Белем бирү эшчәнлеге конспекты “Сәгатьләр тарихы”
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Шарипова Эндже Гусмановна

Сәгатьләрнең барлыкка килү тарихы, аларның төрләре, кеше тормышында роле белән таныштыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_biru_eshchnlege_konspekty_sgatlr_tarihy.docx18.98 КБ

Предварительный просмотр:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Зурлар төркемендә “Сәгатьләр тарихы”

Максат:

-Сәгатьләрнең барлыкка килү тарихы, аларның төрләре, кеше тормышында роле белән таныштыру.

-Балаларның сәгать турында күзаллауларын, сәгать булдыру тарихын формалаштыру,

-Балаларның әйләнә-тирәдәге предметлар дөньясы турында күзаллауларын баету.

-Балаларны үткәндәге сәгатьтә ориентлашырга өйрәтү. Сәгать билгеләүне һәм функцияләренә аңлатма бирү. Кеше сәгатьне тормышын җиңеләйтү өчен булдырганлыгын аңлату.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче балаларның игътибарын тәрәзәгә юнәлтә (тәрәзәдә шар эленеп тора, ә шарда хат).

Тәрбияче: Безгә хатны ничек алырга? (җаваплар). (Тәрбияче шарны шартлата һәм хатны укый)

Тәрбияче: Монда безнең өчен табышмак язылган, җавабын табарга кирәк. Табабызма?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Яхшы, игътибар белән тыңлагыз.

Нәк унике күзем бар,

Сина әйтер сүзем бар.

Колагымны бор гына

Уятырмын тор гына.

Ул нәрсә? (Слайд 1)

Балалар: Сәгать.

Тәрбияче: Бик дөрес. Без бүген сәгатьләр дөньясына сәяхәткә барабыз. Сәгатьләр турында күбрәк белергә һәм күрергә телисезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ничек уйлыйсыз, ни өчен сәгатьләр кирәк?

Балалар: Автобуска, эшкә, кинога, кибеткә һ. б. ларга соңга калмас өчен.

Тәрбияче: “Тизрәк киен, балалар бакчасына соңга калабыз”, - дип еш ишетәбез.

Әгәр сәгать булмаса, без сезнең белән ничек яшәр идек? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Балалар, сез сәгатьләрдән файдалана беләсезме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Борчылмагыз-тиздән сез дә вакытыгызны белергә өйрәнерсез, ә мин сезгә булышырмын. Сәгать турында шигырь тыңлагыз әле?

Серле һәм серсез сәгать”

Безнең сәгать күкеле,

Келт тә келт йөри теле.

Чылбырда ике гере,

Икесе дә бертөрле.

Алмазларның сәгате

Телсез һәм герсез йөри.

Күкесе юк, эчендә

Бары нидер келтери.

Телсез, күкесез, герсез... –

Андый сәгатьләр серсез. (В.Хәйруллина)

Тәрбияче: Элекке вакытта кешеләр сәгатьсез ничек яшәделәр икән соң?

Сез беләсезме, нинди сәгатьне тере сәгать дип атыйлар?

Ә сезнең тере сәгатьләр турында ишеткәнегез барма?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Бу сәгатьләр кешеләрнең ишегалдында йөри, канатлары белән кагынып, коймага очып менәләр, “ки-кри-кук” дип кычкыралар. Кем соң ул? (Слайд 2)

Балалар: Әтәч.

Тәрбияче: Әле кояш чыкмаган, ә әтәч инде кычкыра… “Тиздән иртә! Йокыдан торыр вакыт та җитә!”

Кешеләр беренче тапкыр әтәчнең кояш әле күренмәгәндә, ә бары беренче нурларын чыгарганда кычкыра башлавын сизәләр. Нәкъ менә әтәчнең беренче тавышы белән хуҗабикәләр сыер саварга, аларны көтүлеккә куарга йокыдан торганнар да инде.

Тәрбияче: Мондый сәгатьләр буенча вакытны билгеләү уңайлы булдыма икән балалар?

(балаларның җаваплары). 

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Нигә?

Тәрбияче: Чөнки әтәч җырлавы буенча төгәл вакытны билгеләү авыр булган.

Тәрбияче: Ә бит кайчандыр сәгатьләр булмаганда, кешеләр вакытны кояш буенча да билгели белгәннәр. (Тәрбияче “Кояшлы сәгать” рәсемнәрен күрсәтү.) (Слайд 3)

Кояш чыккач-кешеләргә торырга, эшкә тотынырга вакыт. Кояш югарырак күтәрелгәч– ашарга вакыт, ә кояш баегач – өйгә кайтырга, йокларга ятарга вакыт.

Әмма кеше кояш сәгатьләреннән һәрвакыт да файдалана алмаган. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен?

Балалар: Болытлы, яңгырлы көнне вакытны билгеләргә кыен, чөнки кояш юк.

(Тәрбияче кояш сәгатьләренең үзәктәге таякчык һәм яктырткыч ярдәмендә эшләү тәртибен күрсәтә.)

Тәрбияче: Сезнең чәчәк сәгатьләр турында ишеткәнегез барма балалар?

Кешеләр бер чәчәкләрнең иртә белән ачылуын, ә көндез ябылуын, икенчесенең кичке якта ачылуын, ә өченчесенең төнлә генә ачылуын күреп алганнар. Шулай итеп чәчәк сәгатләр барлыкка килә. Аларны швед галиме Карл Линней уйлап тапкан. Ул үсемлекләрне күп еллар күзәткән һәм чәчәкләрнең төрле вакытта ачылуын, ябылуын ачыклый. Карл Линей үз бакчасында чәчәк сәгатьләре утырта. Түгәрәк клумбада цикорий һәм гөлҗимеш, тузганак, бәрәңге, ноготкалар һәм башка бик күп чәчәкләр үскән. Тик мондый сәгать кояшлы һавада гына йөри. Болытлы һава торышында чәчәкләр ябыла.

Хәзерге вакытта күп кенә шәһәрләрдә шундый сәгать-чәчәкләр барлыкка килде. Иң зур чәчәк сәгате Мәскәүдә. Циферблат диаметры 10 метрга җитә, ә минут теле озынлыгы – 4,5 метр, авырлыгы 30 килограмм. Сәгать теле – 3,5 метр. Бизәү өчен, сортына карап, 7000нән 12000гә кадәр чәчәк үсентеләре кулланыла; «Мәскәү» язуы белән бергә чәчәк үсентеләренең гомуми мәйданы 180 квадрат метр тәшкил итә. (Слайд 4)

Тәрбияче: Балалар, ничек уйлыйсыз, чәчәк-сәгатьләр уңайлы булганма?

(балаларның җаваплары).

Тәрбияче:  Кешеләр башка ышанычлырак сәгатьләр уйлап тапканнар. Аларны су сәгатьләре дип йөрткәннәр. (Слайд 5)

Борынгы грекларда су сәгатьләре клепсидра дип аталган. Бер савыттан икенчесенә тамчылап кына су агып утыраган. Уклы калкавыч я күтәрелә, я төшә. Бу сәгатьнең “йөрүе” ишетелеп торган, чөнки су тамганда тамчы үзенчәлекле аваз чыгара. Мондый сәгатьләр вакытны төнлә дә, көндез дә күрсәткәннәр, тик су салып торырга гына кирәк. (“Су сәгатьләре” рәсемнәрен күрсәтү.)

Тәрбияче: Бу сәгатьләр уңайлы булдыма икән?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Дөрес әйтәсез, алар уңайсыз булган, чөнки һәрвакыт бу приборга су салып торырга кирәк булган. 

Тәрбияче: Су сәгатьләренә охшаш ком сәгатьләре дә булган.

(“Ком сәгатьләре” рәсемен күрсәтү.) (Слайд 6)

Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән ком сәгатьләрен кайда кулланулары турында сөйләшербез.

Кешеләр көндез дә, төнлә дә, кышын да, җәен дә, теләсә кайсы һава торышында да вакытны бертөрле күрсәтсен өчен, сәгатьләрне ничек итеп яхшырак уйлап табарга дип уйлый башлыйлар. Һәм уйлап табалар. Бу сәгатьләрдә саннар белән түгәрәк тә, эчендә тешле тәгәрмәчләр дә юк. Алар пыяладан ясалган. Ике пыяла шарчыклар бергә кушылган. Эчендә ком. Сәгатьләр эшли башлагач, югары шарчыктагы ком түбәнгә төшә. Ком төшеп беткәч-димәк, билгеле бер вакыт узды дигән сүз. Сәгатьне әйләндереп куялар һәм вакыт хисабын дәвам итә.

Мондый сәгатьләрне кайда кулланалар?

Ком сәгатьләрен әлегә кадәр поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә кулланалар. Бу сәгатьләр буенча авырулар дәвалау процедуралары алалар, әмма алар буенча сәгатьне белеп булмый.

Димәк, бу сәгатьләрдән файдалану уңайлы булганма? Нигә?

(балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Кешеләр тагын ут сәгатьләрен дә уйлап тапкан булганнар.

 ( “Ут сәгате” рәсемен күрсәтү). (Слайд 7)

Тәрбияче: Ут сәгатьләре беренче тапкыр Кытайда барлыкка килгән. Алар металл шарлар эленгән ягулык материалыннан спираль яки таякчыклардан торган. Материал янганда шарлар шалтыратып, фарфор вазасына егылып төшкән.

Ә бу сәгатьләр уңайлы сәгатләр булдыма икән балалар? Ни өчен?

Балалар: Юк.  Алар җил булмаган бинада гына эшләгәннәр. Җил иссә утны сүндергән.

Тәрбияче:  Күпмедер вакыт үткәч, кешеләр без хәзер куллана торган сәгатьләрне уйлап тапканнар. Бу-механизм белән эшләүче сәгатьләр.

(“Механик сәгатьләр” рәсемнәрен күрсәтү.) (Слайд 8)

Тәрбияче: Аларның эчендә пружина һәм кечкенә тешле тимер көпчәкләр урнаштырылган. Тешле тимер көпчәкләр бер-берсен хәрәкәткә китерәләр. Алар сәгатьнең укларын йөрткән. Уклар үз чиратында сәгатьне һәм минутларны күрсәтә. Бу механик сәгатьләр. Аларны туктамасын өчен даими рәвештә гел борып торырга кирәк.

Ә нинди сәгатьләрне борып торырга кирәкми? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Дөрес. Электрон сәгатьләрне.

(“Электрон сәгать” рәсемен күрсәтү.)(Слайд 9)

Кеше моның белән генә туктап калмый һәм уксыз сәгать уйлап таба. Мондый сәгатьләрдә циферблатлар урынына янып торучы һәр минут саен үзгәрә торган саннар гына. Бу сәгатьнең исеме электрон сәгать һәм алар электр челтәр яки батарейка белән эшли. 

 Физкультминутка.

Матур сүзләр уйладык

 Ял итәргә туктадык.

 Җилкәләрне турайттык,

 Тирән итеп суладык,

 Башны як-якка бордык,

 Чүгәләдек һәм тордык,

 Бер урында йөгердек,

 Аннары соң сикердек.

 Сузылдык –киерелдек.

 Югарыга үрелдек.

 Соңыннан тынычланып

 Шөгыльне дәвам итик.

Тәрбияче: Балалар, сәяхәтебез нинди сәгатьләр белән башланып китте һәм нинди белән тәмамланды?

(балаларның җаваплары)

 “Чылбыр” уены.

Ә хәзер без сезнең белән “Нәрсә башта, нәрсә соңыннан” уены уйнарбыз.

Тәкъдим ителгән картиналардан сәгатьләрнең барлыкка килү чылбырын төзергә кирәк. Картинаны аласыз һәм аны кирәкле урынга куясыз. (Дөреслеген Слайд 10 нан карыйбыз)

Тәрбияче: Ә хәзер мин сезгә “Сәгатьләр турында кем күбрәк белә?" дигән уен тәкъдим итәм." Һәр дөрес җавап өчен сез смайликлар алачаксыз.

1. Нинди прибор ярдәмендә вакыт үлчәнә?

2. Хәзерге заман сәгатьләре барлыкка килгәнче нинди сәгатьләр булган?

3. Идәндә торган сәгатьләр ничек атала? Өстәлдә торганы?

4. Стенада эленеп тораган сәгатьләрне нинди сәгатьләр дип йортәләр?

5. Кулда йөртә торган сәгатьләр ничек атала?

6. Кешегә сәгать нинди файда китерә?

7. Сәгать ремонтлаган кеше һөнәре ничек атала?

Тәрбияче: Балалар без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? Сезгә барыннан да бигрәк нәрсә истә калды һәм нәрсә ошады? (балаларның җаваплары)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...