Әңгәмә "Милли киемнәр"
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

  Зурлар төркеме өчен татар теленнән белем бирү эшчәнлеге

УМК:  Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н., Зөфәрова Р.С., Хуҗина А.Т. һ.б. 5-7 яшьлек балалар өчен “Туган телдә сөйләшәбез”  

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 112 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе"

Зурлар төркеме өчен татар теленнән белем бирү эшчәнлеге

УМК:  Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н., Зөфәрова Р.С., Хуҗина А.Т. һ.б. 5-7 яшьлек балалар өчен “Туган телдә сөйләшәбез”  

Белем бирү эшчәнлегенең темасы: Әңгәмә. «Милли киемнәр»

Төзеде: 112 нче балалар бакчасының

 татар теле тәрбиячесе

Сабирҗанова Алисә Альберт кызы

Тема. Әңгәмә. «Милли киемнәр»

Бурычлар:

1. Белем бирү: Милли киемнәр, орнамент турында белемнәрне ныгыту, "Казан" сүзенең килеп чыгуы турында белемнәр үзләштерү.

2. Үсеш булдыру: Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

3. Тәрбияви: Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау. Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.

Сүзлек: лалә, өчьяфрак, канәфер чәчәге, милли, күлмәк, чалбар, читек, калфак, түбәтәй, билбау.

Җиһазлар: милли киемнән курчаклар, зур малай һәм кыз курчаклар, милли киемнәр, презентация, "Әссәләмәгаләйкем", "Кәләпүшем, калфагым", "Матур" (УМК) җырлары аудиоязмалары, гармун көе, "Легенды о Казани" китабы

Белем бирү эшчәнлеге барышы

I. Оештыру моменты.

1. ( 1 мин) Исәнләшү.

Тәрбияче балалар белән “Әссәләмәгаләйкем” җырының көнә керә һәм җырның 1 куплетын һәм 1 кушымтасын башкара.

Таң ата да кояш чыга

Кояшны сәләмли көн.

Саумы, кояш, сүнмәс учак

Әссәләмәгаләйкем (5 тапкыр).

2. (30 с) Уңай эмоциональ  халәт булдыру.

Әссәләмәгаләйкем. Исәнмесез. Хәерле көн! (Бергә!)

Һәр яңа көнне яхшы кәеф белән башларга кирәк. Кәефебез күңелле һәм яхшы булсын өчен, куллар тотышыйк (түгәрәк ясамыйча, баскан килеш кенә), бер-беребезгә карап елмайыйк, йөрәгебездә булган җылылык һәм мәхәббәт чаткыларын бер – беребезгә бирик.

II. Төп өлеш

3. (2 мин) Риваять сөйләү.

Тәрбияче: Балалар, әйтегезче, сез кайда яшисез? Сез яши торган шәһәр ничек атала? (Без Казанда яшибез). Ә сез "Казан" сүзенең ничек килеп чыкканын беләсезме? (Юк, белмибез). Алайса, мин сезне өстәл артына чакырам. (Китаптагы рәсемгә күрсәтеп, риваять сөйли) Казан сүзенең барлыкка килүе турында бик күп риваятьләр яши. Шуларның берсе: бер кеше зур казан алып елгага килгән. Елганың текә ярыннан казанга су алырга азапланганда, бакыр казан суга төшеп китә. Бу кеше казан, казан дип кычкыра. Шуннан бирле елганы Казансу дип, ә елга буена корылган шәһәрне Казан дип атаганнар. Китап ярдәмендә без моннан бик күп еллар элек булган хәлләр турында белдек. Карагыз әле, ә бу нәрсә? (Чулпы). Бу чулпыларны моннан бик күп еллар элек тагып йөргәннәр. Ә кемнәр таккан икән аларны? (Татар кызлары). Татар кызлары чулпыларны чәчләренә тагып йөргәннәр. Алар зеңгелдәп бик матур тавышлар чыгарганнар. Шул  чорда татар кызлары һәм малайлары ничек киенеп йөргән икән? Сезнең алдыгызда Әминә һәм Хәлил курчаклар. Әминә нинди киемнәр кигән? (Күлмәк, камзул, читек, калфак). Хәлил нинди киемнәр кигән? (Күлмәк, чалбар, камзул, читек, билбау, түбәтәй) Әлеге киемнәр милли киемнәр дип атала. Чөнки алар татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыра.

Шигырь уку: Л.Лерон. «Татар баласы».

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

Тәрбияче: малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла? Балалар: малайларның башында түбәтәй, кызларның – калфак. Малайлар күлмәк, чалбар, билбау кия, кызлар күлмәк кия. Тәрбияче: нинди киемне кызлар да малайлар да кия? Балалар: читек.

4. (7 мин) Курчакларны киендерү. Әңгәмә.

Тәрбияче: әйдәгез әле, Таһир һәм Зөһрәне татар милли киемнәренә киендерик. Кызлар Зөһрәне, малайлар Таһирны киендерә.

 ("Кәләпүшем, калфагым" җыры яңгырый. Кызлар һәм малайлар зур курчакларны киендерәләр). Тәрбияче: кызлар, Зөһрәне ничек киендердегез?

1 бала сөйли: Зөһрәнең өстендә күлмәк, камзул, аягында читек. Башында калфак. Тәрбияче: Таһирны ничек киендердегез? 2 нче бала сөйли: Таһирнең өстендә күлмәк, камзул. Аягында чалбар, читекләр. Билендә билбау. Башында түбәтәй.

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар. Таһир һәм Зөһрәгә җыр җырлап күрсәтик әле. (УМК. "Матур")

(түгәрәк буенча әйләнәләр)

Минем күлмәк матур, синең күлмәк матур. (Туктап күрсәтәләр. Башта үзләренә, аннан уртага - курчакларга)

Минем күлмәк матур, синең күлмәк матур.

Әйе, шул, әйе шул (башта бер якка, аннан икенче якка кул чабалар)

Минем күлмәк матур. (Үзләренә күрсәтәләр)

Әйе шул, әйе шул,

Минем күлмәк матур.

Минем чалбар матур, синең чалбар матур.

Минем чалбар матур, синең чалбар матур.

Әйе, шул, әйе шул

Минем күлмәк матур.

Әйе шул, әйе шул,

Минем күлмәк матур.

Тәрбияче: балалар, карагыз әле, милли киемнәрдә миллилек өсти торган нинди үзенчәлек бар? Балалар: орнамент - бизәк. Тәрбияче: орнамент татар халкының гореф - гадәтләрен чагылдыра. Орнаментта гадәттә чәчәкләр ясала. Сез орнаментта нинди  чәчәкләр күргәнегез бар? Балалар: ләлә чәчәге (тюльпан), канәфер чәчәге (гвоздика). Тагы нинди бизәкләр төшерелә? Балалар: ай рәсеме, йөрәк рәсеме, өчяфрак, гөлҗимеш. Тәрбияче: бик дөрес.

III. Ныгыту

5. (5 мин) Тизәйткеч әйтү һәм шигырь – табышмаклар әйтешү

Әйдәгез әле табышмаклар әйтешеп уйныйк. Яле санамыш әйтик, кем чыга шул табышмак әйтә:

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.  Әмир чыкты. Әмир, нинди табышмак әйтәсең?

а) Яңа гына идем итек.

    Ч өстәгәч, булдым ... (читек)

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.  Шамиль чыкты. Шамиль, нинди табышмак әйтәсең?

б) Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар түбәмдә ... (түбәтәем)

Мин бүген бик бәхетле.

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.  Әдилә чыкты. Әдилә сиңа сүз.

в) Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ... (калфагы)

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез.  Камилә чыкты. Камилә нинди табышмак әйтә?

г) Чигәләр бүләк өчен,

Кесәңдә ул гел йөрсен,

Кечкенә генә яулык

Ул була инде ... (кулъяулык).

Афәрин! Булдырдыгыз балалар!

6. (5 мин) Җырлы-биюле уен «Түбәтәй».

Әйдәгез «Түбәтәй»  уенын уйныйбыз:

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Кушымта. Түп-түп, түбәтәй,

                    Түбәтәең укалы.

                    Чиккән матур түбәтәең

                     Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии. Уен шулай дәвам итә.

IV. Йомгаклау

7. (1 мин) Саубуллашу.

Балалар без бүген сезнең белән белемнәр сандыгына ниләр салып куярбыз икән? Әйдәгез әле искә төшерик. Балалар: Риваять тыңладык (Тәрбияче: Казан сүзенең килеп чыгуы турында риваятьне), курчакларны киендердек (Милли киемнәр турында белемнәрне), орнамент хакында сөйләштек (орнамент турында белемнәрне), җыр җырладык (җырны), түбәтәй уенын  уйнадык (уенны), табышмаклар әйтештек (табышмакларны) белемнәр сандыгына салып куйдык. Тәрбияче: бу сандыкны кирәк чакта без ача алырбыз, шулаймы? (Әйе) Балалар, саубуллашыр вакыт та килеп җиткән. Балалар: сау булыгыз. (Гармун көенә чыгып китү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“Милли киемнәр”

- балаларны татар халкының кием һәм бизәкләре белән     таныштыруны дәвам итү...

Проект " Татар милли киемнәре"

      Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча     интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.Максат: балаларны милләтебезнең хә...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.

Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...

Лепбук "Татар халык милли киемнәре"( 4-7 яшьлек балалар өчен төзелде)

Максат: Балаларны татар халык киемнәре  белән якыннан таныштыру.Бурычлар:- Белем бирү: Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү.- Үсеш булдыру:...