План кружка "Уйный-уйный ойрэнэбез"
рабочая программа по развитию речи на тему

Сибгатуллина Гульшат Миннахметовна

Уен- ул бала эшчәнлегенең,тормышның аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк.  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл план кружка22.48 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Аңлатма язуы

Уен- ул бала эшчәнлегенең,тормышның аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк.  Уен ярдәмендә балаларда  зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

 Уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль  предметлар кулланыла. Уен вакытында укучы предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша.

 Өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар формалаша.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты – укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү. Иң беренче чиратта аралашу өчен укучыларда татар теленең сүзлек байлыгы булырга тиеш. Беренче шөгыльләрдән  башлап балалар “ Гаилә”,  “Уенчыклар”, “Яшелчәләр” һ.б. бик күп темаларга караган сүзләр өйрәнә башлыйлар. Укучыларда татар телен өйрәнүгәкызыксыну уяту өчен бу дәресләрне уен формасында алып бару бик отышлы була.

Максат:

Мәктәпкәчә яшьтәге зурлар төркеме балаларында дидактик уеннар аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Бурычлар:

  • Балаларда сөйләмнәрендә УМК буенча өйрәнелгән сүзләрне куллану ихтыяҗын булдыру, актив аралашуга булган теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итү;
  • Татар телендәге сөйләмне тыңлауларына һәм аңлауларына ирешү;
  • Танып белү эшчәнлеген үстерү;
  • Балалар арасында дустанәлек, үзара хөрмәт ,эшчәнлек мөнәсәбәтләре булдыру;
  • Өйрәнелгән телнең халкына, культурасына кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.

Актуальлеге:

Татарстан республикасында рус һәм татар телләре дәүләт теле булып санала, шуңа күрә республикабызда яшәүче кешеләр ике телдә дә аралаша белергә тиеш.

Методлар:

  • Шәхси һәм фронталь эшчәнлек;
  • Дидактик, җырлы, сюжетлы, лего техника кулланып уеннар;
  • Мактау;
  • Бәяләү

Көтелгән нәтиҗәләр:

  • Тулылындырылган сүзлек байлыгын куллана белү;
  • Алган белемнәрен тормышта куллана белү.

Әдәбият исемлеге: Исаева Р.С.  200 игр; Шаехова Р. К. Раз – словечко, два – словечко...; З. М. Зарипова, Р. С. Исаева. Үстерешле уеннар.

Сентябрь  

  1. “Поезд” уены

Максат: балаларга “ч”, “ш” авазларын дөрес әйтергә өйрәтү.

  1. “Оркестр” уены

Максат: балаларга “а” авазын дөрес әйтергә өйрәтү.

  1. “Арабызда кем юк?”

Максат: Балаларга “р” авазларын дөрес әйтергә өйрәтү.

  1. “ Кибет” уены.

   Максат: Балаларга “ч”, “ш”, “р” авазларын дөрес әйтергә өйрәтү.

Октябрь

  1. «Исемен әйтсәң бирәм”

            Максат: Сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтү

  1. “Серле янчык”

  Максат:”Бу нәрсә?” соравына дөрес җавап бирергә өйрәтү

  1. “Әйе, бу ул” уены

Максат: Предметларның исемнәрен әйтә белергә, аларны әйе, юк, түгел кисәкләре белән җавап бирергә өйрәтү.

  1. “Шалкан” әкияте – лего уен.

Максат: Лего техника ярдәмендә шалкан әкиятен сәхнәләштерү.

                        Ноябрь

  1. “Кем нәрсә эшли?”

Максат:Исем һәм фигыльдән торган җөмләләрне төзи белү. Лего техника куллану

  1. “Аюга команда бир” – лего уен

Максат: Лего техника ярдәмендә боерык фигыльләрне ныгыту .

  1. “Дөрес сайлап ал”

Максат: Предмет исемнәрен күплек санда куллана белү.

  1. “ Ул нинди?”

Максат: Предметларның исемнәрен дөрес билгеләү.

Декабрь

  1. «Дөрес әйт” уены

Максат: Өйрәнгән сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау.

  1. “Куянкай” уены..

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү.

  1. “Бу мин” уены

Максат: Мин һәм син алмашлыкларын куллана белүне ныгыту.

  1. “Рәсемдә ниләр бар?”

Максат: Җөмләләрне дөрес итеп төзи белүне ныгыту.

Январь

  1. «Туп кемгә?”

Максат: Сөйләмдә еш очрый торган сүзләрне кабатлау.

  1. “Телевизор карыйбыз”

Максат: Үзләштерелергә тиешле сүзләрне активлаштыру.

  1. “Кыш бабай”

Максат: Боерык фигыльләрне куллана белүне ныгыту.

  1. “Рәсемдә ниләр бар?”

Максат: Җөмләләрне дөрес итеп төзи белүне ныгыту.

Февраль

  1. «Карусель» уены.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү

  1. Картинаны тасвирла.

Максат: Картина буенча гади җөмләләр төзергә өйрәтү.

  1. “Казлар” уены.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү.

    4 . “Телефон аша сөйләшәбез”

        Максат: Аралаша белергә өйрәтү.

Март.

  1. “Бала белән күбәләк” уены.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү.

  1. “Су анасы” уены.

Максат: Тукай иҗатына кызыксыну уяту.

  1. “Җиләк җыю” уены.

Максат: “к” һәм “җ” аввзларын дөрес әйтергә өйрәтү.

  1. “Шүрәле” уены.

Максат: Тукай әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

               Апрель

  1. “ Сүзләр атлап йөриләр”

Максат:Сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәтү.

  1. “Тослэрне ныгытабыз”

Максат: Лего техника ярдэмендэ тослэрне ныгыту

  1. “Табышмак әйтәм, табыгыз”

Максат: Тапкырлык тәрбияләү.

  1. “Сәгать”

Максат: Ике һәм өч иҗекле сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәтү

                                Май

  1. “Кайтаваз” уены

Максат: Сүз ахырындагы сузык авазларны аера белү.

  1. “Телефон” уены

Максат: Сөйләм телен үстерү.

  1. “Кибет тозе”

Максат: Балаларның лего техника ярдэмендэ сөйләм телен үстерү

  1. “Мине куып тот”

Максат: Йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен ныгыту.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...

Чангыда йорергэ ойрэнэбез

Балаларнын сэламэтлеген чыныктыру хэм кышкы спорт торлэренэ кызыксыну уяту....