Конспект ООД "Мигъмарият төзелешләр белән танышу"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Акчурина Гульнара Малиховна

Конспект ООД для подготовительной группы окружающий мир и изобразительная деятельность

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ood_migmariyat_tozeleshlr_beln_tanyshu.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы “Алсу” 2нче санлы балаларның танып-белү сөйләм усешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомуми үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

7 нче мәктәпкәчә әзерлек төркемендә

“Мигъмарият төзелешләр белән танышу” оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты

Төзеде:

Акчурина Гөлнара Малик кызы

                                       Яр Чаллы-2015

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты

Тема “Мигъмарият төзелешләр белән танышу”

     Максат: балаларның  мигъмарият төзелешләр белән таныштыру турындагы белемнәрен ныгыту, танып-белү кызыксынучанлыгын, белемнәрен камилләштерү,уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

    Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, олыларга ихтирам булу тәрбияләү.

    Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлылыгын үстерү.

    Белем бирү бурычы:  балаларның  мигъмарият төзелешләр  турында белемнәрен тирәнәйтү, сәнгатъ кунекмәләрен камилләштерү.

    Төп белем бирү өлкәсе: сәнгатъ-эстетик үсеш.

    Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, матур әдәбият, физкультура, сәламатлек, хезмәт

    Методик алымнар һәм чаралар:сүзле уен, хәрәкәтле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү

   Җиһазлау: мультимедия-проектор, мигъмарият төзелешләр  турында турында презентация, аудиоязма, рәсем өчен әсбаплар.

    Сүзлек өстендә эш: мигъмарият төзелешләр

    Алдан үткәрелгән эш: мигъмарият төзелешләр турында әңгәмә, хәрәкәтле уен, сулыш гимнастикасы, физминутка, тел шомарткыч.

   Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.
  2.  Сүзле уен “Сәләмнәр бирү”
  3.  Презентация карау
  4. Мигъмарият төзелешләр белән танышу
  5. Балалар сөйләме
  6. Хәрәкәтле уен
  7. Практик эш
  8. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы.

1.    Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

2. Сүзле уен “Сәләмнәр бирү”

     Балалар кереп басалар.

     Тәрбияче:     Балалар, буген безгә кояш матур итеп елмая.       Әйдәгез, әле без дә кояшка елмаеп исәнләшәбез.

Бар шундый матур гадәт   (куллар ике якка җәелә)

Сәламнәр бүләк итү   (куллар төшә)

Малалайларга да сәлам   (сул кул өскә күтәрелә)

Кызларга да сәлам   (уң кул күтәрелә)

Олылар   (куллар алдагы кешеләргә сузыла)   һәм кечеләр   ( куллар күкрәккә куела)

Барыгызга да сәлам.

  1. Презентация карау.

Балалр, карагыз әле экранга.

–нәрсә күрәсез?

  • Карта
  • (УМК) Бу Россия картасы.
  • Россияның баш каласы?
  • Мәскәү.
  • Без нинди Республикада яшибез?
  • Татарстанда.
  • Баш каласы?
  • Казан.

Шәһәрләр күп, әмма нәрәсе белән аерыла?

  • Төзелешләре , йортлары,биналар, урамнар, яшеллек, агачлык, парклары белән.
  1. Бүген     мигъмарият төзелешләр белән танышып үтәрбез.

         Кешеләр кайда гына яшәсәләрдә, мәчетләр, гыйбадәтханәләр төзиләр.

-Ни өчен кирәк?

-кешеләр анда догалар укыйлар (молятся). Аллаһ тагәләдән ярдәм, исәнлек сорыйлар. Мөселман халкы Мәчет төзи, христианннар- гыйбадәтханә.

             

         Карап китик гыйбадәтханәләр (храмы) ничек төзелгән. Аларны бик матур урыннарга төзиләр , зур итеп, матур итеп. Гөмбәз , арка, арматуралы челтәрен күрсәтү.

       Василий Блаженный соборы-күп гөмбәзле. Алар барысыда төрле төрле, кечкенә, зур, төрле төстә. Мәскәүдә Кызыл мәйданда урыннашкан.

      Успения изге Богородица соборы, Әстрәхандә, Благовещен соборы Казанда, Никола диңгез соборы Санкт-Петербургта. Гыйбадәтханәгә керер алдыннан чиркәү манарасы урыннаша. Манарада кыңгыраулар эленә. Кыңгырау тавышы кешеләрне табынырга чакыра.

       Әйдәгез тыңлап алыйк. Мөселман халкының мәчеттә дога укуын ишеттерү. Архитектор сызым сыза һәм шуның буенча, төзүчеләр      Гыйбадәтханәләр, биналар, йортлар төзиләр.

  1. Балалр сөйләме
  2. Хәрәкәтле уен.
  3. Практик эш.

          Артхитекторлар булабыз бүген. Собор ясыйбыз. Балалр теләге буенча ясый. Үзе теләгән      гыйбадәтхан яисә, собор, мәчет. Күргән рәсемне, үзең уйлап ясарга да ярый. Зур булырга тиеш, гөмбәзе, арка, челтәре ягни бизәкләре.

      8 .Йомгаклау.

-Кәефләрегез ничек?

-Яхшы.

-нәрсәләр ошады?

-нәрсәләр ошамады?

- нәрсә авыр булды?

Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Конспект кызыл китап белән танышу

знакомство с красной книгой...

Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)

Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)...

Зурлар төркемендә математикадан дәрес конспекты "Квадрат һәм турыпочмак белән танышу"

Конспект занятия в старшей группе по математике "Знкаомство с квадратом и прямоугольником"Программа эчтәлеге:Квадрат белән турыпочмакны чагыштыру.Фигураларны танырга һәм аерырабелергә  өйрәтү.Өск...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....