Зурлар төркеме өчен эшчәнлек "Циркка сәяхәт"
план-конспект занятия по обж (старшая группа)
Эшчәнлектә балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез һәм кабатлыйбыз.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Зурлар төркеме өчен эшчәнлек
Тема: Циракка сәяхәт.
Максат:
Зурлар төркеме балаларында заманча белем бирү технологияләре ярдәмендә юл иминлеге кагыйдәләре белүләрен ныгыту.
Бурычлар:
- Балаларның юл билгеләре, транспорт төрләре, светофор турында белемнәрен ныгыту.
- Җәмәгатьтә кабул ителгән нормаларны һәм кыйммәтләрне үзләштерү, юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формулаштыру.
- Маршрут чараларында үз-үзеңне дөрес тоту культурасын тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: проектор, светофор рәсеме, җәяүлеләр юлы, транспорт төрләре модельләре һәм уенчыклары, юл билгеләре.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче | Балалар |
Балалар исәнмесез. Балалар безгә хат килгән. Әйдәгез карыйк әле хатта нәрсә язылган икән. Бу хат Казан шәһәреннән килгән аны цирактан җибәргәннәр. Анда безне Казан шәһәренә циркка тамаша карарага чакыралар. Сезнең барасыгыз киләме? Ә без сезнең белән Казанга автобус белән барачакбыз. Автобуска керер алдыннан безгә нәрсәләр кирәк була.
Билетның бәясе 5 сум. Әйдәгез әле билетлар алыйк. Һәрберебез үзебезнең билетларда күрсәтелгән урыннарга утырабыз. Балалар автобуста без үзебезне ничек тотырга тиешбез?). Дөрес балалар, әйдәгез кузгалабыз. Безгә күңелсез булмасын өчен җыр җырлап барабыз. Карагыз, карагыз Без Казанга барабыз. Безне тамаша көтә Күңел ачып кайтабыз Балалар карагыз әле без сезнең белән Казанга килеп тә җиттек. Ләкин без монда бик уяу булырга тиешбез. Чөнки Казан зур һәм монда автомабильләр бик күп. Ә ул безнең иминлегебез өчен бик куркыныч. Балалар автобус безне кая төшереп калдырды?. Ә без юлыбызны кайчан дәвам итә алабыз ? Без сезнең белән каршыбызда нәрсә күрәбез? Балалар карагыз эле безгә юлның икенче ягына чыгарга кирәк без сезнең белән ничек чыгарбыз икән? Ә сез нинди җәяүлеләр юлын беләсез? Балалар сез күрәсезме циракны? Ләкин безгә анда барып җитәр өчен сынаулар үтәргә кирәк. Карагыз әле иң беренче безгә юлны чыгарга кирәк. Аның өчен безгә җәяүлеләр юлын табырга. Әйдәгез әле әзләп табыйк. Таптык. Ә хәзер нишлибез? Ә нинди светофорлар була икән? Без сезнең белән кайсы светофорга карыйбыз?. Дөрес әфәрин. Кем мина әйтеп узар икән ничек итеп юлны чыгабыз.. Бик дөрес балалар әйдәгез бергәләшеп юлны аркылы чыгабыз.
Без сезнең белән хәзер юлыбызны каян дәвам итәчәкбез? Балалар ә велосипедта йөрүче тротуардан бара аламы? Физминутка. Автомобиль йөртүчеәр. Балалар без сезнең белән циракка да килеп җиттек. Әйдәгез бергәләшеп кызыклы тамаша карап чыгыйк. Циракта нәрсә күрә алабыз? Иң беренче безнең каршыда фокусчы чыгыш ясый. Карагыз әле сезнең каршыда төрле предметлар хәзер ул серле сүзләрен әйтеп предметларның берсе югала, ә сез нәрсә югалганын әйтегез? Транспорт төрләре бирелгән була. Дрессировщикка безнең ярдәм кирәк. Әйдәгез әле карыйк, безнең каршыда җәнлекләрнең сүрәтләре бирелгән, алар нинди транспорт төренә охшаган икән?(Экранда беренче жираф рәсеме чыга ). -Жираф нинди транспорт төренә охшаган? - Карлыгач нинди транспортка охшаган? - Кит нинди транспортка охшаган? - Ташбака нинди транспорт төренә охшаган? балалар әфәрин булдырдыгыз. Безнең кайтыр вакытыбыз да җитте. Автобус безне цирк янында көтә сез әзерме. Ә иң мөхиме без сезнең белән нәрсәгә өйрәндек. Нинди юл билгеләрен карадык. Балалар мин сезнең белән бик канәгать сез булдырдыгыз. Рәхмәт. | Исәнмесез. Әйе безнең бик тә барасыбыз килә Билет алырга кирәк. Иң беренче без ременьнәрне эләктерәбез, автобуста тавышланырга, чабып йөрергә ярамый, тәрәздән башларны чыгарырга ярамый, автобус йөртүченең игътибарын җәлеп итмибез, олыларга, кечкенә балалыларга урын бирәбез. Автобус тукталышында. Бары тик атобус кузгалып киткәч. Юл Бары тик җәяүлеләр юлы аркылы Җир асты һәм җир өсте, җәяүлеләр күпере. Күрәбез. Светофорга карыйбыз. Автомабильләр өчен һәм җәүлеләр өчен. Җәяүлеләр өчен булган светофорга. Иң беренче светофорга карыйбыз кызыл төс янганда көтәбез, яшел төс янганда баштан сулга, аннары уңга карап юлның куркынычсыз булуына инангач кына юл аркылы чыгабыз. Тратуардан. Алар бары тик велосипедчылар билгесе булган юллардан йөри ала. Клоуннар, төрле җәнлекләр һәм хайваннар, фокусчылар, дрессировщиклар. Әйе. Жираф озын кранга охшаган. Карлыгач самолетка охшаган. Кит су асты көймәсенә охшаган. Ташбака асфальтсалучы, катокка охшаган. Шәһәр урамнарында дөрес тотарга җәяүлеләр юлын, светафор сигналын кабатладык, транспорт төрләрен. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)
Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...
Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)
Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе
"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

ҖЫРЛАП-БИЕП УЙНЫЙБЫЗ Җырлы-биюле уеннар аша зурлар төркеме балаларының музыкаль ишетү сәләтләренә ирешүгә юнәлтелгән проект.
җырлы-биюле уеннар...

Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)
Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, әкиятләр ...
"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы
Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....

