Табигаттэ кунакта
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) на тему

Габдрахимова Амина Хадиевна

Наблюдение на природе за некоторыми видами насекомых. К теме даны цель, стихотворение, загадка, описание, дидактические игры и подвижная игра. Методический материал дается на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigatte_kunakta.doc106 КБ

Предварительный просмотр:

Табигатьтә кунакта

Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 августтагы махсус Указына нигезләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  20 октябрендәге  махсус Указы имзаланды.  Анда 2013 ел- Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән.  Ел чарасының төп максаты – һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру, диелә әлеге документларда.

Тирә-юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау бүгенгесе көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә-тирә — җир, су, һава һәм җир өстендә тереклек итә торган барлык организмнар белән бәйле. Иң беренче чиратта балаларга үзара бик нечкә бу бәйләнешне күрә белергә һәм аңларга ярдәм итәргә кирәк.

Һаваны боза торган төтен, елгаларны пычрата торган ташландык сулардан табигать кенә зарар күрми, ә кеше дә авырый һәм зыян күрә. Менә ни өчен табигатьне саклау, дөресрәге, табигый тирәлекне саклау ахыр чиктә кешенең үзен саклау дигән. сүз. Бу — Җир йөзендә бездән соң калачак яисә безнең гаебебез аркасында юкка чыгачак тормышны, киләчәгебезне саклау дигән сүз.

Безнең киләчәк буынга да яшеллек, чиста су, кошлар сайравы, Җир йөзенең бөтен матурлыгы кирәк булачак.

Кеше табигатьтә үзен хуҗаларча тотарга, үзенә туклану һәм промышленность ихтыяҗлары өчен кирәк булган табигый байлыклардан — җир, урман байлыкларыннан, балык, кош, җәнлек запасларыннан акыл белән файдаланырга тиеш. Кеше тере табигать көчләренә яңадан торгызылырга булышырга тиеш.

Сабыйларыбызны кечкенәдән үк туган як табигате белән таныштыру, аңа сакчыл караш тәрбияләү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, табигать күренешләре арасындагы иң гади бәйләнешләрне аңларга булышу, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү тәрбиячеләрнең, укытучыларның һәм әти- әниләрнең төп максаты булып тора. Шушы очракта гына балаларыбыз акыллы, игелекле, туган илне, туган якны яратучы, ярдәмчел, яхшы күңелле, табигать сөючән, намуслы булып үсәрләр.

Кырмыскаларны күзәтү

 

Максат: Кырмыскаларның яшәү рәвешләре һәм кырмыска оясының төзелеше белән таныштыру, барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Сүзлек өстендә эшләү: кырмыска, кырмыска оясы, бөтерчек, казан.

Табышмак

Нәфис сүз

*Кырда кара казаным кайный.

* Аланда чыршы янында

Энәдән өен сала.

*Биле- билле билән ат,

Биле нечкә көрән ат,

Тауга менсә- таймас ат,

Суга төшсә батмас ат.

Бер кырмыска арып- талып

Эштән кайтып килә икән.

Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып

Бу мескенем суга төшкән.

Чыга алмас иде, бәлки,

Күпме генә тырышса да.

Бер акыллы малай күреп,

Чыбык сузган кырмыскага.

Зыя Мансур

Дидактик уен: «Җөмләне тәмамла»

Максат: Сүзлекне баету. Балаларның тирә- юнь турында алган белемнәрен ныгыту.

Кырмыска ...(яфрак кырыенда) утыра. Бал корты...(чәчәк өстендә) очып йөри. Коңгыз...(җир астына) качты. Чебен...(ипи өстендә) утыра. Чебен... (өстәл өстеннән) бара. Күбәләк корты...(ботак буйлап) бара...һ.б.

Сораулар: 

1.Ни өчен кырмысканы иң көчле диеп саныйлар?

2.Нәрсә ул кырмыска оясы?

3.Кырмыскалар ни белән тукланалар?

4.Кырмысканың дошманнары нәрсәләр?

5.Кырмыскаларның мыеклары нинди шөгыль үти?

Тасвирлау: Балалар, сез беләсезме, иң көчле нәрсә микән? Юк фил дә түгел, бегемот та түгел. Иң көчле- кырмыска. Чөнки ул үз авырлыгыннан 10 мәртәбә авыр йөк күтәрә ала. Кырмыскалар үз ояларында зур бер гаилә булып яшиләр. Бер кырмыска оясында зур бер шәһәр халкы кадәр кырмыска яши. Кырмыска гаиләсе белән әни кырмыска- падишаһ идарә итә. Ул һәр көнне 1500 данә йомырка сала. Йомыркадан личинкага, аннан курчакка, курчактан кырмыскага әйләнәләр. Барлык бөҗәкләрнеке кебек, кырмыскаларның да мыеклары бар. Алар ярдәмендә кырмыскалар ис, тәм турында белешмә алалар һәм бер- берсенә хәбәр җибәрәләр. Кырмыскалар шома, авыш урыннардан да бик иркен, егылмыйча йөриләр, чөнки аларның аякларында ике тырнаклары бар, шул тырнаклары арасында кечкенә генә мендәрчектән ябыштыргыч сыеклык аерылып чыга. Кырмыскалар агач бете (тля) белән тукланалар. Аларны шуңа күрә «Урман санитарлары» диеп атыйлар. Кырмыскаларның дошманнары да күп. Алар белән кайбер кошлар, барсук, төлке, аю һәм кыргый дуңгызлар тукланалар.

Хәрәкәтле уен «Кырмыска оясында»

Максат: Балаларда игътибарлылык, җитезлек, өлгерлек тәрбияләү.

 Балалар ике төркемгә бүленәләр: «Кырмыскалар» һәм «кырмыска оясы». Кырмыска оясы: балалар кулларын тотышып түгәрәк ясыйлар. Кырмыскалар түгәрәккә керәләр. «Иртән» дигән хәбәргә балалар-«кырмыска оясы» кулларын күтәрәләр, ә «кырмыскалар» чыгып китәләр. «Кич җитте» дигән хәбәрдән соң «кырмыска оясы» әкрен генә ябыла, «Төн» хәбәренә кадәр «Кырмыскалар» өйләренә кереп калырга ашыгалар.

Бал  кортын күзәтү

Максат: Балаларга бал кортларының яшәү рәвешләре, яшәү шартлары турында аңлату. Төрле бөҗәкләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү,  

Сүзлек өстендә эшләү: Умарта, умарталык, умартачы, кәрәз, балавыз, ана котр, эшче кортлар, серкә.

Табышмак

Нәфис сүз

* Оча – оча арыйлар да
Бер ботакка сарыйлар.
Аннан ары хуш исле бал
Җыю ягын карыйлар.

* Или-или иләктән,

Или чыкты келәттән,

Бер битемнән суырып үпте,

Әле дә китми йөрәктән

Болыннар яшел келәм,

Келәмнән атлап киләм.

Бал тулыдыр йортлары

Безелди бал кортлары.

Чәчәккә үрелүгә

Сизде бугай уемны

-Өз-з-з-з-мә!- диеп бал корты

Чагып алды кулымны.

Сынамыш: Бал кортлары яңгыр алдыннан умарталык алдында гына очалар.

Бал котлары шомырт яки миләш тирәсендә очсалар- аяз була, карлыганга утырсалар- яңгырга.

Дидактик уен: “Безләвек”

Максат: З авазын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Тәрбияче сөйли:- Балалар без хәзер җиләкле аланга “сәяхәткә” барабыз. Анда аллы- гөлле чәчәкләр, җиләкләр үсә. Бал кортлары, чебеннәр, черкиләр, шөпшәләр безелдиләр. Әйдәгез без дә аларның безелдәвен кабатлыйк: з-з-з, з-з-з, з-з-з!(...) Бал корты ничек безелди? (...) Чебеннәр ничек безелди? (...) Черкиләр ничек безелди? (Калын, уртача, нечкә итеп безелдиләр)

Сораулар: 

1. Сезне бал корты чакканы бармы?

2. Сезнең бал ашаганыгыз бармы?

3. Бал кортлары кайда яшиләр?

4. Сез ничек уйлыйсыз, бал файдалымы?

5. Умарталык күргәнегез бармы?

Тасвирлау: Бал яратмаган кеше мөгаен юктыр. Бар кеше дә балның умарта ояларыннан алынуын беләдер, анда балавыз күзәнәкләргә — кәрәзләргә бал тула. Ә балны умарта кортлары   ташый.

Бер кечкенә умарта корты күпме бал алып кайта ала? Бер умарта оясыннан уннарча килограмм бал алалар бит! Чәчәкләрдән нектар җыеп, бер килограмм бал алу өчен, бал  кортына   19 млн.  чәчәккә   кунып, якынча 300 мең км (Айга кадәр булган араның 3/4 еннән артыграк) очарга кирәк. Ә берничә килограмм бал алу өчен, миллионнарча километр җир узарга туры киләчәк.

Әлбәттә, бер корт үз гомере эчендә бу кадәр эшне эшли алмый. Ул нибары 30—35 көн яши. Ләкин бал кортларының тырышлыгы юкка гына әйтемгә әйләнмәгән: сәгатенә 6,5 км тизлек белән очып, бер бал корты якынча 7 мең чәчәккә куна. Аның барлык органнары чәчәк атып утыручы үсемлекләрдән нектар җыюга яраклаштырылган: серкә җыя торган махсус щеткалары да, арткы аякларындагы кәрзиннәре дә, озын борыны да, чәчәк нектарын балга әйләндерә торган бал ясаучы бүксәләре дә, хәтта табылган баллы үсемлекләр урынын бер-берсенә хәбәр итә торган катлаулы сигналлар системасы да яраклаштырылган.

Умарта кортларының хезмәте үзара төгәл бүленгән: берәүләре, азык табып, аны умартага алып кайта, икенчеләре ул балны кәрәзләргә тутыра, өченчеләре кәрәзләрне чистарта, дүртенчеләре, вентилятор сыман, канатлары белән кагынып, умартаны җилләтә, бишенчеләре сакта тора: умарта авызын дошманнардан саклый; алтынчылары личинкаларны ашата. Боларның барысын да эшче кортлар   башкара.

Ана корт кына берни эшләми, берөзлексез үзен тәрбияләүләрен таләп итә. Ул умартада берүзе яшь умарта кортлары чыга торган йомыркалар   сала.

Умарта корты бирә торган иң кыйммәтле дару — аның агуы. Умарта корты каты чага, 400 корттан торган умарта күче һөҗүм итсә,   кеше   үләргә   мөмкин.

Шулай да умарта агуын белеп кулланганда, ул күп төрле авыруны   дәвалый.

Хәрәкәтле уен  “Аю һәм бал кортлары”

Максат: Балаларда туры һәм төрле юнәлештә йөрү, йөгерү күнекмәләре булдыру, сигнал буенча хәрәкәт башкара белүләрен үстерү.

Уен мәйданчыгындагы комлык (гөмбә) бал кортлары өе -«умарта» итеп файдаланыла. Бу ояга «бал кортлары» - балалар урнаша. Аю ролен үтәүче тәрбияче агач яки куак артына яшеренә.

Бал кортлары: Бал кортлары, әйдәгез,

Бал җыярга китәбез- диләр.

Бал кортлары, бал җыяр өчен, ояларыннан чыгып, мәйданчыкта жуылдый-жуылдый очалар. Кинәт аю килеп чыга. Ул, бер яктан икенче якка чайкала-чайкала, салмак кына адымнар белән мәйданчыкта йөри, үзе иснәнә. Бал кортлары, аю килеп чыгу белән, ояларына качалар, ә аю, оя янына килеп, бал алырга тырыша. Кортлар жуылдый башлыйлар һәм аюны чагалар (аю- тәрбияче ояга сузыла башлагач, балалар аның кулына тотынырга тырышалар). Аю, чыннан да, корт чаккан шикелле, тәпиләре (кулы) белән аларны куган була һәм качып китә. Кортлар яңадан бал җыярга китәләр. Уен дәвам итә.

(Бал кортлары, аю күренүгә, умарталарга очарга, ә ул киткәч, бал җыю өчен очарга тиешләр. Вакытка карап, тәрбияче уенның өлешләрен үзе көйли.)

Яңгыр суалчанын күзәтү

Максат: Балаларны бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Яңгыр суалчанының яшәү рәвеше, башка бөҗәкләрдән аермалы яклары турында белемнәрне тирәнәйтү.

Сүзлек өстендә эшләү: умырткасыз, шуышу, кислород, компост.

Табышмак

Нәфис сүз

Туфракны да шәп эшкәртә,
Балыкларны алдый ул.
Шундый сәләте булганга,
Балыкчыдан калмый ул.

Тышта бик җылы булса да,

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да,

Йөгерешеп йөриләр.

Эремчек, тары ярмасы,

Суалчан яраталар.

Суалчан дип ботинкамның

Бауларыннан тарталар.

Мәрзия Фәйзуллина

Сынамышлар:  Суалчанны үтерсәң-корылык килер.

Суалчаннар җир өстенә чыкса- яңгырга.

Дидактик уен: ”Бер- күп” 

Максат: Сүзлекне баету.

(бөҗәк исемнәрен берлек саннан күплек санга әйләндерү): суалчан- суалчаннар, үрмәкүч- үрмәкүчләр..һ. б.

Сораулар:   

1.Сезнең суалчаннарны күзәткәнегез бармы?

2. Алар бер урыннан икенче урынга ничек күчәләр?

3. Аларның табигатькә файдалары бар микән?

4. Суалчаннарның дошманнары кемнәр?

5. Суалчаннар кайда кышлыйлар?

Тасвирлау: Ни аягы,  ни йөзгече, ни канаты юк бу бөҗәкнең. Яңгыр суалчаннарының бердәнбер хәрәкәтләнү чарасы — шуышу, дөрес, болай «йөргәндә» тизлек зур булмый,    чабарга һәм очарга мөмкинлеге булган җитез дошманнары аларны бик тиз чүпләп бетерерләр иде, шуңа күрә бу умырткасыз хайваннар түбәнгә, туфракка киткәннәр.

Җир казу эше иң авырлардан санала. Әмма яңгыр суалчаны аны шактый теләп башкара. «Иң тырыш җир сөрүчеләр» дип аларны тикмәгә генә атамаганнар. Чынлап та, суалчаннар — табигать үзе иҗат иткән туфрак казу машинасының менә дигән үрнәге, җитмәсә, кеше уйлап тапкан теләсә нинди механизмнан да камилрәк әле... Җир өстенә казып чыгарылган суалчан шунда ук яңадан иске урынына кереп качарга тырыша һәм моны ул 2—3 минутта башкара да.

Яртылаш җиргә кергән суалчанны кире тартып чыгарырга тырышып карагыз әле. Булдыра алмассыз! Урталай өзелсә өзелер, ләкин чыкмас.

Җир каты булса, суалчан аңа борауланып керә, ә туфракны үзенең эчәкләре аша уздыра, Аны хәтта коры грунт та туктата алмый, лайла белән акрынлап чылата һәм үзенә кирәк ояны ясый.

Суалчан усемлек калдыклары ашап туклана. Төннәрен ул коелган һәм чери башлаган яфракларны оясына ташый. Көне-төне, һәр сәгать, һәр минут урманда һәм кырда, бакчаларда армый-талмый суалчаннар армиясе эшләп тора, туфракны черемәгә баета, туфрак катламнарын үзара катнаштыра. Суалчаннар салган юллар — туфракта һава һәм су юл алсын өчен менә дигән трассалар. Шул ук юллар үсемлек тамырларының да эшен җиңеләйтә.

Яңгыр суалчаны — игенченең якын булышчысы икәнлеге бәхәссез фикер. Ләкин сөрү җирләрендә суалчаннар саны кими бара, аларга минераль ашламалар һәм агулы химикатлар начар тәэсир итә. Туфракны еш эшкәрткәндә дә  күп  суалчан  һәлак  була.

Суалчаннарны төрлечә һәм актив рәвештә якларга, сакларга кирәк. Моның өчен туфракны компост, тирес белән баету яхшы. Коелган яфракны җыеп яндырмыйча казып күмү дә шул ук максатка илтә.

Бу хайваннар ни өчен яңгыр суалчаны дип аталалар соң? Һәммәбезгә дә таныш күренеш: яңгыр аларны туфрактан меңәрләп куып чыгара һәм... һәлакәткә китерә. Сәбәп нәрсәдә? Бәлки, суалчаннар ояларын су басудан куркып өскә ыргылалардыр? Тәҗрибәләр киресен күрсәтә: сулы банкада суалчаннар айлар буе яши ала! Бәлки бу су туфрактагы һаваны кысрыклап чыгарадыр һәм суалчаннар сулыш алырга чыгалардыр? Ләкин алар судагы кислородны бөтен гәүдә өслеге белән үзләштерә алалар, кирәк икән — берничә сәгать гомумән кислородсыз торырга да хәлләреннән килә. Суалчан атамасындагы «яңгыр» сүзе һаман шулай табышмак булып кала әле.

Корылык озакка сузылган очракта, суалчаннар күпләп һәлак булалар. Менә шуның өчен дә туфракта тиешле дымны даими рәвештә булдырып тору — үсемлекләр турында гына түгел, суалчаннар турында да кайгырту дигән сүз ул.

Яңгыр суалчанының тагын бер үзенчәлеге бар, аның, әкияттәге аждаһа кебек, кисеп ташланган баш урынына шунда ук икенчесе үсеп чыга. Туфракта яшәүче организм буларак, суалчанның күрү органнары юк. Әмма үзләре яктылыкны караңгылыктан аера алалар, һәм аларга шул җитә дә. Көчле яктылык суалчанны куркыта, ә аз яктылык исә аны үзенә җәлеп итә. Шуңа күрә көндез алар кояштан кача, ә төнлә өскә чыгалар.

Хәрәкәтле уен «Суалчаннар, кояш һәм яңгыр»

Максат: Балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Барлык балалар “суалчаннар” булалар. Тәрбияче “яңгыр” дигәч, балалар йөгереп уйнап йөриләр, “кояш” дигәч, чүгәләп утыралар, куллары белән зонтик ясыйлар.

Күбәләкләрне  күзәтү

Максат: Балаларга еш очрый торган бөҗәкләрнең берсе- күбәләкләрнең яшәү рәвеше һәм тормыш шартлары белән таныштыру.

Сүзлек өстендә эшләү: Тәңкә, нектар, көя күбәләге, серкәләндерү.

Табышмак

Нәфис сүз

*Чуар йомшак күлмәге

Тотсаң уңа бизәге,

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә  качып.

*Чәчәкләрдән чәчәкләргә

Көнозын оча- куна,

Нектар белән тамак ялгап

Чыклар белән юына.

Кызым, синең эшең бик күп:

Бакчага барасың да

Күбәләк куып йөрисең

Чәчәкләр арасында.

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә

Еласаң да тоттырмый.

Кума, кызым, күбәләкне,

Бакчабызда йөрсен ул

Кунсын йомшак чәчләреңә,

Бантик булып торсын ул.

Фатих Кәрим

Сынамыш: Төнге күбәләк өйгә керсә- салкын җил көтелә.

Дидактик уен: «Була- булмый» 

Максат: Балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Кыз күбәләк тота; кызны күбәләк тота, күбәләк йөзеп китте,  күбәләк очып китте...  

Сораулар:

1.Көндезге күбәләкләр кичкә таба кая яшеренәләр?

2.Күбәләкләр һәм аларның гусеницалары кешегә нинди файда һәм зыян китерәләр?

3.Күбәләкләр бер- берсен ничек табалар?

Тасвирлау: Күбәләкләр, һичшиксез, иң матур бөҗәкләрнең берсе. Бик борынгы заманнарда аларны “чәчәкләрдән яралганнар” дип ышанганнар. Чәчәктән чәчәккә очып йөргәндә күбәләкнең аяклары һәм тәне серкәгә буяла. Димәк, ул үсемлекләрне серкәләндерүдә бик кирәкле эш башкара.

Доньяда иң зур күбәләк Бразилиядә яши.Аның гәүдә озынлыгы 9 см, очканда 2 канат очларының арасы 30 см га җитә. Алар бик югары очалар һәм аска бик сирәк төшәләр. Иң кечкенә күбәләкләр- көяләр. Аларның канатлары 3-5 мм гына җәелә.

Күбәләкләрнең канатлары тәңкәләр белән капланган. Шул тәңкәләрнең төзелеше һәм урнашуы төрле төсләр хасил булуга сәбәп. Төсләргә карап күбәләкләр үз ишләрен ерактан таный алалар.

Күбәләкнең 4 канаты бар. Һәр күбәләкнең яраткан үз чәчәге бар. Күбәләкләр чәчәк нектары белән тукланалар. Әйе алар  бик матур, ләкин шуны да истән чыгармыйк: бик күп төр күбәләкләрнең гусеницалары үсемлек ашап яшиләр һәм җитлегәләр, шулай итеп кешегә күп зыян китерәләр. Галимнәр армый- талмый алма, кәбестә, уҗым күбәләге һәм башка төр зарарлы күбәләкләргә каршы өметле көрәш юлларын гел эзләп торалар.

Шулай да җәйге яшел кырларны, болыннарны аларның яме- бизәге булган күбәләкләрдән тыш күз алдына китерү дә кыен, чәчәктән чәчәккә салмак кына очып йөрүче бу бөҗәкләрне күргәч күңел үзенә бер ләззәт ала, ял итә һәм тынычлана.

Хәрәкәтле уен:  “Күбәләкләр” 

Максат:  Күмәк йөгерү кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда җитезлек, өлгерлек тәрбияләү.

Балаларның яртысыннан бергә артыгы “күбәләкләр” булалар. Алар читтәрәк “очып” йөриләр. Балалар түгәрәккә басалар һәм түбәндәге сүзләрне әйтәләр: Әй күбәләк, дустым бул,

Гөлгә кунма, миңа кун.

Очып аргач, ял итәргә

Иң җайлысы минем кул.

Күбәләкләр “очып” килеп үзләренә пар сайлыйлар. Парсыз калган күбәләк тагын күбәләк була. Ә башка  “күбәләкләр” балалар белән алмашыналар.

Камка түтәйне күзәтү

Максат: Табигатьтә яшәүче бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү. Камка турында үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.

Сүзлек өстендә эшләү: камка, тәти кош, каты канат, әлпә канат, кондыз.

Табышмак

Нәфис сүз

Бизәк- бизәк күлмәкле

Матур ефәк тукыма,

Учка килеп куна да

Гел киявен чакыра.

Иделгә төшкән камка

Бер бата да бер калка-

Иделдә камка бата.

Йөзеп янына бардым,

Сөзеп калыма алдым.

Камканы мин коткардым

Ярга чыккач кипшенде

Чистарынды, җилпенде,

Канатларын тикшерде.

Ашыгып китеп бара-

Корткычлар бар бакчада!

Инде камка коткара...

Ш.Галиев

Дидактик уен:  “Камканың сәяхәте”

Күзәтү, әңгәмә вакытында алган тәэсирләрне кулланып, бирелгән темага әкият уйлап чыгару

Сораулар: 

1.Камка ничек хәрәкәтләнә?

2.Камка нәрсәләрне аулый?

3.Алар кайда яшиләр?

4.Нәрсә белән файдалы?

5.Кайда кышлыйлар?

Тасвирлау: Бу бөҗәкне кайберәүләр кояшка тиңлиләр. Чыннан да: ул — кояш кебек түгәрәк, кызыл яки кызгылт-сары төсле, ялтырап тора, хәтта, кояштагы кебек, кара таплар да бар. Коңгызны сытып үтерү төрле җирдә бәла-каза килү билгесе итеп каралган. Кайчандыр камканы  уч төбенә яки бармак очына утыртып, аңа һава торышы, уңыш, туйлар уздыру турында төрле сораулар бирә торган булганнар, бөҗәкнең үз-үзен тотышын төрлечә юраганнар.

Коңгызның төп «һөнәре» — сунарчылык. Камкаларның төп корбаны — аз хәрәкәтләнүчән, йомшак тәнле,  үсемлекләр согын суырып тукланучы үлән бетләре. Коңгызга көн саен йөзгә якын үлән бетен юк итә. Камкалар чәчәк серкәсе һәм нектар белән дә тукланалар. Үсемлек тамыры исәбенә яшәргә җайлашкан бетләр (гөбләләр) артыннан камкалар хәтта туфракка да үтеп керәләр.

Гөбләләр гаҗәп тиз үрчи, ә камка моңардан оста файдалана: азык муллыгында үзе дә яхшы ишәя. Димәк, болай булгач, корткыч бөҗәкләрне юк итүдә камкаларның роле сизелерлек зур дигән сүз.

Көз җитә башлагач, коңгызлар  кышлау урыны эзлиләр. Камкалар коелган яфрак, кайры, таш астында, ярыкларда, урман кырыйларында кышлыйлар. Андый җирдә бу бөҗәкләр саны бер урында 40 миллионнан (!) арткан очраклар булгалый. Бөҗәкләр болай күп тупланган җирдә температура берничә градуска күтәрелә, ә кар катламы алданрак эри башлый.

Кыш узып, бераз «май» җыйгач, камкалар күкәй салырга керешә. Күкәй салу ике айдан артыкка сузыла. Күкәй стадиясе 3—28 көн дәвам итә (җиде нокталы камканың срогы 5—8 көн).

Камка личинкасы үз гомеренә (18—21 көн) уртача 655 гөбләнең башына җитә.

Хәрәкәтле уен”Камканы очыру”

Балалар парлап басалар: берсе бала, берсе “камка”. Җирдә балалар саныннан бергә ким түгәрәкләр сызыла. Балалар “камка”ларны җитәкләгән килеш түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Камка түтәй, оч, оч

Болытларны коч, коч!

Анда синең туганнар

Сине көтеп торалар.

Соңгы сүзне әйтеп бетерүгә балалар “камка”ларны ычкындырып җибәрәләр, ә алар йөгереп түгәрәкләргә басалар. Кем түгәрәсез кала, ул тагын “камка” була, ә башка “камка”лар балалар белән рольләрне алышалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....