"Дуслык - зур байлык" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
"Дуслык - зур байлык" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының уку елы дәверендә алган белемнәрен ныгыту. Балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләмен үстерү. Бер-берсенә карата дуслык хисләре тәрбияләү. Үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 19.59 КБ |
Предварительный просмотр:
«ДУСЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК» ТЕМАСЫНА ББЭ КОНСПЕКТЫ
Фәйзиева Резеда Хәмит кызы,
Яр Чаллы шәһәре МБМББҮ «Шаянкай» 4нче санлы балалар бакчасының балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбиячесе
Яшь төркеме: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары
Максат: балаларның уку елы дәверендә алган белемнәрен ныгыту.
Бурычлар:
Үстерешле: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү.
Тәрбияви: бер-береңә карата иптәшлек – дуслык хисләре тәрбияләү.
Белем бирү: балаларның җөмләләрне дөрес итеп төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү.
Көтеп алынган нәтиҗә: уен һәм интерактив куллану ярдәмендә балалар материалны тизрәк һәм яхшырак үзләштерә. Балаларның эшчәнлеге мавыктыргыч һәм нәтиҗәле була.
Балалар эшчәнлеге төрләре: уен эшчәнлеге, танып белү эшчәнлеге, коммуникатив эшчәнлек, сәнгать эшчәнлеге, иҗади эшчәнлек.
Шәхси эшчәнлек: аерым балалар белән җөмлә төзелеше буенча эш.
Сүзлек эше: юмарт.
Алдан башкарган эш: балалар белән татар халык әкиятләрен уку, мультфильмнарын карау. Эчтәлеге буенча фикер алышу.
Җиһазлар: сюжетлы рәсемнәр, предметлы рәсемнәр, туп, мәкаль сүзләре язылган кәгазь битләре, белмәмеш рәсеме, биремнәр белән конверт.
Күрсәтмә материал: сюжетлы рәсемнәр.
Таратма материал: предметлы рәсемнәр.
Әдәбият исемлеге: 1. Закирова К.В. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011.
2. Исәнбәт Н.С. Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2023.
Эшчәнлек барышы.
- Оештыру.
- Исәнләшик һәм бер –беребезгә яхшы кәеф бүләк итик.
- Кәефләрегез яхшы. Димәк, сез эшчәнлеккә әзер. Балалар, сез тиздән мәктәпкә барасыз. Сезнең кебек үк быел Белмәмеш тә мәктәпкә бара икән. Ләкин балалар бакчасына йөрмәгәч, ул күп әйберне белми калган. Балалар, сезнең белмәмешкә булышасыгыз киләме?
- Ул үзе белән , үзе эшли алмаган биремнәрне дә алып килгән. Бу биремнәрне үтисегез киләме?
- Әйдәгез, без тигез итеп 4 командага бүленик.
- Тиз генә команданың исемен уйларга кирәк.
- Төп өлеш.
1 бирем. “Кыска һәм озын җөмләләр”. Мин сезгә кыска җөмләләр әйтәм, сез сүзләр өстәп озын җөмләләр ясарга тиеш.
Мин дус. Уйнарга яратам. Бакчага барам. Дусларым күп. Китап укыйм. Рәсем ясыйм. Әкият тыңлыйм. Мультфильм карыйм. Урамда уйный. Кунакка барам. Бүләк итте. Бәйрәмгә чакырды.
- Димәк, җөмләләр нинди булалар? ( кыска һәм озын).
- Без күбрәк мәгълүматны кайсыннан белдек? (озын җөмләләр белән сөйләгәндә күбрәк белдек)
2 бирем. “Схеманы төзе”.
- Җөмләләр нәрсәләрдән тора? (сүзләрдән)
- Мәгънәләре ягыннан нинди җөмләләр була? (хикәя, сорау, өндәү)
- Мин җөмләләр өйтәм, ә сез бу җөмләгә кирәкле билгене куеп схема төзергә тиеш.
Без бакчага барабыз.
Синең дустың кем ?
Бүген дустымның туган көне !
Синең кәефең ничек ?
3. бирем. Балалар сүзләр нәрсәне белдерә? ( предметны, эш-хәрәкәтне, предметның билгесен, санны)
Бу уен “Аңлатып бир” дип атала. Чираттан килеп бер рәсемне аласыз да, предметны әйтмиче, аның билгесен әйтәсез. Калган балалар нәрсә икәнен белергә тиеш.
( предметлы рәсемнәр буенча)
4 бирем. Әйдәгез хәзер бергәләшеп уйнап алабыз. Бу уен “Киресен әйт” дип атала. Мин сезгә сүзләр әйтәм, сез шул сүзнең киресен әйтәсе. Мәсәлән, Кыш – җәй.
Кыска – озын.
Ак – кара.
Ачы – тәмле.
Уңган – ялкау.
Якты – караңгы.
Туры – кыек.
Дус – дошман.
Аз - күп.
Кичә – бүген.
Кыю – куркак.
Көн – төн.
Яз – көз.
Эссе – суык.
Усал – юаш.
Иске – яңа.
Юка – калын.
Каты – йомшак.
Кояшлы – болытлы.
Тиз – әкрен.
Матур – ямьсез.
5 бирем. “Сүздә ничә иҗек бар?” Предметлы рәсемнәр буенча.
- Бер рәсемне аласыз. Бу сүздә ничә иҗек барлыгын әйтәсез һәм кирәкле өй янына урнаштырасыз.
6 бирем. “Рәсемнәр буенча хикәя төзе”. Сюжетлы рәсемнәрне кирәкле тәртиптә урнаштырырга һәм кечкенә генә хикәя төзергә кирәк.
7 бирем. “Һәр сүздә нинди аваз кабатлана”.
- Игътибар белән тыңлагыз. Һәр сүздә бер үк аваз кабатлана. Бу нинди аваз.
- Көндәлек, дәфтәр, дус, үрдәк.
(д) – яңгырау тартык аваз.
2) Булат, уенчык, укучы, туп.
(у) - сузык аваз.
3) Йокы, тычкан, китап, курчак.
(к) – саңгырау тартык аваз.
4) Тәртип, гаилә, әтәч, Әминә.
(ә) сузык аваз.
8 бирем. “Диалог төзе”
- Китап кибетендә;
- Телефоннан сөйләшү;
- Урамда очрашкач;
- Кунакка килгәч;
9 бирем. “Мәкальне төзе”
- Балалар сез бик күп мәкальләр беләсез. Ягез әйтеп карагыз әле.
- Алдагы биремдә бирелгән сүзләрдән мәкаль төзергә кирәк. Һәм аның мәгънәсе нинди?
- Йомгаклау.
- Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Белмәмеш хәзер мәктәпкә бара аламы?
- Безнең ярдәм аңа тиярме?
- Сез Белмәмешкә һәм иптәшләрегезгә нәрсә теләр идегез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: «Белмәмеш белән сәяхәт»
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы Уртанч...
Зурлар төркеме өчен бердәм белем бирү эшчәнлеге конспекты Тема: “Сандугачлы аланга сәяхәт”
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесегомүми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы...
“Танып белү” белем бирү өлкәсендә экологик тәрбия буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты “Кошлар-безнең дуслар”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”
зурлар төркемендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...
“Тешләр авыртмасын өчен” дигән темага танып белү үсеше белем бирү өлкәсе буенча оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.
Балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеге...
