Открытое занятие по развитию речи "Ямьле яз килде"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Открытое занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytoe_zanyatie_po_razvitiyu_rechi.docx22.53 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ «Шеморданский детский сад №2 «Теремок»                                        

           Сабинского муниципального района РТ»

    Открытое занятие по развитию речи во второй младшей группе на тему: «Ямьле яз килде».

                                                 Провела: Хассамова Г.Г.

                         

                         2016-2017 учебный год

Максат:

1. Балаларның яз, кошлар турында белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү.

2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошлар исемнәрен истә калдыру, аларны актив сөйләмгә кертү, сүзләрне, фразаларны һәм җөмләләрне башкалар ишетерлек һәм аңларлык җавап бирергә күнектерү.

3. Балаларның кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү, ярдәмчеллек сыйфатын үстерү.

 Шөгыль барышы:

I .Оештыру өлеше.

-Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын әйтерсез.

 Карлар эреде,

Сулар йөгерде,

Көннәр озая,

Бу кайчак була?

Балалар: Яз.

II. Төп өлеш:

– Балалар, мин сезне бүген язга кунакка чакырам. Без сезнең белән яз көне табигатьтәге үзгәрешләр турында, кошлар тормышы турында сөйләшербез. Балалар, ә урамда нинди ел фасылы? Дөрес, ә сез каян белдегез? Яз көне урамда нинди үзгәрешләр күрәсез? (Кояш җылыта, кар эри, урамда җылы, сулар ага, язның беренче чәчәкләре – умырзая чыга, кешеләр җиңел киемнәр кияләр, кошлар кайталар, үзләренә оялар ясыйлар һәм шунда йомырка салалар, шуннан кошчыклар чыга һ.б)

– Балалар, яз көне кояш нишли? (Җылыта) Карагыз әле мин сезгә нәрсә алып кердем. Нәрсә бу? (кар) Ул нинди?  Кояш җылыткач кар нишли?(кар эри). Кояш җылыткач, кар эрегәч юлларда нәрсә барлыкка килә? (сулар). Җыелган кар суын икенче төрле күлдәвекләр диләр. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле: күлдәвек.

        (Кошлар тавышы)

– Нинди тавыш бу? Дөрес, бу бит кошлар тавышы! Яз килүгә безнең кошлар да кайталар бит! Нинди кошлар кайталар? (Карга, сыерчык, карлыгач) Ничек кайталар алар безгә? (Очып) Ә монда безнең белән нинди кошлар калалар?(Күгәрчен, чыпчык, ябалак, тукран). Дөрес!

 “Бармаклар уены”

Яз, яз, яз җитә, (кулларны чәбәклиләр)

Тәрәзәне ачтылар (йодрыкларны бер ачалар, бер ябалар)

Тып-тып итә, (идәнгә чүгәләп, бармаклар белән тукылдыйлар)

Эре-эре тамчылар (кулларны чәбәклиләр).

 Тизәйткеч кабатлау.

 Карга әйтә кар-кар, мичтә бәлеш бар—бар.

Мичтән бәлеш алыр идем, кунаклары бар-бар.

Уен “Нәрсә артык”.

Балалар, сезгә монда ел фасыллары төшерелгән рәсемнәр бирелгән, алар астында кечкенә рәсемнәр бар сезгә шул артык рәсемнәрне буш карточкалар белән капларга кирәк.

Ял минуты.

 - Балалар, кошлар безнең нәрсәдән куркалар? (Салкыннан, эттән, песидән). Әйдәгез, без сезнең белән “Кошлар һәм песи” уенын уйнап алыйк! (Уен)

Кошчыклар җим чүплиләр,

Песи йоклый бер читтә.

Чырык-чырык иткәнгә

Уянып куып китә.

 

– Балалар, сезнең каршыгызда рәсемнәр ята, ләкин алар җыелып бетмәгән, сез аларны дөрес җыярга тиешсез һәм нәрсә икәнен әйтерсез?

(Балаларга киселгән кош рәсемнәре тәкъдим ителә. Аларның киселгән кисәкләрен дөрес табып, кош исемен әйтү мөһим.)

 Йомгаклау өлеше:

– Без, балалар, бүген нәрсәләр турында сөйләштек. (Кошлар турында) Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Кошлар бик файдалы, алар безгә бик кирәк, аларны рәнҗетергә, куарга ярамый. Сез бүген үзегезне бик яхшы тоттыгыз шуның өчен сезгә мин медальләр әзерләдем. Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого занятия по развитию связной речи в подготовительной логопедической группе. Тема занятия: «Посуда. В гостях у Самовара Самоваровича»

Итоговое занятие по лексической теме "Посуда".  Развитие связной речи, составление рассказа по серии сюжетных картинок...

Конспект открытого занятия по развитию познавательно-исследовательской деятельности «Невероятные открытия Лунтика»

Цель:- развитие любознательности и познавательного  интереса. Задачи:- развитие познавательной активности, любознательности и самостоятельности детей в процессе экспериментирования...

Конспект открытого занятия по развитию речи во второй младшей группе с презентацией (фотографии в альбоме "Открытое занятие с элементами ТРИЗ)

Конспект открытого занятия по развитию речиво второй младшей группепо сказке "Теремок"Цель: Активизация и обогащение  словаря прилагательными (серый, рыжая…) Развитие диалогическ...

Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)...