"Яфраклар бәйрәме" күңел ачу чарасы
методическая разработка (старшая, подготовительная группа) на тему

Муртазина Рания Абузаровна

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группасы өчен көз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yafraklar_byrme.doc432 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Актаныш районы

Богады балалар бакчасы

“Яфраклар бәйрәме”

“Кояшкай”  бакчасы  балаларының әти-әниләр өчен әзерләгән күңел ачу кичәсе

2015 ел.

Катнашучы балалар

Борчак

Чөгендер

Кабак

Сарымсак

Кишер

Бәрәңге

Суган

Кәбестә

Кыяр

Помидор

Кулларына сары яфраклар тоткан балалар бии-бии  чыгалар да тезелеп басалар.

Һәрбернең чорның үз матурлыгы бар. Ә менә бездә бүген  көз хакимлек итә. Бакча,  урман. әрәмәләрнең сары, кызыл, алсу төсләргә төренүе. Кояшның сирәк елмаюы, сихри томан, салкынча һава, аяк астында яфрак кыштырдавы күңелне әллә нишләтә. Моңсу да, ямансу да. Инде көзге уңышта җыелып урыннарына кереп урнашты. Урман-бакчаларны балан белән миләш тәлгәшләре генә бизәп тора.

Миләш чемнәрендә алсу көзнең

Кайнар яше тора эленеп.

Тирә якта яфраклары йоклый

Сары сагышларга төренеп.

            Кырлар талган уйга моңсуланып,

Урманны да моңсу уй сарган.

Шәрә калган кырның камыллары

Кояш нурларыннан нур алган.

Көзләрнең дә була төрле чагы:

Йә көлә ул җирдә, йә елый.

Йә шашынып яфракларын коеп

Җиргә ятып тагын бер дулый.

 «Бэхетле балачак « жырын башкаралар

Алып баручы.  Көз белән безнең арабызда охшашлык, бәйләнеш бар шул: көз-яз, җәй буе тырышып үстергән мул уңышны җыя, икмәк байлыкка куана. Озын кышка әзерләнә торган матур, алтын вакыт. Яшьлекнең дә көзе-балачактан абына –сөртенә , елый –көлә туплаган тормыш тәҗрибәсе, көзге яфраклардай алтын акылны уртаклашу чоры.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

уртага чыга.

 1нче бала.

Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен

2нче бала.

Сентябрьдә чәчәк аткан,

Көз димәгән кашкарый.

Җылыт әле, дигән сыман

Үзе кояшка карый.

Знче бала.

Күрмичә дә калдык җәйне,

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

4нче бала.

Җәйне шулай озатабыз —

Торналар белән бергә.

Әйтерсең лә, җәй үзе дә

Торнага әверелгән.

5нче бала.

Каеннар бишек шикелле

Күренә туган якта.

Сары чыбылдык эчендә

Көзге моң йоклап ята.

6нчы бала.

Баш очыннан җылы якка

Кыр казлары очалар.

Каңгылдашып, көзге моңны

Уятыр төсле алар.

7 бала

Җылытмый инде кояш та

 Көннәр кыскара бара.

 Әбиләр чуагы белән

 Көз алдый безне бары.

8 бала

Сибәли салкын яңгырлар,

Кургаш болытлар йөзә.

Җирне, хакимлек итәргә,.

Тапшырган Ходай көзгә.

Алып баручы.

Шунда ул аяк астында яткан яфраклар арасында бер хат таба. Ачып укый.

Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән.

Озакламый мин дә сезнең

Бәйрәмегезгә киләм.

Бу хатны ачып укуга,

Кул чабыгыз гөр килеп.

Ишетеп шуны, бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп.

Туктале, бу бит Сөмбеләдән килгән хат булды. Әйдәгез, балалар, гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та Сомбелэ ишетеп, килеп җитәр.

Кул чабалар. Ишектә Сөмбелә күренә.

. Сөмбелә

Сез мине чакырдыгызмы?

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесез!

Мин дә сагындым сезне.

Мин башлыйм бәйрәмегезне!

Әйдә, ясап түгәрәк,

Җырлыйк, биик,

шигырь сөйлик,

Күңел ачыйк бергәләп.

 «Жыр «Яфраклар бэйрэме»

К.н.

Башкорт бие

2нче бала.

Саргайды яшел бакча —

Сары яфраклар оча.

Көн дә яңгыр сибәли,

— Утырыгыз өйдә, — ди.

Знче бала.

Болыт кашын җыерса,

Яңгыр белән куркытса,

Без аннан тиз качабыз,

Кулчатырны ачабыз.

4нче бала.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны җыярбыз.

Дәфтәр эченә куярбыз.

5нче бала.

Бүген бездә матур бәйрәм.

Бүген бездә Көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

бнчы бала.

Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар.

Тирә-якка хушбуй исе

Тараталар алмалар.

. Сөмбелә

Әйе, дуслар, килмәдем тик

Яфрак сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме, күпме байлык,

Күпме муллык табында!

Муллык булса, бәйрәмнәр бит

Күңеллерәк тагын да!

Жыр «Шофер буласым килэ»

К.н.

Морячка биюе

Алып баручы.

Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер инде. Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.мэсэлэн, шалканны гына алыйк.  Ул безгэ буген узе кунакка килгэн.

Рэхим итегез

Шалкан экиятен сэхнэлэштеру

Безнең бәйрәмгә көзнең башка  байлыклары  да килде. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.

Борчак.

Мин — борчак, мине кешеләр

Кырга чәчеп үстерәләр.

Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерәләр.

Чөгендер.

Мин — чөгендер. Мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.

Кабак.

Таныйсыздыр инде мине.

Әйе, әйе, мин кабак.

Минем тәмне белим дисәң,

Бәлешемне ашап бак.

Сарымсак.

Аш тәмләткеч ясар өчен

Сарымсак та бик кирәк.

Кышын мине дус күрсәләр,

Чирләүчеләр бик сирәк.

Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер — саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

Бәрәңге.

Мин — бәрәңге. Пешерсәң,

Мин тәмле булам бик тә.

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Суган.

Ә мин — суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә.

Мине ашап, салкыннарда

Суык тимәс үзегезгә.

Кәбестә.

Ә мин булам кәбестә.

Мин бик тәмле бәлештә.

Миннән щи пешерәләр,

Йә голубцы төрәләр.

Кыяр.

Кыярны һәркем таный.

Кыяр салатка ярый.

Әгәр дә куйсаң тозлап,

Кыяр саклана озак.

Помидор.

Ә мин булам помидор —

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

Алып баручы.

Хәзер, барлык яшелчәләр,

Түгәрәккә басабыз,

Әйлән-бәйлән әйләнәбез,

Җырлап күңел ачабыз.

Жыр «Минем жырлыйсым килэ»

Чегэн биюе

К.н

К

Кумэк татар биюе

Бала.

Көз — моңсу чак,

ямансу чак,

Көн дә ява яңгырлар.

Тик безнең бүлмәдә һаман

Яңгырый дәртле җырлар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие по теме "көзге яфраклар"

Данный материал о том, как сохранить опавшие листья деревьев от холода во всем их великолепии...

Коелган яфраклар

Открытая деятельность....

Көзнең серле яфраклары

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән кичә...

Сценарий проведения мероприятия с писателем Гузалией Галлямовой и ее книги"Яфраклар биюе"

Сценарий проведения встречи с писателя родного края на татарском языке.На мероприятии зачитываются стихи , песни на слова стихов писателя, а также танцы под татрские народные мелодии. ...

"Коела җиргә яфраклар" проекты.

"Коела җиргә яфраклар" проекты....

Көзге яфраклар

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...