Шәмәхә урманга сәяхәт
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Сунгатуллина Алия Фоатовна

Конспект занятия "Шәмәхә урманга сәяхәт "

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shmh_urmanga_syaht.docx19.32 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

детский сад № 31 «Чишмэ»

Конспект занятия «Шәмәхә урманга сәяхәт.»

Выполнила: воспитатель

Сунгатуллина Алия Фоатовна

Зеленодольск 2014

Шәмәхә урманга сәяхәт.

Максат:

- балаларны В.В. Воскобович уеннары белән таныштыру һәм шул уеннар белән уйнарга өйрәтү;

- танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерү;

- төс һәм форманы  тоемлап үзләштерү сәләтен үстерү;

- уен ситуациясе барлыкка китерү, кызыксынучанлык  үстерү.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген бал корты Жужа янына  кунакка барырбыз.  Барабызмы?

Балалар: Әйе, барабыз.

Тәрбияче: Менә Жужа үзе дә. Исәнме, Жужа.

Жужа: Исәнмесез, балалар. Мин сезне бик сагынып көттем. Сез килгәнне белгәч, камыр басып куйдым, пирог пешереп, сезне сыйлыйсым килгән иде. Тик менә минем камырыма эчлек юк икән. Ә эчлек ясар өчен миңа 4 алтын җимеш кирәк. Тик ул җимешләр тылсымлы урманда гына үсә һәм кыш җитәр алдыннан гына өлгерә икән. Балалар, шул  урманга барып, биремнәргә җавап табып, җимешләр алып кайтырга булыша алмассызмы икән. Минем үземнән генә булып чыкмас шул. Булышасызмы?

Балалар: Әйе.

Жужа: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез, без хәзер паравозикка утырыйк та, тылсымлы урманга юл тотыйк.         Уен: Паравозик.

Менә килеп тә җиттек.

Тәрбияче: Балалар, безне бу урманда ворон Метр каршы ала. Балалар, игътибар белән карагыз әле тылсымлы урманда нинди ел фасылы? Әйе, дөрес көз, тик бу әле иртә көз, яфраклар әле коелып бетмәгән. Әйдәгез әле яфраклар тизрәк коелып бетсен өчен җилгә әверелеп, җил булып исәбез. Яфраклар тизрәк коелып бетсен өчен, әйдәгез аларны җыеп алабыз. (Балалар һәрберсе 4 әр яфракны төсен әйтеп өзеп алырга тиеш).

Жужа: Рәхмәт балалар булдырдыгыз. Ворон Метр безгә беренче алтын җимешне бирде. Ә хәзер икенче бирем. Менә шушы урман алачыгында хайваннар калтырап утыралар. Ни булган икән аларга? Дөрес балалар, алар туңганнар. Ни өчен? (балалар белән хайваннарның исемнәрен әйтү һәм аларга өй сайлау).  Куянга иң кечкенә өй, төлкегә иң тар, тиенгә түгәрәк ишеклесе, аюга иң зурысы.

Тәрбияче:  Булдырдыгыз балалар. Менә икенче алтын җимешне дә алдык. Ә хәзер әйдәгез, өстәл артына утырып башка хайваннарга да өй ясап бирик (конструкторлар һәм схемалар белән эш).

Жужа : Юлны дәвам итәбез. Әйдәгез кабат тылсымлы урманга юл тотабыз. Уен: Тигез юл буйлап.

Тәрбияче: Тылсымлы урманда безне яңа бирем көтә. Капитан Гусьның мачтасындагы флажокларны көчле җил таратып ташлаган. Ул бездән ярдәм сорый. Ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: (Балаларны чакырып һәрберсенә төсне атап флажокларны кирәкле мачтага урнаштырырга әйтә).

Менә өченче алтын җимешне дә алдык. Саныйбыз ничә алтын җимеш алдык без? Ничәне табасы калды?

Жужа: Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.Физкультминутка - Көз.

Яфраклар коелды, хайваннар өйле булды, кошлар җылы якларга киттеләр- балалар урманда нәрсә җитми? Әлбәттә –кар. Мин  үзебезнең шәһәребездән берничә кар бөртеге алып җибәргән идем. Әйдәгез, тылсымлы урманда кар яудырабыз. Һәрбер бала кар бөртеге элеп чыга. Беренче кечкенә кар бөртекләрен, икенче уртача зурлыктагыларын, соңыннан зурлар тезәбез.

Тәрбияче: Менә без 4 алтын җимешне дә җыеп алдык һәм аны Жужага бирәбез. Ул безгә тизрәк тәмле пирог пешереп бирсен.

Жужа: Камырым инде әзер, эчлек ясап пешереп кенә аласы калды. Мин киттем.

Ниһаять пирог пешеп чыкты. Бу сезгә миннән күчтәнәч. Хәзер, төркемегезгә кайтып, тәрбияче апаларыгыз беләп тәмләп чәй эчеп алыгыз! Саубулыгыз, балалар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...