Дәрес эшкәртмәсе "Су тамчысынын әйләнә буенча хәрәкәте"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Мухаметова Рамзия Асгатовна

Зурлар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_tamchysynyn_yln_buencha_hrkte.docx140.44 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Иске Урыссу балалар бакчасы «Карлыгач»

 

            Су тамчысының хәрәкәте                      

http://clipground.com/images/drop-of-water-natur-clipart-4.jpg

 

                                                               Тәрбияче: Мухаметова Рәмзия Әсгать кызы

2018 ел

Максат: Балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән таныштыру.

Бурычлар:

Тәрбияви бурычлар:

Эксперименталь эшчәнлеккә кызыксыну уяту.

Кызыксыну, иҗат итү, күзаллау һәм уйлап табу сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычлары:

Сөйләм телен, уйлау, ишетү сәләтен, игътибарлылыкны үстерү.

Гади тәҗрибәләр аша дөрес нәтиҗәләр ясарга, эзләп табу мәсьәләләрен чишәргә өйрәтү.

Белем бирү бурычлары: 

Суның тереклек өчен әһәмиятен ачыклау.

Сүз байлыгын үстерү (парга әйләнә, җиргә сеңә, эйләнеш ясый).

Методлар һәм алымнар:

Күрсәтү (схемалар), презентация.

Практик (тәҗрибәләр), моделләр буенча “ Су тамчысының әйләнә буенча хәрәкәте” дигән әкият төзү.

Сүзле (әңгәмә, тәрбияче сөйләме, сораулар бирү).

Җиһазлау:

Таратма әсбаплар:

Тәҗрибәләр өчен инвентарь: туфрак тутырылган стаканнар, сулы стаканнар (балалар санына).

Моделле картина “Су тамчысының хәрәкәте”.

Эмблемалар (тамчылар һәм кар бөртекләре).

Күрсәтмә әсбаплар:

Кайнар су салынган термос, көзге, салфетка. ИКТ әсбаплар.

Эшчәнлек барышы:

Музыка астында балалар залга керәләр.

Тәрбияче: Балалар, минем сезгә бер әкият сөйлисем килә, игътибар белән тыңлагыз әле.

Борын- борын заманда яшәгән ди су патшасы, ул гади генә түгел, бөтен су патшалыгында иң өлкәне булган. Беркемгә дә ышанмаган. Үзенең сулары югалыр дип, һәрвакыт сулыкларын тикшереп кенә торган.

Тәрбияче: Балалар, җир йөзендә су югалса нәрсә була? ( Балалардан җавап алу, бөтен тереклек үлеп бетә, чүлгә әйләнә).

Көннәрдән бер көнне, су патшасы күзлеген кигән дә, үзенең суларын үлчәргә булган. Су тулы савыттан буш савытларга бушатып суын саный башлаган. Ул күпме генә үлчәсә дә, су барыбер җитми икән. Соңгы яуган яңгырның да суы югалган. Су патшасы ниләр уйларга белмәгән. Су кая китте микән дип баш ваткан. Бәлки, парга әйләнгәндер? Ә бәлки, җир астына төшеп киткәндер?

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, су патшасының югалган суы кая булырга мөмкин?         ( Балалар җаваплары).

Тәрбияче: Барысын да ачыкларга кирәк. Шаярырга ярамый, су югалган бит! Су патшасына ничек тә ярдәм итәргә кирәк. Нәрсә эшләргә микән, балалар?                    (Балаларның җаваплары).

I этап. Тәҗрибәнең практикасы.

Тәрбияче: Балалар, безгә дә ул әкияткә барырга кирәк, шунда бөтенесе дә ачыкланыр.

- Сез әзерме?

- Димәк, алга!

- Ә хәзер, бөтенебез дә су тамчыларына әйләнәбез дә, менә бу тылсымлы коега төшәбез. Коега беренче булып мин төшәм. Сез балалар минем арттан калмагыз.

1 слайд. (музыканы кабызырга)

II этап. Әкияткә күчү: “Тылсымлы кое”

Әкият иле: Проекторда су асты патшалыгының анимацион сурәтәләре.

2 слайд.

Тәрбияче: Менә без хәзер әкият илендә, әкияттә төрле могҗизалар булырга мөмкин.

- Балалар, карагыз әле, су патшасы ничек моңсу утыра. Югалган суын табарга аңа ярдәм итәргә кирәк. Беренче эш итеп, су парга әйләнә  ала микән? Безгә шуны белергә кирәк.

III этап. Проблеманы чишү.

Беренче тәҗрибә: Суның парга әйләнүе.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, әнә тегендә тылсымлы җәймә белән капланган нәрсә икән ул? (Балалар җәймәне күтәрәләр, анда термос). Карагыз әле, каян барлыкка килгән микән бу термос? Бәлки, су патшасы безгә ярдәм итәдер? Кызык, ә аның эчендә нәрсә бар микән? Хәзер ачабыз да һәм тикшерәбез.

Балалар, бу термос эчендә мөгаен кайнар эйбер бардыр. Сезгә аны ачарга ярыймы? ( Балалар җаваплары).

- Бик дөрес, балаларнын  үзләренә термосны ачарга ярамый. Бу эшне олы кешеләр генә эшли ала.

- Балалар, ачып карыйбызмы? (тәрбияче ача, балалар парны күрергә тиеш).

Тәрбияче: Балалар, нәрсә чыга термостан? (Балалар җавабы, су җылынганда парга әйләнә).

Икенче тәҗрибә: Көзгедә су парлары.

Тәрбияче: Бәлки бу су түгелдер? Әйдәгез тикшереп карыйбыз. ( Тәрбияче парга көзге куеп тора).

- Балалар, тотып карагыз әле, нәрсә бу?

Тәрбияче: Нәкъ үзе – су бит бу! Димәк, термоста нәрсә?(Су). Димэк, кайнар су нәрсәгә әйләнә? ( парга)

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, су пары өскә күтәрелгәч нәрсәгә әйләнә? ( Балалар җаваплары, болытка әйләнә).

Тәрбияче: Әйдәгез, без дә болытка әйләнәбез, һәм һавада очып йорибез.                                         ( Физ. Минутка “ Тамчылар-яңгырлар”).

3 слайд. ( музыканы кабызырга).

“Ак көймәләр” көенә төрле хәрәкәтләр ясау.

Тәрбияче сөйләп тора: Болытлар һавада очып йөриләр. Кинәт салкын җил чыкты. Бик нык суытты. Кечкенә болытлар бергә җыелдылар да, бер зур яңгыр болытына әйләнделәр. Яңгыр тамчыларына бик күңелсез, аларның якты дөньяны күрәсе килә. Чәчкәләргә, гөмбәләргә су сибәселәре килә.

4 слайд.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән һавада болытлар булып очканда, су патшасы вакытны әрәм итмәгән, ул безгә савытлар белән туфрак китергән. Аның бик беләсе килә, бәлки су җир астына төшеп югалгандыр? Хәзер без моны тикшереп карыйбыз.

3ченче тәҗрибә. ( туфрак белән).

Тэрбияче: Балалар, өстәл артына килегез әле. Сезнең алда туфраклы һәм сулы стаканнар тора. Туфракка  су салып карыйк әле, нәрсә булыр микән? ( су туфракка сеңә һәм туфрак дымлана, тәрбияче балалар белән бергә туфракка су сала).

Тәрбияче: Димэк, су кая китте? ( җир астына)

- Һәм су җир астында каламы? ( Балаларның җаваплары- җир астына төшкән су, җир асты елгаларына кушыла)

Тәрбияче: Балалар, миңа йөзеп  баручы бер балык болай дип әйтте: раковинаны игътибар белән карагыз әле, ул гади түгел, тылсымлы диде. ( Раковинага басарга, ул зурая). Карагыз әле, ул нинди  зурга әйләнде, бу бит су астын төшерә торган фото- камера икән.

(Энҗе бөртегенә басарга кирәк, ул зурая).

Тәрбияче: Менә без су астын төшереп алдык. Бу бер кино булды. Ә хәзер без аны карыйбыз. Киноны караганда безгә су тамчыларыннан күзне алмаска һәм игътибар белән тыңларга кирәк.  ( Күзләргә гимнастика: “ Тамчының дөнья буйлап сәяхәте”).

6 слайд. ( Музыканы кабызырга)

Тәрбияче:

- Кояш кыздыра, су җылына, елгадагы су парга әйләнә һәм өскә күтәрелә.

- Ул болытларга җыела.

- Җиңел болытлар һава буйлап очып йөриләр.

- Җил аларны куып йөртә.

- Җиңел болытлар яңгыр болытына җыелалар.

- Ул болыт яңгыр алып килә.

- Болыт авырайгач, яңгыр булып ява.

- Яңгыр чәчәкләргә, гөмбәләргә су сибә, ә кайбыр тамчылар җир астына төшеп китә.

- Алар җир астындагы елгаларга кушыла.

- Җиргә якын килгәч, чишмә булып бәреп чыгалар.

-  Җир өстендә инеш булып агалар.

- Ә инешләр елгаларга, елгалар диңгезләргә кушылалар.

- Су тамчысы әйләнә буйлап йөри дә, су патшалыгына кире кайта.

- Ә мондый сәяхәт су әйләнеше дип атала

20 слайд.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без югалган суны таптыкмы? Ул кайда булган?         (Балалар җаваплары). Хәзер су патшасына барып аңлатасы гына калды, аның суы кайда булганын.

Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. Кар бөртекләре һәм су тамчыларына бүленәбез.

Тәрбияче: Һәр команда үзегезннең өстәл янына килегез ( өстәлдә конвертлар ята).

Тәрбияче: Конвертларда нәрсә бар микән? Алып карагыз әле. Мондагы схема белән су патшасына барысын да аңлатып бирергә кирәк.

- Игътибар белән карагыз. Схемага номерлар куелган, сез дөрес итеп су тамчысының нинди әйләнеш ясаганын тезеп куерга тиеш. ( Тәрбияче ике өстәлне дә күзәтә, дөресләүче сораулар бирә).

Тәрбиче: Бик дөрес эшләдегез.

Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без югалган суны таптыкмы? Ул кайда булган?             (Балалар җавабы). Әйдәгез әле, су патшасын да тынычландырыйк. Димәк, су бер урында гына тормый, ә әйләнә буенча хәрәкәт итә.( Балалар су патшасына матур сүзләр әйтәләр).

Тәрбияче: Борчылып утырма, су патшасы. Синең суың бер кайда да китми, әйләнә буйлап сәяхәт ясый да, синең янга кире кайта.

Тәрбияче: Балалар, су патшасы безнең эшләргә бик шатланган. “Мин суны бүтән югалтмам” ди.

Тәрбияче: Без балалар сезнең белән нәрсәләр эшләдек?

- Су патшасына ярдәм иттек.

- Югалган суны таптык.

Тәрбияче: Ә хәзер безгә, балалар, бакчага кайтырга кирәк.

1 слайд . ( музыканы кабызырга)

IV этап. “ Тылсымлы кое” әкиятеннән чыгу.

V этап. Рефлексия.

Тәрбияче: Без су патшасына ярдәм итә алдыкмы? Сез башкаларга да ярдәм итәргә әзерме?

- Кемнең кәефе күтәрелде, кул чабабыз һәм аяклар белән тыпырдыйбыз.

Ә хәзер без сезнең белән үзебезнең бүлмәгә чыгабыз. Һәм бүлмәдәге гөлләр корамасын өчен, аларга су сибәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

Развлечения "Моя сесья"

Совместное развлечения 2 младшая и средняя группа. Подготовленно ко Дню семьи....