Тема: “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” әкияте.
план-конспект занятия

Фатихова Лена Рафисовна

Программа эчтәлеге:

  • балаларны йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләрне таный белергә өйрәтүне дәвам итү;
  • күрсәтмә әсбапларсыз таныш әкиятнең эчтәлеген магнитофон тасмасыннан тыңларга һәм аңларга өйрәтү;
  • бирелгән сорауларга җавап алуга ирешү һәм сүз байлыгын үстерү;
  • балаларны татар халык авызы иҗатына кызыксыну уяту;
  • сабыйларның игътибарлылыгын үстерү;
  • “у” һәм “м” авазлары артикуляциясен камилләштерү;
  • әдәби әсәрдәге геройларга, тәрбияче сигналына игътибар итү, җитезлек тәрбияләү;
  • нәниләрдә тыңлаучанлык, изгелек сыйфатлары тәрбияләү;
  • кечкенәләрнең төзи белү күнекмәләрен, осталыкларын үстерү;
  • өлкәннәр белән бергәләп өй төзергә өйрәтү, төзү материалларына сак караш тәрбияләү;
  • балаларның үзкорылмалар тирәсендә уеннар оештыру теләкләрен хуплау.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytoe_zanyatie.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” әкияте.

Программа эчтәлеге:

  • балаларны йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләрне таный белергә өйрәтүне дәвам итү;
  • күрсәтмә әсбапларсыз таныш әкиятнең эчтәлеген магнитофон тасмасыннан тыңларга һәм аңларга өйрәтү;
  • бирелгән сорауларга җавап алуга ирешү һәм сүз байлыгын үстерү;
  • балаларны татар халык авызы иҗатына кызыксыну уяту;
  • сабыйларның игътибарлылыгын үстерү;
  • “у” һәм “м” авазлары артикуляциясен камилләштерү;
  • әдәби әсәрдәге геройларга, тәрбияче сигналына игътибар итү, җитезлек тәрбияләү;
  • нәниләрдә тыңлаучанлык, изгелек сыйфатлары тәрбияләү;
  • кечкенәләрнең төзи белү күнекмәләрен, осталыкларын үстерү;
  • өлкәннәр белән бергәләп өй төзергә өйрәтү, төзү материалларына сак караш тәрбияләү;
  • балаларның үзкорылмалар тирәсендә уеннар оештыру теләкләрен хуплау.

Сүзлек эше: усал ач бүре, мөгезле сакаллы кәҗә.

Балалар белән индивидуаль эш: йорт һәм кыргый хайваннар уенчыкларын, рәсемнәрен карау; әкияткә карата ясалган рәсемнәр буенча 2-3 сүздән торган җөмләләр төзетү; төзү материалларыннан корылмалар төзеп уйнау, кечкенә китапчыктан “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятен уку; әкият эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Балалар белән алдан башкарылган эш: “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятен сөйләү, әкияткә карата ясалган иллюстрацияләр карау. “Сакаллы кәҗә килә” шигырен өйрәнү. “Кәҗә күмәч пешерә” бармак уенын уйнау.

Тәрбияче белән алдан башкарылган эш: Е.Е.Хомякованың “Комплексные развивающие занятия с детьми раннего возраста”, М.Ф.Кашапованың “Иң татлы тел – туган тел”, “Иң матур сүз” (уку китабы) методик кулланмаларын өйрәнү, киңәйтелгән уен-шөгыль конспектын язу; демонстрацион материалларны әзерләү (битлекләр, эмблемалар, әкияткә рәсемнәр, дидектик уеннар ясау); курчак театры атрибутлары (кәҗә, кәҗә бәтиләре, бүре) әзерләү.

Җиһазлау: магнитофон, “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкияте язылган кассета, фланелеграф, өстәл театры атрибутлары, уенчыклар: бүре, кәҗә, кәҗә бәтиләре.

Демонстрацион материал: әкияткә карата иллюстрацияләр.

Таратма материал: төзү материаллары һәр балага өч кирпеч һәм ике призма, кәҗә бәтиләре уенчыклары, тәрбиячегә кәҗә битлеге, балаларга кәҗә бәтиләре эмблемалары.

Методик алымнар: күрсәтмәлелек, нәфис сүз, сүзле уеннар, практик эш.

Шөгыльнең структурасы:

I. Оештыру. Балалар кунакларга карап басалар, исәнләшәләр. Тәрбияче балаларны уенга чакыра.

II. Төп өлеш.

  1. Уенчыкларны карау
  2. Әкиятне тыңлау
  3. Сорауларга җавап
  4. Бармак уены
  5. Дидактик уеннар
  6. Физминут
  7. Төзү

III. Йомгаклау өлеше. Сюрприз моменты.

Шөгыльне оештыру: 

  1. Оештыру моменты
  2. Урындыкларга утырып һәм физкультминутканы түгәрәккә басып, төзүне өстәл артына утырып
  3. Өстәл артына утырып

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген бездә кунак апалар. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.

(Тәрбияче балаларга урын тәкъдим итә. Балалар ярымтүгәрәк булып утыралар.)

Тәрбияче. Бүген мин сезгә уечыклар алып килдем. Әйдәгез бергәләп карыйк.

  • Бу нәрсә? (кәҗә, кәҗә бәтиләре)
  • Кәҗә нинди? (зур)
  • Ә кәҗә бәтиләре? (кечкенә)
  • Бу нәрсә? (бүре)
  • Ул нинди? (зур, усал, ач)
  • Бу нәрсә? (өй)
  • Өйнең нәрсәләре бар? (стена, тәрәзә, түбә, ишек)

Тәрбияче. Бу өйдә үзенең кәҗә бәтиләре белән кәҗә яши. Хәзер без кәҗә һәм аның кечкенә акыллы, тыңлаучан кәҗә бәтиләре һәм усал бүре турында әкият тыңларбыз. Әкият “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” дип атала. (Магнитофон тасмасыннан “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” турында әкият тыңлана).

(Тәрбияче фланелеграфта әкиятне күрсәтә-күрсәтә сораулар бирә. )

  • Бу өйдә нәрсә яши? (кәҗә һәм кәҗә бәтиләре)
  • Кәҗә көн саен кая бара, ни өчен? (урманга, азык эзләп)
  • Кәҗә җырын җырлап күрсәтегез.
  • Кәҗә бәтиләре бүрегә ишекне ачалармы?
  • Ни өчен бүрегә ишекне ачмыйлар?

(Тәрбияче балаларга “Кәҗә күмәч пешерә” бармак уенын  тәкъдим итә).

Кәҗә күмәч пешерә,

Бәтиләрен ашата.

Монысына бирә,

Монысына бирә,

Монысына бирә,

Монысына бирә.

Ач бүрене куып җибәрә.

“Нәрсә белән аерыла?” дидактик уены.

(Тәрбияче балаларга рәсемнәрне карарга һәм рәсемдәге аерманы әйтергә куша.)

Бу нәрсә тавышы? дидактик уены.

Физкультминут “Мөгезле кәҗә килә”.

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз. Мин - кәҗә, ә сез - кәҗә бәтиләре булырсыз. Уен “Мөгезле кәҗә” дип атала.

Мөгезле кәҗә килә,

Сакаллы кәҗә килә.

Балаларның артыннан.

Кем ботканы ашамый,

Кем сөтне эчми,

Сөзәм, сөзәм, сөзәм, ди.

(Тәрбияче балаларны өстәл артына чакыра.)

Тәрбияче. Без хәзер кечкенә кәҗә бәтиләренә өй төзергә өйрәнербез.

(Тәрбияче балаларга өй төзү алымын аңлата, күрсәтә. Балалар мөстәкыйль рәвештә кәҗә бәтиләренә өй төзиләр, тәрбияче ярдәм итә, оста итеп төзүчеләрне мактый.)

Тәрбияче. Без бүген “Кәҗә бәтиләре һәм бүре” әкиятен тыңладык, уеннар уйнадык һәм кәҗә бәтиләренә өй төзергә өйрәндек. Сез бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз. Мин бик шат, рәхмәт сезгә! Кәҗә күчтәнәч җибәргән, мин сезне аның белән сыйлыйм әле.

 

Шөгыль тәмам


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Колосок әкияте

" Колосок" әкияте буенча сценарий...

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...