Лепбук "Татар халык милли киемнәре"( 4-7 яшьлек балалар өчен төзелде)
материал (старшая группа)

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат: Балаларны татар халык киемнәре  белән якыннан таныштыру.

Бурычлар:

- Белем бирү: Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү.

- Үсеш булдыру: Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә әйтүне активлаштыру, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

- Тәрбияви: Милли киемнәргә  эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Аннотация:

Лэпбук  сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру, коллектив белән эшләү технологияләре, коммуникатив технологияләр юнәлешен тормышка ашыру максатын күздә тотып әзерләнде.

     

Лэпбук макеты, формасы,элементлар

Лэпбук турыпочмаклы сандык формасында ясалган.Ачылгач биш  А4 битеннән тора. Лэпбук битләрендә төрле уеннар,күрсәтмә материаллар-әйләнмә түгәрәк,конвертлар,кесәләр,китап,гармошка,блокнотлар ябыштырып ясалган.

 

Лэпбук - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга  өйрәтүче һәм тәрбия бирүче чараларның берсе. Лэпбук “Татар милли киемнәре”темасын-милли культураны,үз халкының милли киемнәрен  өйрәнгәндә бик файдалы кулланма булып тора.

 

“Татар милли киемнәре” н өйрәнү һәм ныгыту максатыннан, бер бала яки балалар төркеме белән танып белү-сөйләм үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш юнәлешендә, социальләштерү белем бирү өлкәсендә,режим моментларында төрле милли уеннар уйнаганда кулланыла.

 

Лэпбукка түбәндәге уен,биремнәр кертелгән:

 

-Әдәби кыстыргычлар,китапчыклар,блокнот,табышмаклар,милли татар халык уеннары,милли киемнәргә багышланган шигырьләр;иллюстрацияләр.

Максат:милли киемнәргә карата кызыксыну уяту,сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү.

-Дидактик уен:“Парын тап”

Максат:Идел буе халыкларының милли киемнәре белән танышу.

 

 -Дидактик уен “Рәсемне җый”

Максат:милли киемнәр белән тынышуны ныгыту,кисәкләрдән киемне җыярга,танып әйтергә  өйрәнү.

-Дидактик уен “Читекнең парын тап”,

Максат:милли аяк киеме-читек белән танышуны ныгыту.

-Дидактик уен “Милли киемне бизә”

Максат:төрле орнаментлар белән танышуны ныгыту,милли киемне бизәү.

-Өстәл уеннары:  лото “Милли бизәкләр”,

-“Күңелле домино”;

Максат:төрле төрдәге татар орнаменты белән танышу,игътибарлыкны үстерү.

-Буяугычлар “Милли киемнәр”

Максат: милли киемнәргә карата кызыксыну уяту.

-Сюжетлы уен “Курчак кунакка бара”  Максат:татар малае һәм татар кызының милли киеме белән танышу.

-трафарет,шаблоннар

Максат:татар орнаментларын ныгыту,рәсемдә төшерү.

 

Лэпбук ясап мин шундый нәтиҗәгә килдем: эшчәнлекләрдә куллану өчен лэпбук бик файдалы кулланма. Балалар тәкъдим ителгән барлык материалларны кызыксынып карыйлар,уйныйлар.Без татар милли киемнәрен танырга өйрәндек ,киемнәребез турында күп нәрсәләр белдек. Милли кием бүген дә безнең тормышта, бигрәк тә сәхнәдә сакланып килә.Шуңа күрә милли гореф-гадәтләребезне онытмасак иде.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.

УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

“Милли киемнәр”

- балаларны татар халкының кием һәм бизәкләре белән     таныштыруны дәвам итү...

Проект " Татар милли киемнәре"

      Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча     интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.Максат: балаларны милләтебезнең хә...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Әңгәмә "Милли киемнәр"

Зурлар төркеме өчен татар теленнән белем бирү эшчәнлегеУМК:  Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н., Зөфәрова Р.С., Хуҗина А.Т. һ.б. 5-7 яшьлек балалар өчен “Туган телдә сөйләшәбез” ...