Конспект занятия "Гаилә"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Хуснуллина Гульфира Гасимовна

Класстер технологиясе аша гаилә турында сөйләү: гаилә турында мәкальләр, йорт хайваннары турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү, санау таякчыклары ярдәмендә төркем белән йорт хайваннары төзү, легодан бүлмәләр төзү, өй адресларын әйтү, гаилә турында матур сүзләр табу, видеоролик карау, йомгаклау.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

 “83 - нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Гаилә” темасына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

                       

                                                                                                                                                      Хуснуллина Гөлфирә Гасимовна

                                                                                                                                                  83 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                                                                                                 

                                                                                         

                                                                                   

Түбән Кама

2021

Тема:

“Гаилә”.

Төп белем бирү өлкәсе:

Сөйләм үсеше

Эшчәнлеккә кертелгән   белем бирү өлкәләре:

Танып белү, социаль-коммуникатив, нәфис-нәфәсәти үсеш.

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Максат:

Класстер технологиясе аша  гаилә турында сөйләргә өйрәтү.

Бурычлар

Өйрәтүче

Үстерүче

Тәрбияви

Балаларны уйлый белергә, үз фикерләрен әйтеп, яклап чыгарга өйрәтү. Кеше фикерен дә тыңлап, хуплый белергә өйрәтүне дәвам итү.

Балаларның сүзлек байлыгын, диалогик сөйләмен үстерү; үз гаиләләрен рәсемдә чагылдыру. Йорт хайваннары, гаилә бәйрәмнәре турында күзаллауларын үстерү.

Гаилә әгъзаларына хөрмәт хисе, яратучанлык тәрбияләү.

Методик алымнар һәм чарала

Диалогик сөйләм, әңгәмә, кабатлау, сорау-җавап, уен алымы, мактау.

Җиһазлау:

Күрсәтмә: проэктор, киселгән  рәсемнәр, йорт хайваннары белән төшкән фотолар

Таратма: төсле карандашлар,  кәгазьләр, санау таякчыклары, үрнәк рәсемнәр,  клей.

Сүзлек өстендә эш:

Тату, хөрмәт итү, булышу, җылы учак, бәхет ачкычы, бәхет, шатлык.

Алдан үткәрелгән эш:

Яшәгән адресларын ныгыту, гаилә турында әңгәмәләр, сюжетлы рәсемнәр карау.

Алга таба эш:

Хикәя төзү, тулы һәм дөрес итеп җөмлә төзү, адресларын ныгыту, эш урыннарын ныгыту.

Эшчәнлек структурасы:

I.Кереш өлеш: ( дәвамы 2 мин.) - уен “Кояш”.

Максат: балаларның игътибарын җәлеп итү, шөгыльгә кызыксыну уяту.

II. Төп өлеш: 2.Төп өлеш ( дәвамы 20 мин.)

 Структура:  

1. Гаилә турында мәкальләр.

2. Гаилә-ул әти-әни. Гаилә-ул әби, бабай. Гаилә-ул балалар-хикәя төзү.

3. Гаилә-ул йорт хайваннары-фотосүрәтләрен карау, 1-2 бала сөйләве. Санау таякчыкларыннан төзү.

4. Гаилә-ул өй-адресларын әйтү, легодан бүлмәләр төзү.

5. Ял минуты “Без инде хәзер зурлар”.

6. Гаилә-ул бәйрәмнәр-кирәкле рәсемнәр табып ябыштыру.

7. Букет төзү-гаилә турында матур сүзләр табу.

8. Видеоролик карау-“Минем гаиләм”.

9. Рәсем ясау, күргәзмә.

 III. Йомгаклау: ( дәвамы 3 мин).

Максат: Шөгыльне йомгаклау, нәтиҗә ясау.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Хәерле иртә. Әйбәт, рәхмәт. Сезнең хәлләрегез ничек?

Тәрбияче: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк.

 (түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

 Бергәләшеп без басыйк,

 Бик зур түгәрәк ясыйк.

 Татулашыйк, дуслашыйк,

 Шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән гаилә турында сөйләшербез. Гаилә турында нинди мәкальләр беләсез?

Балалар: Ләйлә    Гаилә-ул җылы учак.

Айсинә    Гаилә-ул бәхет ачкычы.

Ясмин   Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле.

Алинә Ш.   Гаилә-ул минем якын кешеләрем.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Менә бу рәсемнәр арасыннан нинди рәсем гаиләгә туры килә? Сайлап алыгыз әле. Дөрес, балалар. Әйдәгез без аны уртага ябыштырып куейык.

(өстәлдә ватманга ябыштыру)

Тәрбияче: Гаилә нәрсә ул, балалар?

Балалар: Гаилә-ул әти-әни.

 Гаилә-ул әби-бабай. Гаилә-ул балалар.

Тәрбияче: Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Кирәкле рәсемнәрне табыйк әле, балалар.

(ватманга ябыштыру)

Тәрбияче: Рифат, үзеңнең гаиләң турында сөйләп кит әле.

Бала: Без гаиләдә 4 кеше-әти, әни, абый һәм мин. Әтием Илфат заводта, әнием Гөлназ балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Абыем Искәндәр 4 нче класста укый, ә мин балалар бакчасына йөрим.

 Тәрбияче: Кем тагын гаиләсе турында сөйләргә тели?

(1-2 баланы тыңлау)

Тәрбияче: Сез гаиләдә бергә нишләргә яратасыз?

(берничә баланы тыңлап китү)

Тәрбияче: Рәсемнәр арасыннан карыйк әле, гаиләгә тагын нәрсәләр керә?

Балалар: Йорт хайваннары.

Тәрбияче: Кемнәрдә нинди йорт хайваны бар? Мин безнең төркемгә балаларның йорт хайваннарының фотосүрәтләрен ясадым, карыйк әле, балалар. Кемнең сөйләп китәсе килә?

(фотоларны кечкенә тактага беркетү, 1-2 баланы тыңлау, берничә бала зур ватманга ябыштыра йорт хайваннарын)

Тәрбияче: Ә хәзер, ике төркемгә бүленеп уйнап алыйк. Үрнәк рәсемгә карап, санау таякчыклары ярдәмендә беренче төркем балык, икенче төркем песи төзесен.

( ике өстәлдә эшләү)

Тәрбияче: Ял итеп алыйк, балалар. “Без инде хәзер зурлар” уены.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар.

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Гөлләргә су сибәбез.

Эре, эре заводлар

Заводларда станоклар.

Тиздән үсеп җитәрбез,

Шунда эшкә китәрбез.

Тәрбияче:  Гаилә турында сөйләшүебезне дәвам итик. Гаиләгә тагын нәрсәләр керә?

Балалар: Гаилә-ул безнең өй.

Тәрбияче:  Маликә, яши торган адресыңны әйт әле. Азалия хәзер сине тыңлыйк.

(берничә баладан сорау)

Тәрбияче: Әйдәгез, без яши торган өйне ватманга ясап куеыйк.

Тәрбияче: Мин сезгә легодан өйдәге бүлмәләрне төзергә тәкъдим итәм. Ике төркемгә бүленик тә.  

Тәрбияче: Сез нинди бүлмә төзедегез, сөйләп китегез әле.  

Балалар: Бу йокы бүлмәсе, монда диван, шкаф, тумбочка... бар.

(икенче төркемне дә тыңлап үтү)

Тәрбияче: Гаилә-ул тагын нәрсә, балалар?

Балалар: Гаилә-ул бәйрәмнәр.

Тәрбияче: Кирәкле рәсемнәрне табып ябыштырыйк әле. Нинди бәйрәмнәр сүрәтләнгән бу рәсемнәрдә?

Балалар: Туган көн, Яңа ел, әниләр көне, әтиләр көне, Ватанны саклаучылар көне, 8 нче март бәйрәме....

Тәрбияче: Әйдәгез, гаилә турында матур сүзләр уйлап әйтегез әле.

Балалар: Булышу, ярату, хөрмәт итү, шатлык, бәхет, тату, дус.  

Тәрбияче: Әйдәгез һәр матур сүзгә бер таҗ алып, букет төзик.

(ватманга ябыштырып букет төзү)

Карагыз, балалар, гаилә турында ничек күп сөйләргә була икән. Мин сезгә хәзер, безнең төркемнең дус, тату гаиләләрен карарга чакырам. Рәхим итеп, утырып карап алыйк әле.

(фикер алышу, әңгәмә, сораулар)

Тәрбияче: Ә хәзер үзегезнең гаиләгезне рәсемгә төшерегез әле, кич белән әти-әниләрегез өчен күргәзмә ясарбыз, әти-әниләрне шатландырырбыз.

(балалар төсле карандашлар белән рәсем төшерә, күргәзмә ясау)

                                  (тәмам)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....