Татарстан Республикасы көне
план-конспект занятия

Шаймарданова Гульгена Фасхетдиновна

Туган илгә чын күңелдән бирелгәнлек хисе тәрбияләү. Герб, флаг турында белем бирүне дәвамитү. Балаларның Татарстан турында белемнәрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarstan_respublikasy_kone.docx14.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы көне.

Белем бирү өлкәсен интегральләштерү: физик тәрбия, сәламәтлек, куркынычсызлык, социализация, хезмәт тәрбиясе, танып белү, коммуникация, матур әдәбият уку, сәнгати иҗат, музыка тәрбиясе.

Максат: Туган илгә чын күңелдән бирелгәнлек хисе тәрбияләү. Герб, флаг турында белем бирүне дәвамитү. Балаларның Татарстан турында белемнәрен үстерү.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү, аңлату, сорау, нәфис сүз, бию.

Җиһазлау: Татарстан гербы, флагы төшерелгән рәсем, Казан шәһәре турында альбом, рус, татар милли киемнәре.

Татарча-русча сүзлек: герб – тугра, флаг – байрак.

Мөстәкыйль эш: гербның төсләрен ныгыту. (Гүзәл, Аделина, Камил)

Алдан эшләнгән эш: Казан шәһәренә, Татарстанга, Туган илгә карата шигырьләр ятлау; рус, татар, чуваш биюләрен өйрәнү.

Әдәбият: “Гөлбакча”, “Иң матур сүз”.

Белем бирү эшенең төзелеше:

1. Татарстан турында сөйләшү, Казан рәсемнәрен карау.

2. Герб, флаг – алардагы сурәт, төсләр турында сөйләү.

3. Сүз байлыгын үстерү.

4. Милли киемнәр карау.

5. Казан, Татарстан турында шигырьләр уку.

6. Татар, рус, чуваш биюләре бию.

Белем бирү эшенең эчтәлеге:

Тәрбияче: Туган җир, туган йорт, туган шәһәр, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр. Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан.

Без нинди Республикада яшибез?

Балалар: Без Татарстан Республикасында яшибез.

Тәрбияче: Безнең республикабызның баш шәһәре нинди шәһәр?

Балалар: Республиканың баш шәһәре – Казан шәһәре.

Тәрбияче: Казан шәһәре бик матур шәһәр. Аның 1000 еллыгын билгеләп үттеләр. Казан шәһәренең күренекле, истәлекле урыннары бик күп. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. (Рәсемнәр карау).

Тәрбияче: Балалар, 30 август көнен Татарстан Республикасы көне итеп билгеләп үтәләр. Бу көнне шәһәрләребез төрле матур чәчәкләргә төренә. Бу – Татарстан Республикасының байрагы (флагы). Флагтагы яшел, ак, кызыл төсләр нәрсәне белдерә соң? Хәзер шул турында Фәнис Яруллинның “Татарстан байрагы” дигән шигырен Ш.Камилә сөйләп китәр.

Бала: Җилфер-җилфер итә байрагыбыз,

           Ниләр сөйли соң ул җилләргә?-

           Көрәшүче татар халкыннан ул

           Сәлам әйтә азат илләргә...

           Өч төс балкый безнең бу байракта:

           Ак төс – безнең намус төсебез.

           Яшел төсе – безнең яшәү төсе.

           Кызылында чагыла көчебез.

Тәрбияче: Ә монсы – Татарстан Республикасының гербы. Татарчасы- тугра. (Балалардан кабатлату). Татарстан Республикасы гербы байрагыбыз төсләрендә. Барс – уңыш һәм үрчем символы.

Татарстан Республикасы халык саны ягыннан иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләте бар. Без нинди милләттән?

Балалар: Татар милләтеннән.

Тәрбияче: Хәзер без сезнең белән милли киемнәр карап китәрбез. Бу курчаклар нинди киемнән?

Балалар: Татар милли киеменнән.

Тәрбияче: Өсләренә нәрсәләр кигәннәр?

Балалар: Малай күлмәк, чалбар, камзул, түбәтәй, читек. Ә кыз бәбитәкле күлмәк, алъяпкыч, чигүле яулык, читек.

Тәрбияче: Әйе, бу курчаклар татар милли киеменнән.

Балалар: Рус халык киеменнән. Малай чалбар, күлмәк, кепка. Ә кыз сарафан, какошник кигән. (Балалардан кабатлату).

Тәрбияче: Хәзер, балалар, Казан, туган ил, Татарстан турында шигырьләр тыңлап китәрбез.

1 бала:                     Казан

                         И нурлы Казан-

                         Туган ил төсе,

                         Синең ташларда

                         Бабайлар эзе.

             И якты Казан,

             Синең нурларың

             Кыйбласы безнең

             Озын юлларның.

                                  Хәсән Туфан

2 бала:           Туган җирем – Татарстан.

             Идел ярларына нурлар сибеп,

             Матур булып ата бездә таң.

             Таң шикелле якты туган илем,

             Бәхет биргән җирем- Татарстан.

                                 Гөлшат Зәйнәшева

3 бала:               Минем бакчам.

             Иркен һәм матур да

             Безнең туган илебез.

             Урманга бай, суга бай

             Гөлбакчалы җиребез.

                                 Әминә Бикчәнтәева

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, хәзер сезгә зурлар төркеме татар биюен биеп китәрләр.

Зурлар төркеме татар, рус, чуваш биюләрен бииләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Елмаюга ни җитә – елмаю боз эретә”

Максат:         Балаларда халык әсәрләре аша ярдәмчеллек һәм ягымлылык хисе тәрбияләү,тылсымлы сүзләр куллануны активлаштыру. Балаларда халык авыз иҗаты ә...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)

Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...