"Кечкенә җәяүлеләр"
план-конспект занятия (средняя группа)

Сабирова Рахиля Расиховна

Тема:Кечкенә җәяүлеләр.

 

Максат:юл  хәрәкәтләре кагыйдәләре, юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру.

 

Бурычлар:

Белем бирү бурычы:

– җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту;

– юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү;

– урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; светофорның әһәмиятен искә төшерү

Үстерү бурычы:

–  ситуацияләрне күзәтеп, танып-белү, фикеләү сәләтен үстерү;

-интеллектуаль активлыкларын арттыру.

Тәрбия бурычлары:

– балаларда игътибарлылык, җитезлек , күзәтүчәнлелек ,үзара ярдәмләшү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kechken_zhyaulelr.docx31.33 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче  «Шатлык» балалар бакчасы»мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

“Кечкенә җәяүлеләр”

Уртанчылар төркеме балалары белән  ачык эшчәнлек.

                                                     

                                                           Тәрбияче: Сабирова Р.Р.

2025 нче уку елы

Уртанчылар төркеме.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек.

Үткәрү урыны.Садик территориясе

Тема:Кечкенә җәяүлеләр.

Максат:юл  хәрәкәтләре кагыйдәләре, юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирү бурычы:

– җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту;

– юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү;

– урамда, борылышларда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; светофорның әһәмиятен искә төшерү

Үстерү бурычы:

–  ситуацияләрне күзәтеп, танып-белү, фикеләү сәләтен үстерү;

-интеллектуаль активлыкларын арттыру.

Тәрбия бурычлары:

– балаларда игътибарлылык, җитезлек , күзәтүчәнлелек ,үзара ярдәмләшү кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш:кемпинг, “Юл  бир”билгесе,кирпич ,фликер( яктырткычлар).

Төп белем бирү өлкәсе: “Танып-белү”.

Өстәмә белем бирү өлкәләре: “Сөйләм үсеше”, “Физик үсеш”, “Социаль коммуникатив үсеш”, “Эстетик сәнгать үсеше”.

Метод-алымнар:күрсәтү,аңлату,сюрприз-момент,әнгәмә,уен,кабатлау.

Көтеләчәк нәтиҗә: Балаларда юл билгеләрен тану, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү аша юлда куркынычсыз йөрү күнекмәләрен  булдыру .

Җиһазлар: юл билгеләре,самокатлар , конуслар, светоотражателәр, ,туп,уенчык руль, кошлар маскасы, “Җәяүле юлы” пазл, обруч -2 штук, төсле флаглар( кызыл, яшел ,сары), кулларында төсле геометрик фигуралар брослеты, магнитафон,флешка.

Эшчәнлек барышы.

Психологик халәт:

-Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

-Исәнмесез!

-Кеше күңелендәге йозакларны ачкан ачкыч – ул елмаю. Матур елмая белергә кирәк. Хәзер без бер-беребезгә елмаю бүләк итәрбез.

Оештыру моменты:

- Балалар, безгә кечкенә җәяүлеләр шәһәреннән хат килде, аны  Светофор дустыбыз юллаган. Әйдәгез, хатны ачып, нәрсә булганын белик?! Бәлки аңа бездән ярдәм кирәктер. (Телефоннан хәбәр укый)

“Минем дусларым, сезнең турыда мин бик күп ишеттем. Миңа сезнең иң яхшы, кыю, зирәк, игътибарлы, акыллы һәм шат булуыгыз турында сөйләделәр. Безнең бистәбездә (районыбызда) билгесез сихри эшләр эшләнелә. Сабабыз урамыннан юл билгеләре юкка чыкты. Мин ышанам , нинди билге икәнен сез үзегез белерсез һәм бу билгене кире кайтара алырсыз. Безнең юлда яңадан тәртип булыр. Балалар, барыр юлыгыз авыр, ләкин кызыклы булыр. Уңышлар сезгә! Сезнең Светофор дустыгыз.

Мотивация:

Т: Балалар, Светофор бездән ярдәм сораган. Булышабызмы? Сез әзерме? Әйдәгез, сынатмыйк.

Б: Әлбәттә, әзер.

Т:Балалар, элек сынауларны үткәнче,безгә ике командага бүленергә кирәк.(Тәрбияче балаларның кулларына ,геометрик фигуралы, төсле беләзекләр тага). “Өчпочмаклар” һәм “Түгәрәкләр “командасы,сез әзерме?

Белемнәрне актуальләштерү:

Т: Балалар урамда транспорт бик күп. Шуңа күрә сез юл аша үзегез генә чыга алмыйсыз. Без бу турыда сөйләшкән идек. Юлдан чыгарга безгә нәрсә булыша?

Б: Светофор.

Т: Тагын нәрсәләр?

Б: Юл билгеләре.

Т:Бик дөрес,балалар.Безгә һичшиксез ашыгырга , югалган билгене табып, урынына урнаштырырга кирәк.Юлыбыз ерак, әмма барган вакытта очраган юл билгеләренә дә игътибарлы булырга, биремнәрне  дөрес итеп үтәргә кирәк.

Т: Кайсы яктан барабыз.Әйдәгез ,уң яктан.Бу билгене карыйк.Нинди билге була ул?(“Кызыл түгәрәк эчендә кешене сызганнар”)

Б: Җәяүлеләргә барырга ярамый.

 Т:-Бу “Тыючы билге”( “Запрещающий знак”)

-Димәк,бу юлдан китәбез .

-Бу юл билгесе нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?

Б: “Җәяүлеләр юлы”.( “Пешеходная дорожка”)

Т:Бик дөре бу “җәяүлеләр юлы “дигәнне аңлата.

Т:-Бу билгедә нинди рәсем ясалган?

Б:Велосипед рәсеме ясалган.”Велосипед юлы”  (“Велосепидная дорожка”)була.

 “Велосипед-минем дустым” әңгәмә .

Т: -Әйтегез әле миңа,кемнәр велосипедта йөрергә ярата? Ә велосипедта нинди урыннарда гына йөрергә рөхсәт  ителә?

Б: “Велосипед юлы” билгесе куелган урыннарда гына,парк,тротуар, уен мәйданчыкларында гына.
Т: Балалар,без барасы юл ерак,җәяү генә барып җитеп булмас.Юллары да бормалы.Әйдәгез үзебезнең самокатлар белән генә, дөрес итеп үтик әле.

1 уен:“Бормалы юл”(извилистая дорога) ( Балалар самокат белән әкерен генә, конуслар арасыннан , аларны аудармыйча  үтәргә тиешләр).

Т: Менә юлны үттек,тырыштык.Әфәрин,балалар. Юлыбызны дәвам итик.

-Нинди билге тора,балалар?

Б: “УК” тошерелгән,сулга борылабыз.

Т:Бик дорес,бу билгеләр борылышларны күрсәтә.(“Движение налево”)

-Бу билге ,нәрсәне аңлатыр икән? (Р).Кайсыгыз әйтеп карый?

ул  “Парковка”ны аңлата.Машиналарны парковкага кую.

Т:Әйе,балалар,дөрес әйтәсез.Ә монда инде әниләр коляскаларын калдыра, ә балалар велосипедларын ,самокатларын куя.

-Әйдәгез,сез дә самокатларыгызны урнаштырыгыз.

Т: Юлыбызны дәвам итик. Алдагы билге нәрсәгә ошаган,балалар?(Б.Җ)

Б:-Шалаш,өй түбәсе.

Т: “Кемпинг”дип атала.Бу билге махсус ял итү урыннарын аңлатучы  билге булып тора.

-Киләчәктә ,бу агачлар үсеп, бик матур  ял итү урыны булачак.

-Әйдәгез ял итеп алыйк.

Балалар, карагыз кемдер юлда туп уйнаган һәм калдырып киткән. Юлда туп уйнарга ярыймы сон?

Б: Юк.

 2 уен: “Сорау-җавап”

Т: Әйдәгез, юл читенә китеп бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә тупны ыргытам, сораулар бирәм ә сез сорауга җавап бирәсез һәм тупны кире кайтарасыз.

-Юлда кем бара? (Җәяүле)

-Машинаны кем алып бара? (Йөртүче)

-Светофорның күзе ничә? (Өч күз)

– Кызыл “күз” янса, ул нәрсә турында сөйли? (Тукта)

– Яшел “күз” янса, ул нәрсә турында сөйли? (Китәргә мөмкин)

-Без автобусны кайда көтәбез? (Тукталышта)

– Әйтегез әле, балаларга кайда уйнарга рөхсәт ителгән. (Балалар мәйданчыгында)

-Әгәр дә син автобуста, автомобильдә барасың икән, син кем? (Пассажир)

-Машина юлы аша ничек чыгарга?( Зебра  аша)

– Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?( Кызыл)

Т: Әфәрин! Сез икенче биремне уңышлы үтәдегез  .

Т:Юлыбызны дәвам итик.Хәзер нишлибез?

Б:-Сулга борылабыз.

Т: Бу билге нәрсәне анлатты?

Б:-“Җәяүлеләр юлы”

Т:-Балалар,сез бу билгене күргәнегез бармы?( “Кирпич”).

Б:- “Монда керергә ярамый” дигәнне аңлата.

-Әйе, дөрес,нәрсәләр өчен юл ябык?(Машиналарга керергә ярамый).

Т:-Бу юл билгесенә карагыз әле.Нәрсәне аңлата икән? (“Пешеходный переход” тамгасы югалган,каплап куелган).

-Ни булган  бу билгегә?

Т:Балалар ,карагыз әле,машина юлында нәрсәдер нәрсәдер бар, машиналар туктаган, әйдәгез барып карыйк.( “Зебра” юлында самокаты ауган, уенчыклары таралып беткән малай елап утыра).

-Ни булды сина ,үскәнем.Нигә монда утырасың?

Малай:( Елый-елый җавап бирә).

-Мин ялгыштым,белмәдем.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Вакытында өйрәнмәдем.

Чыгып киттем урамга

Телсә кайда уйнарга,

Ярый диеп уйладым.

Менә шушы урында

Уйный гына башладым...(.дип елый).

Т: тукта әле елама, исемең ничек була?

Малай: Минем исемем Наил.

Т:Менә бит монда  билге тора,игътибар итмәдеңме? Нишләткәннәр ?

(Монда мин конверт күрәм,карыйк әле эчендә,нәрсәләр бар икән?( Тәрбияче конвертны ача “Пешеходный переход” билгесе пазласын ала,балалар белән бергә җыеп,тамганы беркетәләр).

Т:Нинди тамга килеп чыкты?

Б: “Пешеходный переход”. Юлның икенче ягына чыккан вакытта,теләсә каян чыкмыйбыз,шушы юл билгесе торган җирдән генә чыгабыз.

Т:-Балалар,юл аркылы чыккан вакытта,ничек чыгабыз?

Б:-Юл аркылы чыккан вакытта,башта сулга карыйбыз,аннары унга карыйбыз,машиналар юклыгына ышангач кына,юл аркылы чыгабыз.

Т:-Рамзан,,юл аркылы велосипед яки самокат белән чыккан вакытта ничек чыгасы?

Б:_Юк,велосипедтан(самокаттан) тошеп,кулга тотып,як-якка карап кына,ашыкмыйча чыгабыз.(Балалар чыгып күрсәтәләр).

Т:-Балалар,җәяүлеләр кайдан гына йориләр?

Б: Җәяүлеләр тротуардан йориләр.

Т: Әйдәгез ,балалар Наилгә булышыйк. (Балалар уенчыкларын җыялар).Менә Наил икенче юлы игътибарлы бул.

Т:-Балалар,карагыз әле,бу горур светофорны.(Утлары турында сөйләшеп китү).

кызыл ут –туктарга

сары ут-әзерләнергә

яшел ут-кузгалырга куша.

Т:-Монсы нинди билге дип уйлыйсыз?

Ш: Тагын бер геометрик фигура,өчпочмак.

Т: Бу “Уступи дорогу” тамгасы,бу билге водительләр игътибарына.

-Менә “Уен мәйданчыгына “килеп җиттек.

-Балалар,урамда ,уен мәйданчыгында үзебезне ничек тотарга тиешбез,искә төшерик әле.(Б.Җ).

-Әйдәгез,хәзер уйнап алыйк.

Хәрәкәтле уеннар:

1.Игътибар, «Үзеңнең флагыңны тап!» уены.

Уйнаучылар өч төркемгә бүленә.Һәр төркем үзенең төркемен барлый.3 төстәге (кызыл,сары ,яшел) флаглар тотып командирлар басып тора.Алар урыннарыннан бер кая да китмиләр.Алып баручының командасы белән(бер тапкыр ,бубен белән  бәргәч),балалар таралалар,икенче команда буенча(ике тапкыр бубен белән бәргәч,балалалр туктый,чүгәли һәм күзләрен йома).Ә флаг тотып торган балалар урыннарын алышалар.”Үзебезнең флагка”дигән команда булгач,һәр бала үз төсе буенча ,үз флагына йогерә.

(уен  2тапкыр уйнатыла).

2.«Чыпчыклар һәм  автомобиль» уены

Уенның максаты: балаларның хәрәкәтне һәм аны тәрбияче сигналы буенча үзгәртү күнекмәләрен формалаштыру, игътибарны, җитезлекне, тизлекне, үстерү; бер-береңне бәрелмичә йөгерергә өйрәтү.

Бер бала водитель була, аңа руль бирелә. “Кошлар оялардан чыктык, очабыз дигәч”, кошлар ояларыннан чыга.

 «Автомобиль» дигәч,кошлар ояларына кире керәләр.

3.”Такси” уены.

Балалар ике командага бүленеп басалар,обручка эләктереп, такси булып, балаларны ташыйлар.Кайсы команда ,иптәшләрен ташып бетерә,шул команда җиңүче.

-Әфәрин, балалар.

“Серле тартма”

-Карагыз әле монда ниндидер тартма бар.Ниндидер серле .Аның эчендә нәрсә булыр микән? Әйдәгез түгәрәк ясап басыгыз.Ачып карыйк әле. (Тартмадан ут кайтаргыч,фликерлар чыга).

-Алар ни өчен кирәк.Әйдәгез тикшереп карыйк әле.Бу  яктылык кайтаргыч элементлар яки фликерлар  махсус материалдан ясала яки яктылык нурын кире чагылдыра.Нәтиҗәдә автомобиль йөртүче , җәяүлене 150-200 метрдан күреп ала. Яктылык  кайтаргычларны  киемгә алга да, артка да ,ян-якларга да беркетеп куярга мөмкин.Менә мин аларны сезгә бүләк итәм.Һәрвакыт тагып йөрегез.

Йомгаклау.

Тәрбияче:  Сезгә безнең эшчәнлегебез ошадымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Нинди билге җыйдык әле без?

Балалар: Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны.

Тәрбияче:  Билгенең барлык өлешләрен җыю өчен, без нинди биремнәрне үтәдек, әйдәгез, искә төшерик.

Балаларның җаваплары:

Тәрбияче: Молодцы, балалар! Без сезнең белән югалган билгене таптык, кечкенә шәһәр халкына һәм Светофорга ярдәм иттек! Хәзер шәһәр тыныч яшәячәк!

Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмам, рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Занятие по физкультуре. Кечкенәләр төркемендә физкультура шөгыле

Балтач районыНөнәгәр авылы “Тамчы” балалар бакчасы            2 нче кечкенәләр төркемендә физкультура шөгылеТема: “Кышкы урманга ...

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Кечкенә чыршыкайга урманда рәхәт.

Урманның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата бәһале, аларның да яшәргә хакы бар, дигән фәлсәфи  караш булдыруга ярдәм итү....

Беренче кечкенәләр төркемендә хезмәткә өйрәтү төрләре һәм аларны балаларның үзләштерүе.

Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә.   Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш...