Көзге яфраклар
статья по рисованию (младшая группа) на тему

Сагдиева Наила Махмутовна

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_yafraklar.docx13.32 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

 яфрак рәсемен ясарга өйрәтү;

– пумаланы дөрес тоту, төсләрне аеру һәм куллану күнекмәләрен булдыру;

– көзге табигатьне күзәтү аша балаларда уңай тәэсир, тойгылар уяту.

Җиһазлау: альбом форматындагы биттә зәңгәрсу ачык һавада ясалган агач рәсеме; кызыл һәм сары төстәге гуашь буяулары; 8–12 нче санлы пумалалар һәм мольберт.

Рәсем эшчәнлегенә әзерлек: һава суларга чыкканда, балалар белән яфракларның коелуын күзәтәбез. Коелган яфраклар арасыннан иң матурларын сайлап җыеп алабыз. “Кәрҗингә яфраклар җыю” уенын уйнап, көз һәм яфраклар турында шигырь, җырлар башкарабыз. Көзге табигатьне тасвирлаган рәсемгә мөрәҗәгать итәбез.

Эшчәнлек барышы

(Тәрбияче балаларга урамда җыйган көзге яфракларны күрсәтә. Балаларның игътибарын аларның төсенә, матурлыгына юнәлтә.)

Тәрбияче. Балалар, менә көз җитте. Җиргә яфраклар коела. Әйдәгез, балалар, яфраклар белән уйнап алабыз. Аларны күккә чөябез һәм җиргә коелуларын күзәтәбез.

(Балалар тәрбияче белән берлектә яфракларны өскә чөяләр. Тәрбияче бу вакытта көзге мизгелләрне балалар хәтерендә яхшырак истә калдыру максатында шигырь юлларын яттан сөйләп үтә.)

Тәрбияче. Күктә көзге яфраклар

Әйлән-бәйлән уйныйлар,

Очып аргач, җиргә ятып,

Җилгә кушылып җырлыйлар.

(“Көзге яфраклар” уены ике-өч тапкыр кабатлана.)

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән кызыл, сары төстәге көзге яфраклар ясарбыз.

(Балаларны өстәл янына утырткач, тәрбияче аларга алдан әзерләнгән агачка яфаклар ясау алымын күрсәтә. Башта, пумалага кызыл буяу алып, агач ботакларына кызыл яфрак ясый, аннан сары төс алып, сары яфрак төшерә. Рәсем эшчәнлегендә балаларга пумаладагы буяуны юарга су бирелми, шуның нәтиҗәсендә сары һәм кызыл төс бергә кушылып, көзге яфраклар хасил була.

Мольбертта яфраклар ясауны күрсәткәч, тәрбияче балаларның каршыларына әзерләп куелган кисточкаларны кулларга алырга рөхсәт бирә һәм буяу эшчәнлегенә керешәләр.

Тәрбияче балаларның игътибарын  буяу төрләренә юнәлтә. Эш барышында тәрбияче балаларга буяуны аз-азлап алу тәртибен исләренә төшерә.

 Рәсем эшчәнлеге тәмамлангач, тәрбияче пумалаларны җыеп ала һәм рәсемнәрне рәт белән тезеп чыга. Нәтиҗәдә, көзге бакча пейзажы хасил була.)

Тәрбияче. Нинди матур көзге бакча ясагансыз, балалар. Әйдәгез, рәсемнәрегезне бергәләшеп күзәтик. (Балаларны рәсемнәр янына җыя.) Балалар, әйдәгез, шушы матур көзге яфраклар арасыннан сары яфракларны табыйк әле. (Балалар сары яфракларны күрсәтәләр.) Ә хәзер, әйдәгез, кызыл яфракларны табыйк. (Балалар кызыл яфракларны табалар.)

Тәрбияче.  Күктә көзге яфраклар

Әйлән-бәйлән уйныйлар,

Очып аргач, җиргә ятып,

Җилгә кушылып җырлыйлар.

Балалар, сезнең матур яфракларыгызны күреп, көз бүген сезгә үзенең бүләген алып килгән. (Балаларга наклейкалар бирә, балаларны мактый.)

Web-адрес публикации: магариф.рф/kozge-yafraklar/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по теме "көзге яфраклар"

Данный материал о том, как сохранить опавшие листья деревьев от холода во всем их великолепии...

Коелган яфраклар

Открытая деятельность....

Көзнең серле яфраклары

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән кичә...

"Яфраклар бәйрәме" күңел ачу чарасы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группасы өчен көз бәйрәме...

Сценарий проведения мероприятия с писателем Гузалией Галлямовой и ее книги"Яфраклар биюе"

Сценарий проведения встречи с писателя родного края на татарском языке.На мероприятии зачитываются стихи , песни на слова стихов писателя, а также танцы под татрские народные мелодии. ...

"Коела җиргә яфраклар" проекты.

"Коела җиргә яфраклар" проекты....

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...