Квест уен аша - юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Багутова Назира Миннахметовна

Квест уен аша- юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pdd.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Квест - уен аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

«Пират хәзинәсе»

Багутова Нәзирә Миннәхмәт кызы

Саба районы Явлаштау «Ромашка» балалар бакчасы.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.

Максат: Балаларга юлда йөрү куркынычсызлык кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне уен аша формалаштыру.

Бурычлар: баларга юл билгеләрен өйрәтү (кисәтүче, күрсәтүче, тыючы), светофорның сигналларын белүне ныгыту.                                                                      
Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү. Килеп туган каршылыкны, үз- ара киңәшләшеп, дусларча чишү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, сораулар, үсендерү.

Сүзлек запасын баету: жизель, фликер.

Җиһазлар: косынкалар кызыл, сары, яшел төстә, юл тамгалары ясалган картинкалар , киселгән мәхсус транспорт рәсемнәре, 3 обруча (кызыл, сары, яшел), жезл, сандык, ачкычлар, светофор.

Уен эшчәнлекнең  барышы

Балалар залга керәләр.

Хор белән: -1-2-3-4-5

-Кто идет?- Мы идем.

-Кто поет? –Мы поем.

- Мы весёлые ребята,

-Некогда неподведем.

Аларны Пират каршы ала.

Пират: Балалар исәнмесез!  Сез мине таныдыгызмы? Мин бик әйбәт, ярдәмчел Пират булам. Өлкәннәргә, үзем кебек малайларга, кызларга гел булышып торам.

Сезнең күбегез тиздән мәктәпкә барачак. Юлда йөргәндә күңелсез хәлләр булмасын өчен нишләргә кирәк? (балалар җаваплары). Юлда йөрү кагыйдәләре һәм юл тамгалары тагында истә калсын өчен мин сезне уен сәяхәткә чакырам. Моның өчен күп каршылыклар үтеп, биремнәрне үтәп барырга тиеш буласыз. Безне анда төрле сюрпризлар көтәчәк. Төрле подсказкалар  (сер сүз) ярдәмендә без сокровещаны ХӘЗИНӘ эзләрбез. Каршылыкны җиңеп чыккач сезгә Ачкыч биреләчәк. Шул ачкычлар ярдәмендә без эзләгән әйберебезне табарбыз.

Тәрбияче: Балалар Хәзинә эзләргә барабызмы? Сез әзерме? (балалар җаваплары) 

(Балалар өч төркемгә бүленәләр. Башларында төрле төстәге  косинкалар "бандан" кызыл, яшел төстә кияләр.)

Пиратны үзебез белән алыйкта юлга кузгалыйк.

Пират: Ә юк! Юлга кузгалганчы игътибарлылыкка күнегү (разменка) ясап алыйк әле.

1 пункт -  игтибарлылыкка күнегү. 

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җаваплар белән килешсәгез- “Бу мин, бу мин, һәм минем дусларым” дип әйтәсез. Әгәрдә килешмәсәгез, тын гына торасыз.

  • Кем юлда тәртип бозмый?
  • Кем юлда туп белән уйный.
  • Автобуста өлкәннәргә кем урын бирә?
  • Кем светофорга карамый гына юла аркылы чыга?

Пират: Молодцы! Сез бик игътибарлы балалар икән. Менә шуның өчен юлны дәвам итәргә бер сер суз. (Ачкыч бирелә. Ачкычка табышмак беркетелгән)

 Тәрбияче : Балалар монда табышмак язылган.

  • Дүрт кешегә бер эшләпә. (өстәл)

Шулай булгач без алдагы биремебезне кайдан эзлисе була ул? (өстәл астына уен беркетелгән)

2 пункт – Уен «Картинаны җый».

Балалар 3 төркемгә төсләренә карап бүленәләр.Һәрбер төркем картина җыялар. (полиция машинасы, ашыгыч ярдәм машинасы, янгын сүндерү машинасы).

Тәрбияче: Аларның нинди максатларда  кулланылуын әйтегез әле.  0-1, 0-2, 0-3 номерлары кайсы машиналарга язылган, ни өчен?

Пират  Ә бәлки сез алар турында шигъри юллар белән әйтеп бирерсез

1 бала: Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.

2 бала: Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә

3 бала; Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не


Пират:  Балалар сезнең җавапларыгыз миңа бик ошады. Шуңа күрә сезгә тагын бер ачкыч.

Тәрбияче: Балалар алдагы сер сүздә – табышмакта.

-Аягы бар, кулы юк,

Аркасы бар, түше юк. (Урындык)

  • Каян эзлибез икән алдагы биремне?  (Балалар юл тамгаларын урындык астыннан табалар)

3 пункт “Юл тамгалары”  Шигырьләр сөйләү

Менә гади генә юл,

Аннан кешеләр бара.

Монда бит махсус тамга,

Исеме аның “зебра”.

***

Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк, юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына-

Әйбәтләп, як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

***

 Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шоферлар,

“Мәктәп! Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (“Балалар”)

***

Менә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

***

Бу билгене күрсәләр,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

***

Ерак түгел, диеп, чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ач, “үләм” дигән чагыңда,

Шушы билге коткара.

***

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр.

***

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска.

Пират: Миңа нигәдер күңелсез булып китте әле...

Тәрбияче: Балалар пиратның күңелен ничек күтәрик икән? (Балалар җаваплары)

Җыр башкарыла.

Пират: Ой рәхмәт сезгә балалар. Күңелләрем күтәрелеп китте. Шуның өчен сезгә тагын бер ачкычны бирәм.

4 пункт “Светофор”

Тәрбияче: Балалар тагын бер табышмакка җавап табарга кирәк.

  • Киттем диеп китә, кире килә. (Ишек)
  •  Шулай булгач безнең алдагы тукталышыбыз нәрсә икән?
  • Светофор. (Балалар ишеккә эленгән светофорны күреп алалар)

Пират: Балалар  мин бер хәл беләм бит әле. Светофор төсләре турында. Сөйлимме?

Гәҗәеп бер матур шәһәрнең нәкъ үзәгендә, юллар кисешкән чатта өч төрле ут: кызыл, сары, яшел очрашканнар ди. Шулай сөйләшә торгач, үз- ара бәхәсләшеп киткәннәр.

Кызыл төсле ут әйтә икән: Мин иң кирәкле төс, мин ут төсендә. Кешеләр мине күргәндә, алда куркыныч барлыгын белеп торалар . Сүзгә сары төс кушылган.

  • Мин мөһимерәк төс, чөнки мин кояш төсендә. Ул дуста, дошманда була ала.

Шуңа күрә мин кисәтәм, ашыкма!

  • Дусларым әйдәгез тынычланыгыз әле,- диеп сүзгә кушылган яшел төс.

Менә мин иң мөһиме! Чөнки мин урман, яфрак, үлән төсендә. Мин сезгә шуны әйтәм, миндә куркыныч юк. Мин булганда тынычлык булыр - дигән.  

Менә шулай аларның  үз-ара тарткалашканнарын тыңлап торучылар булган.

  • Сез өчегездә бик матурлар, кирәкле төсләр. Урамдагы

кешеләргә, машиналарга хәрәкәт итәргә булышыр идегез дигәннәр. Менә шулай итеп светофор барлыкка килгән ди.

 Җыр “Светофор”

Тәрбияче: Әйдәгез әле бер уен уйныйбыз. Ул уен  “Светофорны буя” дип атала. (ООО- рәвештә обручлар куела. Балалар үз төсләрендә булган обруч эченә, шул төстәге предметларна тирә- яктан җыялар).

Пират: миңа бу уеныгыз бигрәктә ошады әле. Менә сезгә тагын бер ачкыч.

5 – пункт  Уен « Жезльне җибәр»

Тәрбияче: Балалар монда тагын бер табышмак бар әле.

  • Аңар карасаң, урамны күрәсең. (тәрәзә)

Безнең сер сүзебез кайда барырга куша?

-Нәрсә бу балалар? (Жезль) Әйдәгез уйнап алабыз. Музыка башлангач, таяк кулдан- кулга бирелә. Музыка тукатуга кемдә кала шул өстәл өстеннән бер “җаза” ала.

(Монда төрле сорауларга җаваплар табырга, биюләр, җырлар башкарасы)

4 бала: Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр,

hәләкәтләр булмасын дип,

Телидер hәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

5 бала: Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга – билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк – өлгеләр.

 6 бала: Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

7 бала: Җәяүлеләр юлы аша

Чыгыгыз каршы якка.

“Зебра” сызыклары кебек

Буялган ул юл акка.

Пират: Ай сез балалар бигрәктә белемле икән менә миндә соңгы ачкыч. Ә хәзер тирә- яктан, шушы мин биргән ачкычлар белән мин яшереп куйган ХӘЗИНӘне эзләгез инде. Кайсы ачкыч кайсы йозакны ачар микән?  (Балалар сандык табалар, яраган ачкыч белән ачалар. Аның эчендә фликерлар ята.)

Тәрбияче: Яктырткыны кире кайтаручы элементлар -  фликерлар диеп аталалар. Алар мәхсус материалдан ясалганнар. Көннең караңгы вакытында, юлдагы кешеләр шоферларга 20-30 метрдан гына күренәләр. Кешенең киемнәренә, әгәрдә фликелар беркетелгән икән фара яктысында алар ялтырап күренеп торалар. Машинаның фара уты якын арага яктыртканда юлдагы фликерлы кеше-120 метрдан, ә ерак араны яктырткан вакытта 400 метрдан ук күренә икән.

- Балалар сезнең яктылыкны кире кайтарычы элементлардан эшләнгән әйберләрне тагын кайларда, кемнәрдә күргәнегез бар? (Балалар җаваплары.)

Пират: Менә минем сезгә бүген бирергә теләгән бүләгем шушы фликерлар иде. (Балаларга өләшә)

Тәрбияче: Балалар онытмагыз безнең хәзинәбез ул тормышыбыз, сәламәтлегебез. Без аны сакларга тиешбез. Юл йөрү кагыйдәләрен белегез һәм төгәл үтәгез! Хәерле имин юллар сезгә балалар!

Җыр башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...