«Изучаем татарский язык по проекту «Минем өем»
методическая разработка на тему

Мастер-класс для родителей  детей средних групп  «Изучаем татарский язык по проекту «Минем өем»                                                                                                                        

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_dlya_roditeley_tat.yaz_.docx17.93 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс

для родителей средних групп

 «Изучаем татарский язык по проекту «Минем өем»                                                                                                                       

Максат: информацион-коммукатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:1. Сүз байлыгы булдыру.

2.Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

3.Татар теленә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: УМК күргәзмә материаллар.

Кереш өлеш.

Без – татарлар өчен татар теле туган тел санала. Туган телдә яңгыраган сүзләрнең эмоциональ-эстетик буяуларының бик нечкә төсмерләре, чагылышы балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен рухи байлык чыганагы булып тора. Без аны яшь буынга тапшырырга тиешбез.

Туган телне үзләштергәндә, сөйләм үстергәндә сүзләр белән уйларга гына түгел, сүзләр турында уйлый  белергә һәм балаларны шуңа өйрәтергә кирәк. Тәрбияче үзе үзе сүзләрнең тирән мәгънәгә, сокландыргыч зур көчкә ия булуын тоемлап, шуны балаларга төшендерә алса, аларның хисләрен, күңелен, фикерләрен, кичерешләрен якшыртыр, тирәнәйтер. Туган телнең, сүзләрнең тылсымга ия мөмкинлекләрен үзләштерү һәм аңлау балаларга киләчәктә күңелгә хуш килгән эш белән шөгыльләнеп, үзләреннән һәрвакыт канәгать булып, бәхетле, шатлыклы тормышта яшәргә ярдәм итәр.

Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаблар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим. Татарстанда балалар 4-5 яшьтә, рус телле балалар 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телендәге аудио- , видеоматериаллардан торган комплетлар керә. Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның актив катнашуы зарур.

1.Уен ситуациясе “Әйдәгез, танышабыз”.

Аудио (8 нче кисәк)

Акбай белән Мияу: Исәнмесез, балалар! (кыска пауза)

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: А вы знаете, как надо знакомиться друг с другом.

Акбай: Я знаю. Я Акбай. Мин Акбай. Ты кто? Син кем? (обращается к Мияу).

Мияу: Я Мияу. Мин Мияу. Син кем?

Акбай:  Мин Акбай. Син кем?

Бала: Мин Оля.

Һәр бала белән таныша.

2. Сүзле уен “Син кем?”

Тәрбияче: Син кем?

Бала: Мин Оля.

Тәрбияче: Син кем?

Бала: Мин Коля (Таня, Саша).

3.  Бармак уены “Гаилә”(Эшчәнлекне интерактив тактада да оештырырга була)

Аудио (22 нче кисәк)

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда).  

4. Аудиоязма тыңлау.

Аудио (2 нче кисәк) “Слушай - тыңла!”  

Тәрбияче аудиоязмадан ишеткән сүзнең рәсемен күрсәтеп бара:

- Әти     - Әни

5.Аудиоязманы тыңлау һәм кабатлау.

 Аудио (3 нче кисәк)

“Слушай- повтори!”,“Тыңла – кабатла!”

Тәрбияче аудиоязмадан ишеткән сүзнең рәсемен күрсәтеп бара, балалар кабатлый:

- Әти

- Әни

6. Уен “Тыңла, күрсәт, кабатла!”

Аудио (4 нче кисәк)

“Слушай, покажи, повтори!”,“Тыңла, күрсәт, кабатла!”

Балаларга әти, әни рәсемнәре таратыла.  Балалар аудиоязмадан сүзне тыңлый, рәсеме туры килгән бала алга чыга, рәсемне күрсәтә һәм әйтә.

- Әти

- Әни

7. Җыр.

Аудио (5 нче кисәк)

 “Слушай –пой!”, “Тыңла –җырла!”

Тәрбиячегә кушылып җырлау. Тәрбияче рәсемнәрне күрсәтеп бара:

- Әти-әти          - Әни-әни


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Мы изучаем татарский язык"

Статья на тему "Мы изучаем татарский язык". В данной работе отражена работа воспитателя по обучению детей татарской разговорной речи....

Статья "Мы изучаем татарский язык"

Статья на тему "Мы изучаем татарский язык". В данной работе отражена работа воспитателя по обучению детей татарской разговорной речи....

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Проект "Изучаем татарский язык вместе"

Проект "Изучаем татарский язык вместе"...

Консультация для родителей «Изучаем татарский язык»

Воспитание двуязычных детей это процесс очень индивидуальный и гибкий, который можно и нужно приспосабливать к реальностям жизни конкретной семьи. Но успеха можно достичь только в том случае, если с р...

Конспект итогового занятия по татарскому языку по проекту “Минем өем” в средней группе “Сказка”

Тема:  “Волшебная коробка”  (Тылсымлы тартма)Цель: закрепление пройденного лексического материала по темам «Гаилә», “Ашамлыклар”, “Уенчыклар&rd...