Конспект
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

 Гайнемова Сирина Ринатовна

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kmo.docx15.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге

“Әйдәгез дус булыйк”

(икенче кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге)

Сарман авылы 2нче санлы                               тәрбияче Гайнемова

 “Лилия” балалар бакчасы                                Сирина Ринат кызы

2015

“Әйдәгез дус булыйк!”

Бурычлар: Балаларда бер-берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү. Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә күнектерү. Балаларны үзара дус-тату булырга өйрәтү.

Җиһазлар: курчаклар, кояшлар рәсемнәре, трафареттан киселгән балаларның уч төпләре, клей, кисточкалар, салфеткалар, төрле ситуациялар сүрәтләнгән рәсемнәр, “дуслык турында” җыр аудио язмада.    

Эшчәнлек барышы:

(Балалартөркемгә керәләр һәм ярым түгәрәк ясап басалар, кунаклар белән исәнләшәләр. Урындыкларда бер-берсеннән борылып курчаклар утыралар, алар үпкәләшкәннәр.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безнең курчакларга, аларга нәрсә булды икән?

Балаларның җавабы: алар ачуланышканнар, бер-берсеннән борылып утырганнар.  

Тәрбияче: Мин дустыма үпкәләдем.

                       Аның белән уйнамыйм.

                       Сүзләренә колак салмыйм,

                       Эндәшсә дә тыңламыйм.

Тәрбияче: Балалар, сез безнең курчакларны дуслаштырырга телисезме?

Балалар җавабы: әйе, телибез.

Тәрбияче: Ә сезнең төркемдә якын дустыгыз бармы? Әйтегез әле, кем сезнең дустыгыз? Балалар, кешенең дусты бер генә буламы, әллә дуслар күп булырга мөмкинме? Әгәрдә сезнең дустыгыз бакчага кәефсезләнеп килсә сезнең белән уйнамаса, сөйләшмәсә, сез аның кәефен ничек күтәрер идегез? Балалар җавабы: аңа елмаеп карар идек, уенчыкларыбыз белән бүлешер идек, матур китаплар карар идек.

 Тәрбияче: Ә нәрсә соң ул буслык? Балалар җавабы: дустың белән бер кайчанда талашмыйсың, бергәләшеп уйныйсың, бер-береңә булышасың, уенчыкларың белән бүлешәсең.

 Тәрбияче: Балалар, әйдәгез уйнап алабыз уенның исеме “Әйе-юк” дип атала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез рәсемнәргә игътибар белән карап миңа җавап бирергә тиеш буласыз әгәрдә рәсемдә балалар дус, татур, матур итеп уйныйлар икән ул вакытта сез “әйе” дип җавап бирергә тиеш буласыз. Балалар дус түгел, бер берсе белән тату булмасалар- ул вакытта  сез “юк” дип җавап бирәсез.

Уен “әйе-юк” 

1 слайд: Балалар, карагыз әле бу рәсемгә: анда кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Балалар кардан нәрсә әвәләгәннәр?

Балалар җавабы: Кыш. Балалар кардан кар бабай әвәләгәннәр.

2 слайд: Ә, бу рәсемдә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Балалар, бу малай нинди начарлык эшләгән?

Балаларның җаваплары: Җәй. Иптәшләренең сыннарын бүзгән.

3 слайд: Балалар нәрсәләр белән уйныйлар? Алар татумы?

Балаларның җаваплары: Балалар, машина, чиләкләр, туп белән уйныйлар. Алар тату.

4 слайд: Балалар, бу рәсемдәге малайга кемнәр килгән? Ул нинди начарлык эшләгән?

Балаларның җаваплары: Малайга иптәшләре кунакка килгәннәр. Ул иптәшләренә уенчыклар бирмәгән.

Тәрбияче: Балалар, дуслык-ул балалар бер-берсе белән талашмыйча, тату, аңлашып уйныйлар. Дуслык-ул елмаюдан.

Уен-охшатып ясау “кәеф”.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез уйнап алабыз уенның исеме “кәеф” дип атала. Балалар, бүген безнең кәефләребез әйбәт, әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк әле (балалар елмаялар)

Ә безнең кәефләредез булмаса, без ничек итеп күңелсезләнеп карыйбыз әле, я әле күрсәтик (балалар күңелсезләнәләр).

Тәрбияче: Балалар, кайчан безгә күңелсез, шул вакытта без ямансулыйбыз, ә кайчан елмаябыз, безгә шул вакытта яхшы, шатланабыз. Балалар әйдәгез әле безнең курчакларыбызга да елмаеп күрсәтик. Бәлки аларның да күңелләре күтәрелеп китәр һәм алар дуслашырлар?

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безнең курчаклар дуслашканнармы?

Балалар җавабы: әлегә юк.

Тәрбияче: Әйдәгез әле курчакларыбызга күрсәтик безнең төркемдә кызлар һәм малайлар гына дус түгел, ә безнең бармакларыбыз да дус икәнне.

Бармак уены: “Дус бармаклар”

Менә минем бармаклар,                                   кулларын сузып,

Шаян алар, шук алар.                                         кулчукларын әйләндерәләр

Бармаклар гел уйныйлар,

Уйный-уйный туймыйлар.

Менә минем бармаклар:                                     кулларны күрсәтеп, уң 

Баш бармак, имән бармак,                                куллары белән сул

Урта, атсыз һәм чәнчә                                         кулның бармакларын

Бик дус алар, гел бергә.            берәм-берәм тотып чыгалар, кул чабалар

Тәрбияче: Менә безнең кулларыбыз һәм бармакларыбыз да җылындылар, аларга кояш җылылыгын биргән кебек. Кояш-җылы, киң күңелле, ачык йөзле, дуслык кебек. Балалар, карагыз әле бу кояшка. Ул нинди?

Балалар җавабы: Сары, түгәрәк, зур...

Тәрбияче: Ә нәрсә җитми бу кояшка?

Балаларның җаваплары: нурлар.

Тәрбияче: Дөрес! Әкайдан аңа нурлар алырга? Бәлки безгә болар ярдәм итерләр? (Трафареттан киселгәнуч төпләрен күрсәтә) Бу нәрсә?

Балаларның җаваплары: безнең уч төпләре.

Тәрбияче: Алар кояш нурларына охшаганнармы?

Балаларның җаваплары: әйе!

Тәрбияче: әйдәгез безнең дус уч төпләрен кояшканурлар урынына ябыштырабыз.

Кисеп ябыштыру: “Кояшка матур кулларыбызны сузабыз.”

(Коллектив эш. Уч төпләрен ябыштыру, балалар эшләп бетергәч кулларны салфеткаларга сөртәләр һәм урыннарына килеп утыралар.)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безнең курчаклар бер-берсенә карап елмаялар, алар дуслашканнар. Әйдәгез әле балалар курчакларыбыз, кояшларыбыз янына басып зур түгәрәк ясыйк һәм бергәләшеп биеп алыйк. (Бию хәрәкәтләре.)

Тәрбияче: Балалар сезгә эшчәнлек ошадымы? Без бүген нәрсәләр эшләдек? Безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнне сез кемнәргә сөйлисез?

Балаларның җаваплары: әйе, кояшка нурлар ябыштырдык, курчакларны дуслаштырдык. Мин эшчәнлектә нинди яңалыклар белгәнемне әниемә, әтиемә, әбиемә, бабама сөйлим.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар һәр вакыт дус булыйк, һәм беркайчан ачуланышмыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....