Көз әкиятләре
материал (средняя группа) на тему

Менә җәй дә үтеп китте,

                    Көз айлары килеп җитте.

                     Бала-чага бик шатлана,

                     Көзге бәйрәм башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koz_kiyatlre.docx122.63 КБ

Предварительный просмотр:

Көз әкиятләре

1 нче бала. Менә җәй дә үтеп китте,

                    Көз айлары килеп җитте.

                     Бала-чага бик шатлана,

                     Көзге бәйрәм башлана.

2 нче бала. Агачлардан сары яфрак

                    Җиргә коела.

                     Тирә-як алтынга манган

                      Кебек тоела.

3 нче бала. Миләш,балан бакчаларга

                    Ямь биреп тора,

                    Көз чибәркәй килсә иде,

                    Бик сагындыра!

4 нче бала. Желтый листик на ладони,

                    Был когда-то он зеленый,

                     К нам в окошко он влетел.

                     Почему он пожелтел?

                     У кого ,друзья не спросим –

                     Скажут: наступила... ( Осень!)

Песня “Листик желтый”

(Йомшак,назлы көй ишетелә.Залга Көзбикә керә.)

Көзбикә.      Сез чакыргач,мин килдем,

                     Дусларны күрим дидем.

                     Яңа әкиятем аларга

                     Бер бүләк булсын,дидем.

                     Игтибар белән карагыз!

Башак

(Украин халык әкияте).

Автор: Борын-борын заманда

             Яшәгән  ди ике тычкан.

             Әйләнчек һәм Бөтерчек –Картинка 16 из 33312

             Атлары шулай булган.

             Тычканнар җырлаганнар

             Иртәндән кичкә кадәр.

             Бик матур биегәннәр,

             Бер ни эшли белмәгәннәр.

Тычканнар биюе.

Автор: Яктыра башлау белән

             Җырын сузган ди әтәч:

Әтәч:    “Кикрикүк,кикрикүк,

              Йоклап бәрәкәт кача

              Торыгыз,тор иртүк!”

                                               Автор: Аннан эшкә тотынган

             Ишек алдын җыештырган,

             Бөтен җирне себергән,

             Башак тапкан беркөн җирдән.

Әтәч:    Әй, Әйләнчек, Бөтерчек! Килегез монда,мин башак            таптым.

1тычк.:Бу бит башак,тәмле икмәк

              Моны суктырырга кирәк!

2тычк.:Әйе,әйе бу башак

              Яхшы булыр суктырсак.                                                                                            Әтәч.Ә кем суктыра?

Әйләнчек. Мин түгел!.

Бѳтерчек. Мин дә түгел!.

Әтәч .   Ярый алайса, үзем суктырырмын. (Таяк алып, башакны суктыра.)

Әтәч.    Әй Әйләнчек, Бѳтерчек! Карагыз, мин никадәр орлык суктырдым

Әйләнчек. Хәзер инде орлыкларны тегермәнгә алып барып тарт- тырырга кирәк!.

Әтәч.    Ә кем соң тегермәнгә барыр? Кем он тарттырыр?

Әйләнчек. Мин түгел!

Бѳтерчек Мин дә түгел!

Әтәч. Ярый инде, үзем барам, (әтәч тегермәнгә китә.)

Тычканнар туп белән уйныйлар.

(әтәч тегермәннән кайта.)

Әтәч. Әйләнчек, Бѳтерчек! Килегез әле, күрегез! Мин никадәр он тарттырып алып кайттым!.

Тычканнар Хәзер инде кабартмалар пешерергә кирәк!

Әтәч. Ә кем пешерә?

Бѳтерчек.Мин түгел!

Әйләнчек.Мин дә түгел!

Әтәч.  Үзем пешерәм инде. (Ул утын ташыган, мичкә яккан, аннан камыр баскан, кабартмалар ясап, мичкә тыккан. Кабартмалар пешеп җиткәч, тычкан балалары ѳстәл янына беренче булып килеп утырганнар.)

Әтәч.  Туктагыз әле. Ә кем башак тапты? Кем башакны суктырды? Кем он тарттырды, кем камыр басты? Кем кабартма пешерде?

Ике тычкан: Кем булсын? Син инде!

                      Үзең генә эшләдең!

Әтәч:   Өстәл яныннан китегез,

            “Кем эшләми, шул ашамый!”

            Татар халык мәкален,

             Исегезгә төшерегез.

Автор:  Ике тычкан башын иеп,

              Киттеләр чыгып өйдән.

              Тамашаны карагач,

              Фикерләргә син өйрән!

( Тычкан балалары, башларын иеп, ѳстәл яныннан китеп барганнар)

“Күңелле балалар” (Күмәк бию).

Көзбикә. Көз көне әй күп эшләр,

                 Өлгерде кәбестәләр.

                 Балалар, булышыгыз,

                 Кәбестә җыешыгыз!

Балалар.  Рәхәтләнеп булышабыз,

                  Эшли-эшли җылынабыз!

Җырлы – уен “Кә-кә-кә-кә-кә-бес-тә”

“Наза йөри бакчада” (Индив.җыр).

Көзбикә. Әкиятләрне яратабыз,

                 Тагын берне тагъдим итәбез!

Шалкан

(Рус халык әкияте)

Балалар әкият персонажлары костюмнарыннан ярымтүгәрәк ясап тезелгәннәр.

Уртада ике алып баручы.

Алып баручылар(бергә): Исәнмесез,кунаклар!

1 а.б. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез.

2 а.б. Әкият  “Шалкан” дип атала.

Икесе бергә: Рәхим итеп карагыз!(икесе ике якка китәләр)

Тычкан: Мин – тычкан.,чи-чи-чи.(йөгереп кереп кача)

Песи: Ә мин песи булам. Исемем – Мияубикә. Мияуу!(йомшак келәмгә барып ята)

Эт: Мин эт булам. Исемем – Акбай. Һау-һау-һау! (оясына кереп кача)

Кыз: Ә мин – кыз,исемем Гөлзирә.(өйгә кереп китә)

Әби: Мин әби булам.(өйгә кереп китә)

Бабай: Ә мин бабай булам.(өй янына бара)

Шалкан: Ә мин – Шалкан.(әйләнеп ала да уртага барып утыра)

1 а.б. Бабай шалкан утырткан.

2 а.б.Шалкан зу-у-ур булып үскән.

Бабай (чыга,кулын каш өстенә куеп,шалкан тирәли әйләнеп йөри)

Ай Аллам,вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан?!

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә  чыгарыйм?

(башын кашып тора)

Туктале,әбине чакырыйм әле.Әбисе,әбисе дим, чык әле монда!

Әби:(яулыгын төзәткәләп)

Ятып кына торый дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора.

Бабай:(шалканга күрсәтеп)

Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада!

Бергәләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

1 а.б. Әби-бабайга,бабай-шалканга тотынган,тарталар-тарталар,тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби:(маңгаендагы тирен сөртеп)

Булмый,бабай,туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым,кызым Гөлзирә!

Кил әле син бирегә.

Кыз( көзгегә карый-карый чыга)

Ай,битләрем алланды,

Иреннәрем кызарды.

Әбием,тагын ни булды,

Мине өйдән чыгардың?

Әби:(кулы белән шалканга күрсәтеп)

Кара, кызым, күрәмсең,

Шалкан ничек үскәнен?

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

( Кыз,бии-бии,шалкан тирәли әйләнеп чыга,әбигә килеп тотына)

2 а.б. Кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар,тартып чыгара алмыйлар.

Кыз:(кулларына карап)

Ай,кулым арыды,

Тартуы авыр ла.

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай!Акбай! Кайда син,

Ник бирегә килмисең?

Акбай,булыш,бик авыр,

Бу шалканны тартуы.

Акбай:(чыга)

Һау-һау-һау! Ни булды монда?

Көн буе йортны саклыйм,

Бер каракны кертмим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау!Нәрсә булды,Гөлзирә?

Кыз:(күрсәтеп)

Тотын минем аркага,

Әйдә,шалкан тартырга.

(Акбай,һау-һаулап,шалканны урап чыга,кызның аркасына килеп тотына)

1а.б. Акбай-кызга,кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар тартып чыгара алмыйлар.

Акбай:(туктап,тирен сөртә)

Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син,Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә!

Мияубикә:(келәмнән торып чыга)

Мияу-мияу-мияу мин,

Һәрвакытта уяу мин.

Сөр эчәм,тычкан тотам,

                      Йокларга бик яратам.(киерелеп ала)

            Акбай,Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай:(күрсәтеп)

Бабай шалкан үстергән,

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле,Мияубикә!

2а.б.Песи-эткә,эт-кызга,кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай-шалканга тотынган.Тарталар-тарталар,тартып чыгара алмыйлар икән.

Мияубикә:(барысы да “уфффф!” дип,тирләрен сөртәләр)

Мияу-мияу,арыдым,

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк Тычканнан.

Тычкан-Тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич итмәскә сүз бирәм,

Килче,тизрәк бирегә!

Тычкан:(чыга)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә:(күрсәтеп)

Бабай үстергән шалкан,

Шалканы бик зур булган.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк,тизрәк!

1а.б.Тычкан-песигә,песи-эткә,эт-кызга,кыз-әбигә,әби-бабайга,бабай шалканга тотынган.Тарталар-тарталар икән-шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан:(торып баса)

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы,бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Балалар түгәрәк ясыйлар,Шалканны уртага алалар.

Балалар:(җырлыйлар)

Әй,бабабыз бик уңган,

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән,зур булган,

Без әбигә булышырбыз.

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(кунакларга карап,кулларын җәеп)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.

Барысы бергә баш ияләр.Алып баручылар рольләрдә кем уйнаганын әйтеп чыгалар

Алып баручы: Кадерле Көзбикә! Бигрәк матур һәм файдалы әкиятләр алып килгәнсе.Рәхмәт  сиңа! Без дә сиңа концерт әзерләдек.

Көзбикә:  Рәхәтләнеп карап китәрмен!

Концерт:1.Песня “Озорной дождик”

                 2.Шигырь

                 3.Бию «Кулчатыр»

                 4.Уен «Түбәтәй”.

Көзбикә:  Менә сезгә күчтәнәч -

                  Көз бүләге – алмалар.

                  Шушы тәмле алмалар,

                  Сезнең өчен,балалар! (Зурлар алмаларны балаларга өләшәләр).

                  (Көзбикә китә).

 Алып баручы:

                   Тәмле алмалар өлгерде,

                    Балаларны сыйларга.

                    Ә безгә вакыт җитте

                    Әкиятне тәмамларга.

                   



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкиятләр: "Төрле төсле патшалык", "Җылы һәм суык буяулар

Бу әкиятләр тәрбиячегә рәсем шөгыльләрен үткәргәндә ярдәмлек булып тора!...

Г.Тукай әкиятләреннән салат

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Әкиятләр иленә сәяхәт

НОД по ФЭМП в смешанной группе...

Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)

Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр ...