Комплексное занятие.
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Минебаева Альбина Ильдусовна

1. Актив рәвештә әңгәмәләргә катнашырга, сорауга аңлаешлы итеп җавап кайтару. Сөйләм әъзаларын камилләштерү, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

2. Сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Чисталыкка һәм пөхтәлеккә өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kurchakny_yuyndyrabyz.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ

“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Курчакны юындырабыз

(беренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру                                  

                  буенча ачы шөгыль конспекты)

                                                            Төзеде: 76нчы б/б тәрбиячесе

                                                                           Минебаева А.И.

                       ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

                                ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

                                        2011 НЧЕ ЕЛ.

Максат: 1. Актив рәвештә әңгәмәләргә катнашырга, сорауга аңлаешлы итеп җавап кайтару. Сөйләм әъзаларын камилләштерү, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

2. Сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Чисталыкка һәм пөхтәлеккә өйрәтүне дәвам итү.

Сүзлек өстендә эш: сабын, су, сөлге.

Җиһазлау: курчак, сабын, су, сөлге.

Алдан эшләнгән эш: рәсем карау, курчаклар юындыру.

Методик алымнар:

  1. Ситуация:” Безгә бүген кунакка пычрак курчак килгән”.
  2. Балалар белән бергә курчакны юындырабыз.
  3. Балалар белән бергә кулларны юабыз.
  4. “Чиста куллар” уен уйныйбыз.
  5. Йомгаклау.

-2-

Шөгыль барышы.

I. Тәрбияче: “ Балалар әйдәгез матур итеп төркем бүлмәсенә керәбез һәм матур итеп урындыкларга утырабыз.

Безгә бүген күп кунаклар килгәннәр.Әйдәгез әле бергәләп исәнләшәбез.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:Балалар безгә бүген шөгыль карарга Алсу исемле курчак килергә тиеш иде, чыгып карыйм әле килмәде микән?

-Килгән икән тик нигәдер кермичә торган, оялган.

- Балалар, бу курчакка нәрсә булган?

Балалар: - Пычранган;

  • Бите пычрак;
  • Куллары да пычрак.

Тәрбияче: Дөрес курчак Алсу юынмаган, пычрак;

  • Юындырабызмы.

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Безгә аның өчен нәрсәләр кирәк булачак? Монда карыйбыз һәм өйтеп барабыз.

Бу нәрсә?

Балалар: Сабын, су, сөлге.

Тәрбияче: Дөрес балалар.

II Тәрбияче: Ә хәзер инде курчакны юындырып алабыз. (Шигырь уку: “Йомшак су, йөгерек су” Җ. Тәрҗемәнов.

Йомшак су, йөгерек су! Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын, битләрем аллансын,

Кулларын агарсын.

Тешләрем тазарсын... авызым елмайсын,

Колагым тыңласын,

Йомшак су, йөгерек су! Һәммәсен чиста ю!

Менә хәзер инде курсак чистарды( сөлге белән корытабыз)

-Әйдәгез без дә кулларны юын алабыз.

 III(Юыну бүлмәсенә керәбез һәм кулларны юабыз).

IV  – Хәзер урындыкларга утырабыз”чиста куллар” уенын уйнап алабыз.

Тәрбияче: Кайда, кайда безнең куллар?

Балалар: (кулларын алга чыгарып күрсәтәләр, биетәләр һәм такмак әйтәләр).

Менә шул, менә шул

Безнең чиста куллар!

-3-

V Тәрбияче: Безгә бүген кем килде?

Балалар: Алсу исемле курчак!

Тәрбияче: Без нәрсә эшләдек?

Балалар:Юындырдык .Кулларыбызны юдык.

Тәрбияче:Хәзер инде саубуллашабыз.

Балалар: Саубулыгыз!

-4-

                                                Кулланылган  әдәбият.

  1. Закирова К.В.“Әхлак нигезе – матур гадәт” (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма/К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.-383 б.
  2. Балалар бакчасы: Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы. – Казан: Ранннур, 2003.-656 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Цикл комплексных занятий по теме "Театрализованные игры на музыкальных занятиях как средство формирования эмоциональной отзывчивости на музыку".

Предлагаются по три комплексных занятия для средней, старшей и подготовительной группы. Линия формирования эмоциональной отзывчивости на музыку идет через активизацию интонационно-речевого опыта, разв...

Конспект комплексного занятия «Здоровый образ жизни на занятиях по развитию элементарных математических представлений, изодеятельности». Подготовительная группа. На тему "Лучики здоровья".

Конспект занятия  написан по программе ФГТ . Включает в себе интеграцию образовательных областей "Здоровье", "Познание", "Художественное творчество".Материал познавательный и доступный, а главное...

Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку" Интегрированное комплексное занятие в первой младшей группе "Путешествие в сказку"

Цель: Напомнить детям содержание знакомой сказки, побуждать их к проговариванию и повторению вслед за воспитателем отдельных слов и фраз, воспитывать любовь к художественной литературе.Задачи:·...

Конспекты комплексных занятий по развитию связной речи у детей с ОНР по средством знакомства с нетрадиционными технологиями на занятиях по изобразительной деятельности.

Данный материал предназначен для использования в работе с детьми 5-7 лет, имеющим речевые нарушения, а также будет полезен в работе с детьми массовых ДОУ.          ...

Открытое занятие по экологии. Конспект комплексного занятия в первой младшей группе «Волшебница – вода.»

Программное содержание. Обратить внимание детей на значение воды в нашей жизни. Познакомить со свойствами воды, во что она может превращаться. Для кого она нужна и для чего она нужна. Воспитывать бере...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Разработка занятия НОД: конспект комплексного занятия"На водоеме"

Развернутый конспект комплексного занятия "На водоеме"...