“Әбидә кунакта ашъяулык бизәү”
план-конспект занятия (средняя группа)

занятие 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytoe_zanyatie.docx208.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районың гомуми үсеш тибындагы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

2нче номерлы “Алтынчәч” балалар бакчасы

Белем бирү эшчәнлегенең конспекты

“Әбидә кунакта ашъяулык бизәү” 

уртанчылар төркеме

(балалар бакчасы тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе кысаларында)

 

Тәрбияче : Зиятдинова Алсу Юныс кызы

C:\Users\ChildGarden\Desktop\s1200.pngC:\Users\ChildGarden\Desktop\s1200.png

Минзәлә

09.11.2022

Конспект: “Әбидә кунакта ашъяулык бизәү”

4-5 яшьлек балалар өчен 

Максат: балаларга татар халыкның милли мәдәнияте, тадицияләре турында белемнәр бирү.

Бурычлар:

 Балаларга  халкыбызның элекеге чорның матурлыгын күрсәтү; онытыла барган татар орнаментлары белән таныштыру;

– Татар халык уеннары аша балаларда әхлаклылык сыйфатлары,

милли үзаң формалаштыру; сөйләм телендә сөлге, ашъяулык сүзләрен активлаштыру;

Балаларда татар сәнгатенә карата горурлык, матурлыкка соклану хисе тәрбияләү. 

Шөгыль барышы:

  1. Кереш.

Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат. Сез бүген шундый матур киенгәнсез, йөзләрегез балкып тора. Әйдәгез, сезнен белән яхшы кәефне бүлешәбез:

Психогимнастика:

Бергәләп без басыйк

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшнын җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк,

Тырышып белем алыр өчен

Эшчәнлекне башлыйк.

– Без, балалар, кайда яшибез әле? Әйе Минзәлә шәһәрендә. Минзәлә шәһәре Татарстан Республикасында.  Татарстан Республикасының баш каласы – Казан шәhәре. Татарстан Республикасында бик күп шәhәрләр, авыллар бар. Туган җир hәркем өчен кадерле. Әйдәгез, без бүген туган шәһәребездә яшәүче  татар әбисе Хәлимә әбигә кунакка барыйк, балалар,

  1. Төп өлеш.

Карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Элек-электән татар  халкы матур итеп йортлар, капкалар бизәгән.

Әйдәгез, шакып керик әле.

– Өйдә кеше бармы, керергә мөмкинме?

Әби:

– Әйдүк, әйдүк керегез.

Бала:

Исәнмесез – саумысыз

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый – шакый арып беттек

Нигә каршы алмыйсыз?

 

Әби: И, балалар, сез иң кадерле кунакларым, түргә узыгыз. Мин сезгә мендәрләр бирәм әле утырырга. Аны иң кадерле кунакларга бирәләр.

Тәрбияче: Әбинең күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларының осталыгы ничек гөл итеп куйган өй эчен. Балалар, карагыз әле. Менә авыл өенең түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса, нәрсәдер җитми кебек.

 Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә. 

Әби: Әйе, сандыкта буыннан – буынга тапшырылган байлыклар сакланган. Монда минем истәлекләрем саклана, ашъяулыклар, чаршау – чыбылдыклар кемнәрне генә әсир итмәгән.

Тәрбияче: Илле йөз ел элек сугылган сөлгеләргә, ашъяулыкларга карыйм да хайран калам. Әбиләребез алтын куллы булган икән бит! Нинди генә бизәкләр уйлап тапмаганнар.

Бала:

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк!

 

Әби: Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Туку станогында тукылган сөлгеләрне халкыбызда кызыл башлы сөлгеләр дип йөрткәннәр.

Тәрбияче: Бу сөлгеләр ничек чигелгән?

Бала:

Бу сөлгеләр, ашъяулыклар

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде чын чәчәкләр

Өстенә сибелгән. 

  1. Ял минуты

Уен: “Зәңгәр чәчәк”

Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер балат алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

  1. Ныгыту.

Тәрбияче: Балалар, тагын ныгытып игътибар итегез әле, бу ашъяулык ничек итеп чигелгән, уртасында, кырыенда нинди матур бизәкләре.

Әбинең хәзер күзләре күрми, шуңа күрә без аңа ашъяулыкны бизәшик. Ә без аны, балалар, читен татар орнаментлары белән ябыштырып бизәрбез. Әбинең клейлары да юктыр әле. Ә без шөгыльләрдә нәрсәләр белән ябыштыра идек әле?  (Клей). Менә безнең әбиләр дә элек тәрәзәләрне катык, сабын, бәрәңге белән ябыштырганнар, ул вакытта клей булмаган.

Безнең, балалар, кулъяулыклар ябыштырган бар. Иң беренче уртасына, аннары почмакларына, кырыйларына.

Тәрбияче үрнәген күрсәтә (балалар  сабылы су  белән ябыштыралар)

 

Тәрбияче:

Бу чигешләре, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

 

Тәрбияче: Менә безнең белән әби дә яшәреп киткәндәй булды. Рәхмәт сезгә, әби. Менә халкыбызның милли сәнгате белән якынрак таныштык. Менә без әбигә яңа ашъяулык ясадык.

Әби: Бик матур булган, рәхмәт. Шундый уңган балаларыбыз булганда, күңелемдә, безнең hөнәребезне дәвам итүчеләр бар икән дигән, ышаныч туа. Мәңге сүнмәсен безнең милли сәнгатебез, hаман шулай балкып, чәчәк атып торсын.

  1. Йомгаклау.
  • Балалар без буген кайда бардык?
  • Хәлимә әбидә нәрсәләр карадык?
  • Нәрсә ясарга ярдәм иттек әбигә?
  • Сезгә эшчәнлек ошадымы?

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

НОД по развитию речи и аппликации "Ашъяулык бизэклэре"

Знакомство детей с татарской народной культурой, орнаментами...

НОД по развитию речи и аппликации "Ашъяулык бизэклэре"

Знакомство детей с татарской народной культурой, орнаментами...