балаларга экият уку
статья (старшая группа)

балаларга экият уку 


Предварительный просмотр:

"Балаларга халык әкиятләрен уку - аның аңын, сөйләм телен үстерә, тормышка өйрәтә".
    "Балалык кеше тормышының иң мөһим чоры, ул киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә бәйле, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә-тирә мөхиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле" дигән В. А. Сухомлинский.
   Бүгенге көн балалар бакчасы тәрбиячеләр алдына зур бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе - югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету. Мондый эшләрдә иң әһәмиятле чара - балага китап уку. Китаплар укып баланың сөйләм телен үстерә һәм хәтерен яхшыртырга булыша.
Балалар арасында иң популяр әсәрләр - әкиятләр. Моның сәбәбе - әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән, формасы эчтәлегенә тәңгәл килгән булуына һәм әкият табигатенең балалар табигатенә бик якын торуында. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Бигрәк тә, баланың яшәү рәвешенә туры килерлек халык әкиятләрен укырга кирәк. Халык әкиятләрен әле бик борынгы дәверләрдә үк бала тәрбияләү мәсьәләсенә җитди игътибар бирүен күрсәтә.
  Әкиятне балага теле ачылгач сөйли башлыйлар. Бала яхшылык һәм яманлык төшенчәләре белән таныша башлый, ә, гаделлекнең тантана итүе аның пакь күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уята. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фантазиясе бай, кешеләргә изгелек кылу, әкият геройларына охшарга тырышу теләге барлыкка килә. Әкиятләрне сайлаганда балаларның яшь аерымлыкларын, әкияттәге образларның балага ни дәрәҗәдә аңлаешлы, якын булуын истә тотарга кирәк. Балалар әкиятләрне тыңлап уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белергә өйрәнәләр. Әкиятләр балаларда матурлыкка соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Әхлакъ тәрбиясе бирүдә мөһим бурыч булып аларны көндәлек тәртип кагыйдәләренә төшендерү, шул кагыйдәләрнең аңлы рәвештә үтәлүенә ирешү тора, бала көндәлек тормышта файдалана, куллана белергә, кирәкле күнекмәләр алырга тиеш. Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә, аларга ярдәм итәргә теләк уяту теләге тәрбияләнә.  Балалар тәртипле, әдәпле, киләчәктә тормышлары якты, матур булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру - ата - аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын таләп итә торган эш.

       Балалар бакчасында әкиятләр уку көндәлек режим вакытларында, төрле моментларда бик киң кулланылып алып барыла, бакча тормышын китаплар, әкиятләр укудан башка күз алдына да китереп булмый, "Әкият почмагы"нда рус, татар телләрендәге, төрле язучылар, халык әкиятләре  китаплары, әкиятләргә  рәссамнарның әкияти иллюстрацияләре, өстәл, бармак уеннары тупланылган. Балаларга шөгыльләр, уеннар вакытында, көндезге йокы алдыннан һәрдаим әкият укулар алып барыла, буш вакытта үзләре дә китапларны карап, әкиятләрне кызыксынып сөйләп, рольгә кереп уйнап күрсәтәләр.
          Балага йоклар алдыннан әкият уку бик мөһим, әти-әниләргә дә кичке йокы алдыннан әкият уку - үзеңнең аны яратуыңны белгертү, аның күңелен юату, аңын үстерү генә түгел - аны ничек нык яратуыгызны күрсәтү икәнлеген аңлатабыз, балаларыгызга әкиятләр укып йоклатырга киңәш итәбез.
Унбиш минут уку нәрсә бирә инде ул, дип уйларсыз. Бик күпне бирә, әгәр һәр кич саен әкият укыйсың икән, бала үзен яратуларын, аны кайгыртуларын белеп тора. Бернинди мультфильм да, ата-ананың ягымлы тавышын, күңел җылысын бирә алмый.     Китап, әкият балага үз дөньясын ачарга, фантазиясен эшкә җигәргә булыша, баланы тормышка өйрәтә. Димәк, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
  Баланың сүз запасы 10 айдан алып яшь ярымга кадәр бик актив формалаша 3 яшьтә, әгәр әти-әни бала белән шөгыльләнгән булса, аның сүз запасы мең яки аннан да артык булырга тиеш. Шуның өчен бу аралыкта сабыйга төнгә генә түгел, күбрәк тә укырга кирәк. Кабатлаулар булган әкиятләр баланың хәтерен яхшырта. Мондый әкиятләрне ике, өч тапкыр укып, сабыйга боларны кабатлатырга була.
          Мин үзем дә кечкенә чагымда әкиятләр укырга бик яраттым, сеңелләремә дә укып, китапханәгә еш йөри идем. Хәзер дә ике кыз әнисе, тәрбияче буларак әкиятләр күңелемә якын, матур әкият китабы күрсәм аны тизрәк карыйсым, укыйсым килә. Теләче Үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган, халкыбызның әдәби мирасын, аның үзенчәлекләрен яктырткан "Әкият сөйлим, тыңлагыз!" дип исемләнгән әкиятләр язу иҗади бәйгесендә "Бәхет чәчәге" исемле әкият язып катнашып, "Иң тәрбияви әкият" номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә кереп, диплом белән бүләкләндем. Китапханә хезмәткәрләре бәйгегә килгән, иң яхшылары дип табылган эшләрдән, туплап, әкият сөюче нәни дусларга «Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дигән китап-брошюра ясап тәкъдим иттеләр.
                                                                    Теләче 1нче номерлы балалар бакчасы

                                                                      тәрбиячесе Дәүләтшина Раилә Наил кызы
  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дэулэт талэплэренэ нигезлэнеп мэктэпкэчэ яшьтэге балаларга физик тэрбия биру

Федераль дәүләт таләпләре якынча 2 ел элек дөнья күрде.Күп кенә балалар бакчалары инде бу юнәлештә эшли башлады. Әкренләп ФДТ безнең республикада кулланыла башлады.ФДТ-гомуми белем бирү пр...

"Экият илендэ"

Максат: балада китап укуга кызыксыну һәм ихтыяҗ формалаштыру.             Бурычлар:...

"Кэрзинемдэ экият"

Сценарий осеннего праздника для детей второй младшей группы на татарском языке...

"Экият иленэ сэяхэт"

Прогулка детей в сказочный мир.В сказку "Три медведя".Дети ознакомятся с видами мебели ,посуды....

«Поездка в волшебный театр кукол «Экият»» во 2 младшей группе.

Театрализованная деятельность во второй младшей группе....

Дидактическое пособие «Экият илендэ»

Цель пособия: поликультурное воспитание дошкольников.Задачи:- изучить русские и татарские народные сказки;- формировать фонетико- фонематическую базу;- развивать фразовую и связную речь; мелкую мотори...

Проект "Без экият яратабыз".

Проект "Без экият яратабыз"....