергән әйберләрне искә төшерү.

                               Январь.

1.Крендель пешерү.

2.Кош теле пешерү.

3.Пешкән  кишер салаты ясау.

4.Выставка  оештыру.

                          Февраль .

1.Татар халык ашлары белән танышу.Альбомнар карау.

2.Коймак пешеру.

3.Бутербродлар ясау.

4.Күнел ачу, хәрәкәле уеннар оештыру «Чүлмәк сатыш». Пешергән әйберләргә анализ.

                           Март.

1.Төш  пешерү.

2.Йомырка белэн танышу. Йомырка  күмәче пешерү.

3.Кекс пешерү.

4.Күңел ачу. Хәрәкәт уеннары өйрәтү. «Йомырка атышлы».Пешергән әйберләрне искә төшерү.

                       Апрель.

1.Вак бәлеш пешерү.

2.Тәбикмәк пешерү.

3.Кыяр салаты ясаү.

4.Чәй ашлары пешереп алып килү. Күңел ачу. Чэй эчү.

                                    Май.

1.Бәрәңге тәкәсе пешерү.

2.Печенье пешерү.

3.Редиска белэн яшел суган салаты.

4.Пешергэн әйберлэрне искә төшерү.Өйрәнгән уеннарны һәм җырларны кабатлап бәйрәм ясау.

Йомгаклау.

Искәрмә.Һәр айда да балалар пешергән ризыклардан күргәзмә уткәрелә.

                           

Тема:  Кыстыбый камырын әзерләү һәм пешерү  .

Максат: балаларга кыстыбый, аның камырының нәрсәләрдән ясалганын анлату,камыр җәяргә өйрәтү;чиста пөхтә эшләүләренә игътибар итү;җихазларның исемнәрен дөрес истә калдырыруларына ирешү;

Җихазлар: куна тактасы, уклау, он, йомырка, тоз, таба.

Барышы:

1.Максаты аңлату.Әзер продукцияне күрсәтү.

2.Камырны әзерләү тәртибен аңлату, камыр басу.

3.Камыр җәю.

4.Камырны катыру.

5.Эченә төелгән бәрәңге салып кысу.

6.Йомгаклу.

Тема: Токмач кисү

Максат: токмач камырының составын өйрәтү, камыр җәюне күрсәтү, җәеп карау,кисәргә өйрәтә башлау; пычак белэн сак эшләү кагыйдәләрен үтәү;

Жихазлар: куна тактасы, уклау, он , йомыка, тоз.

Барышы:

1.Әңгәмә. Татар халык ашларын искә төшерү.Балаларның халкыбызның нинди ризыкларын белүләрен  ачыклау, күргәзмә белән танышу.

2.Токмач камырының составы белэн танышу. Камыр басу.

3.Камыр җәю.

4.Токмач кисәргә өйрәтү.Пычак белэн сак эш итү.

5.Йомгаклау.

Тема: Печенье пешерү.

Максат: Башка милләт ризыклары белән танышу, дуслык, туганлык хислэре тәрбияләү, печенье төрләре ,аның составлары турында белемнәрен үстерү; камыр белән эш итү күнемәләрен ныгытуны дәвам итү; эшләрен ахрына  җиткерергә омтышларын үстерү.  

Җихазлар :май, он, йомырка, песок, уксус, башкорт киемендэге курчак

Барышы:

1.Башкорт кызы Таңсылу кунакка килә.Күчтәнәчкә үзләренең милли ризыгы –бавырсак алып килә.

2.Башкорт кызына печенье пешерергә өйрәтү, камыр составын сөйлэп, анлату, камыр басу.

3.Печенье ясап пешерергэ тыгу.

4.Татар халык уены «Йөзек салыш» уены.

5.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Интегрированный план НОД по Экологии на квартал подготовительная группа, план составлен согласно новым стандартам

Данный  интегрированный план составлени по программе "От Рождения до школы"...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...