Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Князева Надежда Михайловна

Балаларга белем бирү  эшчәнлеге конспекты Шалкан

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarga_belem_biru_eshchnlege_konspekty_shalkan.docx15.34 КБ

Предварительный просмотр:

ФИО

Князева Надежда Михайловна.

Эш барышы

МБДОУ №47 Түбән Кама шәһәре

Яшь төркеме

Беренче кечкенәләр төркеме

Мәктәпкәчә белем бирү методикасы

Коммуникация (матур әдәбият уку)

Белем бирү эшчәнлеге темасы, программасы.

Рус халык әкияте “Шалкан”

  1. Балаларны әкиятне ахарына кадәр игътибар белән тыңларга өйрәтү.
  2. Рәсемнәр ярдәмендә балаларда хәтердә калдыру сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү.
  3. Балаларда әкиятне икенче тапкыр тыңлау теләге тәрбияләү.

Кулланыла торган белем бирү программасы.

Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильева редаксиясендә “От рождения до школы”

К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы (милли төбәк юнәлеше)”

Балалар белән алдан эшләнгән эш

1)төсләрнең исемен әйтү (яшел, сары), сөйләмгә кертү.

2)гаилә әгъзәләре белән танышу (бабай, әби, онык).

3)йорт хайваннарын урамда күзәтү (песи, эт).

4)физминутка өйрәтү, сүзләрен ятлау.

Белем бирү эшчәнлеген дид. материаллар белән тәэмин итү.

Балалар өчен: шалкан рәсемнәре.

Тәрбияче өчен: “Шалкан” әкичте буенча төшерелгән картина, “Гөлбакча” җыентыгы.

Белем бирү эшчәнлегенең структурасы

  1. Кереш өлеш: (1-2 мин.).

Максат: балаларда әкият тыңлауга кызыксынучанлык уяту. Рәсемнәр ярдәмендә шалканны искә төшерү.

  1. Төп өлеш: (5 мин.)

Максат: Әкиятнең эчтәлеген балаларның аңына җиткерү, аңлау сәләтен үстерү.

  1. Йомгаклау: (3мин)

Максат: әкиятне йомгаклау. Әкияттәге персонажларны кабатлау.

Эш барышы.

Кереш өлеш

Т: Исәнмесез балалар!

Б: Исәнмесез!

Т:Б-лар, карагыз әле, минем нинди рәсемем бар. Кем белә, бу нәрсә бу?

Б: Шалкан (репка)

Т: Дөрес, бу шалкан. Б-лар, шалкан нинди төстә? Яфраклары нинди төстә?

Б: Шалкан – сары, яфраклары - яшел.

Т: Дөрес. Б-лар, исегездәме без сезнең белән шалкан турында әкият укыган идек. Әйдәгез әле шул әкиятне тагын бер кат искә төшереп алыйк. Хәзер мин сезгә әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Төп өлеш

Тәрбияче балаларга “Шалкан” әкиятен укый.

Т: Ардыгызмы? Әйдәгез әле ял итеп алабыз.

Физминутка: Бармак уеннары:

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – Чәнти.

Т: Тынычлап утырабыз. Без нинди әкият укыдык?

“Шалкан” әкияте буенча төшерелгән картина буенча әкиятнең персонажларын әйтү. Балалар белән әңгәмә үткәрү.

Йомгаклау

Т: Б-лар без сезнең белән “Шалкан” рус халык әкиятен укыдык, рәсемнәр карадык. Сезгә ошадымы?

Б: Ошады.

Т: Әкиятне тагын укыйбызмы?

Б: Әйе.

Т: Ярый, ошаса әкиятне тагын укырбыз. Ә хәзергә шөгылебез тәмам. Барыгыз да молодцы, тыныч кына утырдыгыз, әкиятне тыңладыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»

Мәктәпкәчә  белем бирү   муниципаль       бюджет учреждениесегомүми  үсеш  төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы    Уртанч...

Балаларга белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларга белем бирү  эшчәнлеге конспекты Төрле төстәге туплар...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...