Интегрированное занятие "Йорт куяны белән танышу"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Сагдеева Регина Рустамовна

ознакомление дошкольников с домашними животными (кролик)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon йорт куяны белән танышу72 КБ

Предварительный просмотр:

                      Татарстан республикасы Мǝгариф hǝм Фǝн министрлыгы

Азнакай муниципаль районы

Башкарма комитеты мǝгариф бүлеге

15нче номерлы «Алтын балык» балалар бакчасы

«Йорт куяны белǝн танышу»  

II кечкенǝлǝр төркеме

ачык интеграль шөгыле конспекты

(Нетрадицион техника: мамык ябыштыру)

                     

                                                                         15 нче номерлы «Алтын балык»  

                                            балалар бакчасы

                                                                   I –нче категорияле тǝрбияче

                                                                            Сǝгъдеева Регина Рөстǝм кызы

                                                                                         

        

Азнакай

Максат:   Балаларда йорт хайваннары турындагы күзаллауларын түбǝндǝге билгелǝр буенча формалаштыру: кешелǝр белǝн бергǝ яшилǝр, алардан курыкмыйлар, кешелǝр алар турында кайгырталар Балаларда куянның кыяфǝте, үз-үзен тотышы турындагы белемнǝрен тикшерү: озын  сизгер колаклы, кыска көерыклы, мыеклары, тǝне куе йон белǝн капланган; куян сикерǝ, чит кешелǝрдǝн курка. Куян җан иясе, ул ашый, сулый, үсǝ, үрчи(ишǝя) h.б. турында төшенчǝ бирү.Куяннарга карата  мǝхǝббǝт, сак караш тǝрбиялǝү. Балаларны яңа алыш мамык ябыштыру белǝн таныштыру,  матур, пөхтǝ эшлǝүлǝренǝ ирешү.Эшлǝренǝ нǝтиҗǝ ясау, соклану сǝлǝтен уяту.

Шөгыл барышы:

Тǝрбияче: Балалар  мин бүген тылсымчы булам. Карагыз ǝле, нинди матур серле тартма.  Хǝзер мин  тылсымлы сүзлǝр ǝйтǝм: «Əхǝлǝй-мǝхǝлǝй, ǝхǝлǝй-мǝхǝлǝй».

Тǝрбияче: Карагыз ǝле монда нǝрсǝдер барлыкка килде? Балалар бу нǝрсǝ?

Балалар: хат.

Тǝрбияче: Бик дөрес хат, хǝзер мин аны сезгǝ укыйм? (табышмак язылган)

                           Колагы озын, койрыгы кыска

                            Чабарга ул бик оста?

Тǝрбияче: Балалар нǝрсǝ ул?

Балалар: Куян.

Тǝрбияче: Бик дөрес, куян. Ул безгǝ кунака килергǝ ашкына икǝн. Мин тагын тылсымлы сүзлǝр ǝйтеп карыйм ǝле.    (Тǝрбияче  тарма янында ǝйлǝнеп ǝйтǝ)

Йорт куянын тармадан  ала.

Тǝрбияче: Балалар карагыз ǝле, безгǝ нинди матур куян килгǝн. Балалар  ул нинди төстǝ, колаклары нинди? Йомшак мы? Ул нǝрсǝ ашый? Кайда яши? Ул йорт хайванымы, кыргый хайванымы? Ни өчен шулай уйлыйсыз? Аның ǝтисе ничек атала,ǝнисе ничек атала? (балалар җаваплары). Дөрес ул печǝн,улǝн, кǝбестǝ, кишер,бодай ашый, су эчǝргǝдǝ бик ярата, чөнки сусыз торып булмый. Балалар кыш көнне ул суны ничек эчǝ микǝн, чөнки су бит кыш көнне ката? (балалар ǝйтǝ

алмасалар, тǝрбияче ǝйтǝ - кыш көнне аларга кар бирǝлǝр). Бу йорт хайваны, чөнки кешелǝр алар турында кайгырталар. Балалар карагыз ǝле монда тагын нидер бар, фотолар алып килгǝн безгǝ куян.Карагыз нинди генǝ төсле булмый куяннар: соры, таплы, кара, каралы-аклы hǝм ак куян. Без бит сезнең белǝн куян турында шигыйрьлǝр  белǝбез, ǝйдǝгез сөйлик:

         

   

       Куянкай

Əй куян, куян, кечкенǝ генǝ,

 Бик йомшак кына,бик куркак кына.

Ике колагы  озынкай гына,

 Аягы җиңел, мамыктай гына

                                                                          Ак куян, йомшак куян

                                                                         Безгǝ кунакка килгǝн

                                                                         Аның койрыгы кыска,

                                                                         Колагы җиргǝ тигǝн.

          (инд-но, бергǝлǝп)

                         

                           Хǝрǝкǝтле уен: « Ак куянкай юына…»

Тǝрбияче: Куянның нǝрсǝдер ǝйтǝсе килǝ.   Балалар аның дусты ак куян югалган икǝн, (фотода сүрǝтлǝнгǝн ак куянга игътибарларын алу, күзлǝренǝ игътибар итү- кызыл)   Ул безгǝ куян силуэтларын  hǝм ак мамык алып килгǝ. Балалар ǝйдǝгез без куянга ярдǝм итик.

Без силуетларны клей белǝн бөтенлǝй буебыз hǝм  өстенǝ мамык ябыштырабыз. Менǝ шулай, тǝрбияче ǝшнең барышын күрсǝтǝ, аңлата.

Физминутка

Соры куян утыра, колакларын селкетǝ,

                                    Менǝ шулай, менǝ шулай, колакларын селкетǝ.

                                 Куян төлкене күргǝн куак астына качкан.

 Балалар өстǝл артына баралар, эшли башлыйлар. Эш барышында балаларга ярдǝм итү. Балалар эшлǝп бетергǝч, аларны тагын тартма янына чакыра.

Тǝрбияче:  Карагыз ǝле, нинди күп булды соры кянның дуслары, алар барысыда шундый матур, йомшак, кечкенǝлǝр. Хǝзер без барыбызда тылсымчы булабыз, түгǝрǝк ясыйк та (бер куян баласын алам да тартмага самлам) hǝм тылсымлы сүзлǝр ǝйтик: «Əхǝлǝй-мǝхǝлǝй, ǝхǝлǝй-мǝхǝлǝй». Тǝрбияче тартмадан ак куянны ала балалар белǝн бергǝ карыйлар. Соры куян аларга бик зур рǝхмǝт ǝйтǝ.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Самая лучшая игрушка для детей – кучка песка

Песок привлекает маленьких «строителей» своей необычной структурой и новыми ощущениями, которые они испытывают при касании песка....

Статья "Самая лучшая игрушка для детей - кучка песка".

Авторская статья Самая лучшая игушка для детей--кучка песка!Воспитатель Ледяева Т.А., воспитатель СП ГБОУ СОШ 1 ОЦ с.Большя Глушица дс3 Красная ШапочкаСегодня мы живем в очень непростом мире.Жизнь ста...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....

Фотоотчет конкурса поделок из бытового мусора «Классные штучки из мусорной кучки».

В нашем детском саду прошел семейный конкурс поделок из бросового материала. Было очень приятно, что многие родители откликнулись на просьбу педагогов поучаствовать в конкурсе.В повседневной...

Мастер-класс из серии «Красивые штучки из мусорной кучки»

Сегодня мы будем декорировать банку и  крышку от кофе.Декорировать мы будем бумагой для запекания....