Давайте поиграем
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Гарипова Ризяля Рифгатовна

Совместная деятельность воспитателя  и детей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_kon_eshchnlek.docx19.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кунак чакыру.

Максат: Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру.

Сүзләрнең әйтелешен ныгыту. Кунакта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау:  Өй, интерактив тактада күп катлы йорт, өстәл, “Кибет”- сатучы почмагы, кәрзиннәр, алма, сок, ипи-сатып алу өчен, телефон, телефон чылтыраган тавыш.

Эшчәнлек барышы:

Балалар: Саумы кояш,

                Саумы һава!

                Саумы иртә!

                Саумы Туган ил!

Исәнмесез кунаклар!

Тәрбияче: Балалар сез матур күлмәкләрегезне киеп килгәнсез. Бүген Әдиләнең туган көне. Әдилә безне кунакка чакырасыңмы? Балалар сез кунакка йөрергә яратасызмы? Безгә әби кунакка килгән иде бит. Кунакны чакыру биреп, телефон аша кунакка чакырып була. Без дә Әдилә телефоннан кунакка чакырыр.Ә кунакка барганда нәрсә алып баралар соң балалар? (күчтәнәч) Әйе, бик дөрес. Күчтәнәч алырга без кая барабыз? (кибеткә). Ә нинди кибетләр сез беләсез. Уенчыклар кибетендә нәрсә сатыла? (уенчык) Киемнәр кибетендә нәрсә сатыла? Балалар без сезнең белән ике гаиләгә бүленик. Бер гаилә икенчесен кунакка чакыра. Кунакка барганда чиста, матур күлмәк киябез.

Балалар белән танышабыз. Син кем?

  • Мин Әдилә, кыз.
  • Мин Радмир, малай.

Бала: Син кем?

Тәрбияче: Мин Ризәлә Рифгатовна, сатучы.

Телефоннан шалтыраталар:

  • Исәнме... Мин...

Хәерле көн.... Хәлләр ничек?Мин Әдилә. Минем бүген Туган көн. Диләрә кунакка кил.

Рәхмәт мин кунакка киләм. (берниче тапкыр чакырыла).

Бала: Әйдәгез кибеткә барабыз. Сок, печенье,  ипи алабыз.

КИБЕТ.

-Исәнмесез! Хәлләр ничек?

-Әйбәт.

- Нәрсә кирәк.

- 6 сок бир. (1 ипи, печенье)

_ 5 сум. Бала санап бирә.

-мә 5 сум. Сау булыгыз.

Күчтәнәч алгач, балалар автобус белән кунакка баралар.

Мин барам, барам, барам

Автобуста мин барам.

Әйе шул, әйе шул

Автобуста мин барам.

Исәнләшәләр.  Бер баланы Туган көне белән котлыйла, бүләкләрен тапшаралар. Берсен берсе сыйлыйлар.

  • Мә алма, ипи аша.
  • Рәхмәт.
  • Мә сок, эч.
  • Рәхмәт.

Тәрбияче, әйдәгез Әдиләне котлап, җырлап алыйк.

Җыр “Ак ипи”

Әдиләнең туган көненә

Без пешердек ак ипи.

Менә шундый зур ипи,

Менә шундый кечкенә.,

Менә шундый тәмле,

Менә шундый баллы.

Әйе шул, әйе шул,

Әйе шул, ипи тәмле.

Шулай бер-берсен сыйлыйлар.

Аннан “Әннәги-геннәги” җырына бииләр.

Тәрбияче: Балалар биии бии бакмакларыбыз да тузды. Әйдәгез “Башмакчы” уеннын уйныйбыз. Кем башмакчы була?. Әйдәгез саныйбыз.

Бала: Әке, бәке. Кыек сәке эремчек.

           Син калып тор, энем чык.

Бер бала башмакчы була. Калганнары түгәрәккә басып җырлыйлар.

Әй башмакчы, башмакчы.

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың.

Бир биергә башмагым.

Башмакчы башмакны бирә яки юк. Уен шулай дәвам итә.

Саубуллашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Давайте поиграем.

Математические игры развивают логическое мышление. Подбор математических игр. Игры постоянно дополняются и обновляются....

"Давай поиграем" консультация для родителей и воспитателей

В материале представлены дидактические игры для детей 3-4 лет и старше, так как каждую игру можно использовать с усложнениями. Материал содержит описание и материалы (фотографии), он может быть исполь...

Сценарий совместного мероприятия для детей и родителей I младшей группы "Давайте поиграем"

Сценарий включает в себя игры на развитие мелкой моторики и речи, которые воспитатель предлагает родителям провести вместе со своими детьми. Задачи данного мероприятия составлены с учетом ФГТ....

Игровое занятие с детьми "Давайте поиграем"

Игровое занятие с детьми старшего возраста для повышения уровня коммуникативности....

Проект по физкультуре "Давайте поиграем" с элементами ТРИЗа

Игра – есть выражение стремления молодого организма к деятельности. И только в деятельности дошкольник овладевает навыками, умение подчиняться правилам, осваивает коммуникативную культуру. К сожалению...

Стендовая консультация для родителей «Давайте поиграем в сказку – поиграем в театр»

Стендовая консультация для родителей «Давайте поиграем в сказку – поиграем в театр»...