“Милли киемнәр”
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Ахтямова Альбина Гильметдиновна

 - балаларны татар халкының кием һәм бизәкләре белән     таныштыруны дәвам итү;                 

- өс киемнәренә төшерелгән милли татар бизәкләрен күрсәтү, алар турында сөйләү;

- түбәтәй силуэтларына татар халык  бизәкләрен (ләлә чәчәге, яфраклар, дулкынлы дуга) үзгәчә алымны кулланып, төшерә белүне ныгыту;

- халкыбыз сәнгатенә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл burychlar.docx19.64 КБ

Предварительный просмотр:

Бурычлар:

 - балаларны татар халкының кием һәм бизәкләре белән     таныштыруны дәвам итү;                  

- өс киемнәренә төшерелгән милли татар бизәкләрен күрсәтү, алар турында сөйләү;

- түбәтәй силуэтларына татар халык  бизәкләрен (ләлә чәчәге, яфраклар, дулкынлы дуга) үзгәчә алымны кулланып, төшерә белүне ныгыту;

- халкыбыз сәнгатенә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Сүзлек эше:ярминкә, тәбәтәй,бизәк,калфак, алъяпкыч.                               Җиһазлар:милли киемнән курчаклар,     өс киемнәре ,сандык , буяулар, мамык таякчыклары,түбәтәй силуэтлары,рәсемнәр.

Алдан эшләнгән эшләр: матур әдәбият уку,папкалар,рәсемнәр карау,милли уеннар уйнау.

        Эшчәнлек барышы.

Салмак  кына татар халык көе яңгырый.Тәрбиче белән балалар группага кереп, кунаклар белән исәнләшеп, ярым түгәрәк итеп тезелгән урындыкларга утыралар.

-Хәерле иртә, балалар.

-Хәерле иртә...

-Хәлләрегез ничек?

-Бик яхшы.

-Мин кичә ярминкәгә барган идем. Аннан матур киемнәр сатып алдым.Әйдәгез, бергәләп карыйк әле.( сандыктан берәнтекләп камзул, алъяпкыч, калфак, түбәтәй чыгарып әңгәмә үткәрелә)

-Бу кайсы халыклар киемнәре?

-Татар халкының.

-Сез аны каян белдегез?

-Бизәкләреннән.

-Нинди бизәкләр төшерелгән?

-Кыңгырау, ләлә чәчәкләре, ярымтүгәрәк..

-Нинди төсләр?

-Сары,яшел, кызыл,зәңгәр.

-Әйе.Ачык төсләр кулланыла.

-Кайсылары кызларныкы, кайсылары малайларныкы?

-Дөрес.Сез ничек уйлыйсыгыз,бу киемнәрне хәзерге вакытта киеп йөриләрме?

-Юк.Бәйрәмнәрдә,концертларда кияләр.

-Әйе,дөрес.Шулай ук күргәзмәләрдә, ярминкәләрдә күрергә була.

(түбәтәйне күрсәтеп)

--Карагыз әле, нинди матур баш киеме.Нәрсә әле бу, балалар?

Моны кем кия?

-Түбәтәй.Аны малайлар кия.

-Дөрес.Маратка мин өй эше биргән идем.Түбәтәй турында шигырь өйрәеп килергә.(түбәтәй кигезәләр Маратка)

Р.Вәлиева”Түбәтәем.”

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән.

Туган көнгә дәү әтием,

Түбәтәй алып килгән.

Түбәтәемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

-Менә шундый була ул.

Татар малае!-дидем.

-Менә шушындый матур шигырь язган безнең яраткан язучыбыз

Резеда Вәлиева. Ә хәзер ,әйдәгез бергәләп түгәрәк ясап биеп, уйнап алыйк.

Сүзле-хәрәкәтле уен:”Түбәтәй.”

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Эшкә батыр, төскә матур икәнсең,

Тирә-якны шаккатырам дигәнсең.

Түп, түп түгәрәкле түбәтәй (2 т-р)

Түбәтәем чигүле дә укалы.

Тәбәтәем менә кемдә туктады.

Балаларр, карагыз әле, безнең уен почмагында курчакларыбыз бар. Без алар белән уйныйбыз.Кайсы халыкларыбыз  курчаклары соң болар?

-Рус, башкорт, татар.

-Әйе, дөрес.Татар егетенең түбәтәе юк.Мин сезгә ак төстәге түбәтәйләр әзерләдем, бизик әле аларны матур итеп.

(өстәлләр янына барып, урындыкларга  утыралар)

-Сезнең алдыгызда буяулар, мамык таякчыклары тора. Яшел буяуга манып, түбәтәйнең кырыйларыннан дулкынлы сызык төшерәбез, янына кечкенә яфраклар ясап, аларныбуяп куябыз.Икенче мамык таякчыгын алып,уртага сары яки кызыл төс белән ләлә чәчәге ясап, аның эчен буяп куябыз.Кырыйларын зәңгәр төс белән буяп куябыз.Буяуны күп алырга ярыймы? Су белән ничек кулланырга кирәк?(балалар җавп бирәләр)

-Ә хәзер бераз бармакларыбызны, кулларыбызны ял иттереп алыйк.

                            Физкультминутка.

-А теперь ребята встали.

Руки медленно поднять,

Пальцы сжать, потом разжать,

Руки вниз и так стоять.

Наклонитесь вправо, влево

И беритесь за дело.

-Дөрес итеп утырдык.Нәрсәдән башлыйбыз эшебезне?

-Түбәтәйнең кырыеннан.

(балалар  эшлиләр, тәрбияче аларга ярдәм итеп йөри, ахырда һәр бала үз эшен аерым бер өстәл янына алып килеп нәтиҗә ясала)

-Малай курчакка безнең эшләребез ошадымы?

-Ни өчен?

-Нәрсәләр ясадык?

-Нәрсәләр белән?

Һ.б.... сораулар ярдәмендә нәтиҗә ясала, балалар җавап бирәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Проект " Татар милли киемнәре"

      Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча     интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.Максат: балаларны милләтебезнең хә...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Әңгәмә "Милли киемнәр"

Зурлар төркеме өчен татар теленнән белем бирү эшчәнлегеУМК:  Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н., Зөфәрова Р.С., Хуҗина А.Т. һ.б. 5-7 яшьлек балалар өчен “Туган телдә сөйләшәбез” ...

Доклад Тема: Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте.

Башкорт, удмурт халкының милли киемнәре, мәдәнияте. (Чыгыш)...

Лепбук "Татар халык милли киемнәре"( 4-7 яшьлек балалар өчен төзелде)

Максат: Балаларны татар халык киемнәре  белән якыннан таныштыру.Бурычлар:- Белем бирү: Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү.- Үсеш булдыру:...