Занятие по теме "көзге яфраклар"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Данный материал о том, как сохранить опавшие листья деревьев от холода во всем их великолепии 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema1.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Татарстан Республикасы

                                   Балтач муниципаль районы

              Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясе

                          катнаш төрдәге  Карадуган балалар бакчасы

                     

         Тема: “Көзге яфраклар”

                       (Зурлар төркеме)

                     

               

                 

                                                                    Тәрбияче: Юсупова Р.М

                                                                 I квалификацион категория

Тема:  Көзге яфраклар

Максат: Балаларга табигатьнең барлык ел фасылларында да матур икәнен

              күрсәтә белү.Табигатьтә бер нәрсәнең дә очраклы рәвештә генә        

              яфракларның үсемлекләргә көз һәм кыш көне җирне саклау өчен        

                 кирәклеген аңлату.

 Балаларны үсүче агачларны күзәтергә алып чыгу. Хәкимҗан Халиковның “ Көз” шигырен сөйләү.

                Үтте -китте матур җәйләр

                Көзләр килеп җиттеләр

                Ак каенның яфраклары

                 Саргаешып киптеләр

                           Сандугачлар, карлыгачлар

                           Очып китте еракка.

                            Торналар да ялга китте,

                            Җылы якка көньякка

_ Балалар, әйдәгез, үзегез мин укыган шигырьдән соң көз билгеләрен табып әйтегез. Ул безнең мәйданчыктагы агачлар, кошлар турында микән?

_ Балалар, сез көз көне нәрсәгә яфраклар коелганын беләсезме?

-Сезгә коелган яфраклар ошыймы?

-Сез аларны җыярга яратасызмы?

-Ни өчен?

-Сез ул яфракларны нишләтәсез?

-Балалар, агач яфракларын коеп кышкы салкыннарга әзерләнәләр. Ә коелган яфраклар җирне келәм булып каплыйлар да агачларның тамырларынөшүдән саклыйлар Яфраклар астында җиргә бик салкын булмый, кар авырлыгы да җирне басмый, һава кереп тора. Туфракта яшәүчеләр өчен дә бу бик әйбәт. Алар туфракны йомшаталар. Ә яз көне яфраклар астында җирнең дымлылыгы озаграк саклана. Җиргә коелган яфраклар чүп түгел икән, алар туфрак өчен бик кирәк

_ Әйдәгез, балалар , мәйданчыктагы куакларны , чәчәкләрне. Үсемлекләрне кыш көне өшемәсеннәр өчен коелган яфраклар белән каплыйк әле. Ә яфракларны асфальт юлга коелганнарын себереп бер күчкә өеп куйыйк, аннан соң аларны чәчәк түтәләренә ташырбыз. Ә аларны җил очыртмасын өчен өсләренә су сибик. Дымлы булгач, алар тизрәк чери башлыйлар.

 _ Балалар , сезнең урамда абый- апаларның коелган яфракларны тырмалаганнарын күргәнегез бармы?

_ Димәк, алар агачларга бары тик зыян гына китерәләр икән. Аларга коелган яфраклар чүп булып күренәләр икән.

_ Яфракларны асфальт юлдан һәм каты җир өслегеннән генә чистартырга кирәк. Аларны яндырырга ярамый. Ул табигатьтә яшәүчеләргә зыян китерә һәм шуның өстенә һаваның да пычрануына китерә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коелган яфраклар

Открытая деятельность....

Көзнең серле яфраклары

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән кичә...

"Яфраклар бәйрәме" күңел ачу чарасы

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группасы өчен көз бәйрәме...

Сценарий проведения мероприятия с писателем Гузалией Галлямовой и ее книги"Яфраклар биюе"

Сценарий проведения встречи с писателя родного края на татарском языке.На мероприятии зачитываются стихи , песни на слова стихов писателя, а также танцы под татрские народные мелодии. ...

"Коела җиргә яфраклар" проекты.

"Коела җиргә яфраклар" проекты....

Көзге яфраклар

Конспект занятия для детей младшей группы на татарском языке...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...