Көзнең серле яфраклары
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Хамидуллина Минеясира Минахматовна

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz.docx30.22 КБ

Предварительный просмотр:

 

Ядегәр балалар бакчасы

Көзнең серле яфраклары.

2013

КӨЗНЕҢ СЕРЛЕ ЯФРАКЛАРЫ.

Мәктәпкә әзерлек тэркемендә үткәрелгән кичәнең максаты — балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзәтүчәнлекләрен үстерү; төсләр белән таныштыруны дәвам итү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Кичәгә әзерлек. Балалар белән татар халык мәкальләре, табышмаклар, сынамышлар, көз турында шигырьләр, җырлар өйрәнү. Каен агачы һәм аның файдасы турында әңгәмә үткәрү.

Җиһазлау. Кичәдә куллану өчен магнитофон һәм кассеталар, Каен кызы өчен киемнәр, кәрзин һәм төрле агачларның көзге яфраклары.

Зал кэзге табигатьне сурәтләгән рәсемнәр, төрле төстәге яфраклар белән бизәлә.

Музыка яңгырый.

Тәрбияче.

Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә!

  Нәни дусларым,

  Үтегез түргә!

Кулларына төрле төстәге яфраклар тоткан балалар залга үтәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезне чын күңелдән «Серле яфрак» бәйрәме белән тәбрик итәм.

Тышта «Әбиләр чуагы»,

Серле яфрак бәйрәме.

Бу мизгелдә чагыла күк

Табигатьнең бар яме.

Көзнең матурлыгына куанып, шушы сихри гүзәллекне күңелебезгә алып, бергә-бергә рәхәтләнеп ял итик.

1        нче бала.

Оча яфрак, уйный яфрак һаваларда әйләнеп. Бүген, бүген, бүген, бүген

Барысы бергә.

Яфракларның бәйрәме'.

2        нче бала.

Көз җиттеме, бар агачлар Алтынга манган сыман.

Кызыл яфраклы чаганнар Утларда янган сыман.

3        нче бала.

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын келәм җәелә.

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

4        нче бала.

Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды,

Тирә-юнь сары төстә,

Әллә соң бу алтын аймы?

«Көз» җыры (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе) башкарыла.

Салкын җилләр исә,

Тәрәзәгә чиртә.

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә.

Сары яфрак белән Безнең бакча тулган. Кояш та елмаймый, Белмим, нәрсә булган?

Тәрбияче.

Бу гаҗәп хәлме сезгә? Алтын көз килде безгә.

(Балалар урыннарына утыралар.)

1        нче бала.

Октябрь ае.

Урман буйлары...

Көзнең төсләргә үтә бай чагы, Урман чуп-чуар: яшел   чыршылар,

Зирек кып-кызыл, каен сап-сары.

2        нче бала.

Октябрь ае...

Урман юллары.

Чыршылар яшел, каеннар сары.

Кайсы чишенә, кайсы киенә —

Җирнең өс-башын алмашкан чагы.

Тәрбияче.  Нинди матурлык!  Көзге табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт «күлмәген» кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

—        Агач яфраклары нигә көзен төрле төскә керә икән? Моның
сере нидә соң? Бәлки берәре-гез беләдер?

Балалар:

  • Көз җитте.
  • Яңгырлар ява.
  • Көннәр салкынайды...

Тәрбияче. Көз җиткәч, яшел яфракларга кызыл, сары төс керә. Чөнки яшел яфракларда безгә күренми торган бик серле сыекча яшеренгән. Фән телендә хло-ро-филл дип атала ул. Кояш нурлары кимегәч, салкыннар җиткәч, хлорофилл үзенең көчен югалта. Менә шуңа да инде көзен яшел яфраклар кызыл, сары (ка-ро-тин), шәмәхә (ан-то-ци-ан) төс ала.

«Бу яфрак нинди төстә?» дигән уен оештырыла.

Уен барышы. Тәрбияче төрле төстәге яфракларны артына яшерә. Бер яфракны алып, балаларга күрсәтә, ә алар аның төсен әйтәләр, тәрбияче исә төсне фән телендә кабатлый.

Тәрбияче балаларны «Яфраклар туе» дигән хәрәкәтле ял минуты белән таныштыра2.

Бик күңелле бу айда. (Кулларны җәеп, чүгеп алу.)

Алтын сары бар дөнья. (Кулларны югары күтәреп һәм түгәрәк ясап. аска төшерү.)

Җил яфракларны биетә. (Әйләнеп, бию хәрәкәтләре ясау.)

Көз шатлана, туй итә. (Аяк очларында бию хәрәкәтләре ясау.)

5 нче бала.

Яфраклар да безнең кебек

Шатланышып йөриләр.                                                      Талгын җилдә тибрәнешеп, Бөтерелеп бииләр.

«Яфраклар биюе» башкарыла. Бию ахырында балалар түгәрәк ясап басалар.

6 нчы бала.

Яфраклар, яфраклар

Төрле төстә булалар.

Көзге җил исүгә

Җирләргә тулалар.

Барысы бергә.

Зәңгәр һава, зәңгәр һава,

Җир өстенә яфрак ява.

Балалар кулларындагы яфракларны җиргә сибәләр, урыннарына утыралар.

Тәрбияче.

Көзге җил уйный, шаяра,

Яфракларны туздырып.

Кем күбрәк яфрак җыяр, Башкалардан уздырып.

«Яфрак җыю» уены.

Уен барышы. 5 бала яфракларны төсләргә аерып җыя. Уен ахырында кемнең күпме яфрак җыюы санала.

  1. нче бала (кызыл яфрак).

Мин кызыл яфрак булам,

Кызарып, очып төшәм.

Көзге кояш кыздырганда,

Помидор кебек пешәм.

  1. нче бала (сары яфрак).

Мин алтынсу сары яфрак —

Көз чибәрнең көзгесе.

Саклана минем төсемдә

Назлы кояш өлгесе.

  1. нче бала(яшел яфрак).

Үз төсемдә калдым әле ,

Салкын көзләр җитсә дә.

Җәйне үзем белән алдым,

Ап-ак кырау төшсә дә

4        нче бала (шәмәхә яфрак)/
.
Мин шәмәхә яфрак булам.

Минем кебекләр сирәк! Табигатьне бизәр өчен Шәмәхә төс тә кирәк.

5        нче бала (кара яфрак).
Кара яфрак булам мин,

Җиргә төшеп каралдым.

Туган җиргә сарылганга,

Туфрак булып таралдым.

Балалар яфракларны тәрбияче кулындагы кәрзингә салалар, урыннарына утыралар.

Тәрбияче. Күрәсезме, балалар, искиткеч бай ул төсләр дөньясы! Төсләрнең гүзәл чагылышы — тормышыбыз бизәге. Без төрле төстәге киемнәр сайлап киябез, бүлмә җиһазларыбыз да үзебез яраткан төсләрдә. Төсләр әйтеп бирә алмый торган сихри көчкә ия. Шуңа күрә алар безне үзенә җәлеп итә дә.

Яшел төс—яшьлек, яшәү төсе. Ул безне тынычландыра, тормышка ышаныч уята.

Кызыл төс — кояш, ут төсе. Бу төс безгә куәт, дәрт өсти, көч бирә.

Сары төс — муллык, байлык төсе. Безгә җылылык өсти.

Ак төс—сафлык, пакьлектөсе. Күңелдә шатлык хисе тудыра. Тынычлык билгесе.

«Мәкаль әйтеш» уены.

Тәрбияче. Балалар, төсләр белән бәйле булган татар халык мәкальләрен искә төшерик әле. Мин мәкальне әйтә башлыйм, ә сез аны дәвам итегез.

Мәкальләр:

  • Сары төс —... (көз күрке).
  • Яшел төс —... (яз күрке).
  • Җете кызыл ... (тиз уңа).
  • Ак төс —... (шат төс).

  • Кара туфрак — ... (туган җир).
  • Сабыр төбе — ... (сары алтын).

«Алтын көз» җыры (З.Нури сүзләре, А.Батыршин көе) башкарыла.

Сары төс ул була күпләп —

Алтын бөртек төсе ул.

Бөртек — безнең тәмле икмәк.

Икмәк — җирнең көче ул.

Көздән курыкмыйм —

Салкын ул диеп;

Көзне сөям —

Алтын ул, диеп.

Ишек шакыйлар. Кулына кәрзин тоткан Каен кызы керә.

Каен кызы. Исәнмесез, сау-мысыз! Таныш булыйк, дусларым! Тәрәз каршыгызда үсәм, Мин — зифа буйлы каен. Көн дә янымда уйныйсыз, Таныйсыздыр, мөгаен.

Балалар. Әйе, әйе, таныйбыз.

Каен кызы.

Бүген дә чыгарсыз диеп,

Тирә-якны күзләдем.

Бәйрәм буласын ишеткәч,

Үзем кердем түзмәдем.

Тәрбияче.

Рәхим ит, зифа каен,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Каен кызы.

Шатлык  белән  үтсен, әйдә, Серле яфрак бәйрәме. Күчтәнәчем булсын сезгә Табышмаклар бәйләме. (Кәрзинеп күрсәтә).

1 нче бала.

Кәрзин тулы сары яфрак,

Шул булдымы табышмак?

Каен кызы.

һич шаяртмыйм,

Нәкъ шулай.

Кил әле,

Кыю малай.

Яфрак саен

 Бер табышмак.

Син җавабын

Эзләп тап.

«Табышмак әйтәм — җавабын тап» уены. Уен барышы. Балакәрзиннән бер яфрак ала. Каен кызы яфрактагы табышмакны укый, ә бала җавабын әйтә. Табышмаклар:

—        Ап-ак күлмәген кигән,
Күлмәгенә тап тигән.
(Каен.)

—        Көзен кайсы агачның яфраклары
Яшел килеш кала?
(Сирень.)

—        Яз күңелләндерә,
Җәй ышыклый,
Көз ашата,

Кыш җылыта. (Агач.)

  • Нинди агач җилсез шаулый, Шыбыр-шыбыр    сөйләшә? (Усак.)
  • Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак.)

Каен кызы. Әйе, соңгы табышмакның җавабы—яфрак. Ә сез яфрагыннан агачларны танып, аларның исемнәрен атый аласызмы? Сынап карыйм әле.

«Яфрагыннан таны» уены уйнала.

Уен барышы. Каен кызы кәр-зиненнән бер яфрак алып күрсәтә, ә балалар, шул яфракны танып, агачның исемен әйтәләр.

Каен кызы. Булдырдыгыз, балалар! Сез агачларны яфрагыннан да танып беләсез икән. (Кәрзинеп әйләндереп карый-карый.) Кәрзинемдә бер яфрак та калмады, дисәм, күр инде, берсе качып калган әле.

Тәрбияче (көлеп). Тылсымы бардыр аның. Безнең игътибарны үзенә җәлеп итәргә теләгәндер. Моның тылсымы нидә соң? Уйлап карыйк әле. Агач һәм агач яфракларына багышланган халык сынамышлары бар. Алар-га карап алдагы ел фасылының ничек киләчәген, игеннәрнең нинди уңыш бирәчәген чамалап белеп була. Чөнки татар халкы элек-электән табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы һәм кү-зәтүчән булган.

Каен кызы (кулындагы яфракны күрсәтеп). Гади генә түгел, серле икән әле бу яфрак.

"Серле яфрак"уены.

Уен барышы. Балалар түгәрәк ясап тезелеп басалар. Яфракны татар халык җыры «Әнисә» көенә җырлый-җырлый кул-дан-кулга тапшыралар.

Җыр.

Матур көйгә бөтерелеп,

Сиңа тукталса яфрак. Серлелеген ачар өчен,

Бер сынамыш уйлап тап.

Җыр ахырында яфрак кемдә калса, шул бала сынамыш әйтә.

Сынамышлар:

  • Агач яфрак коймый, кар яумый.
  • Яфрак җиргә капланып төшсә, иген уңа.
  • Агач яфракны соң койса, ел авыр килә.
  • Чия яфрагын коеп бетерми торып, кыш булмый.

—        Өрәңге яфраклары дымсуланса, сабаклары тирәсендә
тамчылар хасил булса, 2 — 3 көннән яңгырлар башлана.

—        Әгәр каен агачының яфраклары астан саргаеп, астан коела
башласа, ел җылы килә һәм киресенчә.

(Балалар урыннарына утыралар.)

«Туган ягым каеннары» җыры (И.Юзеев сүзләре, М.Има-шев көе) яңгырый.

Тәрбияче. Туган ягыбыз табигатен каенагачы, каен урманнарыннан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Каен—ул безнең иң яраткан агачыбыз, төбәгебез бизәге.

Каен кызы. Дөрес, күпләр нәкъ сезнеңчә уйлый. Ә менә кайберәүләр, кәүсәмне яралап, исемнәрен яза, толымнарымны таган итеп атынырга ярата.

Тәрбияче. Бәлки алар каен агачының кешеләргә нинди файда китерүен белмиләрдер?

Каен кызы. Балалар, ә сез беләсезме?

Балалар:

  • Бөреләреннән дару ясыйлар.
  • Каен себеркесе әзерлиләр.
  • Җиһазлар ясаганда кулланалар.
  • Каен суы алалар.
  • Өйләрне җылыту өчен утын әзерлиләр.
  • Каен гөмбәсеннән (чагадан) дару ясыйлар.
  • Каен тузын элек китап язу өчен кулланганнар.
  • Сумала ясыйлар.

Каен кызы. Рәхмәт, балалар! Сез чын табигать дуслары икәнсез. Туган як табигатен саклагыз. Агачлар, куаклар утыртыгыз. Туган ягыбыз яшеллеккә күмелеп, кешеләр, җәнлекләр һәм кошлар өчен җир йөзендәге оҗмахка әверелсен. (Саубуллашып чыгып китә.)

«Кояшлы ил» җыры (Ә.Рө-шитов сүзләре, П. Батыр-Бол-гари көе) башкарыла, шуның белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по теме "көзге яфраклар"

Данный материал о том, как сохранить опавшие листья деревьев от холода во всем их великолепии...

Коелган яфраклар

Открытая деятельность....

"Яфраклар бәйрәме" күңел ачу чарасы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группасы өчен көз бәйрәме...

Сценарий проведения мероприятия с писателем Гузалией Галлямовой и ее книги"Яфраклар биюе"

Сценарий проведения встречи с писателя родного края на татарском языке.На мероприятии зачитываются стихи , песни на слова стихов писателя, а также танцы под татрские народные мелодии. ...

"Коела җиргә яфраклар" проекты.

"Коела җиргә яфраклар" проекты....

Көзге яфраклар

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...