Конспект ОД "Кыш килде"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Хурамшина Рамзия Миниязовна

Конспект ОД "Кыш килде" -старшая группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_kilde_yomgaklau_shogyle.docx24.88 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә сөйләм үстерү шөгыле.

Тема : Кыш килде.

Максат:

Сөйләм үстерү эшчәнлеге:

 Тәрбия. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата  сакчыл караш , экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү. кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары  тәрбияләү .

Үстерү. Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү, бер-берсенең җавабын тыңлауларына ирешү; логик фикерләү сәлатен үстерү.

Белем бирү. Балаларның  кышкы уеннар  турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү;бирелгән сүзләргә сыйфатлар табу; сүзләрне аңлап киресен атау; предметларны гомумиләштерүче сүз белән атау,нәрсә артык икәнен әйтү.

Программа эчтәлеген һәм белем бирү өлкәләрен тормышка ашыру: «Сөйләм үсеше», «Социаль-аралашу үсеше», «Танып белү үсеше», «Эстетик-сәнгать үсеше».

Методик алымнар һәм чаралар: 

ысуллар - уен, сүзле, күрсәтмә;  музыка тыңлау, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз.              

 Материаллар һәм җиһазлар.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге: УМК “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшьлекләр өчен картина “Кышкы уеннар” аудиоязмалар.  Туп, “нәрсә артык” дидактик уенына рәсемнәр, Профессияләрне сурәтләгән рәсемнәр,атрибутлар.

Сүзлек өстендә эш.  чана, чаңгы , тимераяк, шугалак.

Алдан үткәрелгән эшләр:  

Кышкы күренеш турында картиналар карау, экскурсиягә яисә тауга чана шуарга бару, табигатьне  күзәтү.сюңетлы уеннар уйнау, дидактик уеннар уйнау.

     Эшчәнлекнең төзелеше:

  1. Эмоциональ  халәт тудыру. Кереш мизгеле.
  2. Сюрприз момент. Аудиоязма тыңлау.
  3. Фикер алышу. Кыш турында әңгәмә.
  4. Рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү “Кышкы уеннар”
  5. Табышмаклар чишү. Сүзләргә сыйфатлар табу.
  6. Игътибарлылыкны ныгыту максатыннан  Дидактик уен  “Кайсы артык?.”
  7. Физкультминут.
  8. Дидактик уен “ Киресен әйт”
  9. Дидактик уен “Атрибутларын табарга булыш”.

10.Рәсем ясау                                                                            

      11. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

1.Оештыру моменты.

-Исәнләшү, хәерле иртә теләү.

-Балалар,  әйдәгез әле үз-үзебезгәдә “Хәерле иртә ”телик .

Хәерле иртә күзләр, сез уяндыгызмы? Без уяндык(күзләрне йомып ачып алу)

Хәерле иртә колаклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык(колакларны ышку)

Хәерле иртә кулларр, сез уяндыгызмы? Без уяндык (кулуларны күтәрү)

Хәерле иртә аяклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык

 Хәерле иртә кояш, син уяндыңмы? Мин уяндым hәм елмайдым.

-Менә сез елмайгач ,бүлмәбез нурланып китте.

Хәзер балалар, матур итеп утырдык. Сез шөгыльгә әзерме?.

2.Фикер алышу:

-Мин сезгә бер тавыш тыңлатам ,игьтибар белән тыңлагыз әле.

-Урамда  нинди ел фасылы?(кыш)

- Кыш икәнен кайдан беләбез? (кыш билгеләрен санау)

-Ә кышның ничә ае бар? (санап күрсәтү)

-Ә сез кышны яратасызмы?  Ни өчен яратасыз? ( чана шуабыз,кар бабай ясыйбыз, чыршы бәйрәме өчен һ,б.)

3. “Кышкы уеннар” рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү.

- Балалар, килегез әле,  урындыкларга утырыйк та беразга гына күзләрне йомыйк. Мин хәзер сезне күргәзмәгә алып барам. Күзләрне ачтык  та игьтибар белән карыйк әле , бу нинди күргәзмә булыр икән балалар?

- Рәсемнәрне, картиналарны кемнәр ясый икән балалар?

- Ә сез рәсемнәр ясарга яратасызмы соң?

-Бик яхшы.Карагыз да әйтегез әле , бу рәсемнәрнең кайсысы кыш ел фасылына туры килә?

Әйе,дөрес. Әйдәгез бу рәсем белән якыннанрак танышып китәбез.

План буенча балалар хикәясе.

1.Кышкы табигатьне тасвирла.

2.Балаларның уенга чыгулары.

3.Балалар эшчәнлеге турында сөйлә (Нәрсә эшлиләр?)

4. Рәсемгә исем уйла.

1 вариант (зурлар өчен).1Менә кыш җитте.

2.Балалар урамга чыктылар.

3.Тауда кызлар чана шуалар.

4.Малайлар чаналарыннан төшеп калдылар.

5.Тауда балалар чаңгыда шуалар.

6. Шугалакта балалар тимераякта шуалар.

7. Рәсемгә “Кышкы уеннар” дип атала.

2вариант1Менә салкын кыш килде.

2Бөтен җир өстен ап-ак кар каплады.

3.Кояш яктырта ләкин җылытмый.

4.Көннәр кыска, төннәр озын.

5.Бураннар була,кар ява.

6.Су өстен калын боз каплады.

7.Кешеләр җылы киемнәрен киделәр.

 8. Мин кышны бик яратам. .

4. Табышмак уку.

.Миндә тылсымлы кар бөртекләре бар. Аларга табышмаклар язылган.

Табышмак:

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күперне тактасыз.(боз)

Тәңкә карлар сипкән

Җирне ап-ак иткән

Чыршы ,каен, имән

Кардан чикмән кигән.(кыш)

Ак кына.вак кына

Ак мамык сымак кына

Югала юк була

Учта тотсаң чак кына .(кар бөртеге)

5.  Сүзләргә сыйфатлар әйт.

Кыш нинди?(салкын, карлы, буранлы,

Кар нинди?(ак,салкын, матур, шыгырдавык,йомшак)

Боз нинди? (шома,тайгак,каты,үтә күренмәле,салкын)

 6.Нәрсә артык” Дидактик уен “

Балаларга 4 рәсем бирелә шуларның кайсы артык икәнен атау.

Мәсәлән :автобус ,машина, йөк машинасы, катер

Тавык, каз, үрдәк,йомырка

Аю,тиен, куян,сыер.

Сарык ,ат, дуңгыз,бүре.

Лодка,метеор,пароход.самолет

Самолет,вертолет, ракета, машина.

Туп, курчак.пирамида, песи.

7.Физминутка

Без инде хәзер зурлар.

Күп эшли безнең куллар.

Без чокырда казыйбыз,

Без кирпечтә өябез,

Без түшәмдә җәябез,

Без түшәмдә ябабыз,

Тәрәзәләр куябыз

Һәм ишектән керәбез.

         8. Дидактик уен “Киресен әйт”

Зур-кечкенә        тырыш-ялкау

Матур –ямсез    юан- нәзек

Якты- караңгы     әйбәт-начар

Ерак-якын     аяз- болытлы

Кайнар-салкын           өс-ас

Суык-җылы

Озын-кыска

Тар-киң

Елый-көлә

Моңсу-шат

9. Дидактик уен “Үз атрибутын тап”

Балаларга төрле хөнәр ияләренең рәсемнәре бирелә,

Аларга эштә нинди эш кораллары кирәк икәнен бүлеп бирү.

Мәсәлән:

Кибетче :үлчәү,акча,продукты,

Табиб :укол,тыңлаугыч,бинт,дару.һ.б.

10.Рәсем ясау. Балалар безгә кемдер бүләкләр җибәргән әйдәгез карыйк. Кәгазләр тылсымлы .Әйдәгез аларны буяп карыйк.

Нәрсә килеп чыкты.кышкы күренеш.(шәм белән ясау)

11.Йомгаклау . балалар сезгә шөгыль ошадымы? Без нәрсәләр турында сөйләштек. Сездә шөгылдә бик актив булдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кыш килде.

«Нәфәсәти сәнгать» белем бирү өлкәсе.Уртанчылар  төркемендә «Кыш килде» темасына эшчәнлек....

"Урман кырларга, килде матур көз!"

Урман, кырларгакилде матур көз.Җәй үтте дипҮкенмибез без....

Конспект интегрированного занятия по экологическому воспитанию «Яз килде» (Познание, коммуникация, чтение художественной литературы, татарский язык , музыка )

Муниципальное учреждение  “Управление дошкольного образования ”Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального районаРеспублики Татарстан...

Яз килде

Конспект занятия...

Конспект ООД "Яз килде" для подготовительной группы

Конспект ООД для подготовительной группы по развитию речи...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....